БЕРЕНЧЕ ПРОФЕССИОНАЛЬ ТАТАР ГАРМУНЧЫСЫНЫҢ ИСЕМЕН БЕЛӘСЕҢМЕ? Журнал ялкын читать на татарском
НАТАЛЬЯ САБИТОВА: БЕЗ ТАТАР ҺӘМ ЭРЗЯ ТЕЛЕНДӘГЕ ОХШАШ СҮЗЛӘР СҮЗЛЕГЕ ЧЫГАРАЧАКБЫЗ
О своей многонациональной семье, пользе многоязычия и татарско-мордовском словаре рассказала председатель Национально-культурной автономии мордвы в Республике Татарстан.
«Знаю эрзянский, мокшанский, чувашский и татарский языки»
Три года назад Наталья Сабитова переехала в Казань. В мае этого года ее избрали на пост председателя Национально-культурной автономии мордвы в Республике Татарстан. Она представляет народ эрзя — субэтнос мордвы и говорит на эрзянском, мокшанском, чувашском и татарском языках.
«Знакомство с татарским языком произошло, когда я училась в Чебоксарской академии, – мои одногруппники были татары. Мы вместе отмечали и Ураза-байрам, и Пасху», — вспоминает Наталья.
Супруг Натальи — татарин. Сейчас она с удовольствием изучает татарский язык, а ее муж — эрзянский. Их дочери 11 лет, она ходит в местную школу и тоже учит татарский язык.
«Разговариваю на татарском, когда нахожусь в кругу, где есть татары, на работе сотрудники разговаривают только на татарском языке, — говорит она. — Мой муж выучил мордовский язык, а я учу татарский. Дома стараемся говорить и на русском, и на эрзянском, и на татарском языке».
Семья Сабитовых ходит всей семьей на спектакли в театр им Г. Камала, признается Наталья, вспоминая о последнем просмотренном спектакле «Дон Жуан». В их домашней библиотеке — татарская художественная литература, энциклопедии и словари.
«Например, у нас есть несколько книг „Народы Поволжья“. Там есть и удмуртские сказки, и татарские, и эрзянские», — рассказывает Наталья.
В прошлом году Наталье присвоили звание мастер-шефа татарской кухни.
«Я работаю в сфере общепита. Рассказываю гостям, как делали тукмач, когда раньше девушку замуж выдавали и заставляли тонко резать лапшу, показываю, как делать эчпочмаки, губадию и другие блюда».
«Когда-то было княжество Темниковское, где вместе жили мордва и татары»
В мордовском языке есть много заимствований из тюркских языков. В эрзянском языке четверть слов имеют схожее с татарским языком произношение и написание, утверждает Наталья.
«Когда-то было княжество Темниковское, где вместе жили мордва и татары. Возможно, тогда пришли в наш язык и к нашему народу слова из татарского языка», — говорит собеседница.
Среди похожих она приводит слова бабай (дед), айгыр (жеребенок), этэч (петух), бакча (сад), сакал (борода), дошман (враг), давыл(шторм), йон (шерсть), ансак (ансамбль).
«У нас с мужем часто случаются споры, чье это слово — татарское или эрзянское. Мы собираемся в следующем году выпустить словарь, где будут слова, которые перекочевали из татарского языка в эрзянский и наоборот. Мы уже начали собирать такие слова», — поделилась собеседница ИА «Татар-информ».
В Татарстане проживает 19 156 мокшан и эрзян. Основная часть живет в Набережных Челнах, Лениногорском, Зеленодольском и Чистопольском районах. По словам Натальи, в Камско-Устьинском районе есть уникальная этнографическая группа.
«В Камском Устье есть мордва-каратаи. Это мордва, но они разговаривают на татарском языке, их осталось всего 156 человек. У них и национальная одежда, и праздники, как у мордвы, но разговаривают они на татарском языке», — отметила она.
«Язык — это наша кровь, это наше молоко, которое передается с мамой. Когда мы разговариваем на своем языке, мы становимся ближе друг к другу»
«Я считаю, если мы живем в нашей республике, мы должны знать наш родной язык, — уверена Наталья. — Язык — это самый главный корень. Если язык не будут изучать, то со временем он исчезнет. Общаясь с русскоязычными семьями, я стараюсь рассказать об этом, показать на примере нашей семьи, где несколько национальностей. Хочется, чтобы люди, которые живут в Республике Татарстан, знали язык. Чем больше мы вместе за какое-то дело, тем сильнее наша республика будет».
Наталья считает, что даже если ей придется вернуться в Республику Мордовия, знание татарского языка ей пригодится.
«Мы недавно были на съезде финно-угорских народов, – рассказывает она. — Мы представляли народы Республики Татарстан вместе с нашими братьями-удмуртами и марийцами. Наши языки схожи. Язык — это наша кровь, это наше молоко, которое передается с мамой. Это корни и традиции. Когда мы разговариваем на своем языке, мы становимся ближе друг к другу», — считает Наталья.
Фото: Александр Эшкинин
yalkyn.com
Татарстанның иң яхшы юристлары кем? /фото, видео/
Сегодня в Казанском федеральном университете прошла церемония вручения ежегодной республиканской премии «Юрист года». Президент РТ Рустам Минниханов на открытии церемонии отметил, что отделение Ассоциации юристов в РТ стало действенным инструментом гражданского общества.

