Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

Гаилә психологиясе: Ниһаять, баланы соскадан аердым… (КИҢӘШЛӘР). Сабантуй журналы сайты укырга


Сабантуй

Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр. Тәкъдим ителә торган чираттагы электрон белешмәлек милли бәйрәмебез - Сабантуена багышланып төзелде. Белешмәлектә материаллар 12 бүлеккә туплап бирелде. Биредә Сабантуеның тарихына караган мәкаләләр, бәйрәмне оештыру өчен киңәшләр, Сабантуенда үткәрелә торган уеннар һәм ярышларның тәртипләре, кагыйдәләре күрсәтелде. Бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган сценарийларга, шигырьләргә, җырларга зур урын бирелде. Сабантуй корылмалары, кирәк-яраклары турында мәгълүматлар,аудиофайллар, Сабантуй мизгелләрен яктырткан фотоархив, видеоматериаллар урнаштырылды. Ахырда Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә ярдәмлек буларак библиография бүлеге урын алды. Белешмәлек татар, рус, инглиз тлләрендә төзелде.

Сабантуй бәйрәменең тарихы

Сабантуй мәйданын әзерләү өчен киңәшләр

Сабантуй корылмалары һәм кирәк-яраклары

Сабан туе бәйрәменең карта-схемасы

Сабантуй ярышлары һәм уеннары

Сабантуй үткәрү өчен сценарий үрнәкләре

Сабантуйга багышланган җырлар

Сабантуй – шигърият дөньясында

Сабантуй күренешләре (видеоматериаллар)

Сабантуй турында видеоматериаллар

Фотоархив

Библиография

 

 

 

 

kitaphane.tatarstan.ru

«Сабантуй», 2015 елның икенче яртыеллыгы

Журнал

№ 7-12 (июль-декабрь), 2015

Биредә 2015 елның 2 нче яртыеллыгына “Сабантуй” журналының электрон версиясенә язылу бара. Аның өчен «Оплатить» кнопкасына басарга, Система күрсәтмәләрен башкарырга кирәк. Июль аеннан башлап, Сезнең шәхси кабинетыгызда «Мои поступления» бүлегендә һәрбер санның PDF-версиясе пәйда булачак. Электрон версиянең бәясе почта аша килгән кәгазь журналдан 30 процентка очсызрак!

Саннарның эчтәлеге:

Саннарның эчтәлеге:

№ 13 (июль), 2015 ел.

Игътибар: фотоконкурс!

“Хуш исле җәй” кушымтасы.

Казан, Арча, Чистай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Яшел Үзән, Әгерҗе, Буа, Апас, Түбән Кама, Мамадыш, Кукмара, Алабуга, Лаеш, Нурлат, Мөслим районнары балалар иҗаты: әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр.

“Кыю малай”. Дагстан халык әкияте.

“ТАТМЕДИА” легендар брендлары” бәйгесе.

 

№ 14 (июль), 2015 ел.

“Тарих кабатлана”. Конкурс йомгаклары.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

“Виртуаль дөнья”.

 

“Сабантуй” хәбәрләре.

 

“Ник? Нигә? Ник алай?” сәхифәсе.

 

“Хәерле юл” кушымтасы (юл хәрәкәте иминлеге).

 

Комикс “Тәртипсез йомрикмәк”.

 

Җәйге уеннар.

 

Башваткычлы каникуллар.

 

Иман. Ураза хакында биш сорау.

 

Уйлагыч (сканворд).

 

Безнең афиша.

 

Әкиятханә: “Икмәк һәм алтын”.

 

Уен: “Балыкка барасы…”.

№ 15 (август), 2015 ел.

Комикс: “Хайваннар патшалыгында хай–дайвинг буенча чемпионат”.

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

“Сабантуй” хәбәрләре.

“Хат язабыз” сәхифәсе (балаларның проза иҗаты).

Спорт: “Су спорты буенча дөнья чемпионаты”.

Фишкалы уен: “Казан буйлап сәяхәт”.

