Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

“Күркәм гаилә” бәйгесеннән фоторепортаж. Мәктәп һәм гаилә журналы


Гаилә һәм мәктәп (журнал) — Wikipedia

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikiyy.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаилә һәм мәктәп (журнал) latin yazuında])

Tөр Формат Гамәлгә куючы Нәшер итүче Нигезләнде Тел Төп офис Тиражы язылу индексы
Гаилә һәм мәктәп
Gaila.jpg

әти-әниләр журналы

А3

«Татмедиа» АҖ

«Татмедиа» АҖ

2013

татар теле

Казан, Декабристлар ур., 2

4 770 (2015, июль)

54195

Веб-сайт: http://gaila.ru/

«Гаилә һәм мәктәп» — Казанда 2013 елның августыннан татар телендә нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-популяр әтиләр һәм әниләр журналы.

Ата-аналарга, әби-бабайларга, яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибә уртаклашуын оештырып җибәрү, журнал битләрендә белгечләр белән очраштыру.

Төп тәрбия гаиләдә бирелә. Гаилә институты ныклы булган җәмгыятьтә, гомумән, социаль, әхлакый, милли проблемаларны хәл итү җиңелрәк, җинаятьчелек кимрәк, икътисадый активлык та көчлерәк.

Ата-аналар, укытучылар, милли мәгариф өчен борчылган кешеләр өчен.

Файдалы җәй Киңәшмә Яшәеш Атаклы мәгърифәтчеләребез Гаилә бюджеты Һөнәр
Йолдызлы гаилә Әңгәмә Гыйбрәт Иманлы бала Сәлам юллый каләм Четерекле тема
Тәҗрибә Язмыш сынавы Хәрәкәттә – бәрәкәт Сәламәтлек Психолог киңәше[8]

tt.wikiyy.com

Гаилә һәм мәктәп (журнал) - Gpedia, Your Encyclopedia

Tөр Формат Гамәлгә куючы Нәшер итүче Нигезләнде Тел Төп офис Тиражы язылу индексы
Гаилә һәм мәктәп
Gaila.jpg

әти-әниләр журналы

А3

«Татмедиа» АҖ

«Татмедиа» АҖ

2013

татар теле

Казан, Декабристлар ур., 2

4 770 (2015, июль)

54195

Веб-сайт: http://gaila.ru/

«Гаилә һәм мәктәп» — Казанда 2013 елның августыннан татар телендә нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-популяр әтиләр һәм әниләр журналы.

Тарих

Бурычы

Ата-аналарга, әби-бабайларга, яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибә уртаклашуын оештырып җибәрү, журнал битләрендә белгечләр белән очраштыру.

Кыйбласы

Төп тәрбия гаиләдә бирелә. Гаилә институты ныклы булган җәмгыятьтә, гомумән, социаль, әхлакый, милли проблемаларны хәл итү җиңелрәк, җинаятьчелек кимрәк, икътисадый активлык та көчлерәк.

Контент-юнәлеше

Ата-аналар, укытучылар, милли мәгариф өчен борчылган кешеләр өчен.

Рубрикалар

Файдалы җәй Киңәшмә Яшәеш Атаклы мәгърифәтчеләребез Гаилә бюджеты Һөнәр
Йолдызлы гаилә Әңгәмә Гыйбрәт Иманлы бала Сәлам юллый каләм Четерекле тема
Тәҗрибә Язмыш сынавы Хәрәкәттә – бәрәкәт Сәламәтлек Психолог киңәше[8]

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

www.gpedia.com

“ӘДӘБИ КАРТА” КОНКУРСЫ ДӘВАМ ИТӘ

Бу конкурс нәкъ сезнең өчен! Сез җыр, шигырь, хикәя, әкият, парчалар язасызмы? Гомумән, иҗат белән шөгыльләнәсезме? Иҗат җимешләрегезне бөтен дөнья күләмендә танытасыгыз киләме?

Үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары Татарстан китап нәшрияты белән берлектә “Әдәби карта” дигән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнаша ала. Бәйге ахырында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә!

Иҗади эшләрнең темасы ирекле, аларның саны чикләнми, күләме буенча 35-40 биттән артмаска тиеш. (Times New Roman шрифты белән 14 кегль, 1,5 интервал). Эшләр авторларына кире кайтарылмый. Автор турында кыскача белешмә, фотография җибәрү шарт булып тора. Конкурс эшләре белән бергә, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының уртак комплектына (индексы: П2433) язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.

Конкурс эшләрен плагиатка тикшерү, бәяләү, җиңүчеләрне ачыклау буенча жюри рәисе  – Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Яхшы эшләр magarif-uku.ru сайтында “Әдәби карта” махсус проектында, иң кызыклы әсәрләрдән өзекләр “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында урын алачак. Биредә Татарстанның һәр районында яшәүче абунәчеләребезнең иҗади эшләре белән танышу мөмкинлеге була. Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, көнкүреш техникасы белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне, мөхтәрәм кунак булып, тантаналы кичәгә чакырачакбыз. Авторларга матбугатта басылу турындагы лицензияле сертификат бирелә.

Эшләрне 15 майдан 30 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон адресына юллагыз. Почта аша да мөмкин: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт, а/т 47 (“Әдәби карта” конкурсына).

yalkyn.com

“Күркәм гаилә” бәйгесеннән фоторепортаж - Ялкын журналы сайты

Менә инде өченче ел рәттән “Гаилә һәм мәктәп” журналы “Күркәм гаилә” дигән республикакүләм бәйге үткәрә. Аның максаты – авыл җирендә яшәүче үрнәк гаиләләрне барлау. Ел дәвамында районнарда сайлап алу турлары узган. Иң-иң дип табылган гаиләләр Халыклар дуслыгы йортына чакырылды. Быел конкурста катнашучыларга төп шарт – җиде буынны белү икән!

Чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрү һәм сәламләү өчен сүз Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимовка бирелде.

Күркәм гаилә

Гаиләләрнең чыгышларына Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУның социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, КФУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Рада Сәләхова, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, 2014нче елның “Күркәм гаилә” бәйгесендә җиңгән гаиләләрнең берсе Нәзирә Гыйззәтуллина хөкемдарлык итте.

Иң элек, бәйрәмдә катнашучыларга татар эстрадасының якты йолдызлары Алсу һәм Азат Фазлыевлар чыгышлары белән башланды.

Күркәм гаилә

Төрледән-төрле гаиләләр катнашты, мәсәлән, Балтач районының Нөнәгәр авылында Тләковлар гаиләсе яши, алар биш балага гомер биргәннәр. Төп йортта дистә еллар буена килен-кайнана яшәгән, хәтта җиде буынга кадәр ата-бабаларын беләләр! Фамилия алуның үзенчәлекле тарихы да бар икән: ”Безнең бабайлар биш Зарипов булганнар. Буталмасын өчен, безнең бабабыз фамилиясен ерактагы бабасы Тләгән исеме белән атаган. Шуннан соң безнең авылда өч фамилия: Зариповлар, Фәсыйховлар һәм Тләковлар булган”,-дип сөйләп үтте Наил Тләков. Сүз уңаеннан, абыйлы-энеле җырчылар Раяз һәм Рәсим Фәсыйховларның туганлык җепләре бу буынга барып тоташа, Рәсим үзе дә бик горурланып, туганнары янәшәсендә чыгыш ясады.

Күркәм гаилә Күркәм гаилә

Арча районының Ашабаш авылында яшәүче Хәйруллиннар гаиләсе халык игътибарын аеруча җәлеп итте. Балалары булмаган ир белән хатын абыйлы-энеле ике малайны тәрбиягә алган. Үсмер егетләр җырлап, биеп күрсәттеләр. Ата белән ананың тырышлыгына олы йөрәкле алар.

Күркәм гаилә

Биектау районында Агеевлар гаиләсе гомер кичерә, биш бала үстерәләр. Гаилә башлыгы акча эшли, хуҗабикә ханым өйдә генә тора. Ирен эшкә җырлап озата, каршы ала, тәмле ризыкларын пешереп тора.

Күркәм гаилә

Чит төбәкләрдән катнашучылар арасында Киров өлкәсеннән Сәләховлар гаиләсе булды.

Гаиләләрнең һәркайсы үзен сәхнәдә иркен тотты, дулкынлану хисләрен җиңеп, бик яхшы чыгыш ясады. Аеруча кечкенә яшьтәге малай-кызларның шигырьләр ятлап килеп, аларны бик шома сөйләүләре шаккаттырды.

Күркәм гаилә Күркәм гаилә

Зилә Мөбәрәкшина

yalkyn.com

Мәктәп һәм гаилә (мәкалә)

Мәктәп һәм гаилә

Мәктәп һәм гаилә... Психологик статуслары буенча алар капма-каршы. Гаиләдә бөтен нәрсә эмоциональ бәйләнешләргә нигезләнгән.

Мәктәпнең функцияләре башкачарак. Аның максаты балага туган йортын алыштыру түгел, ә баланы укыту, танып-белү сәләтен үстерү, талантын ачыклау һәм ачу.

Шулай булуга карамастан, икесе дә бала өчен иң мөһим урыннар. Баланы тәрбияләүнең эффектлылыгы мәктәп белән гаиләнең нинди бәйләнештә торуына бәйле. Бу бәйләнешне булдыруда төп рольне сыйныф җитәкчеләре уйный.

Укучы нинди генә булса да, талантлымы, яки киресенчәме, укытучы беренче чиратта аны яратырга тиеш. Ата-ана белән бала моны тойганда гына, укыту һәм тәрбия эшендә укытучы уңышка ирешә ала. Ата-ана һәм укытучының балага булган мәхәббәте аның шәхесен хөрмәт итүгә, кызыксынуларын белергә, вакытында аңа ярдәм итәргә, дусларча киңәш бирүгә нигезләнгән булырга тиеш. Балалар үзләренә булган мәхәббәт һәм хөрмәт итү хисен сизәләр. Алар булганда үзләрен ышанычлырак хис итәләр. Бу киләчәктә килеп туган авыр мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Уңышларга ирешү өчен мәктәп белән гаилә бер юнәлештә эшләргә тиеш. Әгәр ата-ана баласының укуы белән даими кызыксынып торса, өй эшләрен контрольдә тотса, файдалы киңәшләрен бирсә, билгеле, укучы яхшырак укыячак. Киресенчә булган очракта укучының укуга карашы тискәре булачак.

Сыйныф җитәкчесе укучыларының гаилә хәлләре, гаилә тәрбиясенең үзенчәлекләре, яшәү шартлары белән хәбәрдар булырга тиеш.

Минем тәрбия эшемнең нигезендә укытучы, ата-ана һәм бала арасында бәйләнеш булдыру тора. Чөнки бу эшне нәкъ башлангыч сыйныфтан ук башлау зарури. Күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддин дә “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас” дип, бик дөрес әйткән.

