Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

Айдар Гыймадиев: "Сабантуй" журналы балалар аша милләтне саклый". Сабантуй журналы укырга


"Сабантуй" журналы балалар аша милләтне саклый"

90 еллык юбилейны "Сабантуй" журналының унлап кешедән торган редакциясе 10 октябрьдә бер өстәл артына җыелып, чәй мәҗлесе белән үткәреп җибәрде. Баш мөхәррир Айдар Гыймадиев белдергәнчә, купшы бәйрәм чараларына караганда, журналны тарату, күпсанлы укучыларга җиткерү мөһимрәк мәсьәлә. Дөрес, алга таба "Татмедиа" ширкәте белән берлектә истәлекле датага багышланган чаралар да үткәрергә ниятлиләр. Әмма, "Сабантуй"ның бай тарихын истә тотып яңа буынга күрсәтү мәсьәләсе алгы планда кала бирә.

1924 елның 10 октябрендә 1500 данә тираж белән чыга башлаган "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасы тарихы белән танышканда, Айдар Гыймадиевтан аның нинди максаттан һәм кемнәр тарафыннан чыгарылуын беләсебез килде.

– "Сабантуй" балалар журналына 90 ел тулу, беренче каләмен чарлаган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар өчен дә зур вакыйга дип саныйм. Бик күп шәхесләрнең хезмәте кергән газет, бүген ул инде журнал.

Аның чыга башлавы Шәһит Шаммазов дигән кеше белән бәйле. Яшь егет татар балалары өчен гәҗит булдырырга кирәк дип янып йөргән. Иң беренче саннар гарәп имласында чыккан, аннан латин графикасына күчкән. Бу 1941 елга сугышка кадәр булган чор, язмаларның күбесе революцион хәрәкәткә, кулак-буржуазларга каршы көрәшкә багышланган.

– Иң беренче чорларда материалларны кемнәр язган?

– "Сабантуй"ның үзенчәлекле, кызыклы ягы бар, ул гореф-гадәт бүген дә саклана, монда балалар үзләре яза. Бу безнең газета өчен иң кирәкле юнәлеш – балалар иҗаты. Ул өлкән язучылар, журналистлар язганга караганда "Сабантуй" өчен яхшырак иде. Шул вакыттан ул гадәт кереп киткән булган. 1924 елда Мәскәүдә әле балалар газетасы чыкмаган, безнең татарлар монда да алдынгылыкны алганнар. 1925 елда гына "Пионерская правда" дөнья күргән. Әлбәттә, ул пропаганда, дәүләт идеологиясе тарату өчен оештырылган. Соңрак газет күмәкләшү чоры язмалары белән бастырылган.

– Ул вакытта "Сабантуй" күпме тираж белән чыккан? Бөтен республикага таралганмы?

– Республика күләмендә таралган. Ул вакытта тиражлар 100 меңнәр белән исәпләнгән. Әйткәнемчә, ул пропаганда чарасы булган. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да күп тиражлы газет саналган. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, 1941 елда "Сабантуй" чыгудан туктап торган. Анда эшләгән язучы-журналистлар фронтта булганнар. Сугыш бетеп күпмедер вакыттан соң, 1961 елда Венера Ихсанова балалар газетасын яңадан торгызган. Аның чоры – сугыштан соңгы балалар дөньясы, совет чоры белән бәйле язмалар басылган. Инкыйлаб вакытлары белән чагыштырсак, газетада рәсемнәр, фотолар, инфографика арткан. Башка гәҗитләрдән аермалы буларак, язмалардагы баш исемнәрне аерым рәссамнәр буяп, матурлап чыгарган.

– "Сабантуй" газетасы булып ул кайчан үзгәрә, Советлар берлегеннән яңа заманга күчү ничек башкарыла? Ни өчен ул "Сабантуй" дип атала, "Балакаем", "Үсмерләрем-өлгерләрем" түгел?

– Венера Ихсановадан соң Роза Туфитуллова, Роберт Миңнуллин мөхәррир булган. 1991 елда Роберт Миңнуллин чорында "Яшь ленинчы" "Сабантуй" исеме белән чыга башлый. 90нчы еллар, үзгәртеп кору вакытлары, илдәге идеология башка юнәлешкә борыла. "Яшь ленинчы" совет чоры беткәч, татар баласы өчен чыга торган газет милли тәрбия юнәлешен ала. Максат – милләтне саклауга юнәлтү, бүген дә ул шул юнәлешне дәвам иттерә.

"Сабантуй" исеменә күчкәч газета тышкы кыяфәтен үзгәртә, эчтәлеге әйткәнемчә, милли темаларны күтәрә башлый. Ни өчен "Сабантуй" дигәндә, Сабантуй – ул бит милли уен, балаларның көтеп алган бәйрәме. Өлкәннәр өчен кызык булмаса да, сабыйларның иң куанып көтеп алган көне ул. Шуңа күрә, газет та балаларның көтеп алган бәйрәме кебек кабул ителсен иде дип телибез.

Ләлә Гыймадиева чорында, мәсәлән, компьютерлаштыру килә һәм балаларга "Сабантуй"ны тагын да төсле, бәйрәмчә, уеннар белән эшләү мөмкинлеге арта.

– Сез баш мөхәррир булган вакыттан "Сабантуй"да ниләр үзгәрә?

– 2004 елдан мөхәррир вазифасына күчтем, быел минем чорга ун ел. Ун ел элек "Сабантуй"ның беренче рәсми интернет бите пәйда булды. Балаларның активлыгын истә тотып газетның электрон битен тизрәк эшләргә тырыштык. Ул сайт әле дә эшли, әлбәттә инде ачылган вакыттагы түгел. Быелдан башлап газета айга ике тапкыр чыгучы журналга әверелде. Шуңа күрә интернет битне дә әле журнал рәвешенә яраклаштырып яңартырга кирәк.

Әле яңа гына октябрьнең юбилей саны басылды. Анда без бөтен тарихны күрсәтергә тырыштык.

– "Сабантуй"га гына хас әкияти геройлар бармы?

– 1963 елда Шәүкәт абый Галиев тарафыннан тудырылган шук, акыллы малаебыз Шәвәли әле дә яши, ул юбилей санында да төп урынны алды. Башка геройлар халык, Тукай әкиятләреннән. Кызганычка каршы, татар балалары өчен "Маша", "Ну погоди!" кебек популяр татар мультфильмы геройлары юк дәрәҗәсендә. Безнең мультфильм үзе дә әле яралгы хәлендә.

Шуңа да карамастан, безнең журналның рәссамнары, дизайнерлары белән бергә балаларга кызыклы рәсемнәр, комикслар һәм башка инфографик уеннар тәкъдим итеп киләбез. Алга таба "Сабантуй"ның телефон, планшетларга яраклы кушымталарын булдыру планы тора.

www.azatliq.org

«Сабантуй» ярышлары: «Бу кадәр бала белән нишләп бетәрбез?» /фото, видео/

Сабантуйда пәһлеван батырлар мәйданга чыгар алдыннан һәрвакыт яшь малай-шалайны көрәштерәләр. 5-6 яшьлек балаларның сөлге тотып көрәшүләрен карарга, аларны үсендереп көч биреп торырга шактый халык җыела. Һәр авыл Сабантуенда шулайдыр, шәт.

Кыш уртасында шундый Сабантуй рухын Алабуга шәһәрендә тоерга мөмкин иде. Шушы көннәрдә анда көрәш буенча яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге узды. Традициягә тугры калып, быел да әлеге ярышлар «Сабантуй» журналы белән бергәлектә оештырылган иде. Заманында «Яшь ленинчы» газетасы призларына дип үткәрелсә, соңгы елларда газета «Сабантуй» журналына үзгәртелсә дә, ярышларның асылы шул килеш калды.

