Татарча хөтбәләр: «Муллаларыбыз бернәрсә белмәгән татар халкына гарәп телендә кычкыралар». Шура журналы имамнар өчен
Татарстан имамнарына махсус әзерләп таратыла торган “Шура” журнал-альманахының ике гаеткә багышланган 9 нчы саны дөнья күрде
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер тапкыр “Хузур” нәшрият йортында республика имамнарына дип махсус әзерләп, бушлай таратыла торган “Шура” журнал-альманахының 9 нчы саны дөнья күрде.
Басма Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, рамазан ае башлану уңаеннан, шактый күләмле мөрәҗәгать тексты белән ачыла. Шунда ук әлеге изге айда ислам динендәгеләр кылырга тиешле гамәлләр турында аңлатма да урын алган (“Татар-информ” МА үз вакытында нәзарәттән мәгълүмат алып, язма әзерләгән иде). Мөфти хәзрәтләренең июньдә Казанда үткәрелгән “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумындагы чыгышы белән дә әлеге санда тулысынча танышырга була.
“Вәгазьләр”, “Фән”, “Дин гыйлеме”, “Публицистика”, “Хәдисләр”, “Сорау-җавап”, “Әдәбият”, “Әңгәмә” – 268 битле альманах материаллары шушы 8 сәхифәгә туплап бирелгән.
Рамазан аена өлгерткән санда ике гает – Ураза гаете һәм Корбан гаете вәгазьләре, мөселманнарны тәрбияләүгә корылган, гыйлем алырга өндәгән акыллы һәм хикмәтле фикерләр китерелгән. Изге Коръән укуның әһәмияте, әҗере, рамазан аеның фазыйләтләре, аның хакында хәдисләр, ураза тотуга кагылышлы мәкаләләр анда гаять үтемле итеп күрсәтелгән. Вәгазьләрнең шактыен ТРМДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәм шушы бүлек җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имамнар әзерләгән. Корбан гаете хөтбәсенең укылышы, тәрҗемәсе бирелгән. Җыеп кына әйткәндә, халык белән эшләүче имамнарыбыз өчен беренче сәхифәдә әзер вәгазьләр тема актуальлеге ягыннан тупланган.
Әхмәтһади Максуди, Гали Чокрый, Морад мулла, Ризаэтдин Фәхретдин, Мансур Хәлляҗ кебек шәхесләр һәм аларның хезмәтләре; шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең нәсел дәвамчылары; эпитафик истәлекләр, нигездә, каберташлардагы язулар турында фәнни язмалар бу санда филологлар, тарихчылар һәм археограф тарафыннан әзерләнгән. "Фән" сәхифәсе турында сүз барганда шуны да билгеләп үтик: 2015 елны мөфтият Татар дин галимнәре елы дип тәгаенләгән иде.
“Дин гыйлеме” сәхифәсендә исә "Алданмыйк" дигән гыйбрәтле язма белән ТРМДНнең Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясый. Шунда ук иман кагыйдәләре, әманәт, мәҗбүри булган гамәлләр, исламда хатыннарның хокуклары, гаиләдә ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре турында аңлатма һәм киңәшләр бирелгән. Гаилә темасын дәвам иттереп, “Сорау-җавап” сәхифәсендә катнаш никахлар мәсьәләсенә ислам күзлегеннән караш бәян ителгән.
“Публицистика”да исә Татарстанның төрле төбәкләрендә, шул исәптән аның башкаласында, җәмгыятьнең дини тормышына бәйле яңалыклары тупланган, арада “Татар-информ”нан алынганы да бар.
“Хәдисләр” сәхифәсендә урын алган “Ике бәйрәм китабы” дигән язмада сүз ике гает (Ураза һәм Корбан гаетләре) турында булып, шунда ук “Зәкят китабы”, “Хаҗ китабы”, “Гомрә китабы” дигән исемнәрдә хәдисләр “Иманның татлылыгы (Сахих Бохари)” китабыннан алып бастырылган.
“Кара Сәет риваяте” хикәясе, мәһабәт Кол Шәриф мәчете салынуга 10 ел уңаеннан “Кол Шәрифкә мәдхия”, шулай ук “Бәхиллек”, “Дөнья беткәндә”, “Укы Коръән” һәм башка күп санлы шигырьләр әдәбият яратучыларга тәкъдим ителгән.
Сәхифәләрнең соңгысында 3 әңгәмә урын алган һәм алар татар телендәге матбугат чараларыннан күчереп бастырылган. “Мал – бер көнлек, рухый мирас – мәңгелек” дигәнендә республикабызның танылган галимнәренең язма һәм музыкаль мирасыбыз мәсьәләләрендә фикерләрен яктырта, “Имамнарга ихтыяҗ зур, икътисадчылар эш эзли...” дигән исемдәгесендә Россия ислам институты мөмкинлекләре, югары дини белем алучы шәкертләр һәм әзер белгечләр, ә “Фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен...” дип аталганында фәрештәләр турында сүз бара.