Беренче укытучыны еш кына “икенче әни” дип йөртәләр. Ул көнозын балалар янында. Минем уйлавымча, мәктәптә беренче әни дә еш булырга тиеш. Әниләр генә түгел, әтиләр, әби-бабайлар да мәктәп тормышында кайнарга тиешләр. Шуңа күрә алар белән дә очрашулар, төрле чаралар үткәрәм. Сыйныфтагы бәйрәмнәрнең барысы да ата-аналар

ярдәме белән үтә. Алар бик теләп төрле уеннар әзерләп киләләр.Безнең бәйрәмнәр викторина, табышмаклар, бәйгеләр, җыр-бию, милли уеннар, бергәләп чәй эчүләрне үз эченә ала. Аларның максаты – укучыларга төрле яклап тәрбия бирү.

hello_html_m2f34019.jpg

hello_html_m2947d87c.jpghello_html_m30b69f0c.jpg

Уку процессы һәм укчыларның укулары белән танышу максатыннан әти-әниләр ачык дәресләргә йөриләр.

hello_html_m7c21a9b3.jpgГаиләләр төрле бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Мәсәлән, Гаязовлар гаиләсе гимназия данын яклап, шәһәр һәм республика күләмендә уздырылган спорт бәйгесендә катнаштылар.

Ата-аналар җыелышлары гаилә белән мәктәпне үзара бәйләүнең тагын бер мөһим формасы булып тора. Шуңа күрә аларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышам. Ата-аналарга төрле анкеталар, киңәшләр таратам, техник чаралар кулланам, күп кенә мөһим сорауларны бергәләп хәл итәбез.

Шулай итеп, “Мәктәп-гаилә” – укучыларның уртак йорты.

www.metod-kopilka.ru

«Мәгариф» + «Гаилә һәм мәктәп» № 1-6 2018

Монда 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары комплектына язылу бара. Бәясе: 600 сум.

«Гаилә һәм мәктәп» № 1

 

2 Актуаль мәсьәлә

Дәүләтнекеме, шәхсиме?

5 Мәсьәләгә караш

… әллә нянямы?

6 Көн кадагында

«Өйгә кайтасым килә…»

10 Зыялы гаилә

«Әтинең бәхете – әни!»

14 Таныш булыгыз!

 «Кешене түгел, күңелеңне тыңла».

Уналты яшьлекләр шулай ди

17 Репортаж

Америка куяны – Казанда

20 Ватаныбыз Татарстан

Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы проекты: Мулланур Вахитов

22 Сораштыру

Бәхетең аягыңа уралмыймы?

24 Укытучы мөнбәре

Күңел җәрәхәте гомерлек

26 Психолог киңәше

Ачу керсә күңелгә…

28 Иманлы бала

«Үз күмәчем тәмлерәк!»

30 Тәҗрибә

Хезмәтнең тире – ачы, җимеше – татлы

33 Хәрәкәттә бәрәкәт

Имәндә икән чикләвек!

36 Бәйге

«Сәләт» олимпиадасы» дәвам итә!

38 Сәламәтлек  

Тамак бакасы

39 Яңа бәйге

Җылыны татарлар да, якутлар да ярата!

40  Әдәби сәхифә

Вакыйф Нуриев хикәяләре

42 Әллүки

Биектау шагыйрьләре

44 Нәниләр өчен

Уен бүлмәсе

46 Табын

Салкын кышта җылы чәй янына

48 Сканворд     

49 Остаханә

Бармак уенчыклары

«Мәгариф» № 1

ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПОЛИТИКА – МӘГАРИФ СӘЯСӘТЕ

ТАИШЕВА С. Школа Фоата Комарова… 2

БУРГУЕВА Д. О порядке сокращения и увольнения работников образования… 7

ГАФАРОВ И. Язмышым «Мәгариф»тән аерылгысыз… 11

ИМАМОВ В. «Мәгариф»тә – иҗат бәйгесе…. 14

ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ

ШӘЙХЕТДИНОВА Р. Үткән заман хикәя фигыль… 16

МӨХӘРЛӘМОВА Г. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повестен

урын-вакыт аспектында өйрәнү… 19

ХАРИСОВ М. Укытучы иртә чалара: автобиографик сәхифәләр… 25

РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРА

КАЛЯКИНА Л. «Неопределенно-личные предложения»… 26

ИНОСТРАННЫЙ ЯЗЫК

САГДИЕВА Г. ЕГЭ по английскому языку… 31

Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия – ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕ

ГАБДРАХМАНОВА Я., ГАЛИМОВА Ә. Су патшалыгында кунакта… 35

НУРИЕВА Р. Сказка о том, как колючий Ежик себе друзей нашел… 37

Башлангыч мәктәп – НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА

МУХАМАДИЕВА А., МАЛЕЦКАЯ О. Создание единого образовательного пространства

начального общего образования… 40

КОНСТАНТИНОВА Н. Деление с остатком на 10, 100, 1000… 43

Төгәл һәм табигать  фәннәре – ТОЧНЫЕ И ЕСТЕСТВЕННЫЕ НАУКИ

ГИЛЬМИЕВА Г., АМАНУЛЛИНА З. Применение области определения и множества значений

функции для решения нестандартных уравнений … 46

ХӨСӘЕНОВ Җ. Сулыклар… 48

ИҖТИМАГЫЙ ФӘННӘР – ОБЩЕСТВЕННЫЕ НАУКИ

МИҢНЕГУЛОВ Х. «Мәхшәргәчә» «исме терек» Шиһаб хәзрәт… 51

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК – ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ

Шәрипова Ч. «Ятимлектә үскән балачак

Җырларымда мәңге калачак… »  … 55

Хабибуллина Г., ЛИСИНА Г. Тропинки здоровья…60

Конкурсные работы «Лучший урок по ФГОС»

ЗИЯТДИНОВА Ф. Күк җисемнәре дөньясы…64

НИКИТИНА М. Опорно-двигательная система… 66

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

СИБГАТУЛЛИНА Г. Җ хәрефен язу………………………………………………………………………………………….. 69

ГАЛИМОВА А. [Ш] авазы, Ш, шхәрефләре……………………………………………………………………………… 71

Гыйниятуллина В., Ситдыйкова Л. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше… 73

Шәйхетдинова л. Туры һәм кыек тәмамлыклар…. 75

ХӘЙРУЛЛИНА Р. Туган шәһәрем – Әлмәт…. 77

МӘҮЛЕТБАЕВА И. Бизәкләрдә халкым тарихы… 79

ИЛЬИНА И. Понятие степени… 81

ГАЙФУТДИНОВА А. Братья Гримм «Маленькие человечки»…. 83

ЕВРАСОВА У. Распространённые и нераспространённые члены предложения. Второстепенные члены предложения    85

Петрушкова Ф. Описание картины Г.Нисского «Февраль.Подмосковье»… 87

СОЛОМОНОВА О. Лирика Анны Ахматовой…. 89

ЯКОВЛЕВА Е. Придаточные условия первого типа… 91

Гатауллина Г. «Звуки скрипки так дивно звучали… »… 92

МУЗЕИ В ТАКТ ВРЕМЕНИ – МУЗЕЙЛАРДА ЗАМАН СУЛЫШЫ

Гыймранова Д. Кичүчатта – олуг мәгърифәтче эзләре… 94

 

«Гаилә һәм мәктәп» № 2 

Кадрия – Кадрия инде ул!

Бинасы түгел, укытучысы шәп булсын! Өйдә берьюлы ничә телдә сөйләшеп була?

Телләр белгән – илләр гизгән!

Чирмешән егетен Россиядә беләләр

Яшәү теләге Асрамага алынганнар

Мин ишле гаилә яклы. Ә сез?

Милләт аналары бишектә үсә

Бүләкләр таралды

«Татарстан» штаты: Галимҗан Ибраһимов Җанны Аллаһ кына бирә!

Хаталардан сакланыйк!

Ашаганың агу түгелме?

Бала иминлеге хакына

Томау гына димәгез…

«Шаян-ТВ» туды

Синең өчен биим!

Рәхимә Арсланова шигырьләре

Уен бүлмәсе

Көчле затларыбыз хөрмәтенә

«Мәгариф» № 2

ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПОЛИТИКА – МӘГАРИФ СӘЯСӘТЕТАИШЕВА С. На что толкает подростков рост агрессии в обществе?… 4ХУСНУТДИНОВА Р. Школа без отстающих… 10ХАЙДАРОВА Р., АХМЕТЗЯНОВА Г. Проблемы обучениятатарскому языку в новых социолингвистических условиях… 15ГАЙСИН Ф. Беренче адымымны «Мәгариф» журналында башладым…20Олы мөгаллим һәм тәрбияче Җәүдәт Хөсәеновка – 70 яшь… 22ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТӘСКӘРОВ Н. Муса Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасына анализ… 24СӘИТОВА Л. «Беркем дә онытылмый, Һичнәрсә истән чыкмый!»«Никто не забыт, Ничто не забыто!»… 29«Әдәби карта»дан шигъри сәхифә … 34ВӘЛИЕВ М. Үз туксаны туксан…38РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРАСОРОКИНА Т. «Что год грядущий нам готовит…»(Изменения в содержании ЕГЭ по литературе в 2018 году)… 40ГАЛИМУЛЛИНА А. Поэзия Александра Кушнерав круге чтения современных подростков… 46ФРОЛОВА Т. Разноуровневая контрольная работа по теме «Причастие»… 50ИНОСТРАННЫЙ ЯЗЫКШАГАЛИЕВА А. «Two great people» … 53МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ –ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕХӨСНЕТДИНОВА М. Татар телен өйрәтүдә пиктограммалар куллану… 56ЗИЯТДИНОВА Л., АДИАТУЛЛИНА Н. Подарок бабушке Танзиле…58БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП – НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛАМАРКЕЛОВА И., ЧУПРИН Д. Творчество С. Аксаковав начальной школе… 61МИННЕШӘЕХОВА Ф. Сыйфат сүз төркемен кабатлау… 63ТӨГӘЛ ҺӘМ ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕ – ТОЧНЫЕ И ЕСТЕСТВЕННЫЕ НАУКИВӘЛИЕВА Г. Гади һәм катлаулы процентлар… 66ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК –ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬКАМАЛОВА М. Каюм Насыйриның Казандагы эшчәнлеге… 68ХӘЙРУЛЛИН Р. «Узган яуның корбаннары тәрәзәңне шакыйдыр…»…73КОНКУРСНЫЕ РАБОТЫ «Лучший урок по ФГОС»ХАЛИКОВА Ф. «Лучший урок по ФГОС» – объявляем победителей!.. 77АХМЕТШИНА Г., ЯКОВЕНКО Т. Каким должен быть урокв соответствии с требованиями ФГОС …80НУРИЕВА Р. Пружинаны бүлемләү һәм көчләрнединамометр ярдәмендә үлчәү… 84ГЫЙЛЬФАНОВА Ф. Физикадан дифференциаль контроль эшләр… 87ӘЮПОВ М., НУРУЛЛИН Р. «Яшь уйлап табучылар» бәйгесе дәвам итә… 92ФИЗИЧЕСКАЯ КУЛЬТУРАБУТОВЕЦКАЯ О., НАСРЕТДИНОВА Р. Значение спортадля укрепления здоровья человека…94Список публикаций в электронном журнале МАГАРИФ.РФ… 96

