Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

Рәсемханә » Тулпар. Тулпар журнал официальный сайт


Истәлек. (Юморестик хикәя). » Тулпар

Истәлек. (Юморестик хикәя).Әлкәй абзый гомере буе эретеп ябыштыручы булып эшләде. Ул үзләштергән һөнәрне Тәпәләп авылында белүчеләр сирәк. Шуңа күрә эшенең тарифын да үзе билгели. Гадәттә, ун сумлык хезмәте өчен, шуңа бер генә нуль өстәп, йөз сум ала. Йөз өчен – мең, мең өчен... хәер, үзегез чамалыйсыз. Сынган сабан төрәнен дә ялгый, чәчкеч, җилгәргечләрне дә юнәтә, өйләргә су үткәрә. Тик менә картайтыла, каһәрең. Гомер дигәнең язгы ташкындай үтә дә китә икән. Озын-озакка сузмыйча, авылдашларга үзеңнән нинди дә булса истәлек калдыру кирәктер. Шул хакта Әлкәй абзый төн буе уйланып ятты. Һәм тапты әмәлен – тимердән кечкенә җил тегермәне макетын ясарга булды. Әйткән сүз – аткан ук. Сырлап-мырлап, ялтыравык канатлар беркетеп, тиз арада төзеп тә куйды ул аны. Борыннан чыккан тынга да зырылдап әйләнә башлый иде ул канатлар. – Бу җил тегермәне авыл халкына миннән истәлек булыр, – дип, Әлкәй абзый култык астына кыстырып алып килгән әлеге бүләген мәктәп музее мөдиренә тапшырды һәм, авыр сулап, өстәп куйды: – Хак сорамыйм, бушка. – Рәхмәт, абзый. Исем-шәриф­ләреңне язып, астына беркетеп куярбыз, тузан да кундырмый сакларбыз, – диде мөдир....Әлкәй абзыйның фани дөнья белән алыш-биреш ясавына да биш былтыр. Авылга бер кайтуымда музейга сугылдым. Ниләр генә юк анда: Николай патша заманыннан калган җиз самавырдан алып, керосин белән яндыра торган җиделе лампага кадәр бар! Хәтта Чапай сугышчыларының корал калдыклары да саклана! Шулчак Әлкәй абзый бүләк иткән җил тегермәне макетына күзем төште. Ялтыр канатлары ачык тәрәзә аша кергән җилгә дә күңелле генә зырылдап әйләнеп утыра, ләбаса. Астында язуы да бар: "Әлкәй Шомабаев бүләге". Шулчак тегермәннең ямен җибәреп стенада эленеп торган тутык су торбасы кисәген күреп, аптырап калдым. Бу ни хикмәт тагын? – Нигә тутык торба элеп, музейның дәрәҗәсен төшерәсез? – дип, ачуланып сорау биргәнемне үзем дә сизми калганмын.Бу сүздән мөдирнең авызы ерылды: – Язуын укы, – диде ул, торба астындагы сүзләргә төртеп. – "Әлкәй теле. Әлкәй Шомабаев эше". Аңламыйм, – дидем аптырап. – Тәүдә без дә аңламаган идек. Хәзер беләбез инде. Әйдә, сиңа да аңлатам, – күзләреннән шаян очкыннар чәчеп, мөдир сер йомгагын сүтәргә кереште. – Берчак аскы як урамнарга торбадан су килми башлады. Әлкәй абзыйның өенә чаклы гөрләп ага, аннан ары йортларда күгәрченнең күз яшедәй тамчылап кына утыра. Сәбәбен тапмыйбыз гына бит. Торбадагы тишекне эзләп, авыл урамнары буйлап казый торгач, Әлкәй абзый турына да килеп җиттек. Серне белү өчен, торбаны өзеп карарга булдык. Ни өчен ул Әлкәй абзый йортына суны ташкындай кертә, ә башкаларга җибәрми икән? Менә без анда күргән хикмәт, – әңгәмәдәшем торбаны кулларына алып, аның эч ягын күрсәтте. Куышлыкны яртылаш буып, аңа эт теле зурлык кына улакчык ябыштырылган иде. – Шушы тимер кисәге бөтен суны Әлкәй абзыйның өенә борып, түбән очларга җибәрмичә, буып торган икән. Әйтәм аны, бакча тутырып кәбестә үстереп, аны биш хакына авылдашларына сата иде, мәрхүм. Шуннан бирле, берәр төрле кырын эшкә юлыксак, аны "Әлкәй теле" дип атыйбыз. Тегермәне дә, "теле" дә истәлек итеп саклана абзыйның. "Кырын эш кырык елдан соң да беленә" дигәннәре шушы буладыр инде, күрәсең...

ТАЗАРТТЫКайтып барган чакта баеп,Бүлде чегән юлымны. – Язмышыңны әйтәм! – диде, Ычкындырмый кулымны.

– Синдә – сихер. Ул афәттәнАзат итә беләм, – ди, –Тазартыла тән сихердәнБары акча белән, – ди.

Унлык бирдем. – Сихерең, – ди, – Көчле, моңа кузгалмый. – Тазарт, – дидем, – кыра-кыра! Йөзлек суздым кызганмый.

– Хәзер кузгалмакчы була,Җитми ләкин көчләре.Йөрәк маеңны кимерәКара сихер тешләре.

Кергәч йөзлек кесәсенә,Кабат акча сорады.Сәламәтлек важный нәрсә –Меңлек суздым сыразы.

Әфсен-төфсен иткәли дә,Ишарәли ым гына.Күчә бара акчаларымКесәсенә шым гына.

– Башын чаптым сихернең, тикКиткән тамыр тирәнгә...– Чап тамырын! – Биш меңлекнеЖәлләмәдем бирәнгә.

– Бетсен сихер! Долой үзен! (Чыга алмыйм азарттан)....Килсәм искә, киткән чегән,Бары... кесә тазарткан...

РӘХӘТ ТОРМЫШ АВЫЛДАРәхәт авылда яшәве,Бөтен шартлар бар монда,Теләсәң, бие урамда,Җибәр уйнап гармунда.

Теләсәң, көмешкә куып,Бәйрәм ит ел буена.Ни эшләвең беркемнең дәЧыкмый кереп уена.

Теләсәң, бот күтәреп ят,Колхоз күптән таралды.Төнлә электр өзелә,Йокы симерт, караңгы.

Мәктәп ябылуы – бәхет,Белем юлын ташладык.Имза урынына хәзерТамга сала башладык.

Үзебез яптык почтаны –Матбугатның учагын.Гәзит-журнал укымагач,Кирәге юк, пычагым.

Медпунктны "кыскарткач" таШатландык искитәрлек.Дару үләннәре кырда,Алсаң чабып, җитәрлек.

Әгәр кайбер агай-энеТеләсә тир түгәргә,Акча эшләп кайту өченКитә чыгып Себергә.

Хафаланма, айлар буеСаргая дип сөйгәне.Күршедә дә ир-атлар бар,Өлешеңә тигәне.

Баеганнар бертуктаусызҺаман байлык җыялар.Биш терәүле өйләренәЕвро тәрәз куялар.

Иген чәчеп, җан кыймыйбыз,Киметәбез малларны.Киметүнең артымы бар – Арттырабыз ялларны.

Кимерәбез Буш ботларын,Белдек яшәү гыйльләсен.Рәхмәт чит ил азыгына,Санкцияләр килмәсен!БУЛМАСУрмандагы агачларныАлдылар да беркөн кисеп,Телеграф баганасынУтырттылар җирне тишеп.

Шыбырдый калган агачлар: – Файда юк гау кубарудан.Тиз аударып булмас үзен.Утырткач ни... югарыдан...

ТӘМӘКЕ ҺӘМ АЛТЫНТәмәке белән очрашкач,Мактанды беркөн Алтын: – Ничек миңа табыналар,Күр әле дөнья халкын!

Мин дип һәркем җан атканда,Сөйсенме сине этем?!Син бит һава агулаучыНибары зәңгәр төтен!!!

Җавап кайтарды Тәмәке: – Тормыйм бәхәскә кереп.Әмма мин ятам кызларныңИреннәрендә эреп.

Янә шул, – диде аннары,Карашын төбәп салкын, –Кибеткә кергәч, онытма,Карарга төтен хакын!

УРЫНЫНДА БИТ...Иҗат итәм кече яшьтән,Сизелеп сәләт арта. Гәзит-журналлар бастыраКолактан тарта-тарта.

Яза торгач, гомер үткән...Беткән элекке кадер: –Яшьләргә урын бир, – диләр,Җитәр, картайдың хәзер!

Картайсам да, авырта дип,Утырмас идем елап.Нигә колактан тартмыйсыз,Урынында бит колак?!

Камил ФАЗЛЫЙ.

tulpar.kiziltan.ru

Шигърият » Тулпар

Фәрит Вафа ул Әхмәдиев Уфа шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүнең Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала. Башкортстан Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. Фәлсәфә фәннәре кандидаты.Фәрит Әхмәдиев әдәбиятта тәрҗемәче буларак танылу алды. Аның тарафыннан Гайса Хөсәенов, Динис Бүләков, Флүр Галимов, Вафа Әхмәдиев, Мирас Иделбаев, Тимергали Килмөхәммәтов һәм башка күп кенә авторларның әсәрләре урыс теленә тәрҗемә ителде. Соңгы чорда ул проза, драматургия, шигърият жанрларында да каләмен сынап карады. Агымдагы елда Башкортстан "Китап" нәшриятында "99 робагый" исемле җыентыгы дөнья күрде. Сүз иреге, журналист этикасы буенча ике монография һәм өч дистәдән артык мәкалә авторы.Фәрит Вафа улы озак еллар "Ватандаш" журналының баш мөхәррире йөген тартты. Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе булды. Бүгенге көндә "Китап" нәшриятының директор урынбасары булып эшли. РОБАГЫЙЛАРКүләгәләр театрыТөнлә тормыш хатирәләреУйната күләгәләрен.Үзем куючысы, үзем тамашачы,Үзем уйнаучы төп рольләрен.* * *Ясаганда безне балчыктан,Бәлки, чүлмәкче арыган,Бәлки, исерек булган – Шуңа да дөнья буталган.* * *Сүзләреңне онытсаң – бар суфлер,Авырып китсәң – бар дублер.Үзеңчә рольне башкарсаң –Куар сине режиссер. Нәҗибә Зәкәрия кызы Әминева 1945нче елның 9нчы декабрендә Кушнаренко районының Әхмәт авылында туа. Туган авылында – җидееллык, Кушнаренкода урта мәктәп тәмамлагач, 1964нче елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1969нчы елда аны уңышлы тәмамлап, Бүздәк районының Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә урыс, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972нче елдан туган районына кайта. Башта Илек, 1975нче елдан Әхмәт урта мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1986нчы елны аңа "Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелә.Нәҗибә мәктәптә укыган елларында ук шигърият дөньясына тартыла. Беренче шигырьләре район гәзите битләрендә басылып чыга. 1964нче елда шагыйрә Уфага укырга килгәч, иҗаты тагын да җанлана. Иҗат җимешләре республика матбугатында да күренә башлый. Университетны тәмамлагач, "Кызыл таң", "Башкортостан", "Өмет" гәзитләрендә, "Башкортостан кызы", "Шоңкар", "Тулпар", "Агыйдел" журналларында даими басылып тора. Сирәгрәк булса да, шигъри әсәрләре "Казан утлары", "Азат хатын" (хәзерге "Сөембикә") журналларында да дөнья күрә. 1996нчы елда ул Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Бүгенге көндә ул дистәгә якын китап авторы. Зәйфә Миргазиян кызы Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. Биредә сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң, Бәләбәй педагогия училищесында укый, Башкортстан дәүләт педагогия институтында белем ала. Башта – укытучы, ә аннары 31 ел буена "Бәләбәй хәбәрләре" гәзите редакциясендә тəрҗемəче, татар һəм башкорт дубляжлары буенча баш мөхəррир урынбасары булып эшли. Бер үк вакытта чәчмә әсәрләр, шигырьләр иҗат итә. Ул – "Бәләбәй хәбәрләре" гәзитенең Рифкать Усманов, Денис Бүләков, район хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге премияләре лауреаты, "Илһам чишмәләре" төбәкара шигърият фестивале җиңүчесе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре. 2010нчы елдан Башкортстан һәм Русия Язучылар берлегенә кабул ителде. Әлеге көндә дүрт китап авторы.

* * *Туктыйсы иде беразга –Сулар ага да ага.Сүнәсе иде бик азга –Утлар яна да яна.

Каласы яшьлек илендә –Гомер уза да уза...Ямыйсы иде йөрәген –Шагыйрь сыза да сыза.

ОЧА КАРЛАРҖырлап оча карлар, оча җырлап,Күңелемдә чыңлый кар җыры,Һәр бөртеге – ап-ак моң тамчысы,Нәфселеге белән кар җылы.

Сокланулы карашлары кала,Кунып агачларга – бар җиргә.Бу сафлыкны бары тиңләп булаМәхәббәттән туган ак җырга.

Баш очымда җырлый…Аяк астаЫңгыраша ак җыр дигәнем.…Шагыйредер кыш иленең, беләм,Язмышының шундый икәнен.

ЯНӘШӘЛЕКЯшел яз килә җиремә,Яшәүгә дәрт уятып.…Кайтам яп-яшь авылдашныСоңгы юлга озатып.

Безнең Бәләбәй ягын республикада гына түгел, хәтта аннан читтә дә шигъри төбәк дип атыйлар. Исем җисеменә туры килә: чөнки әдәби дөньябызда горурланырлык исемнәр шактый. Алар: дөнья әдәбиятында тиңе булмаган яугир-шагыйрь Фатих Кәрим, фронтовик-язучы Кәшфи Басыйров, чуваш әдәбияты классиклары Яков Ухсай, Константин Иванов, күренекле урыс язучы Сергей Аксаков, кабатланмас Марина Цветаева. Татар һәм башкорт әдәбиятларының күренекле вәкилләре Гази Кашшаф, Рәис Низамов, Динис Бүләков, төрле елларда яшәп һәм эшләп киткән, соңыннан күренекле язучылар булып танылган Газим Аллаяров, Вазих Исхаков, Наил Котдусов, Барый Ногманов, Фирдәвес Бәшироваларның исемнәре дә "Бәләбәй утлары" берләшмәсе тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аларга алмашка килгән, 70нче еллардан алып бүгенге көнгә кадәр әдәби иҗатка тугры калып, укучыларны сөендереп торган авторларыбыз, шөкер, бүген дә бар. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, байтак китаплар авторы, республикага киң билгеле шагыйрь һәм язучы Камил Фазлый, Мәҗит Кәримов, Илгизәр Гыйззәтуллин, Хаҗи Әхмәтҗанов, Фәүзия Мәхмүдова, Фәһим Минһаҗев, Хәмит Тәүхетдиновларның исемнәре күпләргә яхшы таныш. Зур шигърияттә иҗатлары лаеклы урын алган Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдиновлар да районның горурлыгы булып санала.Кызганычка каршы, күп кенә каләм тибрәтүчеләрнең остазы булган, юмор остасы Рөстәм Заманов, фантазиягә һәм юморга бай Винир Шәмсетдинов, нечкә лирик Азат Әхмәт, Бөек Ватан сугышы ветераны Карам Әһлиуллин, көлкеле хикәяләре, шигырьләре белән танылган Азат Әхмәтгалиев бүген арабызда юк инде, әмма аларның әдәби мирасы йөрәктән-йөрәккә күчеп яши.

Зәйфә САЛИХОВА,"Бәләбәй утлары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Мин дөньяга килдем сагыныр өчен, Көтеп яшәр өчен гомергә.Шагыйрь Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында дөньяга килә. Башта туган авылында, соңыннан күрше Әмир җидееллык мәктәбендә укый, Стәрлебаш урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Стәрлетамак педагогия институтында белем ала. Зилаер районының – Сабыр, Стәрлебашның Яшергән мәктәпләрендә укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Матбугаттагы эшчәнлеген Стәрлебаш район гәзитендә башлый. Уфага күчеп килгәч, "Кызыл таң" гәзите, "Һәнәк" журналы редакцияләрендә эшли, "Китап" нәшриятында нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире була. Башкортстан язучылар берлегендә татар берләшмәсе оешкач, тәү башлап аны җитәкли.Равил Шаммас – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Татар, урыс һәм башкорт телләрендә чыккан ике дистәгә якын китап авторы.

ЯШЬЛЕК-КАРТЛЫК

Яшьлек ни ул чабып, үтәУты-ялкыны белән.Кеше аны бик соң барлыйКартлык акылы белән.

Юк, яңадан башлап булмыйҮтеп киткән гомерне.Карт йөрәктә яшьлегеңнеңБазлап ята күмере.

Картлык һаман яшьлек беләнЧөкердәшә, серләшә.Шулчак картлык белән яшьлекҖан дуслардай берләшә.

Күңелеңнең иң түреннәнНиндидер наз эндәшә:"Сакла мине йөрәгеңдә,Тәм, ямь, гамь алып яшә".

Эх, булды бит шундый чаклар:"Кесә тулы борчаклар".Ул чакларны адәми затСоң сулышкача саклар.Үрелеп буй җитмәгәннәр,Өлгерә алмый калганнар...Бу икәүнең дәфтәренәБер сер булып тамганнар.

Әй алдата, ашкындыра,Күңелгә куя канат.Яшьлек оча канатында,Картлык әлеге дәфтәрнеТик капшап куя кабат.

Картлык белән яшьлек бик ул –Бер йөрәк тамырыдыр.Әмма картлык – кичке шәфәкъ,Ә яшьлек – таң нурыдыр.

tulpar.kiziltan.ru

Рәсемханә » Тулпар

Баш бит Журнал турында Редакция Журналга язылу Сатып алыу Бәйләнеш Баш бит / Рәсемханә Әкият илеАның картиналарына озак карап торсаң, үзеңне ниндидер әкият дөньясына кереп киткән кебек тоясың. "Риваятьләр иле", "Серле Урал", "Таң тылсымы", "Омтылыш", "Борынгы Җир" кебек әсәрләр сине үзенә әсир итеп, адәм затының чиксез Галәмдәге урыны, кешенең җан бөеклеге турында тирән уйлануларга этәрә. Рәссамның акварельләр дөньясында тынлык һәм гармония хакимлек итә. Күңелдә ирексездән: "Их, көнкүреш мәшәкатьләреннән качып, бер мизгелгә генә булса да шушы сихри мохиттә яшәп алсаң иде!" – дигән уй да туа.Розалия Мәсгуть кызы Лавриненко 1965нче елның 27нче февралендә Туймазы шәһәрендә дөньяга килә. 1982нче елда биредә урта мәктәп тәмамлагач, Уфа­ның 2нче педагогия училищесына укырга керә. Хез­мәт юлын 1985нче ел­да Туймазы фарфор за­водының сәнгать лабораториясе рәссамы сыйфатында башлый. Озак та үтми, гыйлемгә сусаган Розалия Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керә. Әлеге уку йортын 2003нче елда тәмамлый. Аннары, 2000- 2008нче елларда, Туймазы каласының балалар художество мәктәбендә графика, рәсем, композиция, скульп­тура, компьютер графикасы буенча белем бирә. Милли җанлы иҗатчы Күптән түгел Уфадагы М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музееның "Иҗат" залында билгеле рәссам Мэлс Вафинның шәхси күргәзмәсе булып үтте. Ул Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлап оештырылды. Сәнгать сөючеләр игътибарына рәссамның 1967-2015нче елларда иҗат иткән иллегә якын картинасы тәкъдим ителде.Русия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Мэлс Гадел улы Вафин Балтач районының Иске Яхшый авылында туып-үсә. Һөнәри белемне Түбән Тагил социаль-педагогик академиясендә һәм Мәскәү халык университетында ала. Сәнгать училищесында укыта, күп еллар Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе булып эшли. 1985нче елдан башлап төрле күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Рәссамның иҗаты белән Башкортстаннан тыш, Чувашстан, Ырынбур, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләре тамашачылары да яхшы таныш. Италиядә үткән Башкортстан рәссамнары күргәзмәсенә дә куелган аның картиналары. Каләм остасы графика, портрет, пейзаж жанрларында эшли. Майлы буяу, шулай ук акбур (пастель) белән иҗат итә. Мэлс Вафин күргәзмәләрен еш оештырмый. Алар сирәк узса да, хәтердә озакка кала. Чөнки ул картиналарда Тукай, Батырша, Колый Балтачев кебек тарихи шәхесләр гәүдәләнеш ала. Рәссам иҗатының төп сыйфатын нәкъ шул – миллилек билгели. Мэлсның пейзажларында авыл темасы өстенлек итә. Алар шулкадәр җанлы – кылганнар шавы ишетелгән, көтүдән кайткан сыерларның сөт исләре аңкыган кебек. Портретларында кешенең йөз-битеннән гайре характеры, аның эчке кичерешләре, холык-фигыле ачык гәүдәләнә. Ул вак кына детальгә дә зур мәгънә салырга тырыша. Танылган якташыбыз, рок-музыкант, "ДДТ" төркеменең лидеры Юрий Шевчукның "Я – татарин на лицо, но с фамилией хохляцкой" дигән юллары һич тә очраклы язылмаган. Зəңгəр-фирүзə төн кочагында, арба тəртəсен күтəреп ясаган шалаш киндеренең тын гына җилфердəвенə башын куеп, үзенең татлы-бизəкле уй- ларына чумган яшүсмер... Уңда көне буе эшлəп арыган, төнге йокыга тал- ган, дулкын-дулкын яллы көмешсу, коңгырт атлар... Йөзе кыз битедəй сылу итеп сынландырылган ат про- филе өстендə яңа туган алтын ай чайкала. Куыш өстенə алсу-зəңгəрсу чəчкəле куак капланган... "Алма агачыннан ерак төшми," – ди татар халкының бер мәкале. Икенчесе исә: "Атадан күргән – ук юнган," – дип, бу сүзләрнең дөреслеген җөпләп куя. Әйе, гаилә, ата-ана үрнәге күп очракта баланың да киләчәк тормыш юлын алдан билгели. "Итекчедән итекче тумый, кем тусын инде" дигән мәгълүм гыйбарәне искә төшереп үтү дә биредә урынлы булыр. Һәм моның гаебе дә һич юк.

tulpar.kiziltan.ru

Социаль бәла » Тулпар

Баш бит Журнал турында Редакция Журналга язылу Сатып алыу Бәйләнеш Баш бит / Социаль бәла Сагышның сарысы 1977нче елның маенда хәрби хезмәткә чакырдылар. Заводтагы эшне калдырып, Пермьнән туган якка кайттым. Әткөй-әнкәй янында бераз ял иткәч, китер көн дә җитте. Әткәй район үзәгенә кадәр озатырга булды. Мин ат җиктем, арбага печән җәйдем, юл ризыгы, башка кирәк-ярак тутырылган биштәрне чыгарып салдым. Әткәй чыкмый да чыкмый. Ашыктырыйм, дип, өйгә керим дисәм, күтәрмәде тәмәке төреп утыра. Үзе боек.– Әйдә, утыр син дә, тартып җибәр, – ди. Инде ике ел тартсам да, шул сүзләреннән кыенсынып, кызардым.Кыенсынып, кызардым. аталы-уллы бер көйрәтеп алыйк. Киләчәктә әллә күрешеп була, әллә юк, – дигәч, бөтенләй кыен булып китте. Әткәйгә ул вакытта 46 гына яшь, авырып-нитеп ятканы юк. – Кит әле, юк-бар сөйләнеп утырма, – дип, җиңелчә тиргәп тә алдым.Мин киттем. Казахстанда 6 ай укыгач, Таҗикстанга җибәрделәр. Бер ай чамасы хезмәт иткәч, сукыр эчәк авырта башлады. Бу 12нче декабрь иде. 13нче декабрьда операция ясадылар. Теш тә алдырган кеше түгел бит инде – куркыта, шомландыра. Күңелгә әллә нинди уйлар керә. Хирурглар үз эшен башлады – ярдылар. Авыртканы сизелми дә, тик уйландыра гына. Бер бәйләнчек уй күңелгә кереп оялады: кемдер үләр дә, мине телеграмма белән чакырып кайтарырлар кебек. Шул уйларны куам, башны читкә борып, төкеренгәндәй булам, әбиләр өйрәткән догаларны укыгандай итәм. Үз-үземне юатам: барысы да исән, алты ай буе хат алыштык, энем белән сеңлем укып йөриләр, туган-тумача арасында да чирлеләр юк. "Эчне яргач, шул тишектән керә микән ул яман уйлар" – дип, юләрләрчә уйлап та куям. Йөрәк ярасы. (Булган хәл)...Кышкы ачы салкын төннәрдә уйланып, үткәннәрен күз алдына китереп ята торган булды Галия. Хәер, соңгы ике елда аның рәхәтләнеп төн йокысы күргәне дә юк. Бер уй һич тынгы бирмәде аңа. Нигә язмышы кинәт кенә кискен борылып китте соң әле? Бер караганда, әйбәт кенә яшиләр төсле иде бит, югыйсә. Кырык биш ел бергә гомер иткән, иңгә-иң куеп яшәгән тормыш иптәше, өч бала атасы, оныкларының картәтисе, көтмәгәндә-уйламаганда аның өстен­нән икенче хатын алып кайткач, аяз көнне яшен суккан кебек булды Галиягә. Бу хәлләрдән бер ел алда гына йөрәгенә операция ясатып кайткан иде бит ул. Әллә чирле хатын белән яшәп булмас дип уйладымы Динары? Әллә азгынлык сәбәпче булдымы? Уйлары аны еракларга, яшьлек елларына алып китте. Әтисе сугыштан инвалид булып кайта. Әнисе авыр сугыш елларында көче җитәр-җитмәстән колхозда авыр эшләрдә эшли. Алар сугыштан соң өйләнешеп, бик матур дөнья кора. Әтисе гомер буе бухгалтер була, әнисе, җиң сызганып, колхозда эшли. Гаиләдә алты бала үсә. Галия аларның икенчесе. Еллар үтеп тора. Шулай матур гына яшәгәндә, кинәт әниләре чирли башлый. Сугыш елларында көч килү сәбәпледер инде, күзләре авырта аның. Күрү сәләтен бөтенләй диярлек югалта. Билгеле, өлкән кыз бала буларак, йорт мәшәкатьләре, кече туганнарын карау эше Галия өстенә төшә. Авылда сигезьеллык кына мәктәп була әле ул вакытта. Әнисе чирләгәнлектән, Галия күрше авылда урнашкан район үзәгендәге урта мәктәпкә бармаска карар итә. Иптәш кызы белән 16 яше тулар-тулмастан фермага савучы булып урнаша.Ул чакларны искә төшерсә, Галиянең әле дә йөрәге сыкрап куя! Иртәнге сәгать биштә торып, кышкы ачы суыкларда да, язгы-көзге ачы пычракларда да ике чакрым ерак­лыктагы фермага җәяү барулары, мал азыгы ташып, бәләкәч кенә ап-ак куллары белән егермешәр сыерны савып кайтулары… Әнисе дә Галиянең йоклаган чагында сызлаган кулларын кая куярга урын тапмыйча ыңгырашуын ишетеп, еш елый торган булган. Әмма чирле ана ничек ярдәм итә алсын инде? Инвалид ире өстенә алты бала барлыгын уйлап түзәргә туры килә. Галия ике ел буе туган колхозында сыер сауды. Үз бəхетең – үзеңнеке. Сентябрь башында көннəр матурла- нып китте. Авылда көзге уңышны җыю мəшəкатьлəре башлангач, көн коры чакта Мəгъдəния апа да яңгырдан соң йомшап калган җирне көрəге белəн ка- зып, бəрəңге чыгарырга кереште. Бераз җиллəткəннəн соң, ул аларның бөртеген дə калдырмыйча чүплəп ала да, чилəге тулгач, капчыкка аудара. Вакларын, көлебрəк, тавык бəрəңгесе дисəлəр дə, алары да эшкə ярап куя. Тавык дигəннəн, авылда иң игелекле кош бит ул. Ите ту- клыклы һəм файдалы булудан бигрəк, йомыркалары ни тора! Вак бəрəңгелəргə карата булган ихтирамының сəбəбе, əлбəттə, бу гына түгел…Аякларына басып билен турайткан чагында, туфрак арасында күмелə язып калган ике бəрəңгегə күзе төште. Иелеп аларны күтəргəндə, башыннан: "Зама- нында сез булмасагыз, ачтан интегеп үлəр идем..." – дигəн уй йөгереп үтте. Һəм күз алдына шул елларның канлы шəүлəсе килеп, хатирəлəрне яңартты.1936нчы елның язында ике ятим – 7 яшьлек Мəгъдəниягə 11 яшьлек абыйсы Гыйлəҗетдинга Сарапул шəһəрендə, суык баракта көн күрергə туры килə. Шул– тирə-якта ачлык-ялангачлык хөкем сөргəн көннəрдə кулларына бəлəкəй генə ике бəрəңге килеп кермəсə, яшел үлəнгə кабат аяк баса алган булыр иде микəн алар?

tulpar.kiziltan.ru

Хикмәти дөнья » Тулпар

Ягафәр ишан кабереСоңгы елларда халык үзенең изгеләрен, дин юлына әйдәүче бөек затларын хәтеренә төшерә, тормышларын өйрәнә, каберләрен тәрбияләп тотып, рухларына атап Коръән укыта башлады. Шул рәвешле, кайчандыр якты нурдан гына яратылган күңелләребез сафлыкка, яктылыкка омтыла. Башкортстанны әүлияләр иле, дип атыйлар. Бүген без Урал сырты буйлап йолдыз сыман сибелгән әү­лия каберләренең күплегенә хәй­ран калабыз. Чынлап та,  алар Урал тауларының иминлеген сак­лап тора кебек. Ләкин изге урыннар Башкортстанның башка төбәклә­р­ендә дә киң таралган. Мәсәлән, Өршәк елгасы буенда Ягафәр ишан кабере урнашкан.Ул Авыргазы һәм Дәүләкән районнары очрашкан җирдә, Өршәк елгасыннан өстәрәк, Тимәшкә авылыннан ике-өч чакрым ераклыкта урын алган. Зур гыйлем иясе һәм дин әһеле, көчле табиб буларак дан тоткан Ягафәр ишан күмелгән җирне мәңге яшел мәһабәт карагайлар саклый. Үзләренең сыннары белән алар бу изге урынны табигый кәшәнәгә әверелдергән. Ике гасырга якын моннан кеше эзе суынмый.Ишан 1747нче елда туып, 1824нче елда бакыйлыкка күчкән. Аның турында язма чыганаклар да бар. Күренекле галим һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин дә үзенең "Асар" китабына аның хакында күп мәгълүмат теркәгән. Хезмәтне гарәпчәдән башкортчага тәрҗемә итүче әдибә һәм галимә Зәйтүнә Яхъя кызы Шәрипова әлеге шәхес­нең тәрҗемәи хәле турында түбән­дәгеләрне яза:– Ягафәр бине Габди (кайбер урыннарда Габид), бине Исхак, бине Котлыәхмәт, бине Нуриман чыгышы белән башкортлардан булган. Чыгышы белән Чишмә тимер юлы станциясеннән ун чакрым ераклыктагы Сәфәр кәрьясыннан. Аның Мәгърифә һәм Сәгыйдә исемле ике хатыны була. Беренчесе – данлыклы Локман хакимнең бертуган сеңлесе, Усман старшинаның кызы. Һимавин, Көтәвин исемле уллары, Фатыйма, Фәтхесрур дигән кызлары була.Шуны да әйтергә кирәк, 1910нчы елның җәендә танылган мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин, бу якларга килеп, Локман кантон һәм Ягафәр ишан каберләренә зиярәт кыла. Кантон башлыгы Локман – Ягафәр шәех тәрбияләгән мөритләрнең берсе була. Ул үлгәч, үзен остазы янына җирләргә куша. Ишанның кабер ташын Локман хаким куйдыруы бәхәссез. Чөнки шундый ук ташны ул, 1813нче елда вафат булып, Иске Мерәс авылы зиратына күмелгән әтисе – Усман кантонның баш очына да куйдыра. Усман Ибраһимов та – танылган шәхес. Авыргазы районындагы Усман (Казморын) авылы аның исемен йөртә. Мич галинәҗәпләре

Тарихи белешмә

Тарихтан мәгълүм булуынча, кешеләр учактан палеолит чорында ук файдаланганнар. Бераздан бакыр, кургаш рудаларын эретү, бронза җитештернең серләре дә ачыла. Әйткәндәй, тәүге "кара мич"ләр таш гасырда ук пәйда була. ХVIII гасыр башында Петр I мич төзүнең мәҗбүри нормалары турындагы фәрманга кул куйганнан соң, аларга төтен чыккычлар (юллык торбалары) куела башлый. Гомумән, Русиядә мич салу традицияләре нык үсешкән чоры турында күпне сөйләргә була.

Авыл миченә мәдхияӘлеге көндә авыл йортлары зәңгәр ягулык һәм пар казаннары белән җылытыла башлады. Әмма, алар тормышта нинди генә уңайлылык тудырса да, "ак мич"ләребезне берничек тә алыштыра алмый. Танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең бер әсәрендә "мичкә яккач, өйгә мамык җылысы таралды" дигән искиткеч матур чагыштыруны бер дә юкка кулланмаган. И ул мичле өйкәйләрнең "мамык җылысы"! Әле дә хәтеремдә, без бәләкәй чакларда мичкә ягылган утыннар күмергә әверелеп, үзара "чытыр-пытыр" килеп "бәхәсләшә" башлауга, өйгә җылы йөгерә иде. Гадәттә, көне буена тауда шуып, тез башларыбызны туңдырып кайткач, мич башына менеп кунаклыйбыз. Мич алдында күәстә кабара башлаган коймак камырын болгаткан әнкәй нидер сөйләнеп ала – бераздан таба исе борынны кытыклый... Мич кашагасын күтәреп, табагачын тотып, табада чаж да пыж китереп коймак коючы әнкәемә күз салам. Аларны зур коштабакка шудырып төшергән саен, аның йөзенә һәм күзләренә канәгатьлек нуры куна. Ә кечкенә мистә эретелгән сары майга манып-манып алганда, ул тагын да сөйкемлерәк, матуррак булып күренә. Менә хәзер, зур коштабак белән җиз самоварны өстәлгә китереп куяр да, тирә-якка мәтрүшкә исләрен бөркегән чәен ясый-ясый: – И, тишек борыннар! Шул мич башыннан төшә беләсезме сез, әллә юкмы? – дип шелтәләп алган булыр.

Әүлияләр яткан җир 1995нче елның эссе җәе әле дә күпләрнең хәтерендә булыр. Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы... Июль урталары... Май башыннан бирле җиргә бер тамчы да яңгыр төшмәгән. Бөтен тирә-як сап-сары, кибеп беткән. Табигать үзенең халәте белән октябрь аен хәтерләтә. Яшеллекнең исе дә калмаган. Минем студент чак, гаиләбез белән посадкада печән әзерлибез. Анысының да рәте юк, үлән биеклеге бер карыштан артмый. Монысы бер хәл әле – түзәрлек, иң мөһиме, бәрәңге чәчәк атар-атмастан сабаклары көеп бетеп килә! Ә бу инде катастрофа, кышка төп ризыксыз килеп кердең дигән сүз. Заманы да нинди бит әле аның – Ельцинның йотлык еллары!Шундый көннәрнең берсендә, кичен көтү кайтуын каршылап капка алдындагы эскәмиядә утырганда, яныбызга күршебез, сугыш ветераны Әхмәт ага Төхвәтуллин килеп басты. (Ул күптән бакыйлыкта инде. Яткан җире җәннәт булсын!) Урын бирдек. Күршебез кесәсеннән тәмәкесен тартып чыгарды, шырпы сызып кабызды, тәмләп суырды һәм күзләрен кысыбрак безгә карады да сүз башлады.– Оланнар, эш болайрак барса, көзге уңышсыз калабыз бит. Бер тамчы да яңгыр юк. Сәбәбен беләм мин аның: Әүлия каберен рәнҗетте халык, таптады, өстенә көтү кертте, чишмәсен нәҗесләде. Шулай ярамый инде! Хәзер исә әҗерен алабыз.Яңгыр белән кабернең үзара бәй­ләнешен бөтенләй аңламасак та, бабайның кайгы-хәсрәтен уртаклашып, уфтанып баш кактык. Әхмәт ага тәмәкесен татлы итеп тагын бер суырды да, ныклы фикергә килеп, ахрысы, төпчеген җиргә атып бәрде.– Җитте оланнар! Иртәгә үк авылның барча әби-бабайларын җыеп, Әүлия каберенә алып барам! Җәяүләп барырбыз, дога кылырбыз, чистартырбыз, гафу итүен сорарбыз! Кем белә, бәлки файдасы да булыр. Һич югы күңелем тынычланып калыр! – диде дә, таягына таянып, тыкрыктан башы күренгән сыерын каршыларга атлады...Әүлия кабере Бәләбәй районының Тузлыкуш һәм Ирек авыллары арасында, урман авызыннан ерак түгел, тау битендә урнашкан. Балачакта ишеткән риваятьләр буенча, анда үзенең җиде укучысы (бездә аларны сәхабәләр дип атыйлар. – И.Ф.) белән бергә төбәккә Ислам дине таратып йөргән Әүлия күмелгән. Без үскән сиксәненче елларда бу урын изге дип санала иде – каберләр таш белән уратып алынган, анда кереп җиләк җыярга, малдан таптатырга ярамый – Әүлия рәнҗеше төшәргә мөмкин дип куркыталар. Кабернең баш очыннан тешләрне камаштырырлык салкын, саф сулы Әүлия чишмәсе бәреп ята. Аның тәме әле дә тел очымда тора. Бәлки сәер яңгырар: тик атеистик совет заманында халык күпкә иманлырак иде шул, өлкәннәргә, ата-бабаларга, рухи кыйммәтләргә ихтирам зур иде. Хәзер авыл саен мәчет яки чиркәү салынып, телевизор экраннарын вәгазь укучы дин әһелләре тутырса да, гыйбадәтханәләргә йөрүче юк дәрәҗәсендә. Ата – улны, ана кызны белми. Туксанынчы елларда халыкны алыштырып куйдылармыни: Әүлия кабере өстенә көтү кертеп, пычратып, чардуган ташларын, хуҗалыкта кирәк булыр дип, кем кая ташып бетерде. Авылдашларының гаебе өчен ярлыкау сорап, Әүлия каберенә барырга булды күршебез. Җен егетеИсәнме, "Тулпар!" Сезнең "Хикмәти дөнья" рубрикасындагы язмаларны укыгач, берничә ел элек башымнан кичергән бер вакыйга белән уртаклашасым килде. Моңа кадәр бу хакта беркемгә дә сөйләгәнем юк иде, чөнки "ычкынган" дип уйлауларыннан шикләндем.Ул көнне фатирыбызда ялгыз гына кунарга туры килде. Төн уртасында кинәт кенә уянып киттем. Карасам, каршымда бер егет утыра. Чибәр, кап-кара чәчле. Миңа таба иелгән дә, йөземә текәлгән. Шунысы гаҗәп, миндә бернинди дә курку хисе булмады. Бары тик кызыксыну гына.Урынымнан тора башлаган идем, егет кузгалды да коридорга чыкты. Мин дә аның артыннан иярдем. Ул минем күз алдымда стенага кереп китте һәм юк булды. Әйткәнемчә, курыкмадым. Йокларга яттым. Күпме йоклаганмындыр, кемнеңдер миңа текәлгән карашын тоеп, яңадан уяндым. Каршымда шул ук егет утыра иде. Бу юлы күңелемне нигәдер бик каты курку хисе биләп алды. Урынымнан аз гына кузгалган идем, егет яңадан стенага кереп гаип булды. Яңадан йокларга шикләндем. Егет башка күренмәде. Уйланып, куркып ята торгач, әбиемнең: "Җен егетләре төннәрен ялгыз хатын-кыз янына килеп йөри. Аларны бозалар, аннары бергә яшиләр. Бу хәл берничә ел дәвам итәргә мөмкин. Әмма хатын-кыз үзенең җен белән яшәп ятканын аңламый, белми. Бары тик еллар узып, үзе картайгач, ә егет һаман да яшь, чибәр көенчә калгач кына сизенә башлый, әмма инде соң була. Хатын- кыз беркайчан да өйдә ялгыз гына кунарга тиеш түгел, янәшәсендә ир бала булса да булырга тиеш",– дип сөйләгәне искә төште.

tulpar.kiziltan.ru

Киштәдә яңа китап » Тулпар

Галимнең күңел кошы Касыйм ЙОСЫПОВ. Моңаймас та иде, һай, бу бала... – Уфа: Матбугат дөньясы, 2015. – 413 бит. (Тиражы – 325 данә)Галим һәм әдип Касыйм Йосыповның чираттагы (алтынчы) китабына аның иң уңышлы әсәрләре тупланган, шулай ук беренче тапкыр укучы хөкеменә чыгарылган язмалары да бар. "Сагыш", "Сикәлтәле гыйлем юллары", "Җир бит", "Горурланыр күршеләрем", "Енисей буенда очрашу", "Гасыр башында уйланулар", "Тыңласаң җыр, тыңла моңлылардан" – үзе бер китапка торырлык әсәрләр. Элегрәк чыккан китапларына кертелгән әсәрләре дә тулыландырылып бирелгән. Яңалары арасында әдәби мемуар жанрына караган "Сикәлтәле гыйлем юллары" – авторның бар иҗатын бер җепкә тезеп, әдипнең дөнья картинасын концептуаль рәвештә күз алдына китерүче хезмәт. Аксакал акыл иясе үткәннәргә бүгенге көн биеклегеннән тарихи-публицистик, фәлсәфи-этик анализ ясый һәм зур гомумиләштерүләргә ирешә. Русия кая бара һәм безгә нишләргә, дигән мәңгелек сораулар куела монда, һәм җавап-фаразлар да әйтелә. Галим, язучы һәм җәмәгать хадиме Касыйм Йосыпов илнең киләчәген кайгырта, милләтне милләт иткән гореф-гадәт, тарихи хәтер, милли үзаң һәм горурлык төшенчәләрен барлый һәм шуларны ватандашларына тәкъдим итә. Кешеләргә әйтер сүзе булганга башкара ул бу олуг вазыйфа – миссияне. Касыйм Йосыповның иҗаты укучыга кайсы яклары белән мөкатдәс һәм кадерле соң? Шул сорауга җавап эзлим. Шагыйрьләр күктән төшмиләр!.. Эльверт ХАМАТША. Гомер эзлә­рем: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2015. – 284 бит. Тиражы – 500 данә.

2006нчы елның 21нче апрелендә Уфада, Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Зур залында Башкортстан язучыларының ХIV корылтае ачылды. Аның тәүге көне тәмамланганнан соң, җитди сәбәпләр килеп чыгып миңа ашыгыч рәвештә кайтып китәргә кирәк булды: автобус тукталышына юл алдым. Шулчак, миңа таныш түгел берәү зур-зур адымнар белән миңа якынлашып, каршыма чыгып туктады. – Исәнмесез, Салават абый! Кайда юл тоттыгыз? Корылтайның эше бетмәде бит әле, иртәгә дә дәвам итәчәк...– Мин Сезне бик үк танып та бетермим шикелле, – дигән булдым.– Мин дә Сезне беренче тапкыр күрәм, ә шигырьләрегезне, китапларыгызны укып күптән беләм. Корылтайның тәмамланганын да көтмичә кайтып китәргә уйлагансыз... Әллә берәр тетрәндергеч вакыйга булдымы тормышыгызда?.. – диде әңгәмәдәшем, сүзне шаяртуга борыбрак.– Булган инде... Кемгәдер сөйләү белән генә хәлләр җиңеләйсә икән...Бу – күптән "шигырь җене" суккан һәм аннан соң "адәм рәтенә" керә алмаган Эльверт Хаматшин дигән кеше булып чыкты: сөйләштек, таныштык, дигәндәй... Ул миңа үзнәшер юлы белән 2005нче елда Түбән Кама үзәк мәчетенең "Ихлас" полиграфия-нәшрият комплексында 1000 данә белән басылган "Каеннарым мине көтәләр" исемле шигырьләр җыентыгын "Салават абыйга – автордан. 21.04.06", – дип язып бүләк итте.– Сезнең белән очрашып... иркенләп бер сөйләшеп утырасы килгән иде... әдәбият, шигърият турында. Ашыгасыз икән... Иртәгә форумда ниләр булганын берәр очрашканда сөйләрмен әле Сезгә, – диде ул, тагын да шаяртыбрак... Хәерле юл...– Сау булыгыз. Ходайның юллары – бихисап, бәлки берәрсе тагын да очраштырыр әле...

Шигърият солдатыФәрит Сабир улы Зарипов 1940нчы елның 5нче июнендә Стәрлебаш районы Кызыл Яр авылында дөньяга килә. Әтисе Хәмәтсабир 1943нче елда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Фәрит һәм аның абыйсы Маратны әнисе Зөлкамал ялгызы карап үстерә. Әтисезлек, сугыш еллары авырлыгы кечкенә Фәрит өчен эзсез үтми, ул бу хакта шигырьләрендә дә телгә ала:Тормыш безне эшкә иртә җикте,Назламады сөеп-иркәләп.Әтиләрне сугыш уты өткәч,Балалыктан чыктык иртәрәк.Туган авылында башлангыч, Яшерганда җидееллык, Тәтер-Арсланда урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Фәрит Зарипов Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Хәрби хезмәткә чакырылгач, гомерен армия белән бәйли. Рязань училищесын тәмамлап, офицер дәрәҗәсе алгач, СССРның төрле почмакларында хезмәт итә. Хәрби көчләр ветераны, отставкадагы майор. 1988нче елда отставкага чыгып, Уфага кайтканнан соң, 11 ел тормыш хәвефсезлеге дәресләрен укыта. 25 ел буе читтә йөргәндә туган ягына, милләттәшләренә булган хисләрен шигырь юлларына сала. Үзе әйтмешли:Туган телгә тугры булдыЙөрәк талпынышлары.Шигърияткә алып килдеКүңелем балкышлары.Хәрби хезмәт елларында татар-башкорт офицерлары белән гармунда уйнап, җырлап, моңга сусаган күңелләргә рухи ял бирә. Милли каршылыкларның тәүге "җимешләрен" дә армия сафларында татый. Аларның кайберләре иҗатында да чагыла. Могҗизалар тудыручыБезнең илнең уңдырышлы табигате турында "Җиргә тәртә күмсәң, арба үсеп чыгарлык", диләр. Халкы да шундый. Тукай юкка гына, "Халык – шагыйрь ул", димәгән. Мин Тукайның хаклы булуына, безнең уңдырышлы рухи туфрактан күпме шагыйрьләр чыгуына Йомабикә Солтанованың бу җыентыгын укып чыккач тагын бер кат инандым. Чын шагыйрь – могҗизалар тудыручы. Йомабикә Солтанованың табыш-могҗизаларыннан берничә мисал: утлы күмердәй хәтер, чапкан үләннәрдәй үткән еллар, чакырылмаган кунактай картлык, көзләр булып саргайган гомер агачы, өелеп калган еллар, гомер агачыннан яфрак булып өзелү... Шагыйрьнең шагыйрьлеген әнә шундый табышлар күрсәтә. Шагыйрьнең шагыйрьлегенКартлык якыная,Гәүдә авырая, кебек мәкаль булып китәрдәй юллар билгели.Йомабикә Солтанованың ши­гырьләрен укып чыккач, аның тормы­шының гади генә булмавын, күргән авырлыклары, михнәтләренең дә шигырь булып саркып чыгуын күрә­сең. Гүя тормыш аны кыйный-кыйный шагыйрь ясаган. Мин сугыш чоры баласы,Булмышым тыйнак кына.Миңа бирелгән бәхет тә –Кечкенә уймак кына.Яки:Болытлы көн кебекШигырең, дипТиргәмәгез мине, сүкмәгез;Икейөзле булып яза алмыйм,Зарлы-моңлы минем үткәнем.Тагын бер мисал:Юлда әйтәм: яткан икмәк күрсәм,Ходаем, гөнаһлардан арала!Үскән, үткән еллар искә төшеп,Гүя, йөрәгемә камыл кадала. "Мин бәхетне аңлыйм үземчә" дигән шигъри китабының Яр Чаллы шәһәрендә чыккан беренче басмасын (2001) нәшерләүдә якташы Зөфәр Җәннәт улы Гарипов ярдәм итә. Китапның тулыландырылган икенче басмасы 2004нче елда Башкортстан "Китап" нәшриятында дөнья күрә.

tulpar.kiziltan.ru

Әдәбият елы » Тулпар

Әдәбиятның киләчәге – балаларда, кечкенәләр күңелендә яткан иҗади бөреләрдә. Шушы бөреләрне даими сугарып, дәртләндереп торганда гына, әдәби буыннар бәйләнеше барлыкка килеп, нәфис сүз сәнгате үсеш алачак. Шушы хакыйкатьне истә тотып, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы ел башында ук мәктәп укучылары арасында "Җанлы сүз – 2015" иҗади бәйгесен игълан итте. Конкурска эшләр читтән торып, ягъни Интернет челтәре аша кабул ителде. Мондый бәйге республика тарихында беренче тапкыр оештырылса да, анда катнашучылар саны һәм географиясе ифрат зур булды. "Җанлы сүз – 2015" иҗади конкурсын­да Башкортстанның 26 район һәм шәһәреннән 210 укучы катнашты. Шуны да билгеләп үтәр­гә кирәк: Бишбүләк (30 укучы), Крас­нокама (19 укучы), Дүртөйле районы һәм шәһәре (23 укучы), Уфа шәһәре (24 укучы) мәктәпләре бәйгедә аеруча актив булды. Мактау сүзләрен бәйгегә 16 баланың эшен җибәргән Дүртөйле районы Мәскәү, Краснокама районы Куян (10 эш), Яңа Кабан (7  эш), Бишбүләк районы Елбулактамак (10  эш), Бүздәк районы Түреш (9 эш) мәктәпләренә карата да әйтергә мөмкин. Гыйльми-педагогик эш алып бару белән бергә үзләрен шигърияттә дә, журналистикада да сынатмаган остазлар – Лилия Сәгыйдуллина, Рәүф Идрисов һәм бу юллар авторыннан торган жюри әлеге эшләрне "шигырь", "хикәя", "әкият", "тәнкыйть мәкаләсе", "эссе", "нәсер", "сценарий", "рәсем" номинацияләрендә тикшереп чыкты. Һәр өлкәдә җиңүчеләр билгеләнде. Яхшылардан-яхшысы дип табылган 80нән артык яшь каләмкяр укытучылары белән Башкортстан дәүләт университетының тантаналар залына җыелды. Яңавылга көзге сәфәр

Сулдан уңга: Тәслимә Вәлиева, Мәрзия Камалова, Дилбәр Булатова, Динә Морзакаева, Дилә Булгакова. Уртада – Кәүсәрия Шәфыйкова.Алтын көзнең ямьле бер көне. Без: "Сәхибҗамал" хатын-кызлар оеш­масының иң актив әгъзалары Дилә Булгакова, Динә Морзакаева, Тәслимә Вәлиева һәм, аларга кушылып, мин фәкыйрегез, дүрт тәгәрмәчле корыч атка төялеп, дәрт итеп, Яңавыл якларына ашыгабыз. Юк ашыкмыйбыз, корыч атыбызның дилбегәсе Тәслимә Мохтасар кызының эшлекле һәм ышанычлы кулларында – чакрымнарны җайлап сүтәбез. Әллә Левитан картиналары күргәз­мәсенә килеп эләктек инде? Тирә-якта – алтын, бакыр, коңгырт, көрән, сары, кызыл гөлләмәләр! Һәм алар – агач дәүмәллеләр. Төсләрнең байлыгында көз белән бер мизгел дә ярыша алмый! Юлыбыз – Яңавыл шәһәрендә яшәү­­че шагыйрә Кәүсәрия апа Шәфый­ковага. Сәфәребезнең сәбәбе – аның белән күрешү, хәл-әхвәл белешү. Тагын бер сәбәп – Уфа шәһәренең "Ихлас" мәхәлләсе мөселманнары һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы җәмәгать башлангычында Кәүсәрия апага берникадәр ярдәм оештырганнар, шул әманәтне дә тапшырмакчыбыз.

Әдәби түгәрәкләрдә.Караидел – әдәбиятка Гаян Локманов, Рәис Риян, Мөхәммәт Закировларныбиргән төбәк. Районда Гаян Локманов исемендәге премия булдырылган.Ул иңактив һәм сәләтле каләм ияләренә тапшырыла. Караиделнең үзәк урамынаәлеге язучыларның рәсемнәре төшерелгән баннер куелган. Караиделлеләр әдәбиятка хезмәт иткән якташларын зурлауда башка төбәкләргә үрнәк булырлык.Бүгенге көндә районда "Чулпан" исемле әдәби-иҗат түгәрәге һәм "Идел"әдәбият сөючеләр клубы эшли. Аларга Йомабикә Солтанова, Тәнзилә Якупова,Гөлсем Нәбиуллина, Гадилә Гыйльманова, Фидаил Сафин, Лилия Туктамышева, Әлфир Якупов һәм башка сәләтләр тупланган."Идел" белән өч китап авторы, прозаик Заһит Мурсиев җитәкчелек итә."Караидел хәбәрләре" гәзите каршындагы "Чулпан" түгәрәген шагыйрә Гүзәлия Тимершина җитәкли.Бүгенге көндә районда "Чулпан" исемле әдәби-иҗат түгәрәге һәм "Идел" әдәбият сөючеләр клубы эшли. Аларга Йомабикә Солтанова, Тәнзилә Якупова, Гөлсем Нәбиуллина, Гадилә Гыйльманова, Фидаил Сафин, Лилия Туктамышева, Әлфир Якупов һәм башка сәләтләр тупланган."Идел" белән өч китап авторы, прозаик Заһит Мурсиев җитәкчелек итә."Караидел хәбәрләре" гәзите каршындагы "Чулпан" түгәрәген шагыйрә Гүзәлия Тимершина җитәкли. Миякә районы – ил күләмендә танылган батырларны, байтак язучыларны, сәнгать әһелләрен үстергән игелекле һәм бәрәкәтле төбәк. Туксанбай авылыннан күренекле мәгърифәтче, шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың, Өршәкбаш-Карамалы авылында туып үскән, офицерлар арасында беренчеләрдән булып Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Миңлегали Гобәйдуллинның исемнәре тарих битләренә алтыннан язылган. Язучылар һәм шагыйрьләр Төхвәт Янәби (Янәби-Урсай), Сафуан Яхшыголов (Илчегол), Азат Магазов (Баязит), Айдар Хәлим (Кәркәлетамак), Хәкимҗан Зарипов (Каран), Факил Морзакаев (Каран), Фәнис Янышев (Җиреклекүл), композитор Роза Сәхәветдинова (Күл), артистлар Нурия Ирсаева (Канбәк), Илдар Гомәров (Илчегол), Айдар Галимов (Кәркәлетамак) иҗаты әдәбият һәм мәдәният елъязмасына талантлы сәхифәләрен өсти...

tulpar.kiziltan.ru


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта