Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

Гүзәл затларга – “Диләфрүз” журналы. Азат хатын журнал


Гүзәл затларга – “Диләфрүз” журналы

Яңа басманың үзенчәлеге шунда – ул хосусый журнал булачак. Аның оештыручысы – Уфада яшәүче филолог, журналист Галия Сәфәрҗанова. Галия ханым Бишбүләк районы Дүсән авылы кызы. Бөре дәүләт педагогия институтының филологоия факультетын тәмамлаган. Русиянең төрле төбәкләрендә тормыш тәҗрибәсе туплагач, кире Башкортстанга әйләнеп кайткан, соңгы елларда Уфа газетларында эшләгән. Ә татар телендә хатын-кызларга журнал чыгару ниятен ул күптән йөрткән икән.Галия ханым, соңгы вакытта әледән-әле яңа газет һәм журналлар пәйда булып тора. Сез дә, конкуренциядән курыкмыйча, яңа журнал чыгаруга алынгансыз. Бу уй-ниятләр ничегрәк туды?

Белүегезчә, Башкортстанда татар хатын-кызлары өчен татарча аерым журнал юк. Һәм, гомумән, татар матбугат басмалары бик аз: “Кызыл таң”, “Өмет” газетлары, “Тулпар” журналы гына. 1 миллионнан артык татар яшәгән республика өчен нәрсә генә инде бу. Без элекке елларда Казанда чыккан “Азат хатын” журналын алдыра идек. Мин кечкенә чагымнан хәтерлим әле – һәр санын көтеп ала идек. Аннан, “Сөембикә” исеме белән чыга башлагач та, авылда гел алдырып укыдык.

Мин үзем газетта эшләгән чагымда ук өлкән апалар да, яшьрәк буын да үзебезнең Башкортстанда татар телендә гүзәл затлар өчен “Сөембикә” кебек аерым журнал чыгарсак иде, дип гел мөрәҗәгать итеп, теләкләрен белдерә килде. Үзебезнең җирлектә, үзебезнең Башкортстан татар хатын-кызлары тормышын чагылдырган һәм аларга багышланган басма булдыру ихтыяҗы күптән өлгергән иде. Менә шул чакта мине язмыш талантлы журналист, якташым Дилә Мөхәррәмова белән очраштырды. Бергәләп уйлаша торгач, Аллага тапшырып, шушы журналны чыгара башлыйк дип, тәвәккәлләдек.

Башкортстан шартларында яңа матбугат басмасын теркәтү дә бик ансат эш түгел. Анысы ничек үтте?

Бисмилла әйтеп башлагангамы, бу мәшәкатьләр дә җиңел һәм тиз генә үтте. Аннан соң республикада саф сәяси-иҗтимагый җилләр исә башлау да үзенекен иткәндер. Киләсе елның беренче яртысына хәтта почта бүлекләре аша язылу өчен басмабызны каталогка да кертергә өлгердек.Һәр яңа эшне башлау өчен финанс чыгымнар кирәк. Хосусый журнал чыгару да байтак акчалар сорыйдыр. Анысы ничек хәл ителә?

Журнал чыгару – җиңел эш түгел, әлбәттә. Әмма монда да уңай туры килеп торды. Халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә яңа эш ачу өчен субсидия алу мөмкинлеге булуын әйттеләр. Менә шул мөмкинлектән файдаланабыз инде. Компьютерлар, башка техника һәм кирәк-яраклар алдык. Эшләү һәм иҗат итү өчен, барлык шартларыбыз да бар. Журналыбызны баштан ук бик затлы итеп чыгармаска булдык. Башта гади газет кәгазендә генә чыгарабыз. 32 битлек булачак ул, 8 бите төсле була. Соңрак, ныклап аякка баскач, журналыбыз “симерер”, калынаер да, төсле дә булып чыгар. Журналыбызның беренче санын укучыларыбыз шушы көннәрдә үк кулга алачак, Алла теләсә.Иҗатчылар, каләм әһелләре җитәрлекме соң?

Бар, Аллага шөкер. Талантлы журналист кызларыбыз җитәрлек. Алар төрле яшьтә – өлкәнрәкләре дә, яшьләр дә бар.

Димәк, хатын-кызлар журналын да сылу кызларыбыз гына чыгарачак инде.

Шулай килеп чыга әлегә. Аның шулай булуы гаҗәп тә түгел, чөнки хатын-кыз турында аның үзеннән дә яхшырак белүче юктыр. Ләкин без журналда ир-ат язмалары урын алмас, дип кистереп әйтмибез, рәхим итсеннәр.Басманы тарату мәсьәләсе ничек хәл ителер?

Киләсе ел өчен язылырга да мөмкин. Индексыбыз – 50635. Ә быелгы беренче саннарны почта бүлекләрендә һәм “Уфа-печать” киоскларында алырга мөмкин булачак. Әле почта элемтәсе белән сөйләшүләр алып барабыз.

Галия Сәфәрҗанова бик үҗәт һәм тәвәккәл рухлы кеше. Шуңа күрә дә аның алга куйган максатына ирешә алуы әлләни шикләр уятмый. Ләкин журналны оештыру белән генә эш бетми, аны укымлы итеп, кызыклы, мавыктыргыч итеп чыгару да кирәк бит әле. Журнал үз укучыларын табармы? Бу хакта аның баш мөхәррире Дилә Мөхәррәмова ни уйлый икән?– Беренчедән, мин Диләфрүз исеменең нәрсә аңлатуын искә төшереп китәсем килә. Диләфрүз – фарсы сүзе. Сөекле, сылу, мөлаем, нәфис, күңелне үзенә тартып торучы, куандыручы, юатучы мәгънәләрен аңлата ул. Һәм безнең “Диләфрүз” дә укучы өчен дус та, куандыручы, терәк-таяныч та булыр, дип өмет итәбез. Шуңа күрә “Диләфрүз” журналында бары тик хатын-кызлар өчен иң кирәкле киңәшләр, файдалы язмалар, хатын-кызларыбыз яраткан хикәяләр урын алыр. Аннан соң гүзәл затларыбыз игътибарына аш-су әзерләү, бакчаны дөрес карау-үстерү турында да мәкаләләр байтак була. Кайсы хатын-кызның инде матур буласы килми? “Нәфислек киңәшләре” шәлкемендә үзеңне матур итеп карау-тәрбияләү хакында киңәшләр кызыклы булыр.

Без сәясәттән ерак булачакбыз. Ә менә спорт темаларын колачларбыз. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда гүзәл хуҗабикәләребезнең дә бер өлеше футбол, хоккей кебек спорт төрләре белән кызыксына, бу уеннарны яратып карый.

Бездә “Сәламәтлек” сәхифәсе дә даими булачак. Анда без табибларны сөйләшүгә чакырып, алар белән төрле авырулар хакында әңгәмә корачакбыз. Аерым хатын-кыз табиблары киңәшләренә дә зур урын бирелер. “Бала һәм ана” шәлкемен дә укучыларыбыз көтеп ала торган булыр, дип уйлыйм.

Шулай ук гүзәл затларыбызның яраткан артистлары белән әңгәмәләр кызыксыну уята. “Яраткан артистыбызда кунакта” кебек шәлкем безнең уй-ниятләр букчасына салынган.

Ә инде һәр санда төп героебыз гади хатын-кыз булачак. Олы язмышлы гади хатын. Чөнки бүгенге тормышыбызда хатын-кыз гүзәл зат кына түгел, ә көчле зат та. Аларның һәрберсенең язмышы үзе бер китап язарлык. Анда фәһем дә, акыл да, тормыш сикәлтәләре дә бар. Бүгенге көндә мин үзем менә шушы сәхифәне башлап җибәрдем.

Беренче героебыз бик кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы ханым. Ул чит илләрдә – Венгриядә, Болгариядә, Согуд Гарәбстанында яшәгән. Ләкин бер көнне аның гөрләп торган матур тормышы челпәрәмә килә. Сөекле тормыш иптәшен югалта, өч бала белән ялгызы торып кала ул. Шундый хәсрәтле хәлләрдә дә бирешми, сыгылмый ул. Үзе машина йөртә, төрле эшләр башкара. Хәтта кечкенә баласын машинасының арткы утыргычына утыртып, Сочи кебек шәһәрләргә хәтле товар ташырга йөри.

Сез моңа кадәр эшләгән газетта да андый гыйбрәтле язмышлы кешеләр хакында язмаларга зур урын бирелә килгән иде. Андый язмалар кешедә үз-үзеңә ышанычны арттыра, шуңа да алар укымлыдыр.

Әйе, мин үзем 10 ел матбугатта эшлим инде. Һәм шушы ун ел эчендә халык белән бергә яшәлде. Көн дә укучыларыбыздан бихисап хатлар килде. Бик күп язмышлар күңел аша үтте. Шушы “Диләфрүз”не әзерләгәндә дә, язмаларыбызның һәр сүзе, һәр җөмләсе йөрәк түреннән чыгар һәм укучыларга барып ирешер дип, өметләнәм.Максатыгызга ирешерсез, журнал аякка басар, дигән ныклы ышанычыгыз бармы?

Галия апа безнең бик оптимист кеше. Ул һәрчак катлаулы мәсьәләләрне дә уңышлы чишә, югалып калмый. Мин үзем, кем әйтмешли, чын иҗат кешесе, хисле кеше. Шуңа да тәвәккәллек, кыюлык та җитми, бераз куркып торам. Әмма, Галия апаның тырышлыгы белән безнең кызларның иҗат куәсе бергә кушылгач, эшебез уңышлы башланыр һәм без изге максатыбызга ирешербез, дип уйлыйм.

Дәүләттән ярдәм көтеп тормыйча, Башкортстан шартларында үз акчаңа яңа басма нәшер итү, татар матбугатын ишәйтү омтылышы мактауга лаек, әлбәттә. Кыю кызларга уңышлар юлдаш булсын, дип тели журналның киләчәк укучылары.

www.azatliq.org

Вакыйгалар дисбесе: булдыклылар һәм мәрхәмәтлеләр зурлана

Республикада 8 март бәйрәме гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә оештырылды. Татарстанның иң уңган, иң булдыклы хатын-кызларын билгеләп үтү, алай гына да түгел елның ир-атларын да искә алучы бу бәйге Татарстанда инде 14нче тапкыр оештырыла.

Әлеге бәйрәмдә башка елларда Татарстан президенты үзе катнаша торган иде, әмма быел исә Рөстәм Миңнеханов, Казанда үткәрелгән Төркия-Русия эшлекле җыелышына хәзерлек һәм анда катнашу сәбәпле булса кирәк, “Пирамида”га килә алмады.

Республика бәйгесендә быел 1 меңнән артык кеше катнашкан.“Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан һөнәри берлекләр федерациясе оештырган бәйгенең “Хатын-кыз – Ана” номинациясендә җиңүчеләр – быел дүртәү.

Алар – 4 бала үстерүче Чистайдан килгән 26 яшендәге Наталья Шамаева, үзенең 3 баласы янына тагын 3 сабыйны сыйдырган кукмаралы Зөлфия Галимуллина, шулай ук 4 баланы үзенеке иткән апаслы Рима Ризаева, 11 балалы мөслим кешесе Марсилә Мәликовалар.

Бу исемлекне дәвам итеп булыр иде, әмма бу урында 25 татарстанлы арасында 3 ир-атның булуын да “Азатлык” радиосын тыңлаучыларга белгертеп үтәсе килә.

“Ир-егет – изге йөрәк” номинациясендә энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм “Татспиртпром” оешмасы җитәкчесе Гиоргий Куприянов бүләкләнде. Алар мондый хөрмәтләүгә Минзәләдәге интернат-мәктәптә яшәп укучы ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле 120 балага күрсәткән ярдәмнәре өчен лаеклы дип табылган.

Шулай ук “Ир-егет – лидер” номинациясендә Түбән Кама шәһәре “Әтиләр” оешмасы рәисе Андрей Бликин да хөрмәткә лаек булган.

Шуны да әйтергә кирәк, күпләребез җитәкчеләрнең, бигрәк тә министрларның тормыш иптәшләренең нинди эшләр белән шөгыльләнгәнен белеп бетерми. Ә менә “Сөембикә” журналының март санында энергетика министрының хәләл җефете белән зур гына әңгәмә басылып чыккан. Бактың исә Илшат Фәрдиевнең хатыны Диләрә ханым чәчәкләр үстерү белән мәшгуль икән.

Сөембикә дигәннән, “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” бәйгесенә бу журнал гамәлгә куйган “Сөембикә” көмеш беләзеге бу юлы мәгарифтә 53 ел эшләүче Мәскәү шәһәренең татар этномәдәни компонентлы 1186нчы мәктәп мөдире Лемма Гыйрфановага тапшырылды.

“Сөембикә” журналының баш редакторы Ләйсән Юнысова “Пирамида”да үткән бәйрәм чарасына карата үз фикерләрен белешүне сорап, мөрәҗәгать иткәч, сүзне ерактанрак башлады.“Сөембикә” журналы ярты миллионнан 9300 әбүнәчегә калган

“Бүгенге телевидение, интернет заманында милли басма матбагаларның хәле бер дә җиңелләрдән түгел. Халык укымый, укыганы җиңелрәк азык эзли.

"Сөембикә" журналының баш редакторы Ләйсән ЮнысоваЗәвыклы, тирән эчтәлекле журналларыбызның саны көннән-көн кими бара. Мисал өчен, заманында безнең “Азат хатын” дип аталган журнал 500 меңнән артык әбүнәгә ия иде, бүгенге көндә тиражы 9300 гә калды.

Чит илләрдә дә яратып, сокланып укыла торган басманың Татарстан хәтле Татарстанда әбүнәче саны 10 меңгә дә тулмасын әле! Бөек мәгърифәтле татар халкында “Сөембикә”не укырлык 100 мең гаилә дә булмасын инде!

Моңа ышанасы да килми. Ә бит шул саннарга карап матбаганың халыкка кирәклеге-кирәкмәгәнлеге турында нәтиҗә ясала. Әбүнәдән кергән акчага без журналның нәшер ителү чыгымнарын да капларга тиеш. Ярый әле Татарстанда татар матбугатының кадерен, халыкка, милләтебезгә кирәклеген аңлап, дәүләттән килгән финанс ярдәмнән калдырмыйлар. Башка регионнарда анысы да юк диләр инде.

Әмма ул ярдәм дә журнал чыгару өчен кирәк булган акчаның 50%ын тәшкил итә. Калганын без үзебез эшләргә тиеш. Ничек итеп эшләргә?

Йә реклама, йә язылу белән. Әлбәттә, “Казан утлары”, “Сөембикә” кебек матбагалар беренче юлны сайлый алмый. Аннары татар басмаларына реклама бирүчеләр бик бармый да. Шулай итеп журналыбыз мескен хәлдә яшәмәсен дисәк, безнең бердәнбер юлыбыз әбүнә кала. Ягъни язылучылар санын арттыру”, ди “Сөембикә” журналының баш редакторы Ләйсән Юнысова.

“Бүләккә лаек ханымнарыбыз бар”

“Ил башында нинди генә милләтпәрвәр кешеләр тормасын, милләт чәчәк атсын өчен үз мәнфәгатьләрен үзе дә кайгыртырлык, үз киләчәге өчен үзе дә борчылырлык халкы да булырга тиеш.

Әйе, гасыр буена татар телен, рухын, гореф-гадәтләрен саклап, милләттәшләребезне берләштереп торган “Сөембикә” бүген үзе саклауга, үзе яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Булышу юлы гап-гади – аңа язылу гына.

Безнең арабызда да фидакарьләр бар, әлбәттә. Татарстаннан читтә яшәп тә, татар телен саклап, татар мәдәниятен гөрләтеп яшәүче ханымнарыбыз бар.

“Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Мәскәүдәге татар мәктәбен җитәкләүче Лемма Гыйрфановага “Сөембикә” беләзеген зурлап тапшырдык.

“Ак Калфак” оешмасы белән “Сөембикә” журналының бу уртак бүләген татар милли иҗтимагый хәрәкәтендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Казан журналисты Филисә Хәкимова, Свердлау өлкәсендә чыгучы “Саф Чишмә” газеты баш мөхәррире Фәвия Сафиуллинаның да аласы бар әле.