«Его (регионального отделения – прим. Т-и) создание открыло дополнительные возможности для эффективной профессиональной деятельности. Благодаря совместным выездам с представителями государственных органов, адвокатуры и нотариусов в сельские поселения жители самых отдаленных населенных пунктов Татарстана получают профессиональные юридические услуги. С 2011 года более 4 тыс. человек получили такую помощь», – рассказал Президент РТ.
Заслуживает внимания и запущенная совместно с радиостанцией «Болгар Радиосы» проект по оказанию юридической консультации на татарском языке в прямом эфире, добавил лидер республики.

«В текущем году проводится много мероприятий, посвященных 25-летию Конституции РТ. Они направлены на стимулирование интересов населения и изучение конституционных основ. Положительным примером являются организованный ассоциацией республиканский конкурс „Знаток конституционного права“, проект „Школа права“ для учащихся школ», – продолжил Минниханов.
Затем Президент РТ поощрил благодарностями и грамотами особо отличившихся деятелей юридической профессии республики. Звания «Заслуженный юрист РТ» были удостоены руководитель аппарата Татарстанского регионального отделения Общероссийской общественной организации «Ассоциация юристов России» Валентин Паймухин, председатель коллегии адвокатов адвокатского центра Ново-Савиновского района Казани Диляра Фахретдинова и старший помощник прокурора Республики Татарстан Ирина Петрова.

Председатель попечительского совета Татарстанского регионального отделения Общероссийской общественной организации «Ассоциация юристов России» Ильдар Халиков в своем выступлении поблагодарил присутствующих за большую ежедневную работу по оказанию бесплатной юридической помощи населению.
«Это не только рука помощи и меценатство, это во многом еще и повышение профессионального уровня жителей республики, это возможность снятия нагрузки с судейских органов, целого ряда других правоохранительных органов. Это большая система по формированию правовой грамотности и добросовестности жителей РТ», – заявил Халиков.

В номинации «Правовое просвещение» победителем стал начальник кафедры государственно-правовых дисциплин Казанского юридического института МВД РФ Феликс Фаткуллин. Начальник отдела договорной и исковой работы департамента правовой работы ПАО «КамАЗ» Умар Хусиханов удостоился победы в номинации «За оказание бесплатной юридической помощи».
В номинации «За преданность юридической профессии» премию получил заместитель руководителя Следственного Управления СКР по Республике Татарстан Руслан Залялиев. В номинации «Защита прав и свобод человека и гражданина» победил член Адвокатской палаты РТ Равиль Салихов.

Судья Верховного суда РТ Ирек Мавляветдинов получил награду в номинации «Правосудие».
Также в императорском зале КФУ вручили Российскую юридическую премию имени Габриэля Шершеневича – известного юриста, цивилиста, профессора Казанского федерального и Московского университетов, депутата I Государственной Думы. Ее получил заведующий кафедрой гражданского права УрГЮА Бронислав Гонгало.
yalkyn.com
«АБЫЙ»СЫНА КИЯҮГӘ ЧЫККАН! - Ялкын журналы сайты
Татар дөньясы титул фамилияле тагын бер кешегә артты! Андыйларга тән сакчысыннан башка йөрү килешми. Табадан төшкән Миңнеханова да безгә кеше ияртеп килде. Ләкин «тән сакчысы» мине никтер сынаулы караш белән борауламады. Тыныч кына идәнгә карап утырды.
Гүзәлем татар эстрадасына яктылык тизлеге белән атылып керде. Татарча дискотека сәхнәләрен кыздырып йөргән җырчы радио белән ТВны да бер талпынышта ук яулады. «Яшермим, акча күп китте», – ди. Акчада гынамы икән хикмәт?
ГҮЗӘЛЕМ
Тулы исеме: Гүзәл Илфак кызы Миңнеханова
Туган көне: 1992 елның 28 июле
Яраткан сүзе: «Прикольно!»
Яраткан саннары: 16, 28
Гүзәлләр эпохасы…
– Гүзәл, сине иң элек дискәтүкле яшьләр белде. Җырларың радиога эләккәч, олылар да дөньяда Гүзәлем исемле җырчы барлыгын абайлады…
– Тумышым белән Азнакайдан. 9 сыйныфта укыганда гаиләбез белән Әлмәткә күчендек. Карьерам 2012 елның сентябрендә Казан дискотекаларыннан башланды. Мине анда хәзерге продюсерым чакырды. Бүтән дискотека оештыручылар да күреп алып, үзләренә дәшә башлады.
– Ни өчен Матурым, Алтыным, Куяным түгел, ә нәкъ менә Гүзәлем?
– Гүзәл исемле җырчылар болай да күп: Уразова, Идрисова, Әхмәтова… Фамилиям Шиһапова иде. Хәзер мин кияүдә. Гүзәл Шиһапова бик баналь яңгырый. Тәхәллүс алганда да, исемемне калдырасы килде. Гүзәлем варианты башта сәер булып тоелды. Мине һәркем үзенең Гүзәле дип кабул иткән кебек. Әмма уйлаштык та шул килеш калдырдык.

– Һәркем сине Гүзәлем дигәнгә ирең көнләмиме?
– Тыныч карый. Ул миңа һәрвакыт: «Матурым», – ди. Кеше арасында Гүзәл генә дия.
Ак күлмәкле «доярка»
– «Ул мәхәббәт» җырына иҗат ителгән бердәнбер клибың бар. Аны да зурдан кубып чит илдә төшергәнсең. Үз каеннарыбызны кочасы урынга, ник чит ил табигатенә ымсынып киттең?
– Чит илдә төшермәс идем дә. Продюсерым үз җырына клипны чит илдә төшерергә җыенып йөри иде. Миңа да тәкъдим итте. Мисырда 10 көн эчендә ике клип төшердек. Бу – рекорд! Көн-төн эшләдек, тәүлегенә 3 сәгать кенә йоклаганбыздыр. Клибым 100 мең сумга төште. Монда бөтен нәрсә керә. Чит илдә кунакханәдә түгел, отельдә торасың бит инде. Ашарга да кирәк.
– Клипта кибеттә йөргәндә икегезнең дә кулында сөт. Ни өчен яшьләрчә тауар түгел?
– Сөтнең тышында гарәпчә язылган. Без клипны компьютер фонында түгел, чынлап та чит илдә төшердек, дигән ният белән күрсәттек ул сөтне.
– Мин сине сөт эчәргә яратасыңдыр дип уйладым… Сыер сава беләсеңме?
– Әйтсәм, ышанмассың. (Көлә.) Быел гына өйрәндем. Продюсерым бер тапшыру төшерә башлады. Җәй көне Арчага кайтып, тапшыру өчен йорт хайваннары белән авылча фотосессия ясадык. Миңа сыер саварга куштылар. (Көлә.) Алар янында басканым да, утырганым да юк. Җитмәсә, саварга да кирәк. Бер ханым мине өйрәтте. Бик авыр эш икән!

– Яңа образың белән котлыйм, доярка Гүзәлем!
– Доярка түгел инде. Мин анда матур ак күлмәктән.
– Үз клибыңда скутер, ә продюсерыңныкында машина йөртәсең… Праваң юк, дип беләм. Димәк, канун бозгансың?
– Бер караганда, әйе. Икенче яктан, юк. Аңа чаклы беркайчан да скутер йөрткәнем булмады. Мисырда аңа права кирәкми. Арендага алгач, бер сәгать ялан мәйданда йөреп карадым. Клипның скутерлы өлешен машина әзрәк йөргән юлда төшердек.
«Йолдызлы» сукмак Әлмәттән башлана
– Сине базарда очратырга мөмкинме?
– Оялмыйча әйтәм, базарда кием алганым бар. Әмма без, артистларның анда йөрергә вакыты юк. Юл өстендә очраса, керергә читенсенмим… Кыю булырга кирәк! Татар сәхнәсендә җырчылар бик күп. Ләкин иң тырышлары, халык белән уртак тел тапканнары гына эстрадада кала.

– Димәк, син дә халыкның сөекле җырчысы?
– Аллаһка шөкер! (Көлә.) Концертларда халык гөрләтеп кул чаба, «Афәрин!» дип кычкыра. Интернетта, хәзер яшьләр шунда утыра бит, миңа теләкләр язалар, уңышлар телиләр.
– Халык сөеклесе булу өчен бик күп акча тоткансың… Каян алдың?
– Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укыганда, ресторанда, кунакханәдә администратор булып эшләдем. Утырак эш холкыма туры килмәвен сизеп, мәдәният идарәсенә эшкә кердем. Аннан тыш, банкетларда чыгыш ясап акча эшләдем. Матур күлмәкләр алырга, ресторанда гына ашап йөрергә дә мөмкин идем. Әмма иҗат хакына купшы тормыштан баш тарттым. Ижат һаман үзенә тарткач, идарәдән китәргә туры килде. Шуннан Казанга сукмак сала башладым…
«Кыш бабай бар, әмма ул юк»
– Гүзәл, мәчене койрыгыннан күпме генә тартсак та, шушы мизгел дә килеп җитте: продюсерың кем?
– Җырчы Салават Миңнеханов. Ул әле ирем дә!.. Без аның белән күптәннән таныш. Икебез дә Азнакайдан. Ул миннән 13 яшькә олырак. Мәктәптә укыганда Азнакайдагы мәдәният йортында вокал ансамблендә шөгыльләнә идем, ә Салаватның бу вакытта эстрадага күтәрелгән чагы. Без, ансамбль кызлары аңа Салават абый дип эндәшә идек… Мин Әлмәткә күченгәч тә юлларыбыз кисешә торды. Казанда ешрак күрешә башладык.
– Эшлекле хис мәхәббәт хисенә кайчан күчте?
– Быелгы җәйдә Сабантуйларда күп чыгыш ясадык. Гримеркада бер-беребезгә булыша идек: чәч рәтләү, костюм үтүкләү дисеңме… Серләр белән дә уртаклаша идек. Шул вакытта мәхәббәт очкыны кабынып киткәндер дә. Иң кызыгы – без егет белән кыз сыман йөрмәдек. Аның миңа чәчәк тә бүләк иткәне, мәхәббәт хатлары да язганы булмады. Салават миңа өйләнергә ниятен Коркачык аэродромында ике урынлы самолетта очканда читләтеп кенә сиздерде (рульдә пилот иде). Күп тә үтмәде: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип турыдан сорады. Берничә атна уйладым да уңай җавап кайтардым. 7 сентябрьдә туй ясадык.
– Титул фамилияле бәләкәчләр алып кайтырга насыйп итсен сиңа! Аларны Кыш бабайга ышандырырга җыенасыңмы?
– Кыш бабайның чынбарлыкта булмаганын кечкенәдән үк белә идем. Ләкин Санта-Клауска ышандым. Фильмнарда аның сарайда яки шәхси заводында бүләкләр әзерләп йөргәнен күргәч, ышанмаган җиреңнән ышанырсың. Шулай да балаларыма Кыш бабай бар дип әйтеп, юклыгына барыбер әкренләп кенә әзерләр идем.
P.S. Әңгәмә тәмам. Гүзәлнең «тән сакчысы» – ике туган сеңлесе Алия авыр карашын җиңел генә күтәрде.
Линар ЗАКИРОВФотолар Гүзәл МИҢНЕХАНОВА архивыннан алынды
“Ялкын” архивы, 2013 елның 12 саны
yalkyn.com
МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ - КИЛӘЧӘКНЕ ҮЗГӘРТӘМ
Егермеләп милли оешма вәкилләренең бер бинага җыелуы, оештыручыларының ике сәгатьтән артыкка сузылган чыгышы, чынга ашарга тиешле хыяллар турында җанлы әңгәмә… Кичә, 21 февральдә, Казандагы “Түбәтәй” кафесында узган “Шәһәрчеләр кичәсе” турында бер җөмләгә сыйдырып, шундый бәя дә җитәр иде кебек. Ә асылын аңлатып бирү өчен сәгатьләр буе сөйләү дә аз булыр кебек.
“Шәһәрчеләр кичәсе” – Казанның татар телле берләшмәләренең җыены ул. Татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә куела. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллин сәламләде.

Бактың исә, Казанда ике дистәдән артык татар җанлы шундый оешма эшләп килә икән. Араларында инде танылып өлгергән “Калеб”, “Сабыйлар”, “Гыйлем” кебекләре дә бар. Шул ук вакытта чарага очраклы рәвештә килеп эләккән “Ялкын” журналы хәбәрчесе кайбер яшьләр оешмасын яңа яктан ачты.
– Без татар яшьләренең аралашу урынын булдырабыз, шәхесләр белән очраштырабыз, – дип таныштырды мәсәлән “ҖМГТ” оешмасы вәкилләре үзләре белән. – Максатыбыз – яшьләргә идея форматындагы проектларын булдыра алырдай урын тәэмин итү.
Сүз уңаеннан, “ҖМГТ” оешмасы бүген яшьләрне Чәк-чәк музее бинасында Зөлфәт Зиннуров белән очраштыра.
“Татар ата-аналары” төркеме дә әле күптән түгел генә оешкан. Шуңа да карамастан социаль челтәрдәге төркемнәрендә 12 меңгә якын теләктәшләрен туплый алганнар.
– Бурычлар балалар өчен өзлексез әхлак тәрбиясе бирү шартлары булдыру, – ди алар. – Татарлар яшәгән төбәкләрдә татар мохите булдыру, телебезнең дәрәҗәсен арттыру нияте белән янабыз.
Татар көрәшенең киләчәге өчен дә янып-көеп йөрүче егетләр бар. Алар татарның үзенеке булган милли спорт төрен дөнья күләмендә таныту, иң мөһиме – аның асылын саклап калу өчен тырыша. Беренче адымнар ясалган да инде – гыйнвар аенда “Манзара” проекты тормышка ашты.
Чыгышларга ышансаң, Казанда яшьләргә үз вакытын файдага уздырыр өчен мөмкинлекләр бар. “Шәһәрчеләр кичәсе” шуны исбатлады. “Ябалак” интеллектуаль уены, татар өстәл уеннары, тел, тарих белән бәйле оешмалар… Шунысы игътибарга лаек: аларның барысы да үз эшләрен дәвамлы күрә.
yalkyn.com
Казан арты милли мәгариф үзәге ачылды
Школа на 500 мест с преподаванием на татарском языке, открывшаяся в Арске, станет одной из составляющих структуры Центра национального образования Заказанья. Новое учреждение обеспечит преемственность образования.
«Наше учреждение является центром национального образования. Особенность его структуры – преемственность. Будут работать в тесной связи национальный детский садик, школа и педагогический колледж. То есть дети в садике будут проходить дошкольную подготовку, затем они поступают в школу, а студенты педколледжа смогут проходить практику на базе нашего образовательного учреждения. Выпускники нашей школы смогут поступить в Арский педагогический колледж, – рассказал директор учебного заведения Рамиль Мухамадияров. – Сегодня педколледж является кузницей национальных кадров, на его базе готовят учителей татарского языка, физкультуры, музыки».
Одно из приоритетных направлений деятельности учебного заведения – обучение и воспитание по федеральному государственному образовательному стандарту начального и основного общего образования в 1 – 9-х классах на татарском языке. В школе применяются современные образовательные технологии – компьютерные и игровые (обучающие, познавательные, коммуникативные, диагностические и др.).
Стоит отметить, что школа была построена на средства федерального и республиканского бюджетов в рамках федеральной программы «Содействие созданию в субъектах РФ новых мест в общеобразовательных организациях» на 2016 – 2025 годы. Ее строительство стартовало 15 января текущего года, а уже 7 ноября начались учебные занятия.
В Арской средней общеобразовательной школе № 6 Рустам Минниханов осмотрел процедурный кабинет, столовую, спортзал, актовый зал, кабинеты начальных классов, посетил занятия по физике и биологии, которые велись на татарском языке. Лидер республики пообщался со школьниками, а также поприветствовал учителей, родителей и жителей района.
«Радует, что за такой короткий срок построили замечательную школу. Работы выполнены качественно, и образовательное заведение прекрасно оборудовано. Хочется отметить прекрасный преподавательский состав школы и педучилища, на который мы возлагаем большие надежды. Нам нужны квалифицированные кадры, их необходимо готовить самим. Для нас важны преподаватели, обучающие татарскому языку», – сказал Президент РТ.
На сегодня в Арской средней общеобразовательной школе № 6 обучается 383 человека: 96 человек в четырех татарских классах и 287 человек в 13 русских.
yalkyn.com
БЕРЕНЧЕ ПРОФЕССИОНАЛЬ ТАТАР ГАРМУНЧЫСЫНЫҢ ИСЕМЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?
Фәйзулла Туишев аның исеме. Әлбәттә, ишеткәнең бардыр. Ә ничек гармунчы булуы тарихын?
ҮЗЕНӘ ҮЗЕ ГАРМУН АЛЫП БИРӘ
Булачак гармунчы күп балалы батрак гаиләсендә туа. Ул вакытта аның гаиләсе Самара губернасы Иске Төгәлбуга авылында яши. Әтисе эш эзләгәнгә күрә, озакламый Мәләкәскә (хәзер Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре) күченәләр. Бераз үскәч, гармунда уйнарга теләвен аңласа да, әти-әнисе улларына андый бүләк ясарга ашкынып тормый. 11 яшьлек малай моның өчен үзе акча эшләргә була. Концертларда биеп гармунга җитәрлек акча туплый, уйнарга да үзлегеннән өйрәнә. Әти-әнисе бу шөгылен өнәмиләр башта. Ләкин аның акча китерүенә төшенгәч, карашлары үзгәрә төшә.
КАРУСЕЛЬ – КОНСЕРВАТОРИЯ ДӘ, МУЗЫКАЛЬ ТЕХНИКУМ ДА
Гармун сатып алу гына җитми бит! Башкаларны уздырып уйнарга өйрәнәсе дә бар. Фәйзулла кечкенәдән карусель тирәсендә чуалып йөрергә ярата. Аны бигрәк тә халыкның күңелен күрүче музыкантлар кызыктыра. Гармунда уйнау нечкәлекләрен дә шулардан өйрәнеп ала ул. Аларга ияреп Идел буйлап гастрольләргә йөри. Бераз үскәч, үзе дә карусельдә дә, балаганда да, циркта да эшли.
«СӘЙЯР», ТУКАЙ, ГОРЬКИЙ
1910 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашканнан соң, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә башлый. Габдулла Тукай белән таныша. Шагыйрь аның талантын югары бәяли, дип язалар истәлекләрдә. Тукай гына түгел, Максим Горький, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гадел Кутуй да.
Берничә тапкыр атаклы композитор Федор Шаляпин белән бергә чыгыш ясавы да билгеле. Башкару осталыгын үстерүдә композитор Александр Ключаревның роле зур була.
Фәйзулла Туишев гармунда уйнавы белән меңнәрчә тамашачыны үзенә каратып тота алган. Уйнавына кушылып җырлап та, дәртләнеп биеп җибәрә дә алган. Җырлар һәм инструменталь пьесалар да иҗат иткән.
3 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ:
– Гармуннарына хатын-кыз исемнәре куша торган була: Асия, Мәликә, Маруся. Иҗаты ахырында 50ләп гармуны җыела. Гомер азагында күбесен сатарга мәҗбүр була. Гармуннар коллекциясе Татарстанның Милли музеенда саклана.
– Аның исеме танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исемнәре белән янәшә куела.
– 1988 елдан Казанда ике елга бер Фәйзулла Туишев исемендәге халыкара гармунчылар конкурсы уздырыла.
yalkyn.com
МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ: ХАЛЫККА КАРШЫ БАРЫП КАРА!
Чын мәхәббәтнең тамырына балта чабып, гашыйкларны чын мәгънәсендә тилертү өчен нәрсә кирәк? Бер сүз. Бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә, ике йөрәкне бер-берсеннән аерырга җитә кала. Җырда да бит «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга», дип җырлыйлармы әле?! Әнә, Миркәй белән Айсылуны бер-берсеннән аеру өчен дә бер гөнаһсызга яла ягу җитә кала. Ә бит бик бәхетле булып яшисе иде дә, яшисе иде…
Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» 5 пәрдәлек трагедиясенең сәхнәгә куелышын без, тамашачылар, шактый көттек. Камал театрының 112нче сезонының төп премьерасы да шул бит!

Автор әсәрен трагедия дип бирсә дә, спектакль программасында ул «2 пәрдәлек драма» итеп бирелә. 1935нче елда иҗат ителгән пьеса, 82 ел узса да, актуальлеген югалтмый. Йә, кайсыгыз, байлар һәм ярлылар, вөҗдансыз хәзрәтләр, мәхәббәт, көнләшү, яла ягу, үз фикереңне белдермичә, башкалар артыннан бару кебек темаларны юкка чыккан дип авыз тутырып әйтә ала?! Киресенчә, болар хәзер тагын да кискенләшә бара түгелме?!
Беренче тапкыр әсәр сәхнәгә 1936 елда ук куела. Камаллыларның яңа сезонда, Марсель Сәлимҗанов туган көне алдыннан, шушы пьесага алынулары да юкка гына түгел. Чөнки режиссер Марсель Сәлимҗанов куелышында бу әсәр сәхнәдә 1966-1974 елларда зур аншлаг белән бара. Җитмәсә, Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгын каршылау уңаеннан, РСФСР күләмендә үткәрелгән смотрда бу спектакль өчен театрга икенче дәрәҗәле диплом да тапшырылган икән.
Быел бу әсәрне драматург Илгиз Зәйниев сәхнәләштерә. Әсәрнең тексты белән чагыштырсак, үзгәрешләр дә сизелә. Мисал өчен, Айсылуның апасы Вәрәкыяның ире Җаннур спектакльдә бөтенләй күренми. Сафия дигән геройны да очратып булмый. Режиссер бөтен спектакльне төп геройлар арасында зыр-зыр итеп әйләндерә, игътибарны да нәкъ менә аларга юнәлтә. Аеруча Миркәй белән Айсылуны җәберләгән күренешләр, аларның кулларын бау белән бәйләп куюлар, Миркәйне кыйнаулары – шушындый күренешләргә күбрәк игътибар бирә режиссер.
Явызлар күңелгә кереп кала
Һәрбер әсәрдә явыз кешене уйнаган геройлар күңелгә кереп кала. Бөкре Гарифны гәүдәләндергән Алмаз Гәрәевнең уйнавы истә озак сакланачак. Беренче пәрдәдә үк бөкрәеп, бер аягына баса алмыйча, сикергәләп диярлек йөргән Гарифны мин «Кечтүкле уен» спектаклендәге Шүрәлегә охшаттым. Алмаз Гәрәев анда да явыз геройны уйнаган иде. Шул ук вакытта Бөкре Гарифны Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрендәге Надир мәхдүменә охшатырга мөмкин.
Мәкерле җанны гәүдәләндергән тагын бер образ – Зәмир Дәүлие (Артур Шәйдуллин). Усаллыгы йөзенә чыккан бу геройның мәкерле ният белән йөрүе әллә каян күренеп тора! Байлыгы да чиктән ашкан булуы да аның статусын тагын да күтәрә сыман. Бер кашык балга бер тамчы дегет салып йөрүче бу «алтын яшьләр» вәкиле үз теләгенә ирешә! Әнә, бай булгач, ишан да аның ялган сүзенә колак салды бит!

Зирәк, акыллы Әһли карт (Хәлим Җәләлов) та – күңелгә үтеп кергән образларның берсе. «Сабыр төбе – сары алтын» дигән девиз белән яшәгән Әһли карт спектакльдә автор сүзләрен әйтүче. “Бер кызның яманатын сату йөз кешене үтерүдән яман”, дигәннәр борынгылар. Яулык бирешкән өчен кыз өстенә сөйлиләрмени?”ди зирәк карт. Тик берүзе илгә каршы чыга алмый шул! Халык агымы аның берүзеннән өстенрәк булып чыга.
Спектакльне карап утырган кешеләрнең спектакль ахырында елауларын ишетмәдем түгел, ишеттем. Тик… үзем еламадым. Бәлки, спектакльне карар алдыннан, әсәр белән танышып чыгуым тәэсир иткәндер, әллә төп геройларны гәүдәләндергән актерларның уйнавы күңел кылларын тибрәтә алмадымы, монысын әйтүе кыен. Елатыр өчен бер тамчы җитмәде сыман. Усал, явыз геройлар аркасында төп геройлар кичерешләре бераз арткы планга кала кебек тоелды.
Тезелеп киткән тимер чиләк…
Тамаша башлану белән, сәхнә буйлап тезелгән, бауга асылган чиләкләргә игътибар итмичә калып булмый. Иң беренче пәрдәдәге чиләкләрнең саны 20гә җитә. Әдәбиятта «чиләк» сүзе коры, аяз һава торышын аңлата. Шуңа да сәхнәдә чиләкләрнең күп итеп тезелеп китүенә аптырарга кирәкмидер. Авыл халкы яңгыр яумавына, игеннәр көячәгенә борчыла. Корылыкны һаман да шул яшьләрнең “оятсыз”лануына (Миркәй белән Айсылуга төрттерү) сылтыйлар.

Ә бер көнне яңгыр да явып үтә. Баксаң, ике яшь йөрәкнең гаепле түгел икәнлеген дә сизенеп була бит. Тик алай түгел шул… Спектакльдә – һәр җирдә чиләк. Ул корылыкны ишарәли торган фактор да, кулларны богаулап, йөгән урынына да кулланыла торган җәза да, урындык та, сәке дә… Яңгыр суын җыю өчен дә һаман да шул чиләкләр кирәк.
Драма геройларының киемнәренә дә игътибар итмичә булмый. Геройларның барысы да диярлек беж төсендәге, күзгә ташланмый торган киемнәрдән. Миркәй белән Айсылу гына ак төстән киенгән. Миркәйнең дә, Айсылуның да күлмәге ак төстә. Бу үзе үк егет белән кызның гөнаһсызлыгы турында сөйли түгелме?! Шул ук вакытта аларның эчкерсез мәхәббәте турында әйтеп тора. Миркәй белән Айсылуның да сөюләре ак сөлге кебек чиста.

Кызның бирнәсе дә әзер: озын ап-ак сөлгене ул үзе җәеп карый. Гадәттә, сөлге дә бит тормыш юлын, озын юлны аңлата. Тик яшьләрнең юлы гына трагедиягә әйләнә. Замир Дәүлие егет белән кызны хурлыкка калдыру өчен бар нәрсәгә дә әзер. Әнә, дуслары белән бергә ул Айсылуның күлмәкләренә дегет сылап чыга. Кызны карага батырырга күп кирәкми. Тик чиста күңелне кара дегет белән генә капап булмый шул ул…
Шәл, сабын, шомырт һәм…
Төп персонажларның исемнәренә килсәк, «Миркәй» – фарсы-татар исеме, «Әмир» исеменең кече формасы, «боеручы», «принц» дигәнне аңлата. Чыннан да, Миркәй (Эмиль Талипов) – үҗәт, тырыш, эш сөючән, үз сүзендә тора торган егет. «Айсылу», аңлашылганча, «ай кебек сылу, чибәр, күркәм» дигәнне аңлата. Әнә, Миркәй дә бит үзенең сөйгән ярына: «Күктәге ай сылумы? Җирдәге Айсылумы?» дигән риторик сорау бирә. Төп героиня – Айсылу (Ләйсән Фәйзуллина) сабый балаларча самими, кулыннан гөлләр тама торган кыз.

Миркәйнең Айсылуга бүләк иткән шәле дә символик мәгънәгә ия. Мондый шәлне бүләк итү купшылыкны аңлата. Егетнең кызга тагын бер бүләге бар: шомырт чәчәге исле сабын. Шомырт агачы элек-электән үк яшьлек, сафлык, мәхәббәт символы булган. Аның чәчәге исе күңел яраларын да төзәтә алган, дип санала. Халык ырымнары буенча сабын бүләк итүче кеше бүләкне алучы кеше белән ачуланышырга мөмкин икән. Ә кулъяулыкны бүләк итү да мөнәсәбәтләрне бәхеткә илтми икән…
Әсәр нигезендә – бер-берсе белән кавыша алмаган Миркәй белән Айсылу тарихы. Мәхәббәтләренә көнләшеп, Замир Дәүлиенең гади эшче егеткә үч итәргә теләгән уеннан уймак килеп чыга. Монда ике гаилә генә түгел, бөтен авылны хәсрәткә сала. Нинди генә җәбер-золымнарга дучар булмасыннар, ике йөрәк бер-берсенә тугъры кала, Миркәй акылдан язган Айсылудан да баш тартмый, киресенчә, аңа тагын да күбрәк сыена.
“Байны таяклап кара!”
Спектакль социаль контекстны да үз эченә ала. Бай, димәк барысы да рөхсәт ителә дигәнне аңлатамыни? Нигә әле без кешене “бай”, “ярлы” статусына аерып карыйбыз? Нигә мулла-хәзрәтләр дә кешенең фикерен тыңламыйча, бай файдасына хөкем итәләр? Бай да шул ук кеше, ярлы да шундый ук кеше түгелмени?! 20 гасыр башында да, 21 гасырда да бай белән ярлының арасы, Җир белән күкнеке сыман, озын. Әнә, Гофрай карт та бит: “Ярлы кешегә таяк сугасы да, таш атасы да җиңел инде ул, хәзрәт. Менә син байны таяклап кара!”ди.

Бөкре Гариф та “Алар сөйләшеп кенә тора иде” дигән сүзләре дә соңыннан халыкны ышандырмый. Чөнки эшләнәсе эшләнгән. Үз теләгенә ирешеп, Дәүли Миркәйне атып үтерә, Айсылу суга бата. Спектакль ахырында шуңа гына инанасың: җир йөзендә очрашырга язмаган җаннарга теге дөньяда бергә булырга насыйп була. Алар су астына төшеп киткәч, бергә кавыша. Су астында йөзеп йөргән балык та теге дөньяда тормыш барлыгына тагын бер кат төшендерә кебек. Кызганыч тарих… Кеше сүзе кеше үтерә, дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Бер кеше фикерен куәтләп барган халык бер агымга, бер көтүгә әйләнә.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: Г. Камал театры сайтыннан алынды
P.S. Спектакль Гофрай белән Ләйлинең кызы Айсылуның сөйгәне Миркәй кайту белән башланып китә. Миркәй Айсылуны үзе эшли торган Урал якларына алып китәргә, кавышырга кайткан. Айсылу да сөйгәненә кулъяулык та чигеп куйган. Ике яшь йөрәк “Вәгъдәме? Вәгъдә” дияргә өлгерми, яшь, бай егет – Зәмир Дәүлие, ат карагы Әхтәрҗан, бөкре Гариф килеп чыгып, яшьләрне мыскыл итә башлыйлар. Бөтен халык алдында “тотылдылар” дип яла ягалар. Шуннан китә… Күптән Айсылуны үзенеке итәргә йөргән Зәмир Дәүлие үч ачу планына әкренләп ирешә башлый. “Миңа булмасаң да Миркәеңне дә исән йөртмим”, ди. Зәмир Дәүлие, ат карагы Әхтәрҗан, бөкре Гариф хәзрәтләр алдында шаһит булып, чыннан да, ике яшь йөрәкне хур итә. Муллалар да бай малаен тыңлый, гади эшче егет Миркәйнең “Алдыйлар, дөрес түгел”дигән сүзләрен колакка да салмый. Хәтта Айсылуның әтисе дә, кеше сүзенә ышанып, кызына таяк белән кизәнә. Айсылу да, Миркәй дә күп мыскыллаулар, җәберләүләр аша уза. Соңыннан Айсылу хәтта кешене кешене танымаслык хәлгә җитә, аның күзенә гел Миркәй күренә, акылдан яза…
yalkyn.com