«Мәгариф» № 3

ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПОЛИТИКА – МӘГАРИФ СӘЯСӘТЕ«Мәгариф» журналына 105 елКаһарман «Мәгариф» – Легендарный «Мәгариф»… 1Безне котлыйлар – Нас поздравляют… 6ТАИШЕВА С. Абдулла Алиш өчен курай моңнары… 14ТАИШЕВА С. Когда школам ждать проверяющих Рособрнадзора?… 18ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТСИТДЫЙКОВА Ч. Габделхәй Сабитовның «Тәүге соклану» хикәясе эчтәлегендәге хис… 22ШӘЙХУЛОВА М. Аергыч һәм аның белдерелүе… 26Фән һәм мәгариф йолдызы… 29РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРААДИЕВА Л. Лев Толстой в Казани…30АДИЕВА Л. Казанские мотивы в рассказе Л. Толстого «После бала». История создания рассказа… 35ИНОСТРАННЫЙ ЯЗЫКСАФИУЛЛИНА З., НАЗИПОВА А. Формирование навыков словообразованиякак элемента подготовки к письменной части ГИА … 39МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ – ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕСАБИРОВА Э. Одинокая луна и звездочки… 42ШӘРӘПОВА Г. Кәнфитле агач… 44БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП – НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛААСЫЛГӘРӘЕВА Г. Асыл һәм нисби сыйфатлар … 46МИННИГАЛИЕВА И. Умножение на 0 и 1… 49ТӨГӘЛ ҺӘМ ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕ – ТОЧНЫЕ И ЕСТЕСТВЕННЫЕ НАУКИШАКИРОВА К. Еще раз про ЕГЭ, на этот раз по математике… 52ХАЛИКОВА Ф. Организация процесса подготовки учащихся к олимпиадам по химии… 56КОРНЕВА Л. Решение олимпиадных задач по химии переходных металлов… 60ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК – ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬВӘЛИЕВА Г., АБАЙДУЛЛОВА Г. Алеша Пешковның Казандагы ачы тормышы… 62ДАВЛЕТШИНА Г. Максим Горький и татарская литература… 64КОНКУРСНЫЕ РАБОТЫ «Зеленая колыбель»ШАРИПОВА Р. Экология современности… 67ПРЕЗЕНТАЦИЯБУРГАНОВА М., ГИЖДЕВАН Е., ЗАЛЯЕВА Ч. Эффективные методы руководства школой … 70ШАЙХУТДИНОВА Г. Организация работы с одаренными детьми… 72ГИНИЯТОВА З., РУСИНОВА Е. Число 5. Цифра 5… 73ХАЛИТОВА Э. Словообразование у младших школьников с общим недоразвитием речи… 76ХИТУН Т. Навыки чтения у младших школьников со сложной структурой дефекта…. 78КОЖЕВА В. Здоровье в капельке воды… 79ШИШКИНА С. Социализация и профориентация детей с ограниченными возможностями здоровья…82ГРАХОВА Г. Решение задач с помощью электронных таблиц… 84ГАРИПОВА В., ГАЛИМОВА Г. Квесты – новые формы работы с обучающимися… 86ТИХОНОВА Т., ШАБАЛИНА Н., ПЛЕТНЕВ Е. Великая Отечественная война в истории моей семьи… 89МӨБАРӘКШИНА Р., СӘЙФЕТДИНОВА Ф. Кушма сүзләр…91ИДИЯТУЛЛИНА Г. Татар теле – дуслык теле…93СИНЕҢ КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЕҢ – ТВОЯ БУДУЩАЯ ПРОФЕССИЯАрча педагогия колледжы… 95Лубянский лесотехнический колледж… 96

«Гаилә һәм мәктәп» № 4

Киләчәк зыялысын ничек тәрбияләргә?

Миләүшәнең миләшләре

Җәйге ялның хәстәрен яздан күр!

Марилар татардан нәрсә белән аерыла?

Чулпан Хаматованың өч бәхете

Чаң кагалар! Ишетерләрме?

Идел-Урал – халыклар йорты: Ильяс Алкин Зирәк мөгаллим низаг чыгармый

«Әлифба» музее балачак иленә илтә!

Теләчене күрәмче!

Туган телне белмәү нәрсәгә китерә?

Кабаттан баш эшләтәбез

Җиңүчеләр исеме билгеле

Чаңгыда мылтык белән җиңгән Марта

Чакырылмаган кунак

Җиңү

Марат Закир шигырьләре

Уен бүлмәсе

Кәеф өчен – смузи

Тукайның әкият дөньясында

«Мәгариф» № 4

МӘГАРИФ СӘЯСӘТЕ – ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПОЛИТИКАТАИШЕВА С. Останется ли в Москве школа Мусы Джалиля?…3ХӨСНЕТДИНОВА Р. «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» проектының беренче этабы тәмам,икенчесе башлана…9ТАИШЕВА С. Сможем ли сломать стереотипы?..14ГАРИФУЛЛИНА А. Кечкенә мәктәпнең зур уңышы…21Кемнәрне таныйсыз? Бер ретросурәт тарихы… 25МӨХӘММӘДИЕВА А., ФӘТХУЛЛИНА Г., ТУКТАРОВА Р. «Белем бирү минимумы» проекты гамәлдә…26ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТСАТТАРОВА Ә. Әдәби әкият жанрына анализ….28ӘСЛӘМОВА Ф. Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендә милләт язмышының чагылышы…30ӘХМӘТГАЛИЕВА А. «Халык мәхәббәте – синең исемең,Халык гомере – синең гомерең» …34РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРАХУСНУЛЛИНА И. Особенности преподавания русского языка в условиях двуязычия…37ВАЛИУЛЛИНА Г. Упражнения для дифференциации звуков [ы], [и] на уроках письма…46ИНОСТРАННЫЙ ЯЗЫКХАЙДАРОВА Л. Развитие эмоционального интеллекта на уроках английского языка…48МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ – ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕНИГМЕТЗЯНОВА Ж. Путешествие в страну дорожных знаков…51ГАХРАМАНОВА Ю. Счет в пределах 4. Порядковый счет до 4. Геометрические фигуры…55ФӘРӘХОВА Ф. Кече яшьтәге балалар өчен бармак уеннарының әһәмияте….57БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП – НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛАСАБИРОВА Г. Н, н хәрефләре, [н] авазы…59ТӨГӘЛ ҺӘМ ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕ – ТОЧНЫЕ И ЕСТЕСТВЕННЫЕ НАУКИТИМЕРКАЕВ Б. ЕГЭ по физике: что нового, как готовиться, на что рассчитывать?…61ХАЛИУЛЛИН А. Одна модель для сотен задач …65ФӘТТЕРОВ Ф. Функцияләр һәм аларның үзлекләре. Функцияләрнең графиклары…69ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК – ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬНИГМАТУЛЛИНА К. Сто вопросов о Чемпионате мира по футболу 2018 года…73«ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсыСӘМИГ УЛЛИНА Ч. Кан составы, функцияләре…77«Яшел бишек» конкурсыГЫЙЛЬФАНОВ Ф. Бәрәңге – икенче икмәк…81НИКОЛИНА В. Серия «Полярная звезда» в реализации ФГОС по географии…84ХАФИЗОВА Ф. Карурманда кара песи. Укучы укытучы фикере…87ИСЛАМОВ Р. Фазыл Туйкин мирасын кайтару …91МУЗЕЙЛАРДА ЗАМАН СУЛЫШЫ – МУЗЕИ В ТАКТ ВРЕМЕНИМӨХӘММӘТШИНА Л. Тукаебыз туган төбәккә рәхим итегез!…93«Авыл укытучысы – 2018» конкурсы…96

«Мәгариф» № 5 

МӘГАРИФ СӘЯСӘТЕ – ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПОЛИТИКАХӨСНЕТДИНОВА Р. Радик Хәбиров: «Мин мәктәпне сайладым!»… 3ТАИШЕВА С. Как учатся дети в турецком городе Кастамону… 7МӨХӘММӘТҖАНОВА С. Кырынды мәктәбе ни белән яши?..13ТАИШЕВА С. Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша: пути сохранениябренда национальной гимназии…16ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТМИҢНЕГУЛОВ Х. Чын иҗатчы Мөдәррис….20«Моңлы саз чыңнары» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды…21ГАЛИЕВА Г. Бөек шагыйребез Тукай – туган төбәгемдә…22САБИРОВА Х. Тукайның мәхәббәте…24ИСЛАМОВА Э. Без – Тукай шәкертләре…26СӨЛӘЙМАНОВА Х. «Иртә белән кайнамакта бу базар…» …28ВӘЛИЕВА Н. Тукай – безнең күңелләрдә…30ШӘРӘПОВА И. Габдулла Тукай иҗатында күңел каршылыклары…32ГЫЙЗӘТУЛЛИНА Л., ГАЛӘВЕТДИНОВА Г. «Матурлыкка омтылып, матурлыклар тудырып,яшик әле шушы дөньяда» (Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясе буенча)…34МӨХӘММӘТ МИРЗА. Сайланма әсәрләр…36РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРАУСМАЕВА С. Приемы критического мышления на уроках русского языка…38МИННЕГАЛИЕВА Ф. Если друг оказался вдруг… 42БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП – НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛАГЫЙЛЬМИЕВА Э. «Әдәпле сорау» темасына ситуатив күнегүләр…44ТӨГӘЛ ҺӘМ ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕ – ТОЧНЫЕ И ЕСТЕСТВЕННЫЕ НАУКИХАБИБУЛЛИНА А. Числовые последовательности…46ИҖТИМАГЫЙ ФӘННӘР – ОБЩЕСТВЕННЫЕ НАУКИАКИМОВА И. Мастерство работника…49ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК – ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬХӨСӘЕНОВА В., ВӘЛИЕВА Г. Шагыйрь Гали Хуҗи иҗатына багышланган «Башваткыч» уены…52«МӘГАРИФ» БӘЙГЕЛӘРЕ – КОНКУРСЫ «МАГАРИФ»ШАМСУТДИНОВ Д. Образование ТАССР…54НУРИЕВА Р. Газ законнары…59БИКЧУРОВА З. Без – табигать балалары…63ПРЕЗЕНТАЦИЯСАБИРОВА Г., КАДИРОВА Р., ХУСНУТДИНОВА Л. Использование дидактических игр «Хоккей»,«Кафе» в развитии речи…66ФӘХРТДИНОВА Ф., САБИРОВА В., САБИРҖАНОВА М. Әбигә кунакка…69САДЫЙКОВА С., ӘХМӘТОВА Р. Уйный-уйный үсәбез…70ЗАКИРОВА Ф. Авазлар бәйрәме….72ЗЫЯТДИНОВА Г., ХӘКИМОВА Р. Әдәпле булу серләре….74ГАЙНЕТДИНОВА Р., ШӘЙДУЛЛИНА Г., ЗИННӘТУЛИНА Ә. Татар халык орнаментлары…76ВАХИТОВА Г., ХӘЛИУЛЛИНА А., ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА Р.Мин яшәгән шәһәр. Казанның күренекле урыннары…78ВӘЛИЕВА Э., ӘСХАТДИНОВА А. Тукай безнең күңелләрдә…80АБДУЛЛИНА Р., ВӘЛИЕВА Н., ӨМЕТБАЕВА А. Күңелләр матурлыгын тудыручы иҗат…81ФАРУХОВА Н. Театраль баскычлар аша инновацион эшчәнлекне оештыру …83ЛАТЫЙПОВА И., КАШАПОВА Э. Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү…84ИМАМИЕВА Л., СӘЛАХОВА А. Урманга куян кызына сәяхәт…86ШИҺАБИЕВА М., ЛОТФРАХМАНОВА З., САФИУЛЛИНА Г. Күбәләк кортының гаҗәеп маҗаралары …87ГЫЙЛӘҖЕВА А., САДРЕТДИНОВА О., МИҢНЕГАЛИЕВА Ф., ГАЙНАНОВА Н. Йомры күмәч сәяхәте…89ПЕТЕРСОН Л., ЛЫКОВА И., БУРЕНИНА А., АБДУЛЛИНА Л.Программа «Мир открытий»: развивающая и развивающаяся…91МУЗЕЙ В ТАКТ ВРЕМЕНИ – МУЗЕЙЛАРДА ЗАМАН СУЛЫШЫЕНИКЕЕВ Д.Военно-исторический музей «Легенды разведки»…94

«Гаилә һәм мәктәп», № 5

2 Отличниклар гаиләсе

«Кем укытучы белән яшәү җиңел ди?!»

6 Шәхесләребез 

Язмыш

10 Актуаль мәсьәлә

Сез дә безгә кушылыгыз!

12 Көн кадагында

Акчаның исе юк

14 Сәяхәтнамә

Татар теле – төрки телләргә күпер

18 Кирәкми безгә сугыш!

Күкрәк астында фашист келәймәсен йөрттем…

21 Яшәеш

Качып булмый торган чир

24 Ватаныбыз Татарстан

Галимҗан Шәрәф: «Дәүләт чиге милләте яшәгән җирдә билгеләнә!»

26 Сездә ничек? Монда шулай!

Әтисезлек күренеше басып китте

28 Психолог киңәше

Яхшы сүздән кактус үсә

30 Белгеч сүзе

Түләнгән салымны кире кайтару

32 Саныйбыз-исәплибез

«Чыгарылыш» күпмегә төшә?

34 Котлыйбыз

Галәм дусларын тәбрикләдек

36 Бәйге

Нефтьченең бер көне нидән гыйбарәт?

38 Репортаж

Без – Тукай оныклары

40 Сәламәтлек  

Инфекцияләрсез ял

42 Илһам чаткысы

Күк җиһаны барыбер минеке…

44 Әллүки

Надия Вәлиева шигырьләре

46 Нәниләр өчен

Уен бүлмәсе

48 Сканворд     

49 Остаханә

Канәфер чәчәге

 

«Мәгариф» № 6

 ОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ПОЛИТИКА – МӘГАРИФ СӘЯСӘТЕ

ХӘЙРУЛЛИНА И.Таһиров мәктәбе………………………………………………………………………………………………………… 2

ХУСНУТДИНОВА Р. Школа для детей первооткрывателей «черного золота»……………………………………………………. 6

ТАИШЕВА С. Центр Вселенной. Непокорившееся «СОлНЦе»……………………………………………………………………… 11

ВАФИН Ф. Сәламәтлекләре чикле булганнарның ана теленә дә мәхәббәтләре чиклеме?…………………………………………. 19

ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ

ЗАРИПОВА Г. Хәзерге заман сыйфат фигыль…………………………………………………………………………………………… 24

Июль аена истәлекле даталар………………………………………………………………………………………………………………….. 27

МИНҺАҖЕВА И. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. «Бездә яздыр» шигыре………………………………………… 28

РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРА

ЮСУПОВА З. О методике изучения именных частей речи в школьном курсе русского языка……………………………….. 30

АХМЕТЗЯНОВА Ф. Мягкий знак после шипящих в окончаниях глаголов 2 лица единственного числа…………………….. 34

МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ – ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕ

СӘЕТОВА Г., РӘХИМҖАНОВА З. Мәрьям мәктәпкә бара………………………………………………………………………… 37

НУРМИЕВА М., ТОПУНОВА С. Проект «Футбол! Футбол!»……………………………………………………………………… 40

БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП – НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА

АПАЙЧЕВА Н., САФИНА З. Через сказки – к знаниям…………………………………………………………………………….. 43

ТӨГӘЛ ҺӘМ ТАБИГАТЬ  ФӘННӘРЕ – ТОЧНЫЕ И ЕСТЕСТВЕННЫЕ НАУКИ

ВАСИЛЬЕВА Е. Математическая информационная пятиминутка……………………………………………………………………. 46

ФАЗЛЫЕВА Л. Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу………………………………………………………………………………… 48

ИҖТИМАГЫЙ ФӘННӘР – ОБЩЕСТВЕННЫЕ НАУКИ

МӨХӘММӘТҖАНОВА Л. «Борынгы тарих иле»нә сәяхәт………………………………………………………………………….. 51

«МӘГАРИФ» БӘЙГЕЛӘРЕ – КОНКУРСЫ «МАГАРИФ»

ФӘСХЕТДИНОВА Н. Табигый һәм ясалма биоценозлар……………………………………………………………………………… 54

КРАСНОВА Е., МУХАМЕТШИНА Т. Нефть: состав, свойства.

Экономические и химические аспекты добычи и переработки нефти………………………………………………………………….. 60

БЕЛЯЕВА Р. Правильные многоугольники……………………………………………………………………………………………….. 62

ГАЛИЕВА Х. Тән япмалары…………………………………………………………………………………………………………………. 65

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

МИНҺАҖЕВА Г. Күзәтүләрдән – тәҗрибәгә яисә укучыларда фәнне өйрәнүгә

мотивацияне ничек арттырырга?………………………………………………………………………………………………………………. 68

ИСЛАМОВА Г. БАДРТДИНОВА Р. Структура и содержание билингвального образования

в детском саду……………………………………………………………………………………………………………………………………. 71

ШАЕХОВА Р. Профессиональные затруднения педагога ДОО и новые подходы к их преодолению………………………… 74

ТРОШАНИНА Г. Индивидуальная лаборатория младшего школьника……………………………………………………………. 76

ВОЛКОВА О. Подходы к разработке контрольно-измерительных материалов

по русскому языку для проведения текущей и промежуточной аттестации………………………………………………………….. 79

ШТРЕТЕР Ю., АФАНАСОВА Р. Актуальные проблемы повышения квалификации учителей-

предметников естественно-научного и гуманитарного циклов в контексте внедрения ФГОС ООО…………………………….. 84

КАДЫРОВА Ф. Решение экономических задач ЕГЭ на аннуитентный платеж…………………………………………………….. 87

ВОЛОГОДСКАЯ О. ИКТ-компетентность учителя: проблемы и перспективы…………………………………………………… 90

Список публикаций в электронном журнале МАГАРИФ.РФ………………………………………………………………………….. 93

МУЗЕИ В ТАКТ ВРЕМЕНИ – МУЗЕЙЛАРДА ЗАМАН СУЛЫШЫ

Л.ДЕМЧЕНКО. «Привлечь к себе любовь пространства…» ………………………………………………………………………….. 94

«Гаилә һәм мәктәп», № 6

2 Мөселман гаиләсе

Ихлас Зиннур һәм аның оланнары

6 Көн кадагында

Авылгамы, лагерьгамы?

8 Мөселман лагерьлары

Кечкенә ислам дөньясы

10 Иманлы бала

Аллаһны онытучы зыян күрер

11 Яңа бәйге

Ислам динен беләсезме?

12 Күпмилләтле Россия

Монда тудык, монда үстек. Мондадыр безнең язмыш

16 И туган тел, и матур тел

Элмә такталар элмәге

19 Актуаль мәсьәлә

Бала алырга телисезме?

22 Сораштыру

Ял вакытында өй эше. Кирәкме?

24 Психолог киңәше

Оныт мәшәкатьләреңне…

26 Иске яңалык

Менталь арифметика: яңача саныйбыз!

28 Киңәш-табыш

Ир баладан мәми авыз… Кем гаепле?

32 Сәләтлеләр очрашканда

Күңелдән көй түгелсә…

35 Сәламәтлек  

Чыныгуны җәйдән башлыйлар

38 Хәрәкәттә – бәрәкәт

Туплы дөнья

42 Әллүки

Энҗеләр тезгән чагы

44 Нәниләр өчен

Уен бүлмәсе

46 Табын

Яшел җәйнең сары витамины

48 Сканворд     

49 Редакция почтасыннан

«Гаилә һәм мәктәп» белән бергә үсәбез!

 

magarif-uku.ru

"Гаилә һәм мәктәп", "Мәгариф" журналлары конкурслары җиңүчеләрен бүләкләде

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Гаилә һәм мәктәп" һәм "Мәгариф" журналлары үз конкурсларында җиңүче балаларны һәм укытучыларны бүген Тукай залына җыеп, бүләкләде.

Искәртеп үтәбез, Тукай залы татар язучылары өчен изге саналган урынга - хәзерге "Ногай" кунакханәсенә урнашкан. Бу бинада заманында газета редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты эшләде. Бинаның конференцияләр залы Тукай залы булып калды һәм "Татмедиа" җәмгыяте белән Татарстан китап нәшрияты үзенең кичәләрен биредә уздыра.

"Гаилә һәм мәктәп" журналының "Тукайның әкият дөньясында" һәм "Мәгариф" журналының "Моңлы саз чыңнары" конкурсларына барлыгы 400дән артык бала һәм укытучы катнашкан. "Гаилә һәм мәктәп" журналының "Тукайның әкият дөньясында" конкурсы Тукай әкиятләре буенча рәсем һәм эшләнмәләрне кабул итеп алса, "Мәгариф" журналының "Моңлы саз чыңнары" конкурсы укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең Тукай темасына багышланган дәрес эшкәртмәләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.

Җиңүчеләрне "Татмедиа" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Мәгариф" журналының филиалы директоры Сөмбел Таишева, Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреатлары Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Камил Кәримов сәламләде.

Равил Фәйзуллин бу залның иҗат кешесе өчен изге булуына, биредә 50-60 еллар дәвамында язучылар җыелуын хәбәр итте. Конкурста катнашучыларның эшләрен Тукай шәхесе аша дөньяга караш диеп бәяләде. "Минем дипломым буенча һөнәрем татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Əмма бер көн дә укытучы булып эшләргә туры килмәде. Без чын укытучылар алдында баш ияргә тиеш", диде ул. Зиннур Мансуров Тукайның иҗаты аша тәрбияләвен искртеп, аның бер шигырен укыды. Яңа гына Тукай премиясе лауреаты булган Камил Кәримов картайгач яза башлаучыларга караганда, балачактан иҗат белән шөгыльләнүчеләрне югары бәяләвен ассызыклады. Сөмбел Таишева журналларның конкурсларны еш уздыруын искәртеп үтте, эшләрнең югары сыйфатлы булуын ассызыклады.

"Гаилә һәм мәктәп" журналы "Тукайның әкият дөньясында" конкурсын март аенда игълан иткән. Ай ярым эчендә конкурска 300дән артык эш килгән. Жюри рәисе - "Чаян" журналының баш рәссамы Александр Алешин.

Оештыручылар балалар эшләренең "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы эшләнмә" номинацияләрендә һәм 4 - 9, 10 - 15 яшь категориясенә бүленүен искәртте. Җиңүчеләрне Александр Алешин тәбрикләде һәм редакция бүләкләрен тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек, җиңүчеләрнең берсен - Илнур Нуриевны "Чаян" журналы хезмәттәшлеккә чакырды.

Укытучылар һәм тәрбиячеләр "Шагыйрьнең тормыш юлы", "Тукайның иҗат дөньясы" номинацияләрендә бүләкләнде.

Ике редакция барысы 16 баланы, 6 педагогны бүләкләде. 10 педагогка редакциянең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кичә музыкаль номерлар белән аралашып барды. Катнашучылар аеруча Илһам Шакиров репертуарындагы "Идел буе каеннары"н җырлаган Кирилл Михайловны алкышлады.

Бүләкләү тантанасы "Туган тел" җыры белән тәмамланды. 

tatar-inform.tatar


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта