Журнал тарихы. Азат хатын журналы архив
Журнал тарихы / Редакция / Сөембикә
«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журналны бүген татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яратып укыйлар. Аны АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә беләләр һәм үз итәләр.
1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр журналларның берсе.
Ягъкуб ХӘЛИЛИ 1913 елның 27 октябреннән 1918 елга чаклы «Сөембикә» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналның мөхәррире була. Ул елларда журнал аена ике мәртәбә чыга. Шул чорда барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма милләт аналарын тәрбияләүче журнал тууына тарихи нигез сала.
1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Секретариаты киңәшмәсендә СССРда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана. 1927 елның июль санына кадәр басма редколлегия имзасы белән чыгарыла. Июль саныннан аңа Ш. Кәримова кул куя. 1928-31 нче елларда Ш. Азанова мөхәррирлек итә.
Гөлчирә ГАФУРОВА 1931–1937 елларда журнал коллективын җитәкли: Башта «Азат хатын»ның җаваплы сәркатибе, аннары баш мөхәррире була. Журналның 40 еллыгы уңаеннан ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. «Безнең бурычыбыз – колхозларда хатын-кызны алгы сафка чыгарудан һәм бу көчне эшкә җигүдән гыйбарәт», – дип яза журнал ул чорда.
Рокыя ӘХМӘТШИНА журналны 1937–1941 елларда җитәкли. «Күренекле әдипләребездән М. Җәлил, Г. Кутуй, М. Әмир, Ә. Исхак, Г. Хуҗиев, Х. Хәйри, Г. Әпсәләмов, Г. Кашшаф, С. Урайский, Ә. Юныс журнал чыгаруда күп ярдәм иттеләр», – дип яза ул истәлекләрендә. Бу чорда журналның тиражы җиде мең ярым данә булган, ул 16 биттә чыккан.
Асия ХӘСӘНОВА журнал чыгуда унҗиде елга сузылган тәнәфестән соң, 1958 елда яңадан чыга башлаган «Азат хатын» журналына мөхәррир итеп билгеләнә. Журналның популярлыгы күзгә күренеп арта. Тираж 362 мең данәгә җитә. Басма йөзен тамырдан үзгәртә: гаилә, ата-ана, бала проблемаларына якыная. Журнал СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә 1976 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Венера ИХСАНОВА 1977–1988 елларда «Азат хатын»ны җитәкли. Нәкъ менә шушы елларда журнал Советлар Союзының бөтен төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызларына барып ирешә. Анда гореф-гадәт, йолалар, милли үзаң, тарих, тел турында язмалар киң урын ала. Татарстандагы хәлләр белән чит илләрдә яшәүче татарлар журнал аша таныша. Бу елларда журналның тиражы 487 меңгә җитә.
Роза Туфитуллова 1988–2000 елларда баш мөхәррир булып эшләп, тарихка аерым зур вакыйга белән кереп кала. Ул эшләгән чорда журнал тормышында яңа эра – «Сөембикә» эрасы башлана. Журналның концепциясе яңартыла, ул үз үсешендә яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» Каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсен оештыру, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләкне булдыру, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән затлы бәйге-тамашалар уздыру, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары белән укучыларны кузгату – болар барысы да ул мөхәррирлек иткән дәвердә башкарыла. Яңарыш чоры «Сөембикә»се татар халкының киләчәге яшь аналарның, яшь кызларыбызның әхлакый, рухи халәтенә бәйле булуын, аналарның аерым хокукларга ия булырга тиешлеген, хатын-кызларның дәүләткүләм эшләрдә катнашу хокукын армый-талмый исбатлый.
Фирая БӘДРЕТДИНОВА «Сөембикә»нең 2000–2009 еллардагы баш мөхәррире. Журналда «Асылъяр» кушымтасы барлыкка килә. 2001 елда «Сөембикә» «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була. VI Бөтенроссия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә, Россия матбугатының Алтын фондына кертелә.