Шулай да яшь категорияләрендә беркадәр яңалык кертелгән икән. Быелгы ярышларда ике яшь категориясендә көрәштеләр. Шартлыча аларны кечкенә үсмерләр (2004-2005 елда туган) һәм зур үсмерләр (2002-2003 елгылар) дип атарга мөмкин. «Март аенда Казанда үсмерләр арасында Россия беренчелеге уза. Анда әлеге ике яшь категориясенә өстәп тагын 2000-2001 елгы үсмерләр бил алышачак. Татарстан командасы өчен чыгыш ясаучы егетләребез «Сабантуй» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы призларына оештырыла торган бәйге нәтиҗәләре буенча сайланачак та инде. «Сабантуй»га шулай итеп ике яшьтәге үсмерләр «эләкте», – дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Әлеге ярышларда 13-14 һәм 15-16 яшьлек малайлар бил алышсалар да, махсус карар 2006 елгы, ягъни 12 яшьлек ике спортчы да келәмгә кертелгән иде. Чистай командасы өчен чыгыш ясаган Рушан Билалов һәм Казаннан Инсаф Ногманов республика дәрәҗәсендәге ярышларда беренче тапкыр катнашкан. Призлы урыннарга лаек булмасалар да, келәм исен тоеп, яшьтәшләренең уңышларын күреп , киләчәк бәйгеләрнең җиңүчесе булу максатын куеп кайтып китте яшь батырлар.

Инсаф Ногманов: «Мин Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә 5 нче сыйныфта укыйм. Тренерыбыз Николай Васильевич Крылов бик таләпчән, атнасына 3 тапкыр көрәш белән шөгыльләндерә. Без сыйныфтан 5 кеше көрәш түгәрәгенә йөрибез, үзем исә тагын бассейнга барырга да вакыт табам. Әлеге ярышта, кызганыч, призлы урын алып булмады, икенче әйләнештә узган елгы чемпионга оттырдым…»

Сүз уңаеннан, беренче чирканчыкны балалар гына алмады бу ярышларда. Оештыручылар һәм хөкемдарлар да беренче тапкыр 500 гә якын көрәшче катнашкан бәйге уздыру тәҗрибәсен үзләштерделәр. Көрәш дөньясында күп еллар кайнаган шәхесләр дә «Бу кадәр көрәшче җыелган ярышны хәтерләмим», «Рекордлы сан бу!» дип кабатлап торды. «Беренче көнне бу кадәр көрәшче белән нишләп бетәрбез инде, дип куркуга калган идек, – дип сөйләде тәҗрибәле хөкемдар Миннерахман Вакказов та. – Шөкер, ерып чыктык! Балалар белән эшләүнең өстенлекләре булышты. Алар бит келәмгә вакыт сузарга да, үзара сөйләшмичә, гадел рәвештә көчлерәкне ачыкларга дип чыга».

Көрәш сөючеләрнең игътибар иткәне бардыр: яшьләр һәм зурлар арасындагы әйдәп баручы командалар төрле. Зурларда Әлмәт, Зәй, Теләче, Яңа Савин кебек районнар алдынгы урыннарда булса, яшьләр арасында Мамадыш (быел — чемпион!), Балтач, Түбән Кама командалары лидерлыкны үз кулларында тота. Тик әлеге командаларның яшь көрәшчеләрнең балигълык яшенә җиткәч нәтиҗәләре сүлпәнәя. Бу уңайдан тәҗрибәле тренер Ринат Гайнетдиновның фикере игътибарга лаек: «Егет кешене көрәшкә бәләкәйдән үк бирү яклы түгелмен. Чөнки алар беренче мәлләрдә ярышларга ныклап әзерләнеп йөриләр, кызыксынулар да көчле. Аннары исә сүлпәнәяләр. Мәсәлән, 6-7 яшьтән көрәшкән малай 18 яшьләрдә инде көрәшне ташларга мөмкин. Шәхсән үзем улым Ришатны 12 яшьтән көрәшкә йөртә башлаган идем. Шөкер, әле һаман да көрәшә. Кечкенә вакытта аларны сыгылмалылыкларын арттыру өчен гимнастика, җиңел атлетика кебек төрләргә бирергә кирәк, дип саныйм». Бу киңәш күбрәк ата-аналарга караса да, көрәш җәмәгатьчелеге, көрәш үсеше өчен җаваплы кешеләр колакларына киртләп куя ала.

Көрәш – татар халкының йөзек кашы, дигән гыйбарәнең мәгънәсе нәкъ менә кечкенәләрнең ярышларын караганда ныграк ачыла, мөгаен. Беренчедән, мәйданга чыккан егетләрнең физик әзерлекләре югары, икенчедән, уңышка ирешер өчен берничә талпыныш кирәклеге ачыклана, димәк, рухи ныклык, максатчанлык сыйфатлары ныгый. Кечкенә яшьтән үк шул юнәлештә эш алып барылса, татар милләтенең киләчәге өчен борчыласы юк.

Гомумән, яшьләрнең келәмдә көрәшүләрен карау үзе бер рәхәтлек бирә. Күп кеше яшь көрәшчеләрнең ихлас һәм гадел булуларын ассызыклый. Татарстан беренчелеге әлеге фикерне тагын бер кат раслады.

Илназ ФазуллинРинат Нәҗметдинов фотолары

Финал алышлары: видео һәм фоторепортаж

Җиңүчеләр исемлеге

sabantuytatar.ru

укы | «Сабантуй» балалар журналы

“Гаилә һәм мәктәп” журналы КФУ доценты, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән берлектә төзегән «Татар баласы укырга тиешле 100 китап» исемлеге:

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

1. Абдулла Алиш. Ана әкиятләре.2. Резеда Вәлиева. Нәниләр китабы / Ак песи (җыентыклар).3. Шәүкәт Галиев. Шәвәли хәйләсе : шаян шигырьләр.4. Галимҗан Гыйльманов. Әбием сихерче бугай (җыентык).5. Рафис Корбан. Тапкырларга табышмак (җыентык).6. Рөстәм Мингалим. Галстуклы кәҗә (җыентык).7. Роберт Миңнуллин. Сөенсеннәр әле сабыйлар (җыентык).8. Хәкимҗан Халиков. Иң гадел дус (җыентык).9. Халык иҗаты: әкиятләр.10. Халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр.11. Халык иҗаты: табышмаклар.

школа

Урта сыйныф укучылары өчен

12. Гамил Афзал. Рәхмәт (җыентык).13. Мирсәй Әмир. Миңнекамал.14. Фатих Әмирхан. Ай өстендә Зөһрә кыз.15. Габдрахман Әпсәләмов. Алтын йолдыз.16. Фәүзия Бәйрәмова. Кыңгырау / Алыплар илендә17. Ибраһим Гази. Тургай картаямы икән?18. Мәҗит Гафури. Шигырьләр / Кара йөзләр.19. Нәбирә Гыйматдинова. Сихерче / Сәвилә.20. Дәрдемәнд. Агарган кыл (җыентык)21. Нәҗип Думави. Су кызы / Болгар кызы Тойгы туташ.22. Әмирхан Еники. Тауларга карап / Уяну.23. Нәкый Исәнбәт. Хуҗа Насретдин.24. Ләбибә Ихсанова. Тузганак (хикәяләр җыентыгы)25. Галиәсгар Камал. Безнең шәһәрнең серләре.26. Фатих Кәрим. Поэмалар.27. Ләбиб Лерон. Чыктым аркылы күпер (җыентык).28. Шәйхи Маннур. Поэмалар / Чын сөю бармы?29. Каюм Насыйри. Кырык вәзир.30. Рифә Рахман. Бер микъдар былбыл / Сөннәтче әби.31. Шамил Рәкыйпов. Кызлар–йолдызлар.32. Сәгыйть Рәмиев. Сызла, күңелем! (җыентык)33. Габделхәй Сабитов. Хикәяләр.34. Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр (җыентык).35. Хәсән Туфан. Кайсыгызның кулы җылы? (җыентык)36. Равил Фәйзуллин. Якты моң / Җил – вакыт ул (җыентыклар).37. Сибгат Хәким. Сусау (җыентык).38. Халык иҗаты: риваять һәм легендалар.39. Халык иҗаты: эпос-дастаннар.40. Халык иҗаты: бәетләр һәм мөнәҗәтләр.

Өлкән сыйныф укучылары өчен

41. Гариф Ахунов. Чикләвек төше / Идел кызы.42. Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем (җыентык).43. Рәшит Әхмәтҗанов. Ачлык мәйданы (җыентык).44. Роберт Әхмәтҗан. Таш аргамак (җыентык).45. Харрас Әюп. Йөз яктысы (җыентык).46. Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк / Сөембикә.47. Салих Баттал. Олы юл буйлап / Чирмешән якларында.48. Әхсән Баян. Яшьлегемне эзлим / Урланган ай.49. Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.50. Хәй Вахит. Туй алдыннан.51. Разил Вәлиев. Мирас / Кояшлы җыр.52. Марсель Галиев. Нигез / Ак абагалар.53. Тәлгат Галиуллин. Сәет Сакманов.54. Наис Гамбәр. Ачык калган тәрәзәм… (җыентык)55. Рәдиф Гаташ. Гөлләр су сорый (җыентык).56. Таҗи Гыйззәт. Чаткылар / Ташкыннар.57. Аяз Гыйләҗев. Яра / Балта кем кулында? / Йәгез, бер дога…58. Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре.59. Ркаил Зәйдулла. Мәгарә / Ил (җыентыклар).60. Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты (җыентык).61. Галимҗан Ибраһимов. Адәмнәр.62. Гаяз Исхакый. Зөләйха / Олуг Мөхәммәд.63. Хисам Камал. Үлгәннән соң яздым.64. Шәриф Камал. Курай тавышы / Чит илдә.65. Камил Кәримов. Ком сәгате.66. Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр (җыентык).67. Флүс Латыйфи. Ишелеп төшкән бәхет / Хыянәт.68. Мәдинә Маликова. Шәфкать.69. Зиннур Мансуров. Җәрәхәтле йөрәк җылырак (җыентык).70. Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә / Фронтовиклар / Ачы тәҗрибә.71. Туфан Миңнуллин. Ай булмаса, йолдыз бар / Әниләр һәм бәбиләр.72. Фәрваз Миңнуллин. Балта явызлар кулында (мәкаләләр җыентыгы73. Мөхәммәт Мирза. Тере су (җыентык).74. Газинур Морат. Түбә (җыентык).75. Рафаэль Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән.76. Ринат Мөхәммәдиев. Сират күпере.77. Җәмит Рәхимов. Батырша.78. Әхмәт Рәшит. Сөембикә / Колшәриф.79. Фоат Садриев. Кыргый алма әчесе.80. Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы.81. Факил Сафин. Гөлҗиһан / Биек тауның башларында.82. Кадыйр Сибгатуллин. Әйтте шагыйрь (җыентык).83. Саҗидә Сөләймәнова. Тормыш, исәнме!84. Гурий Тавлин. Афәт.85. Һади Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе (җыентык).86. Кәрим Тинчурин. Зәңгәр шәл.87. Рафаил Төхфәтуллин. Йолдызым.88. Нурихан Фәттах. Кырык дүртнең май аенда / Кичү.89. Ренат Харис. Чехов базары / Исемсезләр.90. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный / Атилла.91. Зөлфәт Хәким. Гасыр моңы.92. Айдар Хәлим. Сагыш китабы…/ Өч аяклы ат.93. Шәриф Хәсәенов. Зөбәйдә – адәм баласы / Мәхәббәт сагышы.94. Фатих Хөсни. Авыл өстендә йолдызлар / Чыбыркы.95. Зиннур Хөснияр. Кышлаган үгез / Кичү/ Трагедиягә өч билет.96. Лена Шагыйрьҗан. Боҗра вә Хөҗрә (җыентык).97. Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр / Өй салуның ние бар.98. Илдар Юзеев. Мәхәббәт китабы / Сандугачлар килгән безгә.99. Миргазиян Юныс. Табу һәм югалту / Юлда уйланулар.100. Фәнис Яруллин. Кыйгак-кыйгак каз кычкыра / Кайту.

1329207999_Fotolia_4244474_Subscription_XL

Илдә ниләр бар икән? -бүлегендә язылган Tagged китап, Мәктәп, укы

sabantuytatar.ru


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта