ГАБДЕЛХӘЙ БИКТАҺИРОВ: ХӘНИЯМНЕҢ ТАВЫШЫН ИШЕТМӘС ӨЧЕН ӘЛЕ ДӘ ТЕЛЕВИЗОР, РАДИО КУШМЫЙМ. Мәйдан журналы габдулхай биктахиров хәния кайгы киләсен сизенде
ГАБДЕЛХӘЙ БИКТАҺИРОВ: ХӘНИЯМНЕҢ ТАВЫШЫН ИШЕТМӘС ӨЧЕН ӘЛЕ ДӘ ТЕЛЕВИЗОР, РАДИО КУШМЫЙМ
7 сентябрь – пәнҗешәмбе көнне, Хәния Фәрхинең кырыгын уздырачаклар. Искә алу чарасы Казан рестораннарының берсендә була һәм анда җырчының туганнары, хезмәттәшләре, дуслары катнашачак. Искәртеп үтик, 57 яшьлек татар эстрадасы йолдызы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы 27 июльдә вафат булды. Ул үзенең әнисендә – Башкортстанның Тәтешле районында кунакта була. Бу көнне җырчы үзенең туганнары белән машинада Казанга юл тота. Юлда Хәния Фәрхи аңын югалта, аңа ашыгыч ярдәм чакырлар, ләкин аны исән килеш район хастаханәсенә генә алып килеп җиткерәләр. Анда җырчы тромбоэмболиядән вафат була. Җырчының васыяте буенча аны Казанда җирлиләр.Без Хәния Фәрхинең ире, “Бәйрәм” ансамбленең директоры һәм продюсеры – Габделхәй Биктаһиров белән хәбәргә чыктык, ул үзенең кайгысы һәм күңел кичерешләре белән уртаклашты, – дип яза “Челнинские известия” газетасы.
“Әле дә, Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио кушмыйм. Аның башка юк икәненә йөрәк ышанмый. Бер тапкыр гына төшемә керде: “авыр, су баса бит”, диде. Борчылып, иртән зиратка киттем, чыннан да яңгыр аркасында каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык. Кабер ташына заказ бирдем, анда Хәниянең якты образы сурәтләнүен телим.
Ул искиткеч кеше иде, безнең гаилә бәхете өчен Казаннан Чаллыга күченде, ул вакытта мин шунда эшли идем. Без танышкан көннең һәр нечкәлекләренә кадәр хәтерлим – аның зур, нурлы күзләрендә “баттым”.
Ул оныгыбыз Рамазанның дөньяга килүен бик көтте, ул безнең икебез өчен дә язмыштан бүләк булды: безнең туган көннәр арасында туды. Кызганыч, Хәния рәхәтләнеп аны яратып кына кала алмады, аның ничек үскәнен беркайчан да күрмәячәк.
Һәрчак вакыт җитмәде – күп санлы гастрольләр, юлда, гел каядыр ашыктык. Артист язмышы шундый инде. Гаҗәпләнәм, ул ничек барына да өлгерде икән? Сәхнәдә балкырга, кайгыртучан әни булырга… Ул миңа шулкадәр җитми. Бүлмәгә килеп керер дә, үзе генә ясый белгән чәйне эчәргә чакырыр кебек. Йортыбыз ятим калды, йөрәгемдә дә бушлык”.
“Челнинские известия” шулай ук, Хәния Фәрхи оештырган “Бәйрәм” ансамбеленең киләчәге белән дә кызыксынды.
“Бу хакта уйларга да куркам. Безнең коллектив артистлары әлегә ялда. Ләкин шунысын ачык беләм, Хәниядән башка ансамбльнең киләчәге юк, чөнки барысы да аннан, аның талантыннан тора иде. Миннән күп кеше аны кем алыштыра ала дип сорый. Кече кызым Алсу музыка мәктәбен бетерде, җырлый, гитарада, фортепианода уйный. Ул әле хәзердә студент, ике югары уку йортында укый: Уфада көндезге бүлектә – юрист, Казанга читтән торып – экономист һөнәрен үзләштерә. Мөгаен Хәнияне Олы кызы Алия генә алыштыра аладыр – аның тавышы бик матур, беркемнекенә дә охшамаган, әнисе аны бик мактый иде, диск яздырырга да чакырды. Әмма ул башка юлны сайлады, шулай ук аның гаиләсе дә зур – өч баласы бар. Әгәрдә Алия җырчы булырга теләсә, аңа ярдәм итәчәкмен. Шулай булгач, аның тәвәкәлләп сәхнәгә чыкканын көтәбез”.
Фото: Салават Камалетдинов
//www.intertat.ru//
yalkyn.com
Утлы еллар поэзиясе | «Мәйдан» журналы
Фронтовик шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы вакытында язган шигырьләре.
Зәки Нури
Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов (1921–1994) – шагыйрь. Константин Заслонов җитәкчелегендәге партизаннар берләшмәсендә сугыша.
22 июнь
Бу – хәтәр көн. Хәтта көн түгел – таң…
Безнең өскә бомба ташланды.
Чиктә идек. Тел күтәреп булмый,
Әйтеп булмый «Сугыш башланды…»
Палаткадан очып чыкты берәү,
Ә берәүләр… чыга алмады.
Нинди афәт килүләрен илгә
Шунда гына йөрәк аңлады.
Җирне күңел бүтән төстә күрде,
Күзләренә сугыш керде дә:
Томан – төтен. Таң яктысы – ялкын.
Тирәдә юк бүтән берни дә.
Юк! Чәчәкләр бар бит! Таҗлар – бармак,
Йомарланды бар да йодрыкка!
…Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр
Җитәлмәде шунда йөгереп тә.
Ят козгыннар чөнки кургаш сипте.
Бөтенесе – кара тәреле.
Без шуыштык. Тупка тотарга дип
Фашистларны – җенне, пәрине.
Кем шуышып, кемнәр үрә торып –
Бөтенебез утка ташланды…
Каршыланды бу көн таңы шулай,
Бөек Җиңү шулай башланды.
Әхмәт ИСХАК
Әхмәт Габдулла улы Исхаков (1905–1991) – шагыйрь. Сугыш елларында – взвод командиры, хәрби газета сотруднигы.
Билгесез солдат кабере
Билгесез солдатның кабере.
Өстендә мәңгелек ут яна.
Янында җәен дә, кышын да,
Яз кебек, чәчәкләр аллана.
Кабернең өстенә җәелгән
Чуерташ салкыны аркылы
Чыга күк, юл ярып, дөньяга
Солдатның йөрәге ялкыны.
Әдип МАЛИКОВ
Әдип Малик улы Маликов (1921) – шагыйрь. Көньяк Сахалинны азат итү сугышларында катнаша.
Ил язмышы – ир язмышы
Ул игенче иде.
Кырда үсте,
Җырлап үсте иркен сулышка.
Арышлары белән саубуллашып,
Китеп барды канлы сугышка.
Бер гомергә торыр «хезмәт көне»н
Фриц башы белән исәпләп,
Кыр патшасы – пехотачы бүген
Азат итә җирен кисәкләп.
Күтәрмәсә бергә ил язмышын,
Ир булуда мәгънә бармы соң?
Алып кайтыр егет иңнәрендә
Җиңү иртәсенең нурлысын!
Сахалин, Кара елга поселогы, 1942.
Мөхәммәт САДРИ
Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов (1913) – шагыйрь. Сугыш елларында төрле хәрби частьларда була. Яраланганнан соң – фронт газетасы хәбәрчесе.
Берлинда
Бункерлары асты өскә килде, –
Мәкер ерткыч посып ятмасын!
Каерып ачты совет солдатлары
Җитмеш катлы Берлин капкасын!..
Солдат булып, утлар өермәсен
Соңгы тапкыр кичкән көнемдә
Кайчандыр бер тик төшемә кергән
Җәһәннәмне күрдем өнемдә.
«Теге дөнья» менә шушы икән:
Көл-пычракка, канга күмелеп,
Ята явыз дәһшәт төрмәсенең
Палачлары сасып, күбенеп.
Күрәм әнә: кулсыз һәм аяксыз
Фашист ерткыч улый, шашына…
Котырган ул кан эчүче вәхши
Шушы көнгә һәм үз башына.
Сез ничә ел кеше канын эчеп:
– Освенцимга, шнейль, – дидегез.
Безнең нәфрәт, безнең хаклык көчен
Йә, татыгыз инде үзегез!
Кудам ята көл-күмергә батып,
Тәкәбберлек беткән тапталып;
Үтә аннан Урал танкистлары,
Прагага яңа юл салып.
Түбәсенә мендем мин рейхстагның,
Аста пыскый кара дивары;
Изге Кызыл байрак янында ук
Басып торам бүген югары!
Егерменче гасыр вәхшиләрен
Калдырмаска иде берсен дә!
Автоматым әле уң кулымда,
Күз карашым – Берлин өстендә.
Явыз өннең кара бер язмышы
Миңа моннан ачык күренә:
Фашист рейхы оча төтен булып,
Көл-чүп булып янып сүрелә.
Кояш чыга Идел буйларыннан,
Нур сибелә Мәскәү күгеннән:
Азат таң бу, безнең Җиңү таңы
Бөтен җирдә балкыр бүгеннән!
1945, Берлин.
Мәхмүт ХӨСӘЕН
Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов (1923) – шагыйрь. Үзе теләп фронтка китә. Сугышта – батарея командиры.
Туган ил өчен!
Белермен дип хәлен, өметләнеп,
Хәбәр көтәм аннан кич-иртә.
Ник язмый ул:
Сугыш каты микән?
Нигә болай мине тилмертә?
Мин аңардан күптән хәбәр көтәм.
Кош теле тик бер хат килсәче!..
Хат ташучы кереп блиндажыма:
– Әткәңнән бу… мә ал! – дисәче,
Мин зарыгып аннан сәлам көтәм.
Ник язмый ул?
Аңа ни булды?
Уйлый микән әллә бар хатларын
Җибәрергә миңа берьюлы?
……………………………………….
Ахры, җитте ул көн – мин хат алдым.
Тик аңардан түгел, әнкәмнән.
«Атаң үлгән, улым», дигән дә ул,
Бүтән… бүтән берни әйтмәгән.
Әткәй… Әтием!.. Хуш, бәхил бул, бәгърем!..
Баш очыңда илең сак тора.
Әрнеп тамган һәрбер яшь бөртеге
Иң рәхимсез үчкә чакыра.
Кан өчен кан!
Үлем өчен үлем!
Юлымнан мин кире борылмам:
Йөрәгемә туплап үч давылын,
Арысландай утка ыргылам!
Әй, туганнар! Һәрбер тамырымда
Кайнар каным ташып торганда,
Газиз әткәм ил бәхете өчен
Зур сугышта һәлак булганда,
Нинди көчләр туктаталыр икән
Шашкын хисле йөрәк тибешен?
Мин Берлинга ашыгам җиңү даулап
Әткәм, халкым, туган ил өчен!
1943, Хәрәкәттәге армия.
Абдулла АЛИШ
Абдулла Бари улы Алишев (1908–1944) – язучы. 1941 елда әсир ителә. М.Җәлил белән бергә яшерен оешмада фашизмга каршы актив көрәшә. 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә.
Үзем турында җыр
Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.
Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә,
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер ватанын.
Салих БАТТАЛ
Салих Вазыйх улы Батталов (1905–1995) – шагыйрь. Сугыш елларында Тын океан флотының һава частьларында хезмәт итә.
Солдат хаты
Кыюлык итеп язамын,
Сәрвәрем, сәлам сиңа!
Ник хәбәрсез ятуымның
сәбәбен язам сиңа.
Исеңдәме, синнән бүләк
бер балдагым бар иде –
сөю билгең югалды шул –
уң бармагымда иде.
Шул ук балдак белән бергә
шул көнне, шул ук җирдә
дошман югалтты танкын,
экипаж белән бергә.
Бүген шатлык: хирург миңа
тапшырды балдагымны!
Тик хатым ямьсез… Кичер, бел
сулагай язганымны…
Күңелең бизмәсме миннән? –
шуны уйлыйм инде гел.
Балдак табылды бит, җаным,
кул гына берни түгел!
1943.
Әнвәр ДАВЫДОВ
Әнвәр Мортаза улы Давыдов (1919–1968) – шагыйрь. Волхов, Ленинград һ.б. фронтларда сугыша.
Беренче яра
Ике адым калды, бары ике! –
Максатыма барып җитәргә.
Нәфрәт агулаган сөңге белән
Бәдбәхетне тишеп үтәргә.
Сазлык кебек яшькелт шинеле
Инде миннән кырны каплады.
Инде күрәм аның кулында
Дуслар каннарының тапларын.
Кизәнергә хәлне җыяр өчен,
Бер секундка гына тукталдым.
Тетрә, дошман! Сиңа үлем илтәм!
Ике адым, тик ике адым!
Ләкин кинәт аяк астымда
Мина ярылып ялкын төкерде –
Ут кисәге, әйе, ут кисәге
Күкрәгемне көйдереп керде.
Буыннарым кинәт бушадылар,
Баш бәрелде дала ташына,
Һәм күк йөзе яшькелт сазлык булып
Ябырылды кайнар башыма.
1943.
Әхмәт ЕРИКӘЙ
Әхмәт Фазлый улы Ерикеев (1902–1967) – шагыйрь. Сугыш елларында – хәрби корреспондент, фронт газетасы редакторының урынбасары.
Землянкада
Без ятабыз дымлы землянкада,
Бәрәңгене көлдә пешереп,
Дус-ишләрне сагнып, үткәндәге
Шатлыкларны искә төшереп.
Без йокладык салкын идәннәрдә,
Суынып беткән ашлар ашадык.
Йөрәк өзгеч авыр минутларда
Өмет шәмен ягып яшәдек.
Сугыш бетәр, кыенлыклар үтәр,
Җәфа чигеп йөргән бу көннәр –
Томан эчендәге йолдыз кебек,
Безгә ерак булып күренерләр.
Сугыш бетәр, ләкин онытмабыз
Безнең башларыбыз күргәнне;
Мәҗлесләрдә искә төшерербез
Салкын ашны, салкын идәнне…
1943.
Гадел КУТУЙ
Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев (1903–1945) – күренекле язучы. Үзе теләп фронтка китә. Тупчы солдаттан лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Фронт газетасы хәбәрчесе була, 1945 елның 16 июнендә хәрби госпитальдә үлә.
Батыр каберендә
Ялгыз кабер тора тау башында,
Яшь бер батыр анда күмелгән:
Таңда искән кыр җилләре аңа
Күп-күп итеп чәчәк китергән.
Баш очында аның шаулый нарат,
Ә наратта кошлар сайрыйлар.
Эссе көндә аны каплый болыт,
Ә суыкта нурлар карыйлар.
Бер яшь батыр ята тау башында,
Дусты килгән аны күрергә.
Ул ант итә аның баш очында
Дошманнарга җәза бирергә:
– Мин ант итәм үбеп туфрагыңны,
Мин ант итәм синең кабреңдә,
Һич кызганмам явыз дошманнарны,
Син яшәрсең минем хәтремдә!
1941.
Фатих КӘРИМ
Фатих Вәли улы Кәримов (1909–1945) – патриот шагыйрь. Сугышта рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Кенигсберг янындагы сугышларда 1945 елның 19 февралендә геройларча һәлак була.
Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен;
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында;
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
1942.
Зыя МАНСУР
Зыя Мансур улы Мансуров (1916–1965) – шагыйрь. Төрле фронтларда сугыша. Офицер.
Бөтнек чәчәкләре
Мин ярата идем,
бик ярата идем
Үзем туган-үскән җирләрдә
Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен
Рәхәтләнеп,
ятып иснәргә.
Бүген менә Польша кырларында
Мин аларга карап уйланам:
Узам, гүя, Идел буйларында
Җанга якын таныш юллардан…
Әйтерсең лә, мендем Урал-тауга,
Саф һавасын сулап илемнең.
Күрәм, гүя, серкә очыруын
Дүртөйлемдә үскән игеннең…
Күңел, күңел!
Менә күз алдымда
Туган якның оча кошлары:
«Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик,
Диләр, гүя, явыз дошманны!..».
Ят җирләрдә шулай юл үтәмме,
Җыр язаммы туган Казанда,
Көчем арта,
туган-үскән җирнең
Бер чәчәген искә алсам да!
1944.
Мостафа НОГМАН
Мостафа Ногман улы Ногманов (1912–1976) – шагыйрь. Төрле фронтларда хезмәт итә.
Әниемә
Алтын нурларын уйнатып,
Сызылып таң атып килә,
Бик сагынып көткән улың
Фронттан кайтып килә.
Ут эченә кергәндә дә,
Син булдың уйларымда,
Салават күпере булдың
Сугышчан юлларымда.
Дошман явын туздырганда,
Талмады беләкләрем.
Үтәлде синең: «Дошманны
Җиң!» – дигән теләкләрең.
Дөньяда бар нәрсәләрдән
Син газиз миңа, анам,
Гөрләшеп гомер итәргә
Яныңа кайтып барам.
1945.
Бари РӘХМӘТ
Габделбари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин (1897–1957) – балалар язучысы. 3 нче Украина фронтында сугышларда катнаша.
Без кайтырга чыктык
Фашистлар тончыкты,
Без кайтырга чыктык,
көт, Майтап.
Көтсәң-көтмәсәң дә,
Теләсәң нишләсәң дә,
мин кайтам.
Сагындым мин сине,
Булмады һич чиге
кайгымның,
Ябышып чыккандыр дип,
Ташлап киткәндер дип
кайгырдым.
Фронтларда байтак
Нужа күрдем, Майтап,
картайдым.
Хәзер сине күрү,
Суырып-суырып үбү –
бар кайгым.
Җитен чәчләр белән,
Көмеш кашлар белән
кайтам мин.
Әйтмәссең бит кайткач,
«Кайттыңмыни, картлач,
шайтан», – дип.
1945.
Әхмәт ФӘЙЗИ
Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин (1903–1958) – шагыйрь. Үзе теләп фронтка китә. Хәрби газеталарда эшли.
Вагонда
Көпчәкләрнең талгын җыры белән
Оеп бара талган сугышчы.
Иркәләнгән сыман иркәсенә,
Башын салган кызның җилкәсенә,
Өзеп-өзеп ала сулышын.
Кеме соң ул аның? Сеңлесеме?
Сөйгәнеме? Түгел. Дөресе:
Алар берсен-берсе белү түгел,
Бер-берсенә карап көлү түгел,
Күргәннәре дә юк бер-берсен.
Әмма кабына кызның күкрәгендә
Туганлыкның җылы тойгысы,
Ул кыйммәтле бер йөк илткән сыман,
Кузгалырга базмый, җилкәсендә
Алып бара аның йокысын.
1943.
Муса ҖӘЛИЛ
Муса Мостафа улы Җәлилов (1906–1944) – шагыйрь. 1942 елны Волхов фронтында, яралы хәлдә, дошман кулына эләгә. Дошман тылында яшерен антифашистик оешма төзи, әсирләрнең качуын оештыра. Батыр көрәше өчен Моабит төрмәсенә ябыла, 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде, шигырьләре Ленин премиясе белән бүләкләнде.
Ышанма
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», – дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен», – дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән», – дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
1943, 20 ноябрь.
maydan.tatar
Бәхет гөле | «Мәйдан» журналы
Бер-бер артлы 15 фатирны үткәч, 16 нчысында Кыш бабай-Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм …тынлык каршы алды.
Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын-кыз кызарынды һәм: “Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез?!”- диде.Әйе??? Урта яшьләрдәге хатын… тынлык… шампан шәрабе???…Гадәттә, һәр квартирада шау-гөр килгән балалар көтеп торасын яхшы белгән “Кыш бабай”га, тупас кына кире борылып чыгып китсә дә, каршы сүз әйтергә урын юк иде кебек… Ләкин, нәкъ менә кечкенә балалы өйләрдә генә була торган ихлас, беркатлы, самими атмосфера, хатынның күзләрендәге эчкерсез өмет чаткылары, Әүхәтнең әлегә аңлый алмаган тоемлау хисе, аны туктап калырга мәҗбүр итте һәм үзе дә сизмәстән шул бер үк программаны кабатлый башлады:— Исәнме, үскәнем. Исемең кем була әле синең?— Әминә.— Мин киләсен күптән көткән идеңме соң?— Мин сине 10 ел буе көтәм инде, Кыш бабай.— Ә нинди теләгеңнең чынга ашуын телисең соң син?— Минем теләгем менә шушы хатта язылган. Ул бик күп еллар инде минем өстәл тартмасында ята.— Кыш бабай килешенә дип әзерләгән берәр бүләгең дә бардыр әле синең?Әминә гөнаһсыз бер сабый бала кебек, үзенең йөрәк түреннән саркып чыккан шигырен сөйли башлады. Ә күзләрендә… аның күзләрендә Әүхәт җанга якын рәхәт бер ихласлык күрде.
Яңа елда минем Бәхет гөлемЧәчәк атар, – диеп һаман көтәм.Сабый булмасам да, Кыш бабайданМогҗизалар әле өмет итәм.
Ясалмалык, ялган дөньясынаБатмас өчен куям соңгы көчем.Әйт, Кыш бабай, бу ялгызлык миңаНәрсә өчен? Я, әйт, нәрсә өчен?
Яңа елда шиңгән Бәхет гөлем,Кабат терелер, – дип һаман көтәм.Әй, Кыш бабай, ихлас теләгемнеҮтәрсең, дип синнән өмет итәм?..
Шигырь тәэсиреннән, Әминәнең сихерле тавышыннан айный алмаган, үз уйларына чумган “Кыш бабай”озак кына сүз әйтә алмыйча торды… һәм:— Әле Яңа ел җитәргә ике көн вакыт бар. Синең теләгең һичшиксез чынга ашачак, Әминә кызым,- дип, хатны кулына кысып, теләр-теләмәс кенә фатирдан чыгып китте.Яңа ел алдыннан Кыш бабай булып киенеп, фатирдан-фатирга йөрүләре дә акча эшләү максатыннан түгел иде бит Әүхәтнең. Берничә генә көнгә булса да, ясалмалылык, ялганга чумган дөньядан качып, бары тик сабыйларда гына калган ихласлыкны күреп юану, күңеленә рәхәтлек табу иде исәбе.Моннан 10 ел элек булган Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерә-китерә өенә кайтып җитте. Һәр почмакта ялгызлык көтеп торган фатирына керде. Әминә биргән хатны алып укый башлады:“Кыш бабай! Кешеләр Яңа елда яңа бәхетләр өмет итәләр, ә узган Яңа ел минем бәхетемне чәлпәрәмә китерде. Инде кавышабыз, дип, бик яратышып йөргән егетем Сәлим, “дус кызым” Рәхимәнең махсус оештырган ялганына ышанып, мине хыянәттә гаепләп, аның белән китеп барды. Кешеләргә ышанычым калмады. Хәтта, аңа кадәр өемдә шау чәчәктә утырган Бәхет гөлем дә чәчәкләрен койды. Кыш бабай, ялгызлык бик авыр. Син бит теләкләрне чынга ашырасың. Ә мин үземне ничек бар – шулай яратучы, ихлас күңелле насыйп ярымны барыбер өметләнеп көтәм әле.Ә бу Сәлим белән Рәхимәнең өйләнешкәннән соң җибәргән туй фотолары.Могҗиза өмет итеп: Әминә.”Сәлим белән Рәхимә сүзен укуга ук, Әүхәт нидер сизенгән иде.Ә аларның фотоларын күргәч, ни өчен Әминәнең җанына якын булганын аңлап алды. Аның белән нәкъ бер төнне, нәкъ бер кешеләр тарафыннан, махсус оештырылган ялганның корбаны булганнар икән бит алар. Шуннан бирле бер генә хатын-кызга да ышана алмады Әүхәт.31 енә кадәр әле заказлары күп иде. Барысына да шалтыратып, авырып китүе турында әйтте, гафу үтенде.Ә Яңа ел курантлары төнге 12 не сугарга бер сәгать кала, аның аяклары үзеннән-үзе шул фатирга таба атлады. Чәчәк букетын куенына кысып, бер кулы белән кыңгырау төймәсенә үрелде. Шул мизгелдә үк ишек ачылып та китте.– Исәнме, Әминә, – диде Әүхәт.– Мин сине көттем, – диде Әминә.Бүлмәдә Бәхет гөле матур итеп чәчәк аткан. Табын әзерләнгән. Уртада шул ук шампан шәрабе һәм ике бокал куелган иде.
Гөлнара Нургаязова,
Саба районы Тимершык авылы
maydan.tatar
Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез
«Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез», дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан.
Әлбәттә, сабый өчен иң яхшы укытучы — аның үз әти-әнисе. Милләткә, ил — җиргә, сөйләмгә татлы сүз биргән туган телгә мәхәббәт тә әни сөйләвеннән күчә килә балага. Мәктәпкә укырга кергәнче күп бала укый -яза белә хәзер. Ләкин «Хәреф тану беләнмени ул, китап укый белмәгәч!» Менә шул вакытта китапханәгә әти-әниләр, мәктәп белән берлектә эш алып барырга, бер генә укучы да китапханәдән читтә калмасын, шуңа бөтен көчне куярга кирәк.Китап укудан бала ләззәт алырга тиеш, уку уен кебек үк мавыктыргыч бул¬ганда гына баланы мавыктыра ала. Хәзерге вакытта балада китапка мәхәббәт уятуның иң популяр алымнарның берсе булып интерактив рәвештә уку санала. Әмма, баксаң, бу алымны безнең әби-бабаларыбыз әллә кайчан белгән инде! Оныклары белән китап укып утырган өлкәннәрне, мөгаен, сезнең дә күзәткәнегез бардыр. Алар бит мондый вакытта, беренче чиратта, бала белән аралаша. Бертуктаусыз аңа ниндидер сораулар бирәләр яки баланың сорауларына үзләре җавап кайтаралар, рәсемнәрне тасвирлап, төрле авазлар, тавышлар чыгаралар яисә, бүлдермичә, баланы тыңлыйлар… Сабый чакта уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. «Сабыйлыкның хөкеме – уендыр», – дигән күренекле педагог Каюм Насыйри. Кече яшьтәге мәктәп балалары белән үткәрелгән чараларны да уен формасында үткәрергә, бу уеннарга китапны да катнаштырырга мөмкин. Әдәбият «әдәп» сүзеннән алынган. Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Китапны чын кунелдән, бирелеп, мәгьнәсенә төшенеп, аннары рольләргә кереп укысан,ул чыннан да кызыклы табышка, аерылмас дуска әйләнә. Бәләкәйдән балаларга шигырьләр ятлату, үзлегеннән китап укый башлагач, әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, сораулар бирү кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, китапларны дөрес сайлап алу, китап укудан алган белемнәрне кулланырга өйрәтү дә мөһим. Балада китап укуга мәхәббәт тәрбияләү — дәвамлы, системалы процесс.Татар китапханәсе буларак, безнең китапханә үз эшчәнлеген күбесенчә татар телендә алып бара. Татар халкының искиткеч бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Балачактан ук балага туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтүнең әһәмияте аеруча зур. Милли әдәбият шәхеснең һәм халыкның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тормышны кору — яшәү рәвешен, акылын, тәҗрибәсен, холык-фигылен, табигатен — психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катламнарга да мөрәҗәгать итә. Әдәбият — милләтнең иҗат хәзинәсе, ул үзенә халыкның зирәк акылын, тәҗрибәсен, сәләтен, хисен, хыял — өметләрен, дөньяга карашын һәм тормышны аңлавын, яшәү рәвешен — барысын да җыйнап килгән. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барырга тиеш. Туган телдәге җыр, моң белән, аудиоязмалар кулланып та, китапка кызыксыну тәрбияләргә мөмкин. Бала бик кечкенә вакыттан моны эшләргә була.
Безнең китапханә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе белән бик тыгыз элемтәдә эшли. Гимназия быел үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул шәһәребезнең милли йөзен билгеләгән татар мәктәпләре арасында иң өлкәне һәм иң абруйлысы. Күп кенә чараларыбызны без мәктәп бинасында үткәрәбез. Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылган «Мирас» клубына да шушы гимназия укучылары йөри.2016 елда клуб эшчәнлеге кысаларында үткәрелгән кайбер чаралар турында сөйләп үтәсе килә. Февраль аенда Каюм Насыйриның «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча фикер алышу узды. Каюм ага Насыйри-галим, журналист -энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче һәм мәгърифәтче, милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүче шәхесләрнең берсе. Ул бөтен көчен һәм барлыгын милләтебезнең балаларын гыйлемле, әдәпле-әхлаклы итеп үстерүгә сарыф иткән һәм бу эштә татар халкының тәрбия тәҗрибәсен киң файдаланган. Кичәдә татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм Насыйринең эшчәнлеге искиткеч зур булуы билгеләп үтелде. Укучылар аның эшчәнлеге, карашлары белән танышты, «Китаб-әт тәрбия» китабы буенча фикер алышты. «Китаб-әт тәрбия» китабына ата-ана, якын кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү, сүзне уйлап әйтү, кеше күңелен җәрәхәтләмәслек сүзләр таба белү турында үгет-нәсыйхәтләр, мөһим киңәшләр тупланган. Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Китаб-әт тәрбия» китабы укучыларда игелеклелек, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияли.Апрель аенда «Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» кысаларында «Дуслык белән көчле без» дип аталган кичә үткәрелде. Дуслык, дус, иптәш. Бер караганда бу бик гади сүзләр кебек тоела, ләкин уйлый башласаң, аларга бик тирән мәгънә салынган. Бердәм булганда гына кешелек көчле, дуслык кына җиребезне саклаячак. Кешелек һәрвакытта да киләчәк буынны дуслык, тынычлык һәм ярдәмләшү рухында тәрбияләде. Чараны дуслык турында борынгы риваять белән башлап җибәрдек. Кичәдә дуслык, тынычлык, теләктәшлек, шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары турында фикер алыштык. Укучылар дуслык турында мәкальләр әйттеләр, шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Уен барышында төрле кызыклы уеннар уйнатылды.
Май аенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан «Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичә барышында китапханәче сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез, ветераннарыбыз язмышлары хакында сөйләде, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Укучылар сугышта катнашкан бабалары, тыл ветераннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар, кичәдә Нур Баян, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй шигырьләре яңгырады.
Сентябрь аенда «Бизәкләрдә халкым тарихы» дип аталган әдәби кичә узды. Кичәдә түбәтәй, ашъяулык, читек, сөлге, калфакларга төшкән татар милли бизәкләре турында сүз барды, укучылар халкыбызның борынгы җәүһәрләре, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итте. Китап күргәзмәсе татар халкының күп гасырлар төрле әсәрләрдә, халык иҗатларында яп-якты урын тапкан гүзәл үрнәкле орнаментлары: ювелир эшләнмәләрдәге нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре, торакларның бизәкләре белән таныштырды.Яшь буында туган халкыңа хөрмәт хисе, аның теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, тарихын, мәдәниятын, гореф — гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә омтылыш, сак караш формалаштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапны маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә укырга өйрәтү — безнең төп максатыбыз.
Дөнья ямьле күз белән,Китап тәмле сүз белән.Яшәвеңдә мәгънә булырДус булсаң Китап белән!Китап — ул тормыш мәктәбе. Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Китап уку әнә шулай үз эшең, дөньяга карашың хакында матур итеп фикерли белергә, сөйләргә дә өйрәтә. Компьютер артында утырганнар белән киләчәктә китап укыганнар җитәкчелек итәчәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Китап ярату, китап уку, гыйлем җыю — татар халкы¬ның иң гүзәл сыйфатларыннан берсе. Бу сыйфат бүген дә тотрыклы калсын да, без балаларыбызны, күңелләрен аздыручы төрле йогышлы «чир»ләрдән арындырып, китапка таянырга өндәсәк иде.
Алмазия Шәехова,Чаллы шәһәре 12нче санлы татар китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге мөдире
maydan.tatar
Хәния Фәрхи нигә вафат була? [видео] - Tatar Today
27 июль Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булды. Бу хакта Азатлыкка аның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров раслады. “Йөрәк өянәге кузгалган, хастаханәгә алып барып җиткерә алмаганнар”, диде ул.
Хәния Фәрхи халыкка “Әлдермешкә кайтам әле”, “Сагынам сине, Питрәч”, “Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә”, “Онытылыр, димә”, “Казан кичләре”, “Кышкы чия” җырлары белән танылды. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Җырчы тамашачысына һәрвакыт рәхмәтле булды. “Тамашачы концертка җыр тыңларга килә, рухи көч туплар өчен килә. Аларның һәрберсенең күзенә карыйм да, рәхмәт сиңа, дим”, дигән иде ул Азатлыкка.
Ә җырчының үзенә бәясе гади булды. “Бүген ир хатыны, бала анасы булып тулы тормыш белән яши торган җырчы. Беркайчан да тамашачы алдында мескен җырчы булырга теләмим. Горур булып чыгасым килә. Матди яктан да, гаилә ягыннан да ул мине кызганмасын”, дигән иде парашют белән сикереп җырлый-җырлый төшәргә, “Чибәрлек салоны” ачарга, “Җыр театры” бинасы төзергә, татарча мюзикл куярга хыялланган Хәния Фәрхи.
Хәния ханым җырлары белән генә сәхнә тотып калмады, тормыштагы үзгәрешләргә, ямьсез күренешләргә, хокукларны чикләүләргә карата да үз фикерен әйтә килде.
Русиядә концертлар куюны контрольгә алачак канун өлгесенә карата ризасызлык белдереп: “Ирекле иҗатчы дип әйтәләр бит әле, мин эшемне шулай башлап җибәрдем һәм, Аллага шөкер, бүгенгә кадәр җырлыйбыз. Мин артистларның бер оешмага берләшүләрен, үзара аралашуларын һәм хөкүмәтнең безне яклавын хуп күрер идем. Җырчы үзенең бөтен мөмкинлеген, акылын, соңгы көчләрен иҗатына багышлый. Бу канун акча ягыннан җырчыны чикләү булачак”, дигән иде.
“Туганнарның хәсрәтле язмышын өйрәнәсем килә”
2015 елда Хәния Фәрхи 55 яшь тулу уңаеннан “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам” дигән концерт програмы әзерләп Казанда, Мәскәүдә чыгышлар ясады һәм Себер, Урал шәһәрләре буйлап иҗади сәфәргә чыкты.
Омскидагы концерттан соң ул: “Тетрәндергән мизгелләр булды. Әтием-әнием сөйләвенә күрә, минем әтиемнең туганнан-туган абыйлары “кулак” тамгасы белән Себер ягына сөрелгән булганнар. Прокопьевски шәһәрендә Зөләйха исемле апаның елый-елый, 1931 елны аларны ничек әтиләре алып килгәнен, вагон-вагон – 50 меңләп кеше сөрелгән ул вакытта, күпме кешенең вакытсыз үлеп калганнарын сөйләве тетрәндерде. Залда исән калган иң көчлеләренең балалары, оныклары утырды бит инде, бәлки анда минем туганнарым да булгандыр”, дип Азатлыкка сөйләгән иде.
Казанга кайткач архивта утырырга, әтисенең туганнарының хәсрәтле, гыйбрәтле язмышларын өйрәнергә, дөньяга чыгарырга теләге барлыгын да әйткән иде.
Җырчының туган авылы Салаюаның тарихын өйрәнергә дә теләге бар иде. Бу хакта ул Азатлыкка “История башкирских родов. Танып” дигән китап дөнья күреп һәм анда Фәрхинең нәселе тикшерелеп, һәм ул башкорт булып чыга дип язылгач белдергән иде.
“Авылыбыз 15 ел элек юкка чыккан анысы. Тик анда башкортча сөйләшүче гомергә дә булмады. Дәү әнинең сөйләгәне истә: элек авыл икегә бүленгән булган, бер ягында – типтәрләр, икенче ягында мишәрләр яшәгән. Нәселемне тикшереп язганнар икән – нишлисең инде… Кешене мәҗбүр итеп теге яки бу милләт вәкиле итеп булмый шул. Көлке бит! Сүз дә юк, башкорт халкын бик яратам, хөрмәт итәм. Үзем исә күңелем белән чеп-чи татармын. Үземне чын татар дип саныйм”, дигән иде җырчы.
Хәния Фәрхи 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районында туган. Ул татар эстрадасының иң якты йолдызларының берсе иде.
Хәния Фәрхи ике кыз тәрбияләп үстерде. Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясендә аның да исемле йолдызы бар. “Татар җыры” бәйгесендә ул 15 “Алтын барс” сынына лаек булды.
tatar-today.ru
"Аллаһтан да курыкмыйлар!" Хәния Фәрхи турында "дөреслекне" сөйләп, аудиоязма тараткан ханымга җырчының кызы Алия җавап бирде
Ватсапта Хәния Фәрхи турында аудиоязма таралды. Билгесез ханым Хәния Фәрхи турында "чын дөреслекне" белүе турында сөйли. Ул анда Хәниянең ничек вафат булганы, җырчы вафат булгач иренең, кызларының үзләрен ничек тотканы хакында сөйли. Хәния Фәрхинең кызы Алия бу аудиоязмага карата фикерен белдерде.
"Әллә нинди аудиоязмалар җибәреп яталар бит әле елан телле надан кешеләр!!! Бер сүзләрендә дә дөреслек юк!!! Башка сыя алмаслык нәрсәләр сөйлиләр! Намаз, дога укый торган кешеләр гайбәт сатуның иң зур гөнаһ икәнен белмиләр микән әллә алар? Аллаһтан да, безнең каргыштан да курыкмыйлар гайбәтчеләр, алдакчылар!!! Аллаһ барысын да күрә, белә, кемнең кем икәнен, бик акыллы, барысын да белеп, әнинсең ничек бу дөньядан киткәнен белгән ханым, сезгә әйтәм! Күңелегезне пычраклыктан юасыгыз килсә, миңа, Алсуга гафуыгызны яза аласыз, бәлки, гафу итәрмен! Бу дөньяда барысы да ялгыша, сез дә ялгышкансыздыр, мөгаен, бик акыллы, барысын да белүче ханым! Әллә көләргә, әллә еларга бу кешеләрнең тупизмнарына карап!" - ди Алия.Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.
Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.
Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.
intertat.tatar
“Хәниянең күңеле хәвеф киләсен сизде”
Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. Әлфия апаның вафатыннан соң сөйләшүебездә: "Бик елыйм әле, дустым... Авыр. Әлфия апа мине дәвамчым дигән иде"... дип әйткән иде.
Үзенең 40 елга якын иҗади хезмәте белән ул чыннан да Әлфия Афзалованың эшен дәвам итте. Үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы тавышы, гадилеге, мөлаемлыгы белән татар халкына рухи байлык өләште. Дөньяның татарлар яшәгән барлык төбәкләренә татар моңын, мәдәниятен таратты, сәхнәдә үзен тотышы, матур прическасы, зәвыклы киемнәре белән халкыбызны зурлады, яшь талантларга ярдәм итте. Татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен ул Татарстанның, аннары Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. 17 тапкыр "Алтын барс" премиясе белән бүләкләнде. Һәм тормышы көйләнеп, балаларын урнаштырып, иҗатының иң югары ноктасында безне, тамашачыларын, мәңгелеккә калдырып китте...
Ул вафат дигән хәбәргә аның гаиләсе, дуслары, тамашачылары һаман да ышанып бетә алмыйлар. Тик ни кызганыч, кайгылы хәбәр хак булды.
Хәния Фәрхи-Биктаһирова матур җәй көнендә Тәтешледә яшәүче 87 яшьлек әнисе янына кайтып 10 көнләп тора иде, аның бөтен эшләрен башкарып, тәмле ризыклары белән сыйлап китте. Бу юлы да шулай булды. Тик вафатына бер атна калгач, аның сәламәтлеге начарланган. Туганнары ашыгыч ярдәм чакыралар. Хәния апа табибларның хастаханәгә салырга дигән сүзләрен тыңламыйча, "Үтәр әле" дип "отказной" язып хастаханәгә барудан баш тарта. Эче сызып, сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, түзә. 27 июльдә дә иртән үк торган, үз рецепты белән кыяр тозлаган, берничә төрле аш пешергән, мунча кергән һәм сеңелесе Фирүзә һәм аның 2 кызы белән Казанга юлга кузгалган. Тик Тәтешледән ерак китә алмаганнар шул ... "Апа утыргычка башын салды. Без хәлнең җитдилеген аңлап, апамның кирәкми диюенә карамастан, ашыгыч ярдәм чакырдык. Үз хәлен аңлагандыр инде, ул үз аягы белән машинадан чыгып, ашыгыч ярдәм носилкасына ятты. Миңа калса район хастахәнәсенең реанимация бүлегенә күтәрелгәндә үк җан биргән ул. Табиб: "Хәле бик авыр", - дип алып кереп киткән иде, чыкмыйлар да чыкмыйлар, 20 минут бик озак тоела башлагач, үзем барып кердем һәм апамның мәңгегә безне ташлап китүен белдем", - ди Фирүзә Ибәтуллина.
Табибларның тырышлыгы нәтиҗә бирми, шулай итеп җырчы мәңгелеккә күзләрен йома.
Соңрак суд-медицина экспертизасы үткәргәч, яраткан җырчыбызның аягындагы кан төеренең кузгалып китеп, йөрәгенә барып керүе мәгълүм булды. Бу хәбәрне 4нче баласын югалткан ана бик авыр күтәрә. Тик нишлисең, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорарга гына кала.
Җомга көнне моң иленең сайрар сандугачы үзен тудырган Башкортстан белән мәңгелеккә хушлашып, халкының яраткан җырчысы дәрәҗәсенә күтәргән Татарстанга, Казанга кайтарыла. "Мин халкыма рәхмәтлемен. Кайда гына булсам да тулы заллар белән каршы алалар, чәчәкләр белән озаталар. Бу зур бәхет. Тик мин Казанда, Тукай янында җирләнергә тиеш", - дия иде ул.
Хәния ханымның иҗатына һәм үзенә яңа сулыш биргән ире Габделхәй Биктаһиров әйтүенчә, җырчы соңгы вакытларда үз дөньясы белән яшәгән. Еш елаган. "Аның күңеле хәвеф киләсен сизде бугай. Шулай да иҗаттан аерылмады. Август башында теплоходта концерт куярга җыенган идек... Булмады... Әле ышанып бетеп булмый. Хәниясез тормышны башлау бик авыр булыр инде. Казанда да, авылда да бөтен нәрсә Хәнияне хәтерләтә. Нәрсәгә тотынса шуны, сәнгать дәрәҗәсендә башкара иде. Авырлыкларны түземлек, сабырлык белән җиңеп килде. Башына операция ясаткач та, ике аягы сынгач та ике айдан соң, сәхнәгә чыгып, тамашачыларын шатландырды. Бу юлы үлемне җиңә алмады шул..." - ди күз яшьләрен тыя алмыйча Габделхәй абый.
Хәния Фәрхине моң алиһәсе, легенда, моңлы сандугач, тугры дус, яраткан кыз, хөрмәтле хатын, кадерле әни, яраткан дәү әни дибез. Болар өстенә ул матур һәм акыллы итеп сөйләве, зәвык белән киенүе, зыялылыгы, уңган хуҗабикә булуы, күркәм гаиләсе, туганнарына, дусларына һәм тамашачысына мөнәсәбәте белән дә күпләргә үрнәк булды. Йөрәге тулы кайгы булса да, "Билет алып концертыма килгән тамашачымның миңа кайгы килүдә гаебе юк бит дип, концерт куярга үзендә көч тапты. Еш кына "Мин көтмәгәндә, атылган йолдыз кебек китәм әле", - дия иде. Татар халкы чын мәгънәсендә Хәнияне ничек бар шулай яратты. "Аны яратмыйча мөмкин түгел бит. Ул ихлас... Матур итеп көлә, кайгы килсә кайгыра, ярдәмчел, дусларына, туганнарына булыша. Авызыннан гына түгел, кулларыннан да һәрвакыт моң, гөлләр тама иде бит аның. Балаларны, чәчәкләрне бик ярата иде. Әнисе йортыннан чыгып киткәндә дә бакчадан әнисенең чәчәген алып киткән бит. Габделхәй белән бергә үстергән балалары, оныклары - тормышының иң матур чәчәкләре иде, " - дип өзгәләнә җырчының якын дусларының берсе Нефтекамскидан Гөлшат Мөбәрәкова.
Яраткан җырчыбызны, балаларның яраткан әнисен, иренең хөрмәтле хатынының җәсәде салынган машинаны Казандагы йортлары янында да күпләр каршы алды. Хак булса да, кеше ышанмаслык хәл бик авыр тәэсир итте шул. Кызганыч, ике айлык оныгы Рамазанны сөеп туярга өлгерми калды ул. "Башкортстанга киткәнче, әни 4 көн бездә яшәде, соңгы сөйләшкәндә, кәефе начар кебек иде. Юлга чыкма дигән идем..." - ди Алия. Алсу да бик борчылган, тик әлегә алар бу кайгының зурлыгын аңлап бетермиләр.
Камал театрына Хәния Фәрхине соңгы юлга озатырга халык ташкын булып агылды. Әлеге ташкын белән идарә итү кыенлаша башлагач, матәм чарасын иртәрәк башладылар. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин татар халкына килгән кайгы белән уртаклашты. Халык язучысы Разил Вәлиевтан Хәния ханым "Кайту турында җырларым күп. Миңа китәм әле", дип шигырь яз әле дип үтенгән. Шагыйрь әлеге шигырьнең бер өлешен тамашачыларга җиткерде.
Мин китәм мәңгелек иленә,
Хушыгыз, урманнар,кырларым
Мин китәм язмышымартыннан
Калдырып иң газизмоңнарым.
Мин китәм Мәңгелек иленә
Бәхетле булсыннар җырларым.
Хәния Фәрхинең олы кызы Алия матәм чарасында: "Мине әнием кечкенәдән айлар буена әбиемдә калдырып гастрольгә китә иде.Үзе сабыр, түземле булганга безне дә сабыр, түземле булырга өйрәтте. Безнең өчен ул гастрольгә генә китте. Тик бу юлы мәңгелеккә", - диде.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафаты сәбәпле, аның гаиләсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсхат Сәфәров һәм башка рәсми затлардан кайгы телеграммалары килде. Алар арасында Чаллы хакиме Наил Мәһдиевнеке дә бар иде. Анда "Татар музыка дөньясы зур югалту кичерде. Тормыш иптәшегез Хәния Фәрхи вафат булу сәбәпле, авыр кайгыгызны уртаклашам. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы Тәгалә гаиләгезгә һәм якыннарыгызга сабырлык бирсен", дигән юллар бар. Чаллы шәһәре җитәкчелеге һәм халык исеменнән җырчыны соңгы юлга озатырга башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова барды. "Авыр кайгыгызны уртаклашам. Хәния Фәрхи чын талант иде. Аның концертларына Чаллы халкы үзе теләп, сагынып, һәрвакыт зал тутырып килде", - диде ул.
Хәния Фәрхи Чаллы шәһәрен аеруча ярата иде. Биредә ул үзенең гаилә бәхетен тапты, ире Габделхәй белән "Бәйрәм" ансамбленә яңа сулыш өрде, репертуарын шәһәребез язучылары, композиторлары белән берлектә җырлар белән тулыландырды. Газетабызның дусты булды. Казанга күченгәч тә, озак еллар "Шәһри Чаллы" дан аерылмады. Аның бу гамәле дә күпләргә үрнәк.
Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова хезмәттәшләре исеменнән ялгышлыклары өчен Хәния Фәрхидән гафу үтенде. Аның урыны җәннәттә булсын иде дип теләде.
Хәния Фәрхи турында күп язарга, бик күп сөйләргә булыр иде. Аның кебек бар яктан да камил шәхесләр сирәк. Ул үзенең әнисен, гаиләсен, туганнарын, дусларын, туган авылы Салаюаны өзелеп яратты. Эчкерсез, туры сүзле, ярдәмчел һәм көчле булды. Шуңа күрә бик күпләр якын туганнарыннан да күбрәк аны яраттылар. "Ул бит халык, кеше язмышын җырлый. Аны яратмыйча, алкышламыйча мөмкин түгел. Йөзләреннән нур чәчеп тора, аның кебек җырчы башка юк. Кызганыч, ике көн елыйм инде", - ди шәһәрдәшебез Гөлия Гатауллина.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров: "Аның туган авылы Салаюа беткән авылларның берсе иде. Туган авылын гел сагынып сөйләде, тарихын өйрәнәсе иде.
Башкорт авылы саналса да, бөтен кеше гел татарча сөйләште дип искә ала иде", - дип сөйләде. Аптырашта калуын, фикер туплый алмавын әйтте.
... Мине Хәния Фәрхи белән моннан 25 еллар элек Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева таныштырган иде. "Хәния матур җырлавы өстенә, бик уңган, кешелекле, бар яктан да матур кеше", - дигән иде. Дуслыгыбыз дәвамында легендабызның әлеге сүзләренә инандым мин, чөнки Хәния апа моны һәрдаим дәлилләп торды. Берүк рухы шат, урыны җәннәттә булсын.
"Бу кайгы Татар халкы өчен зур югалту. Искиткеч җырчы, композитор, нәфис сүз остасы булуы өстенә ул өздереп баянда, гармунда уйный торган музыкант, режиссер да иде бит әле. Аны халык белән бергә барыбыз да яраттык", - диде легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиева.
Хәния Фәрхи "Питрәч", "Кайтам әле Әлдермешкә", "Кышкы чия", "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә" һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулады. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Аларның барсын да тамашачы бердәй ярата, җылы кабул итә иде. Тик тәкъдирдән узмыш юк, сәхнәләрне гөрләтеп китеп барды. Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева да шул фикердә:
- Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә ышанасы да килми. Әле бит аның исеме шаулаган, рәхәтләнеп иҗат иткән чагы. Ничек гөрләп сәхнәгә килеп чыкты, шулай калды ул. Яшьләр күпләп сәхнәгә килеп торсалар да, берәү дә аңа күләгә төшерә алмады. Урыны оҗмахта булсын ...
Хәния апа иҗаты белән дә, холкы белән дә башкалардан аерылып торды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да шул фикердә:- Хатын-кыз җырчылар арасында иң популяры булды ул. Без аның белән бер сәхнәдә җырладык, бер чорда күтәрелдек. Хәтеремә аның матур сыйфатлары уелып калды. Кешелекле иде. Мин авариягә эләккәч, беренчеләрдән булып шалтыратып, Зөһрә апа, нинди ярдәм кирәк, тартынма, әйт, дигән иде. Бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде. Һәрвакыт затлы булды. Сәхнәдә дә, тормышта да ихлас иде. Без, коллегалары, аны бик хөрмәт иттек. Мәгънәле җырчы булды. Олыны - олы, кечене кече итә белде. Гадилеге белән аерылып тора иде. Бик зур югалту бу.
Хәния Фәрхи Казанның Яңа татар бистәсе зиратында, Тукай аллеясында җирләнде. Г.Камал театрында хушлаша алмаган сәнгать әһелләре аны озатырга зиратка бардылар. Каберен чәчәкләргә күмделәр... Моннан ике ел элек юбилей гастрольләрен оештырган иде ул. Концерт программасын "Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам" дип атады. Хәния Фәрхи үзенең бер әңгәмәсендә "Сәхнәгә горур булып чыгасым килә. Кеше мине матди яктан да, гаилә ягыннан да кызганмасын", - дигән иде. Горур булып, Җыр театры бинасын салу, матурлык үзәге ачу, татарча мюзикл кую, китаплар чыгару хыяллары белән яшәде. Кыскасы, гомерен үлемсез җыр итеп, тамашачыларына җырларын калдырып, мәңгелек иленә китте. Аның турында әйтелгән һәм язылган сүзләр моң иленең сайрар сандугачы Хәния Фәрхлислам кызы рухына дога булып барып ирешсен, урыны җәннәттә булсын иде. Ә аның гаиләсенә, балаларына, әнисе Фәния апага (4нче баласын җирләгән) туганнарына, дусларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык, түземлек бирсен. Амин.
Зөлфия ГАЛИМ,
baltaci.ru