“Шура” дини альманахының 9 нчы саны азагында хәләл һәм хәрәм, аларга нисбәтле кагыйдәләр үтәүнең әһәмияте аңлатыла, хәләл продукция сатып алучыларга киңәшләр бирелә.
Кириллицадагы текстлардан соң гарәп графикасы нигезендәге иске татар имлясында нәмүнә - әхлак, үрнәк турында шактый күләмле текст бастырылган. Журналның ул ахырында кебек булса да, гарәп текстларын уку рәвеше уңнан сулга булганга, чынлыкта, басма шушы язма белән ачыла кебек булган.
Искәртеп үтик: "Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнеп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер тапкыр нәшер ителә. Татарстан мөфтияте ММЧ вәкилләре өчен уздырган ифтарда журналистларга бүләк ителгән дини тематикадагы басмалар арасында "Шура"ның әлеге саны да бар иде.
tatar-inform.tatar
«Муллаларыбыз бернәрсә белмәгән татар халкына гарәп телендә кычкыралар» — Реальное время
«Реальное время» заговорило по-татарски: историк о том, как 100 лет назад язык Тукая с боем внедрялся в казанских мечетях
К участникам дискуссии вокруг обязательного перевода пятничных проповедей на татарский язык на страницах нашей газеты помимо двух муфтиев из Татарстана и Москвы решил подключиться и казанский краевед, историк Руслан Хабибуллин. Специально для «Реального времени» он подготовил исследование о том, когда и как проповеди в мечетях перешли с языка Корана на язык Тукая в начале XX века. Наш автор подготовил статью на том самом языке, о котором сейчас спорят. Учитывая резонанс темы и знание части читателей «Реального времени» татарского, наша редакция публикует колонку на языке оригинала.
Хөтбәне татарча сөйләүгә татар җәмгыятендә карашлар
Россия җирлегендә сибелеп яшәгән мөселман гыйбадәтханәләрендә, мәчетләрендә хөтбәләр элек-электән гарәп телендә укылып килгән. Гарәп теле Ислам динендә рәсми дини тел булганга күрә аны күпчелек мөселманнар яхшы белгән. Ләкин 19 гасыр башларында укыту системасының какшавы сәбәпле, кешеләрнең дә диннән ерагая бару сәбәпле гарәп теленә игътибар кимегән, аны белүчеләр сирәгәйгән. Халыкның күпчелеге шулай итеп дини белемнән мәхрүм калган, чөнки дини белемне бала чакта гына үзләштергән, ә соңрак уку практикасы булмаган. Бердәнбер дини мәгълүмат алу чыганагы – җомга хөтбәсе булып торган. Ләкин хөтбәне аңлаучылар бик аз булган. Мисал өчен, Апанаев чыгарган «Азат» газетасының берсендә «Адаштык!» исеме астында түбәндәге хат урнаштырылган:
"Җомганы җыелып укуның сәбәбе мөселманнар үзләренең кирәк яракларын белү, аңлау, аңламаганнарга аңлату өчендер. Шуның өчен дә җомгада вәгазьче (имам) югары урынга менеп халыкка вәгазь әйтәдер. Әмма без адаштык: әмма муллаларыбыз бернәрсә белмәгән татар халкына гарәп телендә: Әййүһән-нәс" дип кычкыралар. Бер намазчан кешедән сорыйк, илле елдан бирле тыңлаган хөтбәнең мәгънәсен белерме? Хәер, белмәве дә яхшы. Чөнки белсә гомер буе бер хөтбәне генә укуга разый булмас…
Ярый, хәзрәтләр, шулай итеп халкыгызның хасталыкларына дару итә килдегез, башы авыртса да, күзе авыртса да, колагы авыртса да, чахотка булса да, кулы сынса да һәмишә бер төрле дару бирдегез, аны да авызларыннан түгел, аякларыннан койдыгыз..."(«Азат» газетасы, 1906 нчы ел, 5 ноябрь).
Ә 1906 нчы елның 102 нче номерында бер хәбәрче үзе укыган җомганы түбәндәге рәвештә тәсвирлый:
«16 июньдә җомга көн булу мөнәсәбәте илә тәһарәтләнеп Казанның мәчет җәмигъләреннән берсенә җомга укымак өчен бардым. Мин барган вакытта мәчет ишегенең алдында ике яклап күзле-күзсез теләнчеләр тезелгән иде. Мәчеткә кердем, кешеләр күп килгәннәр иде. Мин дә бер урынга барып утырдым. Бер вакытны азан әйтә башлагач мәчеттәге сәгатьле кешеләр сәгатьләрен заводитьитә башладылар. Азан соңында намаз укугач имам әфәнде хөтбә укый башлады. Хөтбәне бик матур тавыш илә сузып укыса да, бөтеннәй гарәби гыйбарәле булганга күрә күп кешеләр йоклый башладылар. Кайбер кешеләрнең гырылдап йоклаулары төн урталарын искә төшерде… Монда язылган нәрсәләр башка җәмигъләрдә дә артыгы илә күренгәлидер» («Казан мөхбире» 1906 нчы ел, №102).

mirasibiz.com фотосы
Узган гасыр башында татар җәмәгатьчелеге төрле юнәлешләргә бүленә, урыс җәмгыяте кебек үк, төрле карашлар тарафдарлары барлыкка килә. Билгеле булганча, 19 нчы ахырында татар мөселманнары арасында җәдитчелек-кадимчелек каршылыгы барлыкка килә. Кадимчеләр иске фикерле кешеләр булып, дингә кагылышлы яңа үзгәрешләрне һич тә кабул итми торган грүһ, ә җәдитчеләр исә киресенчә, яңа ысуллар, яңа юнәлешләрдән бер дә курыкмыйча, яңалыкларны актив кертүчеләр булып исәпләнә. Аларның каршылыклары укыту системасына гына кагылмый, ул дини өлкәне дә үз эченә ала. Әлбәттә инде, хөтбәне кайсы телдә сөйләргә кирәк дигән сорауга да җаваплары төрлечә була. Кадимчеләр, һәм гомумән хәнәфи мәзһәбе буенча гына баручы кадимчеләр хөтбәне гарәп теленнән башка телдә сөйләргә рөхсәт бирмиләр. Җәдитчеләр исә, мәзһәбкә нык ябышуны тиеш күрмиләр, шуңа күрә хөтбә мәсъәләсендә дә хәнәфи мәзһәбенә каршы килүне кулай күрәләр. Алар фикеренчә, хөтбәнең төп максаты – халыкка мәгълүмат җиткерү, динне аңлату, аларның көндәлек проблемаларына, сорауларына җавап бирү, ә бу исә алар аңлаган телдә генә мөмкин.
Кадимчеләр
Татарча хөтбә хакында кадимчеләрнең фикерен аларның рәсми саналган органнары «Дин вә мәгыйшәт» журналы яктырта. Мисал өчен, 1907 нче елның 23 март санында журналда «Татарча хөтбә хакында» дигән мәкалә чыга. Казанның иске мәхәллә мәчетенең мулласы татарча хөтбә сөйләве хакындагы хәбәр бирелә һәм мәкалә шуны тәнкыйтьләп язылган.
«Татарча хөтбә хакында.
«Бәянел-хак» газетасының 136 нчы номерында Гази Мансури имзасы астында язылган бер көенечле мәкалә
Мәкаләнең эчтәлегенә күрә Казанда иске мәхәлләдә сөннәт илә бидгатьне аермаган шөһрәт сөюче бер мулланың татарча җомга хөтбәсе укыганын аңлап бик күп үкендек.
9 нчы номер журналымызда татарча җомга хөтбәсе укуның бер бидгать булганын исат кылган идек. Бу тугрыда бу номерымызда тагы да артыграк тәфсиләт бирү максаты белән түбәндәге хәдис вә аятьләрне язуны мөнәсиб күрдек.
Кызыктыручы, ягъни начар бидгать булган татарча хөтбә укуны бөтен өммәткә диндә тиеш булган бер эш дип күрсәтеп, гавамның игътикадын бозарга сәбәп булган Ш. Х. дигән шәхес, тугры хәлифәләр (Аллаһ алардан разый булсын) хәзрәтләреннән башлап, бу көнгә кадәр аларның бөек эзләренә ияреп, аларның сайлаган юлларыннан тамчы да читкә чыкмыйча килгән изге сәләфләрне тиеш эшне калдыруда гаепләү, ягъни, алар диндә тиеш булган бер эшне кылмадылар дип аларга ифтира вә боһтан кылу кеби, шул шәхескә ияреп татарча хөтбә укыган мулла да, зәм-зәм коесына бәвел иткән кешенең шөһрәтенә туры килгән бер шөһрәт казанып, болар барчасы да түбәндә язылачак куркыту чагылышы булдылар.
Инде татарча хөтбә укуны тиеш дип игътикад кылмак, диндә булмаган эшне мәйданга чыгармак вә арттырмак булганга күрә бу эш әүвәлге хәдис шәриф буенча пәйгамбәребез теле илә кире кагыла вә ташланадыр. Бер.
Һәм бу диндә булмаган эшне гавам өммәткә ваҗиб дип игътикад кылдыру начар бидгать булганга күрә аны кылган кеше кылганы өчен кылган гөнаһысы вә кылдырган өчен Кыямәткәчә кеше кылса барчасының гөнаһысы шул бидгатькә сәбәп булган кешегә кайтуы икенче хәдис белән исбатланадыр. Ике.
Һәм бидгать булган эшне кылучыга шул бидгатьне ташлаганга кадәр тәүбә ишекләре ябык вә бәйләнгән булып, Аллаһ Тәгаләнең ул кешенең тәүбәсен кабул итмәүчелеге — өченче хәдис буенча вәгъдәледер. Өч» («Дин вә мәгыйшәт» 1907 №11).

Апанай мәчете. dumrf.ru фотосы
Җәдидчеләр
Җәдидчеләр исеменнән сөйләүче газета-журналларга килгәндә, иң алдынгы сафта «Шура» журналы басып тора, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдире Галимҗан Баруди чыгарган «Дин вә әдәп» дигән журналны да бу рәткә кертә алабыз.
«Шура» журналында дини сорауларга җавапны күбесенчә Ризаэтдин Фәхретдин үзе биргән. Шундый сорауларның берсе хөтбә нинди телдә булырга тиешлек турында:
«Оренбург: Ошбу сәфәремездә Ташкент шәһәрендә бер мәҗлестә булдык. Шул мәҗлестә бер галим: "Җомга хөтбәсе укылган вакытта гарәпчәдән башка аз гына сүз сөйләнсә дә җомга намазына кимчелек килә, шуның өчен без хөтбә арасында төркичә сүз кушмыймыз (төркичә хөтбә сөйләмимез)", — диде. Шушы хосуста «Шура» идарәсе үз фикерен бәян итсә иде. Бу мәктүбне Москвага барышымызда Оренбург вокзалына салып китәмез. Гарифулла Сафиуллин берлә Садыйк Яушев.
Шура: Бик күп адәмнәр бар – үзләрен Әбү Хәнифә мәзһәбендә саныйлар вә шул мәзһәбтә бик нык булуларын дәгъва кылалар. Әмма үзләренең мөгамәләләре шушы дәгъваларына бөтенләй хилаф буладыр. Әбү Хәнифә фарсыча тәкбир берлә намазга керешүнең, намаз эчендә Коръәнне фарсыча укуның намазга зарары юк дип сөйли, әмма аның мәзһәбендә нык булуны дәгъва итүчеләр хөтбәдә төркичә үз сөйләү, җомга намазына зарар китерә диләр. Бу кадәр мөнәсәбәтсез эш аз булса кирәк. Хәнәфиләрнең ышанычлы китапларының бере булган "әл-Мәбсут" гарәпчәдән башка тел берлә хөтбә укуның Әбү Хәнифә кашында дөреслеген ачык бәян кыладыр (1 нче том, 37 бит). Бу исә хөтбә итеп гарәпчә бернәрсә дә укылмаган тәкъдирдә дә, әмма гарәп теле берлә «хөтбә» исеме бирерлек дәрәҗәдә бер нәрсә укылып та шуның соңында төркичә сүз сөйләнсә, монда нинди зарар булсын? Зарары барлыгын исбат итү, «зарар бар» дип дәгъва кылучы өстендәдер. Исбат итсен, күреп карыйк! Нинди шәргый дәлил китерер икән?" («Шура» журналы, 1915, №3 92 б.)
Күренекле дин галиме, киләчәктә беренче сайланган мөфти Галимҗан Барудиның фикере дә хөтбәләрнең халык аңлый торган телдә булырга тиеш дигән фикергә тәңгәл килә. Үзе чыгара торган "Әд-дин вәл-әдәб" журналында да бу мәсьәлә еш күтәрелә. Ә инде аның үз фикерен бер дәресеннән алып «Хөтбә халык аңлый торган телдә булырга тиеш. (Остаз Галимҗан Баруди хәзрәтләренең гыйлме фикһ дәресеннән өзек)» исемле мәкаләдә Якуп Адутый китерә:
"Җомгада хөтбә сөйләүне галимнәрнең күбесе фарыз, кайберләре сөннәт ди. Хөтбә уку, теләсә фарыз, теләсә сөннәт булсын, имам Әбү Хәнифә (Аллаһның рәхмәтендә булсын) дигәнчә, бер тәсбих вә хәмед кадәр генә булмаса кирәк. Имам Әбү Хәнифәнең бу сүзенә өстенлек бирүселәрнең таянган дәлилләре, хәзрәти Госман хәлифә булгач, минбәргә менеп хөтбә сөйләргә туры килгәндә берничә сүздән гыйбарәт сүз сөйләп төшкән имеш хәбәре дәлил булырлык кадәр ышанычлы вә исбатланган түгел. Киресенчә, ике имам вә башка имамнар да әйткәнчә хөтбә вәгазь диярлек кадщр булырга кирәк.
Хөтбәдә максат – халыкка дини хөкемнәрне, бөек холыкларны искәртү вә аларны вәгазь вә нәсыйхәт итү булганга имам Әбү Йосыф белән имам Мөхәммәд (Аллаһның рәхмәтендә булсыннар) имам Әбү Хәнифәнең бу иҗтиһадын кабул итмәгәннәр. Ике имамның да сүзләреннән аңлашылганча, хөтбәләрнең әүвәлендә укыла торган хәмде-сәнәләр дә Расүлүллаһның (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) һәр мөһим эшнең башында хәмде вә сәнә укуы кабиленнән булып, хөтбәнең асылыннан булмыйча, ә үзе максат итеп тотылган вәгазь вә нәсыйхәтнең кереше вә күркәм чарасы кабиленнән генә булырга тиеш. Шуннан чыгып, хәмде-сәнә кадәре белән тиешле булган хөтбә үтәлмидер. Инде хөтбәдән максат – халыкка хитап итмәк (мөрәҗәгать), вәгазь сөйләмәк булса, күпчелек җирдә билгеле булган рәвешчә гарәпчә тел белән уку халык бер дә аңламаган тәкъдирдә хөтбәдән китәрме, юкмы? Бикләгән бер гарәпчә хөтбәне гомер буе укып, шул мөкаддәс вазыйфамызны җиренә җиткергән булырбызмы? Мәсьәләнең рухын вә хикмәтен ригая итмәк тиештер.
Хөтбәнең әүвәлендә тәбәррүкән вә дин шигаре буларак укылган хәмде-сәнә вә шәһәдәт вә салаваттан башка мәүгыйзәләр гарәпчә булырга тиеш түгел, бәлки һәр кавемгә сөйләнгән хөтбә вә нотык шул кавем аңларлык тел илә булмак тиештер. Дөрес, Расүлүллаһ (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) гарәпчә сөйләгән иде, чөнки аның мөхатаблары (Мөрәҗәгать юлланган кеше) гарәпләр иде, ул гарәпләргә сөйли иде.
Шулай ук Әмәвия вә Габбасия (дәүләт башлыклары нәселләре — автор) дәверләрендә дә күпчелек тыңлаучылар гарәпләр булганга гарәпчә укылган, һәм мөселман гарәп гаскәрләре тарафыннан җиңелгән шәһәрләрдә дә гарәпчә укыганнар, чөнки монда күпчелек мөхатаблар шул җиңүче гарәпләр булганнар вә һәм башка халыклар берлә берлекне куәтләндерү вә һәм гарәпләрне сөйдерү өчен аларның телләрен дә, диннәрен дә тарату максат булган иде.
Расүлүллаһның (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) хөтбәсенең тышкы кыяфәте гарәпчә булса да, эче халыкка шәригать хөкемнәре вә бөек холыкларны өйрәтү иде. Шулай булгач, хөтбәнең рухы һәр кавемгә аңлатырлык идеп сөйләү булып, хатыйб үзенең хөтбәсен халык аңлый торган тел берлә аңлатырга тиеш буладыр. Халык аңламаса ул хөтбә шәригатьчә булган хөтбәгә туры килми, Расүлүллаһ (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) сөннәтенә һәм аның хөтбәсенә туры килми вә һәм җомганың әмер ителүе өчен исә алынган бөек файдаларның берсе юк буладыр. Халык аңламаган тел белән уку хөтбәнең рөхына да, мәгънәсенә дә муафыйк булмыйдыр. Мәсәлән, без аның телен һич аңламаган бер француз профессоры безгә килеп, сезгә файдалы нәрсә сөйлимен дип французча бер файдалы хөтбә сөйләсә, үзенең дә, безнең дә азмы-күпме гомеремезне зая итүдән башка безнең өчен һич файдасы булмаган кеби гарәпчәдән һич нәрсә аңламаган халыкка бер хатыйб гарәпчә сөйләсә, халык моның хөтбәсеннән дөньяви вә ахирәти һич нәрсә аңламас вә һич файда хасил итмәс. Шуңа нигезләнеп, бу хатыйб мәгънә вә чынбарлык ягыннан Расүлүллаһка (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) туры килгән булмас.
Нәтиҗәдә, бу диярда (регионда) хөтбә вакытына һәм урынына муафыйк булган вәгазь вә нәсыйхәтне эченә алган кадәре төркичә булмак тиешледер. Тәки халык аңласын вә файда алсын. Дөрес, әгәр дә халыкның күбесе гарәпчәне яхшы аңлап, ул вакыт гарәпчә сөйләнсә, тышкы вә эчке яктан да Расүлүлаһка (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) туры килгән булыр. Инде халыкка хөтбә сөйлим дип, аңламаган телләре берлә хөтбә укымак, вәгазь сөйләмәк хакыйкатьтә хөтбә вә вәгазь булып бетмәс.
Әмма гарәпчә сөйләргә тиеш дип әйтүчеләр: «Мөселманнар фарсы вә төркестан мәмләкәтләрен яулап алгач, аларның җирле телләре булган фарсыча, төркичә тел берлә хөтбә укымадылар, һаман яулап алучылар үз телләре булган гарәпчә хөтбә укыдылар» — дип үзләренең дәгъваларын тарихи дәлилләр берлә исбат итмәкче булсалар да, тарихи вакыйга аларның дәгъваларына файда итәр дәрәҗәдә түгел. Чөнки мөселманнар фарсы җирләренә керү берлә фарсылар бердән мөселман булып бетмәгәннәр бәлки мөселман гаскәрләре җомга укыганда һәркайсы диярлек шул җирләрне яулап алучы мөселман гарәп гаскәрләре булып, җирле фарслардан мөселман булганнары гарәпләргә чагыштырмача бик аз булганнар. Икенчедән, гарәпләр үзләре яулап алган җидәге халыкны үзләренә (гарәп хөкүмәтенә) нык баглар өчен үзләренең телләрен алар арасына тарату тиешле булганга гарәпчә сөйләү тиешле иде. Һәм шул сәясәтләрнең тәэсире белән халык арасында хөкүмәт теле булган гарәпчә таралган. Халыкның күбесе тиз вакытта гарәпчәне яхшы аңлаганнар.
Шуның өчен гарәпчә хөтбәне җирле халык теленә үзгәртергә тиеш булмаган. Һәм шул юлда гарәп хөкүмәте, гарәп сәясәте юнәлешендә гарәп теленә, гарәп әдәбиятына бик зур хезмәт иткәннәр. Хәтта бөтен ислам галәме мактанырлык Җүрҗәни, Зәмәхшәри, Кәсәи, Исфаһани кебек галимнәр вә әдипләр җитештергәннәр. Әмма безнең Болгар вә Казан мәмләкәтемездә гарәпчә хөтбә укыла килсә дә, коры аның гарәпчәлегеннән бер файда да хасил булмаган. Гарәпчәгә ияләнү мәктәп вә мәдрәсәләргә яхшы хезмәт гарәпчәне яхшы өйрәтү юнәлешендә генә булырга мөмкин. Якуп бин Мостафа"("Әд-дин вәл-әдәб" журналы, 1915. — №8. — 233-236 б.).

«Шура» журналы. ebook.bashnl.ru фотосы
Рәсми Дини Идарә карашы
Оренбугта бөтен Рәсәй мөселманнарының хөкүмәт каршындагы вәкиллеге – «Мәхкәмә-и шәргыя Оренбургия» матбугат сүзе иреге килү белән үзенең рәсми журналын чыгара башлый. Журналның рәсми булмаган өлешендә көнүзәк мәсъәләләр яктыртыла, мөселман мәхәлләләре каршында торган проблемалар хәл ителә, шул исәптән җомга көнне мәчеттә укыла торган хөтбәнең теле хакында да бәхәсләр була. Бу бәхәсләргә нокта куеп 1908 елда Габделкәрим Тәңреколов ислам дөньясында мәшһүр булган галим Габделхәй әл-Ләкнәвинең фәтвасын бастырып чыгара. Моны Мәхкәмә-и шәргыянең рәсми карашы дип тә бәяләргә була. Шул фәтваның хәзерге телгә күчермәсе:
«Хөтбә хакында риваять.
Шуңа керә (ягъни начар бидгатькә) җомга көнне вә ике гает бәйрәмендә хөтбәне гарәп теленнән башка телдә уку яки аларны икенче телгә тәрҗемә итеп бару. Моны сәләфләр (изге буыннар) яшәгән гасырлардан соң гыйлемгә нигезләнмичә уйлап чыгардылар һәм кешеләрнең гарәпчә белмәүләре вә һәм гарәп булмаган халыкларның күплеге кебек хаҗәт вә зарурият килеп чыгу белән акландылар. Белсәләр икән, моның Аллаһ иңдергән китапның вә җибәргән илчесенең телен өйрәнүдә булган кимчелек кенә икәнен.
Бу безне бидгать чокырына ташлады. Сәхабәләр, Аллаһ алардан разый булсын, кешеләрне өйрәтергә, нәсыйхәтләргә, вәгазьләргә, туры юлга юнәлтергә тиеш булсалар да, алар ачкан Византия вә фарсы илләрендә чит милләтләрнең күп булуына карамастан, гарәп теленнән башка телдә хөтбә сөйләгәннәре яки аңласыннар өчен тәрҗемә итүләре билгеле түгел. Шулай ук беркемгә дә шулай эшләргә боермаганнар да.
Шулай алардан беркем дә хөтбәне гарәпчәдән башка телдә сөйләмәгәч, тәрҗемә дә итмәгәч, беркемгә шулай эшләргә дә боермагач, бу имеш «файдалы» вә «дәрәҗәле» эшне калдыру я пәйгамбәребезнең һәм изге буыннарның динне ирештерү юлларын белмәүләре сәбәпле була, яисә аларның динне кайбер кешеләрдән яшереп калдырулары вә динне ирештерүдә кимчелек китерүләре сәбәпле була. Ике очрак та шәригать вә гадәт хөкемендә мөмкин була алмыйлар. Динне гарәп вә гаҗәмнәргә тарату кирәк була торып та, башка телгә гадәтләнү куркынычы сәбәп булгач диннең шигаре вә Коръән теле булган гарәп теленнән башка телләр тыела.
Имам Нәвәви үзенең «Зикерләр» китабында Аллаһны мактау бүлегендә әйткән: „Җомга вә башка хөтбәләрнең гарәпчә булуы шарт булып тора“. Хәдис галиме Вәлиуллаһ Дәһләви дип аталган Әхмәд бин Габдеррахим «Мусаффа шәрх Муваттаэ» китабында әйтә: «Хөтбә гарәпчә булырга тиеш, чөнки күп кенә өлкәләрдә халыклар гарәп булмасалар да, мәшрик вә мәгрибтәге мөселманнар хөтбәләрен даими рәвештә гарәпчә алып бардылар». Кешеләрнең гарәп телен аңламаулары хөтбә үзгәртүне рөхсәт итми, киресенчә, алар үзләре гарәп телен зарурият капланган кадәрле өйрәнергә тиешләр, инде өйрәнмәсәләр, тыныч кына тыңлап торулары да җитә».
Габделхәй әл-Ләкнәвинең «Мәҗмүгател-фәтәви» китабыннан, икенче том, 247 нче биттә. Күчереп җибәрүчесе Җәмигъ мәчет имамы, ахун Габделкәрим Тәңрекулов" («Мәгълүмат» журналы, 1908 ел, №14 298 б.).
Күрүебезчә, бу кадимчеләр фикеренә бик тә якын. Ләкин «Азат» газетасының 1906 нчы елда чыккан 22 нче номерында хөтбә сөйләүчеләр өчен имтихан кагыйдәләрендә татарча хөтбә сөйли белү дә таләп ителә.
«Хөтбә сөйләүчеләргә өстәмә сораулар:
Коръәнне, гыйлем мәгани, бәян, бәдигъка тәтбикъ ителер. Хөтбә сөйләүчегә бәләгать, фәсахәт зарури булган өчен, иңү сәбәпләре илә тәфсир Коръән кылыр. Гарәпчәне төркичәгә, төркичәне гарәпчәгә тәгъбир кылырлык, гарәби хөтбәләр тәртип кылырлык гарәп теленә ия булу. Саф иске хөтбәләрне кабатламасын, үзе тәртип кылсын, хөтбәдә берәр аять укып иңү сәбәпләре илә сахих китаплардан хәдис укып төркичә ачык мәгънәне бәян итеп вә тәфсыйл кылсын. Чөнки вәгазьдән максат аңлату төркичә тәфсир илә буладыр. Фәкать төрки салкын буладыр. Коръән вә сахих китаплардан башка нигезсез вәгазьләр хаталандыру вә адаштыру буладыр».
Дәвамы бар
Руслан Хабибуллин
Справка
Руслан Хабибуллин — казанский историк.
Образование: КФУ, Институт социально-философских наук и массовых коммуникаций (2016 год)
realnoevremya.ru
Догалы китаплар нәшрияты / Җәмгыять / Мәкаләләр
Бүгенге көндә республикада унга якын нәшрият уңышлы гына дини китаплар нәшер итү белән шөгыльләнеп килә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” (гарәпчәдән “тынычлык, иминлек” дигәнне аңлата) нәшрият йорты алардан кай ягы белән аерыла соң? Гомумән, бүгенге көндә дини-догалы китапларны бастыру, тарату эше ни рәвешле алып барыла?
Мәгълүм булганча, “Хозур” күңелләрне рухи яктан баету һәм Ислам кыйммәтләрен тарату нияте белән 2013 елда оештырылды.
Биредә һәр дини китап Татарстан мөфтиятенең экспертлар шурасы хуплавы белән басыла. Ягъни, басмалар укучылар кулына барып җиткәнче дин белгечләре тикшерүен уза. Бүгенге көндә дингә кагылышлы мәгълүмат һәм өйрәтүләр күп төрле, шуңа күрә китаплар чыгарганда аеруча сак булу сорала.
“Хозур”ның, бигрәк тә яшьләрне күз алдында тотып, үзенең интернет сайтларын ачуы, башкалар белән чагыштырганда нәшриятның үзгә ягы булып тора. www.huzur.ru сайтында нәшрият йортының барлык интернет-проектлары, китаплары һәм полиграфия продукциясе тәкъдим ителә. www.darul-kutub.com электрон китапханәдә исә инкыйлабка кадәр дөнья күргән татар дин әһелләренең, шулай ук бүгенге авторларның 240 китабының электрон варианты урын алган. Алар арасында Мисырда, Һиндстанда, Пакыстанда, Япониядә татарчадан гарәпчәгә тәрҗемә итеп басылганнары да, иске татар имлясында дөнья күргәннәре дә бар.
Биредә Риза Фәхретдинов, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Мөхәммәд Әмин бин Габдулла, Әбделкаюм бине Әбдүнасыйр, Шейхелислам бине Әсадулла, Муса Бигиев, Габдрахман Карабаш һәм башка дин галимнәре хезмәтләренең электрон нөсхәләрен табарга мөмкин.
Электрон китапханә булдыру ул, рухи мирасны китапханәләр киштәләреннән, архивларыннан интернет аша өйгә, эш өстәленә китереп куюга тиң. Бу эшне нәшрият КФУ, РИИ китапханәләре белән хезмәттәшлек итеп алып бара. Шулай ук хәзрәтләр чит илләргә сәфәрләре кысаларында төрле очрашуларда татар дин галимнәренең инкыйлабка кадәр чыккан, таралган җыентыклары белән даими кызыксыналар һәм аларны республикага алып кайту җыен карыйлар.
Әлбәттә, рухи мирасны торгызу, иң беренче чиратта, бабаларыбыз китапларын нәшер итүдән һәм хәзерге буынга җиткерүдән гыйбарәт. Бер караганда бу эшнең авырлыгы юк та кебек - тирән гыйлем тупланган әзер әсәрне бастыр гына! Болай әйтү җиңел, ә чынлыкта бит әле аны иске татар имлясыннан яки гарәпчәдән тәрҗемә итәргә, бүгенге укучы аңлый алырлык телгә күчерергә кирәк. Монда, әлбәттә, шушы эшкә махсуслашкан тел белгечләре, тәрҗемәчеләрне табу мөһим. Кызганыч, бүгенге көндә бу өлкә белгечләре бармак белән генә санаулы. Шул ук вакытта иске китапларны компьютерда җыю, яңа китап рәвешенә китерү мәшәкате өстәлә. Шуннан соң гына әле бастыру турында сүз барырга мөмкин.
Изге китаплар һәм догалыклар, нигездә, киң катлам укучыга тәкъдим ителсә, дини хезмәтләр арасында исә бары тик тар даирә, ягъни Исламны тирәнтен өйрәнүче шәкертләр, мөгаллимнәрне, хәзрәтләрне күз алдында тотып бастырылганнары да бар. Әйтик, кайбер басмалар махсус белгечләрне җәлеп итеп һәм зур чыгымнар түгеп әзерләнә, әмма аларны нәшер итү тиражы 500дән дә артмаска мөмкин, чөнки ул китап әсбап буларак бары тик мәдрәсәләргә генә кирәк. Нәшриятчылар исә яхшы белә, кечкенә тираж китапны бастыру чыгымын да, мәшәкатен дә капламый. Шуңа да карамастан, “Хозур” өчен республика мәдрәсәләрен дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итү иң тәүге бурычларның берсе булып тора.
Китаплар бастырудан тыш “Хозур” нәшрият йортының тагын бер эш юнәлеше – басма матбугат чыгару. Аерым алганда сүз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары һәм “Шура” альманахы турында бара. Әлеге газетлар мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә бушлай таратыла. Махсус имамнар өчен дип гамәлгә кыелган альманахка аерым тукталасы килә. 2014 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә әлеге тарихи басма янә нәшер ителә башлады.
Яңа басманың тәүге санында исә мөфти Камил хәзрәт “Шура”ның бүгенге көндә дә кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.
“Татар халкы тарихы, милли үзаңы, татар әдәбияты тарихы, шулай ук башка мөселман төрки халыклары турында сүз барганда бик еш кына “Шура” исемле журнал телгә алына. Быел, ягъни 2013 нче елны, күп кенә дини мәсьәләләр яктыртылган “Шура” журналы чыга башлауга 105 ел тулды. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мондый төр басмага ихтыяҗ гаять зур, чөнки ислам дине җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп керүен дәвам итә һәм, шул рәвешле, тормыш-көнкүреш алга киткән саен, дин белгечләре алдына хәл итәсе күп кенә мәсьәләләр килеп баса”, - диелә хәзрәтнең журналга урнаштырылган кереш сүзендә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Шура” дин әһелләре өчен өстәл альманахы буларак тәкъдим ителде. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре кертелә. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Батыр, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләренең дингә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаткан тирән мәгънәле язмалары да укучыларны битараф калдырмый. Танылган татар галимнәренең фәнни мәкаләләре исә татар халкы Ислам тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булып тора. Инкыйлабка кадәр “Шура”да басылган мәкаләләре дә бүгенге заман укучыларында зур кызыксыну уята.
“Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”, “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалардан тыш, “Әдәбият” сәхифәсе тәкъдим ителүе дә сөендерә.
Бүгенге көндә дини китапларга ихтыяҗ зур. Халык вәгазь, хәдис, дини риваятьләр җыентыкларын, гыйбадәтләрне башкаруны өйрәткән китапларны сорый. Самара, Төмән кебек Россия төбәкләре шәһәрләреннән татарча китаплар эзләп мөрәҗәгать итәләр, имамнары исә “Шура” журналын Россия күләмендә таратуны сорый. Үзебезнең республиканың татар авылларына да татар китаплары килеп җитмәү ачык күренә. Бу хактагы фикерләрне районнарга сәфәр кылганда еш ишетергә туры килә.
Менә шушы ихтыяҗны күздә тотып, нәзарәт тарафыннан мөхтәсибәтләр мәчетләрендә “Хозур” китап киштәләрен булдыру турында карар кылынды.
Шулай ук меңләгән милләттәшләребез җыелган Болгар җыены кебек олуг чараларда дини китап ярминкәләрен үткәрү тормышка ашырыла башлады. Әйтик, Болгарда узган үткән ярминкәдә "Хозур", "Иман", "Рисалә", "Умма", "Мир" һәм башка нәшрият йортларының китаплары, видео һәм аудиодисклары тәкъдим ителде. Гадәттә, дини китаплар сату оештырылган шатырдан иртәннән алып, җыен тәмамланганчыга кадәр халык өзелми. Дини китап ярминкәсе бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул итүгә багышлап үткәрелә торган җыенны рухи яктан тагын да баетты дип әйтергә мөмкин. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган имамнарның Болгардан Мәрҗани, Ялчыгол кебек татар дин галимнәре китапларын җыеп китүләре үзе бер күңелле вакыйга итеп кабул ителә.
Быел “Хозур” нәшрият йорты 21 майда уздырылачак Болгар җыенында өченче мәртәбә Россиякүләм дини китаплар ярминкәсен оештырыр дип көтелә. Бу исә догалы китапларны халыкка җиткерүнең күркәм бер юлы булып тора.
Айзирәк Гәрәева, “Безнең мирас”
dumrt.ru









