Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

«ҮЗ ЮЛЫМ» АКТАНЫШТА ТАБЫЛА! Журнал ялкын официальный сайт


МАЙ 2018 - Ялкын журналы сайты

Бакча казу, кишер-суган утырту, бәрәңге мәшәкатьләре башлана башладымы әле? Юктыр, иртәрәк бит. Ә менә «Ялкын» журналының май санын уку өчен менә дигән вакыт! Табигать әкренләп җәйгә керә башлады буган инде. Агачлар яфрак яра, көннәр җылыта, кояш та безгә карата ягымлырак, ара-тирә усалланып алса да, гадәттәгедән күбрәк елмая хәзер Җир-ана. Табигать белән бергә без дә җәйгә кереп барабыз. «Бусагада әле май гына бит», – димәгез берүк. Без бер айга алда яшибез. Шуңа күрә бүген генә түгел, иртәгә, бер атнадан соң, хәтта бер айдан соң да кызыклы һәм актуаль булган язмалар әзерләргә тырышабыз. Йә, ничек, кызыксындырдыкмы? Алайса, киттек, бергәләп журналга күзәтү ясыйк.

Журналның бу санында сине химия буенча Россиякүләм олимпиада җиңүчесе, химиягә үлеп гашыйк һәм гомерен шул өлкәгә багышларга әзер булган, ләкин шул ук вакытта гаҗәеп гади (әйе, әйе, синең кебек, минем кебек гади) Казан кызы Мәдинә Таһирова белән танышу көтә. Ничек уйлыйсың: дуслык куркудан башлана аламы? Сорауга җавап табарга теләсәң, тизрәк журналыбызның «Тышлыкта кем?» рубрикасын ачып кара. Барлык серләр дә шунда ачылыр.

Азга гына югалып торса да, «Лидерлар мәктәбе» проекты кабаттан журнал битләренә әйләнеп кайтты. Бу айда сине Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы турында гаҗәеп кызыклы язма, Васил абый турында 3 ачыш һәм бик файдалы киңәшләр көтә. Әгәр «Лидерлар мәктәбе» проекты турында укырга гына түгел, үзең дә катнашырга теләсәң, нишләргә кирәген искә төшерәбез: «Ялкын» журналы почтасына ни өчен нәкъ менә син бу проектта катнашырга һәм республикабызның танылган шәхесләре белән очрашуларга йөрергә тиешлеген язып җибәр. Үзеңнең кабатланмас сыйфатларыңны санап чыксаң, тагын да яхшырак булыр. Кыскасы, синнән хат көтәбез!

«Замана һөнәрләре» рубрикасын хәтерлисеңме? Әлбәттә, хәтерлисең инде, шаярып кына соравым. Инде елга якын эшләп килә бу рубрика, һәм ни хикмәт, һөнәрләр көннән-көн артып тора. Бу санда сине, мәсәлән, кызларны бәхетле итүчеләр турында бик шәп мәкалә көтә. Егетләр, мөгаен, «Анысы кем була инде тагын?» дип аптырап калганнардыр. Кызлардан чын ханбикә ясаучы визажистлар, имиджмейкерлар турында әйтүебез. Хм, миңа калса, егетләр өчен дә кызыклы булыр ул язма. Шәхсән, миңа ошады. Укып карагыз әле, егетләр. Аннары фикерләрегезне әйтерсез.

Бу санның тагын бер кызыклы һәм үзенчәлекле язмаларның берсе – Алинә апа Минневәлиеваныкы. Ул күннән чын хәзинәләр ясаучы кеше Марат Бәйрәмгулов белән очрашкан иде. Очрашу-әңгәмәдән нәрсә килеп чыкканын журнал битләреннән карарга киңәш итәм.

Егетләр, менә хәзер сезгә бер сүзем бар. Кызлар бездән оялалар икән бит! Чын! Күптән түгел «Ялкын» почтасына «Егетләрдән оялам. Сүз катырга куркам. Шуңа күрә егетем юк» дигән эчтәлекле хат килеп төште. Әлбәттә, психологларыбыз үз киңәшләрен бирде. Ләкин, егетләр, миңа калса, безгә үзебезгә сыйныфташ кызларыбызга карата игътибарлырак булырга кирәк.

Ярар, уку мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтыйк әле. Бу уку елы укучылар өчен дә, укытучылар өчен, хәтта безнең өчен дә катлаулы булды. Мәктәп һәм мәгариф системасындагы үзгәрешләр берәүне дә битараф калдырмады. Яңа министр билгеләнү дә күпләрне аптырашта калдырды. Берничә айга сузылган сорауга җавап табарга, нәтиҗәләргә ясарга вакыттыр, бәлки. Без менә үзебезчә нәтиҗә ясап карадык әле. Яңа министрыбыз Рәфис Тимерхан улы Борһанов белән әңгәмә, шуңа өстәп, имтиханнар турында яңалыклар сиңа кызыклы булырга тиеш.

Карап, карап торам да, бик озынга сузылган икән бит сүзем. Йә, күзәтүне укып чыккач, журналга хәлең калмас. Шуңа күрә кыскача гына санап китәм. Сине бу санда «Йолдызлы киңәш», «Шоу-биз», «МедЛайфХак», «Замана һөнәрләре», «Ачык сандык», «Оялчан алма» рубрикалары һәм безнең инде яратып өлгергән «Ялкын»лы истәлекләр язмасы, «Сәләт» дөньясындагы үзгәрешләр белән танышу, җәйге яллар вакытында уку өчен топ 5 китапка анализ, имтиханнарга әзерләнү һәм нервларны саклар калу серләре, чит илләрдә чыгарылыш кичәләре турында кызыклы һәм кызык язма һәм тагын бик, бик күп мәкаләләр көтә.

Журналны укып чыккач, безгә хәбәр салырга, үзеңә ошаган мәкалә өчен тавыш бирергә онытма.

Сәлам белән, дустың Чаткы

Апрель аеның иң яхшы язмасы:Айназ Сөләйманова «45 ел – бер юлдан»!

Котлыйбыз, Айназ! Бүләгең – редакциядә! Кунакка көтеп калабыз!

“Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларны бүләкләр көтә!

Май аеның иң яхшы язмасы:

  • Аяз Әһлиуллин "Мәктәп белән биедек!" (40%, 453 Голосов)
  • Әлфинур Әхмәтшина "Ураза турында" (36%, 404 Голосов)
  • Илүзә Касыймова "Альберт Нурминский: "Якыннарым иҗатыма сагаеп карый" (14%, 154 Голосов)
  • Лилия Гыймазова "Максатка таба 5 адым!" (4%, 47 Голосов)
  • Энҗе Җаппарова "Җиңелүләр аша зур үрләргә!" (3%, 29 Голосов)
  • Илүзә Бикчәнтаева "Кызларны бәхетле итү һөнәре" (1%, 7 Голосов)
  • Рүзәл Шәрипов "Бер җилкәгә - мең кайгы" (0%, 5 Голосов)
  • Зилә Сабитова "Театр - вакыт машинасы ул" (0%, 5 Голосов)
  • Айдар Шәйхин "Киләчәк сәясәте" (0%, 3 Голосов)
  • Алинә Минневәлиева "Китап укыган кеше... озаграк яши!" (0%, 2 Голосов)
  • Айгөл Габдрахманова "Начар билге алудан курыктым" (0%, 2 Голосов)
  • Айсылу Нигъмәтҗанова "Блогер, киен инде, зинһар..." (0%, 2 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин "Исәнме соң син, юкмы?" (0%, 1 Голосов)
  • Алинә Минневалиева "БДИдан соң ничек исән калырга?" (0%, 1 Голосов)
  • Алинә Минневәлива "Польшадан да, Камчаткадан да сорыйлар!" (0%, 1 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин "Төркмәннәр: "К", димәк, кызыл" (0%, 1 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин "Казанда - гранд-финал!" (0%, 1 Голосов)
  • Илгиз Шәкүров "Синең күзләреңә ни булды?" (0%, 1 Голосов)
  • Екатерина Сысоева "Keep сalm һәм имтиханыңны "5"кә бир" (0%, 0 Голосов)
  • Алсу Кузнецова "#МәрхәмәтлеТатарстан игелекле булырга өйрәтә" (0%, 0 Голосов)
  • Айзирәк Гәрәева "24 елга җиткән бәйрәм" (0%, 0 Голосов)
  • Айдар Шәйхи "Рамазан-2018" (0%, 0 Голосов)

Всего проголосовавших: 1 119

Загрузка ... Загрузка ...

yalkyn.com

АПРЕЛЬ 2018 - Ялкын журналы сайты

Ниһаять, урамда – чын яз. Елгалар ярларына сыймыйча ташый, кайбер районнар һәм авыллар шул язгы галәмәт белән көрәшә, укучылар «Әле ярый, ташу килде. Тагын бер каникул оештырырга була», – дип куанып утыралар, ә без «Ялкын»ның киләсе санын әзерлибез. Кыза-кыза кайсы язманы бирергә, ничек язарга һәм журналга нинди яңалыклар кертергә икән дигән сорауларга җавап эзлибез, сездән килгән хатларны укып илһамланабыз. Почтагызны ачып карадыгызмы әле? Анда «Ялкын»ның апрель саны килгән булырга тиеш. Әгәр килмәгән булса, почтальон апага шалтыратырга була. Ә әлегә журналга кечкенә генә күзәтү ясап алыйк.

Журналның бу санында сине Актаныш егете, көрәшче һәм бик үзенчәлекле исем иясе булган Раббани Нургалиев белән танышу көтә. «Тукта-тукта, мондый исем буламени?!» дигән сорау туса, тизрәк журналыбызның «Тышлыкта кем?» рубрикасын ачып кара. Барлык серләр дә шунда ачылыр. Җаны-тәне белән көрәшкә гашыйк егетнең көндәлек тормышы, укуы, кызыксынуы һәм дуслары турында Фәрит абый Салихов бик кызыклы язма әзерләде.

Күптәнге дусларыбыз булган 2 лицей-интернат егетләре Минскта узган Европа математика турнирында җиңеп кайтканнар бит. Бу хакта сиңа, һичшиксез, яңа “Ялкын”да укырга кирәк.

Апрель – Тукай ае. Бу хакта һич кенә дә онытырга ярамый. Тукай абый турында нәрсә языйк, укучыларыбыз өчен нинди кызыклы язма әзерлик икән дип, бик озак уйлаштык. Сорауга җавап үзеннән үзе табылды. Габдулла Тукайның оныкчыклары турында беркем берни белми икән бит. Ә менә без эзләндек һәм аларны таптык. Хәзер син дә «Мин Тукай оныкчыкларын беләм!» дип горурлана аласың.

Безнең татарның 3 мие бар: баш мие, арка мие һәм Шәймие. Шәйми бабай турында уйладыңмы хәзер? Уйлагансыңдыр шул. Андый бабай башка юк ул. Ә менә татар теленә, милләтенә үлеп гашыйк, телне үстерү өчен бар көчен бирергә әзер тагын бер Шәймиев бар икән бит. Без аны эзләр таптык. 10-11нче битләргә күз сал әле. Кем турында сүз барганын аңларсың.

Каһвә дип типкән йөрәкләр артты соңгы арада. Бу эчемлекне яратучылар турында гына түгел, каһвә ясап акча эшләүчеләр турында сөйләшергә тәкъдим итәбез сезгә. Әйе, әйе, андый һөнәр дә бар. Бариста дип атала ул.

Кара, сөйләгән сүзем күп булса да, журналның беренче бүлегенә генә күзәтү ясаганмын икән бит. Сөйли башласаң, «Ялкын»ның бөтен эчтәлеген сөйләп бетерә алам. Тик алай итәргә ярамас. Аннары кызыгы да калмас тагын.

Кыскача санап кына китәм. Сине бу санда «Алтын лада – безнеке», «Үбәр дип курыктым», «Казан малайлары Европа яулый», «Мөмкинлек чикләреңне сыныйм, дисәң», «Тарих эзләре», «Тырнак кимерү: гадәт яки авыру?», «Укытучылык – йолдызларга илтә торган юл», «Фәнгә гашыйк итүчеләр», «Рус Тимберлейкы», «Йомырка сатып баеп була!», «Җәйне кайда уздырасың?», «Хей, мин – Япониядә!», «Ач кешенең – ачуы яман», «Казахлар: Касыйм хан варислары», «Бу язда нәрсә кияргә?», «Чисталык – ярты имандыр», «Коткарыгыз: анда – эт», «45 ел – бер юлдан», «Татар теле атналыгында күргәннәрем», «Ялкын»лы көннәрем» кебек кызыклы язмалар көтә.

Дустым, тизрәк «Ялкын» журналын укыһәм бу айның иң яхшы язмасын билгеләүдә катнаш.

Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы

Пе.Си. Түбәндәге сораштыруда кабаттан айның иң шәп авторын билгелик! Авторларыбызны бүләкләр көтә!

Апрель аеның иң яхшы язмасы

  • Айназ Сөләйманова «45 ел – бер юлдан» (55%, 110 Голосов)
  • Аделина Гомәрова «Биеп кал» (27%, 54 Голосов)
  • Эмиль Шәйдуллин «Укытучылык – йолдызларга илтә торган юл» (3%, 6 Голосов)
  • Рәзилә Газизова «Ач кешенең – ачуы яман» (3%, 5 Голосов)
  • Зилә Сабитова «Бариста: «Каһвә» дип типкән йөрәк» (2%, 4 Голосов)
  • Алия Мәссарова «Бары кызлар өчен» (2%, 3 Голосов)
  • Илгиз Шәкүров «Үбәр дип курыктым» (2%, 3 Голосов)
  • Айдар Шәйхин «Чисталык – ярты имандыр» (2%, 3 Голосов)
  • Айгөл Абдрахманова «Йомырка сатып баеп була!» (2%, 3 Голосов)
  • Алия Гафурова «Тарих эзләре» (1%, 2 Голосов)
  • Айдар Шәйхин «Фәнгә гашыйк итүчеләр» (1%, 2 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин «Казахлар: Касыйм хан варислары» (1%, 1 Голосов)
  • Алинә Минневәлиева «Җәйне кайда уздырасың?» (1%, 1 Голосов)
  • Илгиз Шәкүров «Рус Тимберлейкы» (1%, 1 Голосов)
  • Искәндәр Хәбибуллин «Мөмкинлек чикләреңне сыныйм, дисәң» (1%, 1 Голосов)
  • Илшат Исмәгыйлев «Казан малайлары Европа яулый» (1%, 1 Голосов)
  • Регина Сибгатуллина «Хей, мин – Япониядә!» (0%, 0 Голосов)
  • Илүзә Бикчәнтәева «Бу язда нәрсә кияргә?» (0%, 0 Голосов)
  • Алинә Минневәлиева «Тырнак кимерү: гадәт яки авыру?» (0%, 0 Голосов)
  • Алия Романова «Татар теле атналыгында күргәннәрем» (0%, 0 Голосов)
  • Алия Сабирова «Алтын лада - безнеке» (0%, 0 Голосов)

Всего проголосовавших: 185

Загрузка ... Загрузка ...

yalkyn.com

«ҮЗ ЮЛЫМ» АКТАНЫШТА ТАБЫЛА! - Ялкын журналы сайты

«ЯЗМЫЙЧА ТОРА АЛАСЫҢ ИКӘН, ЯЗМА. ТИК ТОРМЫШЫҢНЫ ИҖАТТАН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМАСАҢ, ҮЗЕҢНЕ ҺӘМ КАЛӘМЕҢНЕ ТЫЙМА! ЯЗ!»

Хәтерләсәгез: узган ел «Үз юлым – Своя строка» бәйгесен шундый сүзләр белән башлап җибәргән идек. Ә сезгә – яшьләргә шул гына кирәк булган икән дә бит. Берничә айга сузылган кызу эштән соң берьюлы 33 яшь иҗатчыга яңа юллар ачылды.

Бу бәйгенең, һичшиксез, үзебезнең яхшы гадәтебезгә әйләндерергә кирәк дип уйладык та, II «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясен игълан итәргә булдык.

«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, махсуслаштырылган урта белем, югары белем бирү йортлары студентлары һәм яшь авторлар арасында уздырыла. Бәйгегә 14-25 яшьлек иҗатчыларның эшләре кабул ителә. Оештыручыларның төп максаты – бүгенге прозага кызыксыну уяту, әдәби иҗатка тарту, татар телле әдәбиятны үстерү.

Бәйге «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Ялкын» журналы редакциясе» һәм Актаныш муниципаль районы белән бергәлектә, шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан китап нәшрияты ярдәме белән оештырыла. II «Үз юлым – Своя строка» быел, дөрестән дә, иҗади лаборатория рәвешендә уздырылачак.

Әгәр бәйгедә катнашып үз көчеңне сынарга, бәлки инде узган елгы тәҗрибәне кабатларга, тагын да зуррак уңышка ирешергә теләсәң, иҗади эшеңне [email protected] адресына юлларга ашык! Үзең иҗат иткән проза әсәрләрен А4 форматындагы 1дән 30га кадәр бит, 1,5 интервал, Times New Roman шрифты, 14нче кегль таләпләренә туры китерергә онытма. Текстлар татар телендә кабул ителә.

II «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе быел 3 этаптан торачак:

I этап: 2018 елның 1нче май – 15нче июнь аралыгы, иҗади эшләр [email protected] адресы буенча «ҮЗ ЮЛЫМ» темасы белән кабул ителә. Конкурс эше белән бергә яңа язылачак әсәрегез турында кыскача мәгълүмат, булачак әсәрегезнең эчтәлеген (лонглайн) язып җибәрергә кирәк.

II этап: 2018 ел, 15-25нче июнь, текстлар остазлар тарафыннан сайлап алына, һәр катнашучы аерым остаз язучыга билгеләнә. Бөтен шартларын да үтәп, гариза җибәргән һәркем III турга үтә.

III этап: 1-4 июль, 2018 ел, финалга узган 10 катнашучы Актаныш муниципаль районында узачак иҗади лабораториягә чакырыла, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, яңа проза әсәре яза. 4 эш көне нәтиҗәсе буенча бер Гран-при һәм 3 призлы урын билгеләнәчәк.

Җиңүчеләрне һәм финалистларны онытылмаслык 4 көн һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Әйдә, дустым, иҗади юлыңны бергәләп эзлик!

Почтага иҗади эшләр белән бергә катнашучы гаризасын тутырып җибәрергә кирәк.Гариза үрнәге түбәндәгечә:

Скачать (DOCX, 7KB)

I «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе турында фото, видео, җиңүчеләр һәм конкурсантларның эшләре белән танышыгыз!

yalkyn.com

БАЛЕТМЫ? ХОККЕЙМЫ? - Ялкын журналы сайты

Алдан ук кисәтеп куям: әлеге язма балет биюче егет һәм хоккей уйнаучы кыз турында булуы белән кызыклы. Әйе, дөрес. Юк, берни дә бутамыйм. Наил Салеев Казан хореография училищесында укый, балет бии, ә Лия Коган “Форвард” хоккей командасында уйный. Чөнки бүгенге заманда егет кешегә генә түгел, кыз кешегә дә 70 төрле һөнәр дә аз. Әлеге уңышлы яшьләрнең уңыш серләре бармы әллә? Үзләреннән сорадык әле.

Исеме: Лия КоганТуган көне: 18 август, 2001 ел Җиңүләре:– Ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы– Егетләр арасында узган “Золотая шайба” турниры җиңүчесе– “Форвард” (кызлар җыелмасы), “Орион” (егетләр җелмасы) командалары хоккейчысы

– Лия, хоккейга мәхәббәтен кайчан уянды? Аны кыз балада кем уятты?

– Кече яшьтән әлеге спорт төренә гашыйк булсам да, ныклап торып 12 яшьтә кызыксына башладым. Минем абыем – профессиональ хоккейчы. Аның уеннарына йөреп үстем. Балачагымда мине хоккейчы дусларының карап, күз-колак булып, уйнап утырганнарын да хәтерлим. Әти-әнием кыз кешегә хоккей килешмәс дип, 5 яшемдә фигуралы шуу дәресләренә йөртә башлады. Сикерүле күнегү ясаганда травма алгач, аны калдырырга туры килде. Тик күңелемдә хоккейга, бозга булган мәхәббәт сүнмәде. 11 яшемдә Казанда хоккей уйнаучы кызлар командасы барлыгын белдем. Бер ел дәвамында әти-әниемнән ялынып сораганнан соң, ниһаять, рөхсәт алдым! Шуннан бирле яраткан шөгылемнән аерылганым юк.

– Беренче тапкыр бозга аяк басканыңны хәтереңә төшер әле.

– Кырыйдан бәлки кызык булгандыр бу күренеш, ә миңа бик авыртты. Фигуралы шуудан соң хоккейга килгәч, тимераякка яңадан басарга өйрәндем диярлек: чөнки фигуралы шууның тимераяклары хоккейныкыннан нык аерыла. Әле беренче уенымны да хәтерлим! Җиңгән идек! Ә иң хәтердә калган мизгел — егетләр белән бер командада уйнаганда беренче керткән голым. Ул вакытта кичергән бәхет хисләре әйтеп-бетергесез!

– Егетләр белән бер командада?!

– Әйе, егетләр белән бергәләшеп мәктәбебез данын яклыйбыз. 3 ел дәвамында “Ак бүре” спорт мәктәбендә шөгыльләндек. 3 ел буе мин —капитан! Алар арасында зур дәрәҗә казанмасам да, үземне тыңларга мәҗбүр итә идем. Шунысын төгәл әйтә алам — кызлар белән җиңелрәк (көлә). Тик егетләр үсәргә өйрәтә. Алар артыннан тартыласың, калышмаска тырышасың. Егетләр ярдәмендә мин күп нәрсәгә өйрәндем.

– Команданың уңышы нидән гыйбарәт?

– Дисциплинадан. Бу – иң мөһиме. Әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү, дәресләрне ярату да кирәк. Тренер кырысрак булган саен әйбәтрәк. Укытучыны тыңлый, аңардан өйрәнә белү — уңышның нигезе.

– Үзебезнең “Ак Барс” өчен җанатасыңмы?

– Җанатам, билгеле. Балачактан ук. “Ак Барс – Локомотив” уенында, муенга фанат шарфы салган килеш төшкән фотосурәтемне әле дә саклыйм. Владимир Ткачев, Альберт Яруллин, Джастин Азеведо – минем яраткан хоккейчыларым. Тик минем кумирым булып, һәрвакыттагыча, абыем кала.

– Чемпион булу өчен ни кирәк?

– Шөгыльләнергә. Һәм уку турында онытмаска.

– Аңа вакыт каламы соң?

– Барысына да өлгерергә тырышам инде. Вакытыңны бүлә белергә кирәк. Дәресләрне автобуста барганда әзерләгән чаклар да бар.

– Хоккейчы кыз үскәч кем булырга тели?

– Ой, әлегә белмим. Психолог, бәлки, логопед. Яисә спорт менеджменты өлкәсендә дә эшли алыр идем.