Русиянең һәр төбәгендә шундый милләтпәрвәр кешеләр бар. Шушы мөмкинлектән файдаланып аларга һәм барлык хатын-кызларыбызга бәйрәмебез уңаеннан иң якты теләкләремне юллыйм”, ди Ләйсән Юнысова.

Тимур Шаһивәлиев урынына Линар Якубов

Кемнәргәдер бәйрәм, ә кемнәрдер эш урыныннан азат ителә. Язның беренче көннәрендә Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетында зур үзгәреш булды. Комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев вазифасыннан азат ителде. Ә аның урынына ислам икътисады һәм финанслары белгече 37 яшьлек Линар Якубов билгеләнде.

Югары белемен Малайзиядә алып, әлеге илдә инвестицияләр өлкәсендә эшләгән, күп кенә чит телләр белгән һәм Казанда ислам бизнесы һәм финанслары өлкәсендә 2 зур халыкара җыен уздыруны тормышка ашырырга өлгергән Якубов Татарстан президентының игътибарыннан да читтә калмаган, күрәсең.

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә шундый зур үзгәрешләр белән беррәттән, Казанда эре бизнес тармагында да узган атнада зур гына эшлекле җыен үткәрелде.Төркия-Русия арасы якыная

Әле узган октябрь аенда гына Татарстан башкаласында Төркия-Русия эш форумы уздырылган иде. Инде менә 3-4 март көннәрендә, кабат Казанда сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Русия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясенең 11нче утырышы үткәрелде.

Русия ягыннан хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Игорь Сечин һәм Төркия ягыннан энергетика һәм табигый байлыклар министры Танер Елдыз җитәкчелек иткән делегацияләр арасы сөйләшүләр хакында “Азатлык” радиосы үз тыңлаучыларына мәгълүмат биргән иде инде.

Шунысын да әйтергә кирәк, Төркия белән Татарстан арасындагы мәдәни, икътисади һәм сәүдә элемтәләрен ныгыткан мондый очрашуларга хәзер инде яңасы өстәлергә тора. Казанга Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Ердоганның килүе планлаштырыла.

Төркия дигәннән, әлеге ил белән Русия ватандашлары арасында яз айларында визасыз сәяхәт режимының да үз көченә керүе көтелә.

Наина Ельцинадан хәйрия фондына 1 миллион сум

Узган атнада Казанга килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Русиянең элеккеге президенты Борис Ельцинның тол хатыны Наина Ельцина да бар иде. Ул Казанда Борис Ельцинның хәйрия фонды ярдәмендә оештырылган халыкара теннис турнирының финал матчларын карады һәм 6 мартта ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Шуны да әйтергә кирәк, Наина Ельцина Казанга килер алдыннан Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондына 1 миллион сум акча да күчергән иде.

“Нефтехимик” төшеп калды, “Ак Барс” юлын дәвам итә

Узган көннәрдә спорт өлкәсендә дә кызу көннәр яшәнде. Гагарин кубогы өчен барган плей-офф матчларында Казанның “Ак Барс”ы, Казакъстанның “Барыс”ын 4 тапкыр отып, киләсе турга узуын гарантияләгән иде.

Татарстан җанатарлары хәзер инде Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей такымының Омскиның “Авангард”ын отуына өметләр баглады. Әмма 3 уенда отып, 3 уенда оттырган Түбән Кама хоккейчылары 6 март көнге соңгы уенда “Авангард”ка 7:3 исәбе белән җиңелеп, бу кубок өчен барган ярышлардан төшеп калды.

Кайбер спорт белгечләре бу җиңелүне Мәскәү боерыгына бәйләргә тырышса да, нәтиҗә үзгәрми, Татарстаннан бер “Ак Барс” кына бу кубок өчен көрәшүен дәвам итә. 9 мартта Казан такымы үз кырында Уфаның “Салават Юлаев” хоккейчыларын кабул итә.

www.azatliq.org

АЗАТ (Свобода) — Милләттәшләр

АЗАТ (Свобода)

Имена, сельхозорганизации, газеты, журналы, общественные организации

Газета «АЗАТ (Свобода)»

Габдулла Апанаев(1862-1918)

Экономическая, торговая, религиозная и литературная газета на татарском языке

Газета АЗАТ ХАЛЫК (Свободный народ)

Общественно-политическая и литературная газета на татарском языке

Журнал «АЗАТ ХАТЫН (Освобождённая женщина)»

Общественно-политический, литературно-художественный ежемесячный журнал на татарском языке

  • Казань
  • Издавался с августа 1926 года
  • 1926-29 годы - ответственный секретарь - Хади Такташ
  • 1941-57 годы - не издавался
  • В 1958 году - восстановлен
  • С 1991 года издаётся под названием - «СӨЕМБИКӘ (Сююмбикя)»
  • Печатались:

Газета АЗАТ ХАЛЫК (Свободный народ)

Газета на татарском языке

Журнал «АЗАТ ХАНЫМ (Освобождённая женщина)»

Общественно-политический, научно-педагогический журнал на татарском языке

Газета «АЗАТ ХАТЫН (Освобождённая женщина)»

Газета на татарском языке

  • Издавалась в 1921 году в Стерлитамакекак приложение к газете «БАШКОРТСТАН ХАБАРЛЯРЕ (Башкирские Известия)».
  • Орган женского отделения Башкирского губкома РКП(б)
  • Периодичность -
  • Тираж
  • Вышло
  • Учредители:
  • Издатель и редактор -
  • Редактор -

Журнал «АЗАТ ВАТАН (Свободная Родина)»

Общественно-политический журнал на татарском языке

  • Издавался в 1952-53 годы
  • Мюнхен (Германия)
  • Орган
  • Периодичность -
  • Тираж
  • Вышло
  • Редактор - А.Файзуллин

Журнал «АЗАТ ШӘРЫКЪ (Свободный Восток)»

Журнал на татарском языке

Общественный центр «АЗАТ СЕБЕР (Свободная Сибирь)», (Освобождённая Сибирь)

Татарский общественный центр «АЗАТ СЕБЕР (Свободная Сибирь)» Новосибирской области

Инициаторы создания

  • Насыров А.Н., кандидат экономических наук
  • Гимади Э.Х., профессор, доктор физико-математических наук
  • Хисамутдинов А.И., доктор физико-математических наук
  • Бадритдинов Р.А. кандидат биологических наук
  • Касимов Н.З.
  • Приоритетной целью является содействие национальному возрождению татарского народа

Газета «АЗАТ СЕБЕР (Свободная Сибирь)»

Газета на татарском языке

  • Орган Заподно-Сибирского крайкома ВКП(б) и ревкома
  • Издавалась в:
  • Редакторы Ахметов Фархи Шайхиевич, М.Юсупов
  • Выпускала приложения:
  • 1933-34 годы - «ЯҢАЛИФ ПОХОДЫ (Поход новой письменности)»

Кооператив «АЗАТ (Свобода)»

Производственный сельскохозяйственный кооператив Туйметкинского сельского поселения Черемшанского района Республики Татарстан

  • Существовал с 29 октября 1996 года по 7 августа 2009 года
  • Центральная усадьба - ТУЙМӘТ (Туйметкино)
  • Статус:
    • 29 октября 1996-2009 годы - самостоятельное хозяйство
    • 7 августа 2009 года - ликвидирован на основании определения арбитражного суда о завершении конкурсного производства
  • Руководители: Конкурсный управляющий - Валеев Шавкат Валеевич
  • Виды деятельности:
    • Крупный рогатый скот
    • Молочная продукция животноводства
    • Мясная продукция животноводства
    • Свекла сахарная
    • Зернобобовые культуры
    • Свиноводство
  • Продукция:
    • мясо крупного рогатого скота
    • молоко
  • Известные люди:

Сельхозпредприятие «АЗАТ (Свобода)»

Общество c ограниченной ответственностью Октябрьского сельского поселения Верхнеуслонского района Республики Татарстан

  • Существует
  • Статус:
  • Руководители: Директор — Айзатвафин Завдат Равилович
  • Виды деятельности:
    • Крупный рогатый скот
    • Молочная продукция животноводства
    • Мясная продукция животноводства
    • Зернобобовые культуры
    • Свиноводство
  • Продукция:
    • мясо крупного рогатого скота
    • молоко
  • Известные люди:

Песоналии

Источники

www.millattashlar.ru


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта