Menu. Майдан журналы
Журнал турында | «Мәйдан» журналы
«Мәйдан» журналы — Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы татар басмасы. Мөхәррияте Чаллыда урнашкан. Тарихка күз салсак, узган гасырның туксанынчы елларында чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар оешмасы шәһәрдә татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә. Гыйнварда ул айлык матбага булып басыла башлый. «Мәйдан»ны республикада 800ләп китапханә һәм музейлар, 900ләп мәктәп алдыра. Журнал битләрендә романнар, повестьлар, хикәяләр, драма әсәрләре, шигырьләр, публицистик язмалар, Татарстан һәм татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, күренекле милләттәшләр белән таныштыручы язмалар укырга мөмкин. Аның аерым саннары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек сәнгать эшлеклеләре, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Рабит Батулла, Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр, Кадыйр Сибгатуллин кебек күренекле язучыларга багышланган.

Зур әдипләребезнең генә түгел, яшь каләм тибрәтүче авторларның әдәби әсәрләре дә иң беренче нәкъ менә «Мәйдан» журналында бастырыла. Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Равил Сабыр, Амур Фәләх, Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәләхов, Фидаил Мәҗитов кебек каләм әһелләренең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күрде һәм аларның барысы да Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде.
Аерым төбәкләрнең тарихын, мәдәни һәм иҗтимагый тормышын чагылдырган махсус саннар да фәнни һәм археологик эзләнүләргә нигезләнгән булулары белән зур кыйммәткә ия. Балык Бистәсе, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әгерҗе, Тукай районнарына, Ижау һәм Башкортостан татарларына багышланган махсус саннар әнә шундыйлардан.

Журналда социаль һәм торак-көнкүреш, сәламәт яшәү рәвешенә, мәгариф, гаилә, фәнгә багышланган, яшьләр тормышын, спорт, хокук тәрбиясе, мәдәният-сәнгать мәсьәләләрен яктыртучы мәкаләләр даими чагылыш таба. Нәни укучылар өчен «Мәйданчык» кушымтасы чыгарыла.
2011 елда «Мәйдан» журналы Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була.
2001-2005 елларда журналның баш мөхәррире Факил Сафин, 2005-2014 елларда Вахит Имамов була. Хәзерге вакытта «Мәйдан»ның баш редакторы — Фидаил Мәҗитов.

Дипломнарыбыз, алган бүләкләребез
Редакция тарихыннан фотолар
maydan.tatar
Редакция | «Мәйдан» журналы
Фидаил Васил улы МӘҖИТОВФилиал җитәкчесе-баш мөхәррир
1984 елда Татарстан Республикасы Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәптә укый. 2001 елда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм 2006 елда кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада “Россия Федерациясе халыклары әдәбияты” белгечлеге буенча белем ала.Институтны тәмамлагач, Фидаил “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына бүлек редакторы итеп эшкә чакырыла. Шул ук вакытта “Күңел” радиосында кичке тапшырулар алып бара. Бераздан журналның җаваплы секретаре – баш редактор урынбасары итеп билгеләнә. 2014 елдан – “Мәйдан” журналының баш редакторы.Ф.Мәҗитов – Татарстан, Россия Журналистлар берлекләре, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе (IFJ), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Сагышлар да алтын була икән…” (2006), “Йолдызлы чатыр” (2015) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары, күпсанлы тарихи-публицистик хезмәтләр авторы.
Әхмәт Сәгыйрь улы ШӘЙХЕТДИНОВ
Басма директоры-баш мөхәррир урынбасары
1955 елда Чирмешән районы Лашман авылында туган.
1978 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 25 ел КАМАЗда эшли: инженер-программист, ЭВМ операторлары сменасы җитәкчесе, КАМАЗ типографиясе җитәкчесе урынбасары – офсет производствосы җитәкчесе, «Камаз» газета-китап нәшрияты»нда баш дизайнер. 2005 елдан «Мәйдан» журналында баш редактор урынбасары – басма директоры.
Фирүзә Фиркат кызы ВӘЛИТОВА
Җаваплы секретарь-баш мөхәррир урынбасары
Тукай районы Мусабай-Завод авылында туа. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыган чорда беренче шигырьләрен иҗат итә һәм аларны район газетасында күрү бәхетенә ирешә. Иҗат юлына ныклап аяк басуы өлкән сыйныфларда укыган чакта башлана. Шигырьләр белән беррәттән мәкаләләр, кечкенә хикәяләр дә иҗат итә. Алар “Юлдаш”, “Татарстан яшьләре”, “Көмеш кыңгырау”, “Якты юл” газеталарында һәм “Ялкын” журналында басыла башлый. Моннан тыш, Фирүзә Фиркат кызы төрле районара һәм республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашып, каләмен сыный. 2000-2001 елларда “Алтын каләм”, “Илһам бирче, каурый каләм” (1999 ел), “Иделем акчарлагы” бәйгеләрендә җиңеп чыгу бәхетенә ирешә.
2002 елны Яр Чаллы шәһәрендә “Идел-Урал” көллиятенең психология бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, 2005 елда “Көмеш кыңгырау” балалар газетасында махсус хәбәрче булып эшли башлый. Шунда эшләгән вакытта читтән торып Яр Чаллы педагогия институтына укырга керә. Бүгенге көндә “Мәйдан” журналында җаваплы сәркатиб вазифасын башкара.

Гафиулла Сәгъди улы ГАЗИЗОВ
Публицистика бүлеге
Балтач районы Түбән Субаш авылында туган. Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1975 елда колхозда тракторист булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1975-1977 елларда Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, КамАЗда слесарь, мастер булып эшли. 1982 елда журналистика факультетына читтән торып укырга керә. 1989 елда КамАЗ радиосының татар телендәге бүлегенә мөхәррир итеп билгеләнә. Аннан соң «Күңел», «Азатлык» радиоларында, «Шәһри Чаллы», «Туганайлар» газеталарында хезмәт куя.
2006 елдан «Мәйдан» журналында бүлек мөхәррире булып эшли.

Глүзә Миргали кызы ӘБСӘЛАМОВА
Хатлар һәм массакүләм чаралар бүлеге
Лилия Хәмит кызы ХАММАТУЛЛИНА
Корректор
Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, 2005 елда Яр Чаллы педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә. Тырышлыгын укуда гына күрсәтеп калмый, институт тормышы белән бәйле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, олы хезмәт юлына аяк баса. Бүгенге көндә «Мәйдан» журналында корректор вазифасын башкара.
Ләйлә Камил кызы ХАРИСОВА
Компьютерда җыючы, сайт администраторы
Туган ягы — Мамадыш районының Үсәли авылы. Урта мәктәпне туган авылында тәмамлап, 1997 елда Казан дәүләт педагогика университетының Чаллыдагы филиалына татар филологиясе факультетына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлый.
2004 елда «Туганайлар» газетасында версткалаучы булып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Компьютер курслары үткәннән соң, үзе өчен яңа, таныш булмаган профессиягә өйрәнеп, аңа «гашыйк булып» 2011 елга хәтле газета чыгаруда күп көч куя.
2013 елдан — «Мәйдан» журналында. Хәзерге вакытта компьютерда җыючы, журнал сайтының администраторы булып эшли.
Рәис Гали улы ЗАРИПОВ
Махсус хәбәрче
1955 елның 23 декабрендә хәзерге Пермь краеның Скальный бистәсендә туа. Ел ярымнан әти-әнисе туган төбәккә — Башкортстанның Илеш районына әйләнеп кайталар. Кушбакты авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлый, күрше Базытамак авылында урта белем ала. Германиядә ике ел хәрби хезмәттә булып кайткач, Казахстанда, Үзбәкстанда, Төмән өлкәсенең Нефтеюганск һәм Покачи шәһәрләрендә эшли. 1990 елдан — Чаллыда. Читтән торып, шәһәрдәге Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. «Таң йолдызы» газетасында хатлар бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары һәм мөхәррир вазифаларын башкара.
1999 елдан — «Ватаным Татарстан» газетасының Чаллы төбәгендәге үз хәбәрчесе. 1996 елдан — Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.
maydan.tatar
Фото | «Мәйдан» журналы
Тарихыбызны барлаганда
Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы күренеше Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында табылган тәңкәләр Әгерҗе районында Болгар чорына караган кабер ташы. Актаныш районы Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы музее В.Имамов борынгы ташъязмаларны өйрәнә Узган гасырлар рухын саклаучы бина. Мамадыш районы Борынгы гыйбадәтханә. Мамадыш районы Актаныш районы Иске Кормаш урта мәктәбе музее Тукай районы Әлмәт районы Кичүчат авылында Риза Фәхретдин музее Әлмәт районы Габдрахман авылы Габдрахман авылы мәчете Әлмәт районы Габдрахман авылы Әлмәт районы Габдрахман авылы Әлмәт районы Габдрахман авылы Борынгы мәчет бинасы. Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы Казан ханлыгы чоры мөхерләре Бу самавырдан Пугачев үзе чәй эчкән, диләр Авыл музее. Мөслим районы Герой разведчик Рифкать ага Гайнуллин белән Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы кешесенең сугыштан алып кайткан әйберләре Ленин ордены кавалеры М.Солтановка истәлек тактасы ачу. Актаныш районы Гафиулла Газиз Болгарда Дәүләт киңәшчесеннән интервью алганда Изге Болгар җирендәПейзаж
maydan.tatar