Ләйсән ЮНЫСОВА журналны 2009 елдан җитәкли. Татарстанның Язучылар берлеге, Иҗтимагый палата әгъзасы (2011–2012). Ул «Сөембикә»нең җәмгыятьтәге ролен янә күтәрү, басманың кыйбласын саклап калып, замана хатын-кызлары мәнфәгатьләренә яраклы итеп үзгәртү өстендә эшли. Журнал тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
suu.basharov.ru
Архив Номера журнала - Страница 2 из 5
Журналыбызның июнь саны чыкты!
Җәйге кәефне сезгә дә өләшәбез! Бу санда сезне нәрсә көтә?
Бу санда «Түр башы»нда Гөлүсә Закирова Марат Кәбиров белән әңгәрә корды. Раил Гатауллин «Татар әдипләре һәм интернет» темасын күтәрде, яңа ИДЕЛ-ЙОРТ сәхифәсендә таҗик гаиләсе турында сезне Энҗе Басыйрова таныштырыр. СПОРТ сәхифәседә сезнең өчен кызыклы булыр. Бу санда «Сухрау батырлары хәтердә» дигән язма дөнья күрде. Экология елы уңыеннан мәкаләне дә укымый калмагыз. Әлбәттә, без сезне ШИГЪРИЯТ белән дә куандырабыз. Лениза Вәлиеваның «Җете төсләр тулы хәят бакчам «, Эльмира Шәрифуллинаның «Очыш», Фарсель Зыятдиновның «Җанга тансык җыр» шигырьләрен укый аласыз. НӘСЕР сәхифәсендә Зиннур Тимергалиевның «Болыннарда тургай бар», Гөлүсә Шиһапованың «Каенлы картлары», «Сиңа» дип исемләнгән иҗат җимешләре дә бу санга ямь бирде.
ША-ЯРЫШ сәхифәсендә Алмаз Гыймадиевның «Әби һәм «контакт» «Санкция» язмаларын укымый калмагыз. Сез көтеп алган ӘДӘБИ СУД бу санда басылды. Ул «Эш №13. Гомәр Даутовның тәнкыйть мәкаләләренә карата кузгатылган җинаять эше буенча мәхкәмә утырышы беркетмәсе» дип атала. ФЕДЕРАЛЬ САБАН ТУЕна Сабир Закиров белән барып кайтыгыз. Луиза Янсуарның «Ишек» дспектакленә карашны Миләүшә Хәбетдинова «Луиза Янсуар ишекләре артында ни яңгырый?» язмасында җиткерә.
Ләбиб Леронның «Тукайлы хатирә – 2» язмасын «Ләбиби хәтер» сәхифәсендә укыгыз. Май аенда журналыбыз уздырган «Идел кызы» – ил кызы турында да укыгыз. Бу язма-сәхифәләрдән кала, сез Сөю-сәгадәт, Яңа дулкын, Сәхнә сәхифәләрендә дә кызыклы язмалар белән таныша аласыз.
Җәйнең беренче ае салкынрак башланса да, мондый журнал белән җылынып китте.
idel-tat.ru
Мин-хатын-кыз - «Идел» журналы
Китү
Туеп кем дә китәр,Ә син —Яратып китеп кара!Р. Фәйзуллин.Яратып китеп барам шул,Җан сызып китеп барам.Җаным кала синең белән —Җансызым китеп барам.
Кемдер аңлар,Кем аңламасҖанымның җайсызлыгын.Кем эзли тормыш асылын,Кем дөньяның кызыгын.
Эзләп тапкан сөюемнәнКитеп барам…җавапсыз…Күкләре биек булса да,Кошлар очмый канатсыз…
* * *
Минутлап саныйм синнән соңҮткәргән көннәремне.Төннәрне саныйм,ТөшемәСин кергән төннәремне.
Вакытны саныйм, син киткәчКилгән сагышлар белән.Гомерне саныйм, сөюдәСинле табышлар белән.
Санасаң-санамасаң да,Өмет — таң чыгы гына.Бәхетләр явар дип көттем,Тамды тик тамчы гына…
Дөнья
Бәхет белән бәхетсезлек — янәшә.Асылъярны эчкечегә ярәшә.Зыялы ир,Җаһил хатын — бер оя.Каршылыктан корылгандыр бу дөнья.
Күңел дигән Дөнья даАк-кара.ДәфтәреңнеФәрештә дә, Иблис тә актара.
Мин — хатын-кыз
Каурый болыт булып күккә аштым,Тамчы булып тамдым гөлләргә, —Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде,Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?
Язгы үлән булып күтәрелдем,Яфрак булып шыттым бөредән.Йә, кемнәрнең ачылмаган язынАк кыраулар сугып өлгергән?
Ал таң булып офыкларга кундымҺәм көн булып төштем өзелеп.Шагыйрь, диеп сокландылар бар да —Мин хатын-кыз идем иң элек!
Быелгы яз
Офыкларның шундый якын чагы —Кул сузымы ара.Канатларың каерылган килешСин шул офыкларга җитеп кара!
Офыкларның шундый якын чагы.Ара — кул сузымы.Шуңа күрә икеләтә ачыБәгырьнең сызуы…
Бәргәләнү
Йә күккә ашыр җанымны,Йә җиргә төшер, Ходам!Бер очып китәр күк булам,Бер калыр төсле булам.
Күкләрдә — ябалдашларым.Җирләрдә — тамырларым.Күкләрдә — сагынганнарым.Өзелеп калырларымҖирләрдә.Бәргәләнә җанҖир һәм Күк арасында.Ике дөньяның сагышыБер йөрәк ярасында.
Шәфәкъ
Очрашырмы безнең җаннар,Аңлашырмы безнең аңнар,Кавышырмы безнең хисләр?Җавап бирми,Бирми Күкләр.Ашкан чакта офыкларгаКагылдыңмы болытларга?Шәфәкъларның алсулыгынҖибәрдеңме бу якларга?
Сагышларың сарылдымыМамыгына болытларның?Без яраткан шәфәкълардаСүзсез аваз:“Онытмадым!..”
Ялгыз гына күзләгәндәШәфәкъларның сихри төсен,Күңелемдә — кайнар хисем,Телләремдә — синең исем.Очрашыр күк безнең җаннар,Аңлашыр күк безнең аңнар,Кавышыр күк безнең хисләр.Үзе биргән бөек хискәКаршы килмәс,Килмәс Күкләр.
* * *
Миңа шундый Сөю бирде Күкләр!Сөю бирде,Сине алды Күкләр.Мине синсез иткән күкләремәЗурдыр, дисәң, күңелемдә үпкәм,Ялгышырсың.Дөрес, әрнүем зур.Тик юк йөрәгемдә рәнҗеш, үпкә.Кемнәрнеңдер алмый сөйгәннәрен.Һәм…Сөю дә бирми,Бирми Күкләр…
* * *
Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы,Хакым бардыр хәтта каргарга.Алар сине алдап ашкындырды,Син мөкиббән идең тауларга.
Алар сине миннән аерып алды,Алар мине синсез калдырды.Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы,Күккә ашырдылар җаныңны.
Һәм минем дә ярты җаным киттеСинең белән бергә … күкләргә.Бу халәтем үземә дә сәер,Аңлашылмый булыр күпләргә.
Тик мин аңлап калдымСин киткәндә…Туктаталмый…Тау дип җан аттың.Сине өзелеп сөйгән йөрәгемнеКыяларга бәреп канаттым.
Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы,Хакым бардыр хәтта каргарга.Ничек каргыйм,Мин үзем дә гашыйкСин яраткан серле тауларга.
Илсөяр Иксанова
idel-tat.ru