ЗТК (зирәкләр һәм тапкырлар клубы).

Төсле моң.

Башваткычлы каникуллар.

Уйлагыч (сканворд).

Остаханә: “Курчак киендерәбез.”

Әкиятханә: “Кошлар чигүче”.

 

№ 16 (август), 2015 ел.

Комикс “Гөмбә танымаучы аю”.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

Хат язабыз.

 

“Канатлы ат” сәхифәсе.

 

“Ник? Нигә? Ник алай?” сәхифәсе.

 

“Хәерле юл” кушымтасы (юл хәрәкәте иминлеге).

 

Җәйге уеннар.

 

Мәзәкләр.

 

Уйлагыч (сканворд).

 

“Үзем булдырам” сәхифәсе.

 

Безнең афиша.

 

Әкият.

№ 17 (сентябрь)

Арча районындагы балалар Сабан туе турында фоторепортаж.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

“Сабантуй” хәбәрләре. Карикатуралар бәйгесе.

 

“Хат язабыз” сәхифәсе (балаларның проза иҗаты).

 

Виртуаль дөнья.

 

“Сабантуй” әдипләре: Резеда Вәлиева.

 

Комикс.

 

Зообит.

 

Зирәкләр, тапкырлар клубы.

 

Уйлагыч (сканворд).

 

Остаханә: “Шәхси мөһер.”

 

Базарлы Матак: космоска юл ачык.

 

Әкиятханә: “Иң дәү бака”.

№ 18 (сентябрь), 2015 ел.

Комикс “Батыр чеби”.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

Хат язабыз.

 

“Канатлы ат” сәхифәсе.

 

“Ник? Нигә? Ник алай?” сәхифәсе.

 

“Хәерле юл” кушымтасы (юл хәрәкәте иминлеге).

 

Көзге уеннар.

 

Фотоконкурс нәтиҗәләре.

 

Имамга өч сорау.

 

“Үзем булдырам” сәхифәсе – китап ясау.

 

Безнең афиша.

 

Әкият.

 

Уен: “Лабиринт”.

№ 19 (октябрь), 2015 ел.

Санның эчтәлеге:

 

 

Батырлык нинди була? (Биектау районыннан репортаж).

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

Балтач районында Бакый Рәхимов исемендәге мәктәп турында.

 

“Канатлы ат” сәхифәсе (балалар поэзиясе).

 

“Үз телем” сәхифәсе .

 

“Сабантуй” әдипләре: Җәүдәт Дәрзаман.

 

“Әкиятне үзебез язабыз” сәхифәсе (балалар прозасы).

 

Зирәкләр, тапкырлар клубы.

 

Уйлагыч (сканворд).

 

“Үзем булдырам” сәхифәсе .

 

Көзге уеннар.

 

Әкиятханә: “Һөнәрле үлмәс!”.

 

№ 20 (октябрь), 2015 ел.

Комикс “Авыр сорау”.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

Виртуаль дөнья.

 

“Хат язабыз” сәхифәсе.

 

“Ник? Нигә? Ник алай?” сәхифәсе.

 

“Хәерле юл” кушымтасы (юл хәрәкәте иминлеге).

 

Күңелле сәхнә.

 

Уйнагыч. “Робот”.

 

Балалар хатлары.

 

Безнең афиша.

 

Әкият.

 

Уен: “Рәссам хатасы”.

 

№ 21 (ноябрь), 2015 ел.

“Казан егетләре” төркеме студиясендә – “Сабантуй” укучылары.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

“Хат язабыз” һәм “Канатлы ат” сәхифәләре (балалар иҗаты).

 

Пьер Аберг: “Татар теле сокландырды”.

 

“Сабантуй” әдипләре: Рәшит Бәшәр.

 

“Тарихи инша” (комикс).

 

Зообит.

 

Зирәкләр, тапкырлар клубы.

 

Уйлагыч (сканворд).

 

Вулкан ясау.

 

Праганы күрдем (“Сәяхәтче көндәлеге”).

 

Әкиятханә: “Сертотмас кошчык”.

 

Рәсемдә 10 аерма тап!

№ 22 (ноябрь), 2015 ел.

Комикс “Өч яхшылык”.

 

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

“Виртуаль дөнья”.

 

“Канатлы ат” сәхифәсе (балалар иҗаты).

 

“Ник? Нигә? Ник алай?” сәхифәсе.

 

“Хәерле юл” кушымтасы (юл хәрәкәте иминлеге).

 

Урам уеннары: “Көзге уеннар”.

 

Шаянтуй: кызык хәлләр.

 

Тест: “Сез техника белән дусмы?”

 

Стилист буласың киләме?.

 

Әкият.

 

Рәсемдә 8 хата табу.

 

№ 23 (декабрь), 2015 ел.

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

“Хат язабыз” һәм “Канатлы ат” сәхифәләре (балалар иҗаты).

 

“Хәерле юл” сәхифәсе.

 

“Айгөл, Гамил һәм Маймыл” (комикс).

 

Уйлагыч (сканворд).

 

Әкиятханә: “Шаян Матти”.

 

№ 24 (декабрь), 2015 ел.

“Җир тирәли 60 секунд” сәхифәсе (яңалыклар).

 

“Виртуаль дөнья”.

 

“Канатлы ат” сәхифәсе (балалар иҗаты).

 

“Сабантуй” әдипләре. Мәрзия Фәйзуллина

 

“Гармунчы аю белән җырчы маймыл”. Комикс.

 

ЗТК.

 

Яңа ел табыны әзерләү.

 

Әкият. “Төньяк җилендә кунакта”.

 

Рәсемдә ничә маймыл бар?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

magarif-uku.ru

"Сабантуй"лы балачак | belem.ru

Тормыш тәҗрибәсе туплаган, бар өлкәдә үтемле, үз фикере булган 86 яшьлек ил агасын күз алдына китерик әле. Балалар һәм үсмерләр өчен чыгып килә торган "Сабантуй" газетасы да ил агасына тиң басма. Тик 86 яшькә җитүенә карамастан, ул һәрвакыт яшь, ел саен яңара, матурая.

"Сабантуй" газетасы яшь иҗатчылар, каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкин. Үзеңне төрле яклап сынарга, үстерергә була.

"Сабантуй"лы балачак - киләчәкле балачак. Ул укучыларының һәрвакыт якын дусты, ышанычлы сердәше. Татар балаларының яратып укый торган бердәнбер газетасы. "Сабантуй"лы мәйданда бергә булыйк!

“Сабантуй” газетасына 2011 елның I яртысы өчен язылу дәвам итә. Бәясе — 172 сум 98 тиен. Индекс — 54124.

p.s.

Әлеге хәбәрне укып чыктым да, аны Белем.ру битләрендә дә урнаштырырга булдым. Балачагымда минем иң якын "дустым" иде ич ул. Хәтта югары белем алып эшкә урнашканнан соң да "Сабантуй" газетасы белән юлларым кисеште - анда күпмедер вакыт "Виртуаль дөнья" рубрикасын алып бардым.

Бүгенге укучылар - яңа замана балалары. Яңа замана газеталарга да яңа таләпләр куя. Әлеге таләпләрне күпме генә үтәсәләр дә, республикабыз газета-журналлары үз укучыларын югалта баралар. Аеруча балалар өчен газета-журналларның укучылары кимү аяныч күренеш. Милләтебез исән калсын дисәк, балаларыбыз татар телендә китаплар, газета-журналлар укып үсәргә тиешләр.

Әлеге хәбәр белән барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыгыз татарча укып үссеннәр. "Сабантуй" кебек татар телендәге яхшы газета-журналларга язылыгыз! Укый белмәсәләр - рәсемнәрен карарлар, бераз үскәч үзләре дә укый башларлар. Ә инде язылгансыз икән - балаларыгыз газета үткәргән бәйгеләрдә актив катнашырга тырышсыннар, аларда җиңеп чыксыннар, зиһенле булсыннар. Белемне бары тик үз туган телеңдә алганда гына нинди дә булса үрләргә ирешеп була.

Якын танышларым арасында үз туган телен белми торган татар яшьләре дә бар. Аларга үз вакытында әти-әниләре туган телләрен өйрәтмәгәннәр. Рус теле белән генә кеше булып калып була, дип уйлаганнар, һәм ... ялгышканнар.

Ә үз туган телләрен белгән таныш яшьләр алар янында бер баш югары булып торалар. Татар телен дә яхшы беләләр һәм кадерлиләр, рус телендә дә камил сөйләшәләр - кая барсалар да югалып калмыйлар, барысына да өлгерләр. Ә туган телен ата-анасы өйрәтергә оныткан балаларга бүген аны өйрәнү инде нык авыр. Бары тик ата-аналарына карата үпкәләре генә йөрәкләрендә саклана.

Газета-журналларга язылу дәвам итә. Бер "Сабантуй" белән генә дә чикләнеп калмагыз, татар телендә чыгып килгән төрле-төрле газета-журналларга язылыгыз. Ата-анага карата хөрмәт туган телгә хөрмәт булганда гына чынлап торып кадерле була!

Раил Гатауллин, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры

belem.ru

"Сабантуй"лы балачак - 19 Ноября 2010 - Яңалыклар бүлеге

"Сабантуй" газетасы

Тормыш тәҗрибәсе туплаган, бар өлкәдә үтемле, үз фикере булган 86 яшьлек ил агасын күз алдына китерик әле. Балалар һәм үсмерләр өчен чыгып килә торган "Сабантуй" газетасы да ил агасына тиң басма. Тик 86 яшькә җитүенә карамастан, ул һәрвакыт яшь, ел саен яңара, матурая.

"Сабантуй" газетасы яшь иҗатчылар, каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкин. Үзеңне төрле яклап сынарга, үстерергә була.

"Сабантуй"лы балачак - киләчәкле балачак. Ул укучыларының һәрвакыт якын дусты, ышанычлы сердәше. Татар балаларының яратып укый торган бердәнбер газетасы. "Сабантуй"лы мәйданда бергә булыйк!

"Сабантуй” газетасына 2011 елның I яртысы өчен язылу дәвам итә. Бәясе — 172 сум 98 тиен. Индекс — 54124.

p.s. (Чыганак: belem.ru)

Әлеге хәбәрне укып чыктым да, аны Белем.ру битләрендә дә урнаштырырга булдым. Балачагымда минем иң якын "дустым" иде ич ул. Хәтта югары белем алып эшкә урнашканнан соң да "Сабантуй" газетасы белән юлларым кисеште - анда күпмедер вакыт "Виртуаль дөнья" рубрикасын алып бардым.

Бүгенге укучылар - яңа замана балалары. Яңа замана газеталарга да яңа таләпләр куя. Әлеге таләпләрне күпме генә үтәсәләр дә, республикабыз газета-журналлары үз укучыларын югалта баралар. Аеруча балалар өчен газета-журналларның укучылары кимү аяныч күренеш. Милләтебез исән калсын дисәк, балаларыбыз татар телендә китаплар, газета-журналлар укып үсәргә тиешләр.

Әлеге хәбәр белән барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыгыз татарча укып үссеннәр. "Сабантуй" кебек татар телендәге яхшы газета-журналларга язылыгыз! Укый белмәсәләр - рәсемнәрен карарлар, бераз үскәч үзләре дә укый башларлар. Ә инде язылгансыз икән - балаларыгыз газета үткәргән бәйгеләрдә актив катнашырга тырышсыннар, аларда җиңеп чыксыннар, зиһенле булсыннар. Белемне бары тик үз туган телеңдә алганда гына нинди дә булса үрләргә ирешеп була.

Якын танышларым арасында үз туган телен белми торган татар яшьләре дә бар. Аларга үз вакытында әти-әниләре туган телләрен өйрәтмәгәннәр. Рус теле белән генә кеше булып калып була, дип уйлаганнар, һәм ... ялгышканнар.

Ә үз туган телләрен белгән таныш яшьләр алар янында бер баш югары булып торалар. Татар телен дә яхшы беләләр һәм кадерлиләр, рус телендә дә камил сөйләшәләр - кая барсалар да югалып калмыйлар, барысына да өлгерләр. Ә туган телен ата-анасы өйрәтергә оныткан балаларга бүген аны өйрәнү инде нык авыр. Бары тик ата-аналарына карата үпкәләре генә йөрәкләрендә саклана.

Газета-журналларга язылу дәвам итә. Бер "Сабантуй" белән генә дә чикләнеп калмагыз, татар телендә чыгып килгән төрле-төрле газета-журналларга язылыгыз. Ата-анага карата хөрмәт туган телгә хөрмәт булганда гына чынлап торып кадерле була!

Раил Гатауллин, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры

rania.ucoz.com

Яшь әни киңәш бирә - баланы соскадан ничек аерырга?

Җәмәгать, ниһаять, 1 яшь тә 9 ай дигәндә без дә сосканы ташладык. Моңа кадәр инде ике-өч тапкыр соска белән хушлашу омтылышы булып алган иде, тик алар уңыш белән тәмамланмады. Бу юлы исә башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә карар кылдык.

Дөресен генә әйткәндә, минем аерырга исәбем юк иде әле. Уңайлы бит: бала аз гына шыңшый башласа, авызын соска белән томалап куясың. Йоклатканда да соска капкан бала белән җиңелрәк. Шуңа күрә бу очракта психологлар сүзе белән килешмичә булмый: алар фикеренчә, бер яшьтән соң соска суыру балалар түгел, ә ата-ана өчен рәхәт… Шул ук вакытта мине баланы соскадан аеру процессы бик куркытты. Ничекләр тынычландырырмын, ничекләр йоклатып җибәрермен кызыгыбызны, дип борчылдым.

Тик менә беркөнне ирем кызыбызны соскадан аера башлау карарын кабул итте. Көненә фәлән мәртәбә югала торган әлеге нәмәрсә чын мәгънәсендә аның ачуын чыгара башлады. Баланы соскалы килеш күрсә, шундук аны тизрәк яшерү ягын карады. Мин исә иремнең соскага карата нәфрәте артуны читтән генә күзәтеп, үземне мораль яктан әлеге ике ел дәвамында минем иң зур ярдәмчем булган иң кирәкле әйбер белән хушлашырга әзерләдем.

Әлбәттә, башта бик яхшылап бөтен интернетны өйрәнеп чыктым. Бактың исә, баланы соскадан аеру өчен иң яхшы чор 8-9 айлык вакыт икән. Бу чорда әлеге эш салмак кына башкарыла. Башта көндезен яшерәсең, ә аннары йоклап киткәндә генә бирәсең, аннары авызыннан тартып аласың. Шулай итеп, әкрен-әкрен генә бала соскадан ваз кичә…

Тик безнең очракта авыррак булып чыкты. Бактың исә, бу чорда соска суыру рефлекс булудан туктап, психологик яссылыкка күчә икән. Ягъни, соска – бала өчен тынычлану чарасы. Өстәвенә, бала да күп нәрсәне инде аңлый. Шуңа күрә бу очракта иң кулае – сосканы кискен рәвештә тыю, дип яза психологлар.

Без нәкъ шулай эшләдек тә. Иртүк йокыдан торгач, өйдәге соскаларның берсен кисеп атып, “карга ашаган” дигән сүзләр белән кызымның кулына тоттырдым, калганнарын ераккарак яшереп куйдым. Кызым башта шул кисек сосканы ничек тә булса авызына тыгарга маташты, аннары болгап атты да, башка уенчыклар белән уйнарга кереште. Аллага шөкер, җиңел булды бу, мин әйтәм, онытты.

Тик сөенечем озакка бармады. Йокы сәгате җитүгә кызым яңадан соска таптыра башлады. Китап та укып карадым, җыр да җырладым, шигырь дә, хикәя дә сөйләдем – файдасы гына булмады. Соска сорап шыңшуын дәвам итте. Тиздән бу шыңшу үкси-үкси елауга күчте. Әллә ярты сәгать акырды шунда, әллә тагын да озаграк – белмим. Тик минем күз нервысы тартыша башлады, җәмәгать. Шкаф эченә үк яшерелгән шул сосканы чыгарып, авызына каптырырга кул кычыта, тик ирдән шүрлим… түзәм! Ул исә баланың елавына игътибар итмәгән кыяфәт чыгара, йоклатып җибәрергә маташкан була.

Ниһаять, озаклап елаганнан соң балабыз арып-талып йоклап китте. Аннары биш минут чамасы йокы аралаш та елады әле. Аның белән бергә мин дә елап рәхәтләндем. Кичке йокы алдыннан бу хәл тагын бер кат кабатланды. Бу юлы тагын да озаграк — бер сәгать чамасы елаштык. “Уф, –  мин әйтәм, – бүген түздем, иртәгә ничекләр түзәсе булыр?”

Тик ышанасызмы-юкмы, юкка борчылганмын булып чыкты. Икенче көнне инде барысы да үз урынына утырган иде. Көненә берничә мәртәбә соска турында исенә төшереп соравын исәпкә алмаганда, көн шактый тыныч узды. Йокыга киткәндә дә истерикалар кабатланмады…

Менә шулай, җәмәгать. Бактың исә, баланы соскадан аерырга куркып торасы юк икән. Барлык ихтыяр көчен җыярга да, эшкә керешергә! Әлеге, беренче карашка шактый катлаулы булып тоелган эшне, бер көн эчендә башкарып чыгарга мөмкин икән бит. Теләк кенә кирәк!

P.S. Киләсе язмада яңа гына соскадан аерган баланы җәмәгать урынында, йокыга киткәндә тынычландыру ысуллары турында язармын. Көтегез…

 

Яшь әни язмалары…

<p>I like this to be the first paragraph of each of my blog posts</p>

sabantuyjournal.ru

Сабантуй-2018: төп бәйрәм мәйданчыкларына ничек барып җитәргә

«Татарстан» журналына ничек язылырга була:

1. «ПОЧТА РОССИИ» каталогы буенча ТРның теләсә элемтә бүлекчәсендә:

Язылу индекслары (2018 елның II яртыеллыгына)

П2381 – татар телендә

П2378 – рус телендә

6 айга язылу бәясе  -  900 сум

яисә «ПОЧТА РОССИИ» сайтында – рус телендәге  ( ССЫЛКА  русскую) яисә татар телендәге (   ССЫЛКА татарскую  ) версияләргә.

2. Янәшәдәге элемтә бүлекчәсенә шалтыратып, өегезгә почтальонны чакырырга мөмкин.

3. www.tatpochta.ru сайты яисә  ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ( ССЫЛКА портал Госуслуг РТ (раздел «Подписка»  ) аша.

4. Татарстанда: “УРАЛ-ПРЕСС КАЗАН” ҖЧҖнең  альтернатив хезмәте аша, моның өчен  204-16-20, 204-14-9 телефонына шалтыратырга кирәк (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә эшли).

5. Язылу  индекслары – П2381 (татар телендә), П2378 (рус телендә).

6.  Россиядән читтә– элеккеге БДБ илләрендә һәм ерак чит илләрдә - «МК-Периодика» каталогы буенча.

Язылу индекслары: 73377 – татар телендә,73947 – рус телендә.

7. «Татарстан» журналы редакциясендә.

Адресы: 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2, 11 нче кат, тел.: (843)222-09-79, e-mail: milyaushanb@tatmedia.com

8. «Татарстан» журналына

podpiska.pochta.ru сайты буенча онлайн режимда язылырга да мөмкин.

Журналга язылу ТР һәм РФ буенча башкарыла.

Татарстаннан башка регионга журнал яздыру өчен шәһәрнең исемен үзгәртергә кирәк.

Корзина актив булсын өчен, фамилияңне, исемеңне, әтиеңнең исемен тулысынча язарга кирәк.

Татарстан буенча индекс П2381 - татар телендә,

индекс   П2378 - рус телендә.

РФ буенча  индекс  П7076 - татар телендә,

индекс П7077 рус телендә.

9. Онлайн-язылу (шул исәптән  журналның электрон версиясенә) pressa.ru сайтында:

Журнал рустелендә  ( ССЫЛКА на русском языке )

Журнал татар телендә ( ССЫЛКА на татарском языке )

_

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез:

pressa.ru  сайтында журналны _теркәлгән кулланучыларга да, теркәлмәгәннәренә дә алу мөмкинлеге бар.

_Теркәлгән сатып алучыларга авторлашырга һәм теләсә кайсы кулай ысул белән түләүне башкарырга  кирәк (түләүнең барлык ысуллары да шәхси кабинетта күрсәтелгән).

Басмага түләгәннән соң, теркәлмәгән сатып алучыларның электрон адресына автомат рәвештә теркәлгәнлек турында хат юлланачак. Хатта түләнгән номер урнаштырылган  шәхси кабинетка керү  өчен логин һәм пароль да күрсәтелә.

protatarstan.ru

"Сабантуй" журналы хезм?тк?ре бел?н очрашу

«Сабантуй» журналы хезмәткәрләре белән очрашу

1А.Б Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар һәм кунаклар!

2.А.Б.Белгәнебезчә, апрель ае - Тукай айлыгы. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, башка зур-зур залларда Г.Тукайны искә алу кичәләре, шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

“Бүген шигырь бәйрәме” Апрель ае — матур ай, кулда — чәчәк бәйләме. Апрельдә туган Тукай! Бүген — шигырь бәйрәме!

Ел да шушы бәйрәмгә балачак илләреннән Очрашып, бер сөйләшергә безнең дуслар киләләр.

«Бала белән күбәләк» сөйләшәләр бергәләп, Кара син бер малайны: өйрәтә ул — Акбайны.

Әнә берсе басмадан алып качты таракны —“Су анасы” куып китте шул бәләкәй каракны.

Ә бер бала, бик тырышып, дәресләрен өйрәнә. «Эш беткәч, уйнарга ярый» икәнлеген ул белә.

Балачак хатирәләре якын һәрбер кешегә. Тукай абый «Шүрәле»сен апрель искә төшерә.

Апрель ае — матур ай. Кулда — чәчәк бәйләме. Бүген безнең бәйрәмебез. Бүген — шигырь бәйрәме!

Г.Тукайның “Туган авыл” җыры

1.А.Б. Без бүген шушы якты залда “Сабантуй” журналы хезмәткәре белән очрашабыз. Чөнки, бу журнал , Габдулла Тукай кебек үк, баларның дусты, киңәшчесе.

2А.Б. “Сабантуй” журналы балаларда туган телгә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, әти-әниләргә, якыннарыбызга хөрмәт хисе, белемгә омтылыш, зирәклек, тапкырлык тәрбияли. Бүген бездә кунакта шушы кызыклы журналны әзерләүче журналистыбыз - Рәзинә Әхтәмовна

1А.Б.Журналның тарихы үткән гасырның 20нче елларыннан башлана. 1924нче елда «Яшь ленинчы» газетасының беренче саны дөнья күрә. Аның тиражы 1500 данә .

2.а.б Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов булды. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники.

1 а.б. 1930нчы елда газетаның җаваплы секретаре булып Фатих Кәрим эшләде.

2.Аб 1941нче елның 8нче июнендә «Яшь ленинчы» газетасының соңгы саны чыга. Бөек Ватан сугышы башлангач, газета чыгуыннан вакытлыча туктап тора. Әмма “Пионер бите” булып “Кызыл Татарстан” газетасында яшәвен дәвам итә.

Аны оештыручылар һәм авторлары - Ш. Шаммазов, Г.Мөхәммәтшин, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш сугышка китәләр һәм батырларча һәлак булалар.

1АБ.1961 елның 1 гыйнварында “Яшь ленинчы” кабат чыга башлады. Аның редакторы итеп Венера Ихсанова билгеләнде.

2 АБ 1963 ел. Балалар шагыйре Шәүкәт Галиев газета укучыларына үз героен – Шәвәлине тәкъдим итте.

Шәвәли чыгышы.

Мин

Мин-Шәвәли , шук малай,

Үткен малай, ут малай!

Мин- бик уңган, өлгер мин,

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин,

Мин, мин, мин бик

Тыйнак мин!

Шәвәли сәгате

Миңа булды бит әлеӘтиемнең сәгате!Сәгате дә сәгате —Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,Чаба гына, сыптыра —Өйдә ничә сәгат бар,Һәммәсен узып тора!

1АБ 1991 елдан газета “Сабантуй” исеме белән чыга башлады. Бүгенге көндә без аны “Сабантуй” журналы буларак беләбез.

2 А.Б. Журналның исеме бәйрәмчә.“Сабантуй” булган көн – бәйрәм көн инде ул. Әйдәгез, без бу очрашуны бәйрәмгә әйләндерик .

Җыр

1АБ Бу журналны кемнәр һәм ничек әзерли соң? Әйдәгез бу турыда Рәзинә Әхтәмовнадан сорыйбыз.

1А.Б Рәзинә Исмәгыйлева “Сабантуй”да студент чагыннан ук эшли башлаган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сабантуй” – 80” аудиокассетасы авторы, җаваплы сәркатип.

2А.Б. Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы “Сабантуй” газетасында 1988 елдан эшли.

1А.Б. Зәйнуллина Ләлә Мәгъсүм кызы “Сабантуй” укучыларына “Исән бул” сәхифәсен оештыра.

1 АБ 2004 елда ’’Сабантуй’’ газетасы мөхәррире итеп Айдар Гыймадиев билгеләнә. Газетаның дизайны күзгә күренеп яңара. 

2 АБ 2014 нче елдан “Сабантуй” журнал форматында айга 2 тапкыр чыга башлады.

2А.Б. Рәзинә апа, журналның рубрикалары турында сөйләп китсәгез икән.

1А.Б. Журналда, “Виртуаль дөнья”, “Канатлы ат,” “Әкиятханә”, “Хайваннар дөньясында”, “Ник, нигә, ник алай?”, “Остаханә”, “Сылукай”, “Уйлагыч” сәхифәләре бар.

2Аб. Ә сез беләсезме, безнең укучыларыбыз да шигырьләр иҗат итә бит. Алар хәзер үз шигырьләрен укып китәрләр.

2А.Б. Укучыларның иң яраткан бүлекләреннән берсе - “Канатлы ат” бүлеге. Биредә газета укучыларының шигырьләре урын ала. Әйдәгез шуның берничәсен безнең укучыларыбыз башкаруында тыңлап китик.

“Табигатьне саклыйк!” , “Табигать авазы”, “Дус булыйк!” шигырьләре

Ә хәзер , кадерле укучылар, сезнең Рәзинә Әхтәмовнага сорауларыгыз бардыр. Рәхим итеп сорауларыгызны бирегез!

Сез “Сабантуй” журналына ничек килдегез?

Ни өчен бу журналны сайладыгыз?

Сез үзегез шигырьләр язасызмы? Укып китә аласызмы?

“Сабантуй” журналының тиражы зурмы?

Чит өлкәләрдән журналны алучылар бармы?

Ни өчен “Сабантуй”ны журнал итәргә уйладыгыз?

kopilkaurokov.ru


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта
-->