Исеме: Наил СалеевТуган көне: 16 июнь, 1999 ел Уңышлары: – “Белоснежка и 7 гномов” спектакле, куян– “Щелкунчик”, Дроссельмейр, король – “Морозко” әкияте, Иван, Артамон

– Наил, Казан хореография училищесында уку авырмы?

– Җиңел түгел. 5 яшемдә “Юлдаш” бию студиясендә бии башлаган идем, чыгышым вакытында укытучы күреп алып Казан хореография училищесына укырга керергә тәкъдим итте. Ул вакытта миңа 10 яшь иде. Бүген уку йортым минем өчен икенче өем кебек. Биредә мине, беренче чиратта, дисциплинага өйрәттеләр, үз-үземә ышаныч тәрбияләделәр. Училищеда уку түгел, аерылышу авыррак булыр.

– Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан мизгелне безгә дә сөйлә әле.

– Оо, ул хәтердә мәңгегә калыр инде. “Белоснежка и 7 гномов” Яңа ел спектакле иде ул. Мин куян ролен уйнадым (елмая). Бик дулкынландым! Ә беренче тапкыр балет залына кергәч шундый җиңел булыр сыман иде (көлә). Еллар узгач кына балетның авыр хезмәт икәнен аңлыйсың икән ул.

– Күрәм, бүгенге көндә әлеге бию сәнгате синең тормышыңда төп урынны алып тора.

– Дөрес. Дәресләр көн саен, көндәлек булган эш тормыш рәвешенә әверелә. Балет сәнгатендә репетицияләр бик авыр шул. Алда ни көтәсен чамалый белергә, үз партияңне әйбәтләп ятларга кирәк. Бу эш — синең тулы көнеңне алырга мөмкин. Ә икенче көнне ял итәргә вакыт юк, син тагын шөгыльләнергә тиешсең! Болар барысы да чыдамлык тәрбияли.

– Бу өлкәдә кумирларың бармы?

– Чит ил артистларын да, Рәсәйнекеләрен дә күзәтеп барам. Тик, минемчә, татар опера һәм балет театры артистларына тиңнәр юк! Алардан һәрдаим үрнәк алам. Шулай ук укытучыларым да минем өчен кумир булып тора. Аларның тәҗрибәсе гаять зур. Балетта кечкенә хата булмый. Шуңа да укытучыны тыңлый белергә кирәк. Ә ул кырыс булырга тиеш. Дисциплинага өйрәтүче кеше йомшак була алмый.

– Биегәндә хәрәкәтеңне онытсаң нишләргә?

– Бу – бик начар. Әзрәк импровизация ясарга кала инде (елмая).

– Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлануны җиңү өчен нишлисең?

– Дулкынланусыз булмый шул. Үз чыгышыңны көтеп торганда үзеннән-үзе йөрәк тибеше ешая (көлә). Тик ул сәхнә арты линиясен чыгуга ук югалырга тиеш. Бу синең әзерлегеңнән тора. Дулкынланмас өчен күз алдыннан бию партиясен уздыра башлыйм.

– Пуантларны кию авыр диләр. Бу дөрес сүзме?

– Бу – иң еш бирелә торган сорау. Пуантларны кызлар гына кия, балет биюче егетләрнең аяк киемнәре “балеткалар” дип атала. Аларны кияр алдыннан резинкаларын тегәргә кирәк, шунсыз алар төшеп китәчәк, уңайсыз да булачак.

– Иң шәп биюче булу сере бармы, синеңчә?

– Үзеңне кызганмыйча эшләргә дә эшләргә. Укытучыңны тыңларга. Киләчәктә балет артисты буласым килә. Ә иң төп хыялым – иң шәп биюче булу!

Илүзә ГайнетдиноваРинат Нәҗметдинов фотолары

yalkyn.com

14 ЯШЬЛЕК ФЕРМЕР НАРИМАН - Ялкын журналы сайты

Күбебез гел тормышка зарланып, уңышсызлыкларына сәбәп эзләп утырган мәлдә, арабызда бернигә карамыйча максатына ирешүгә бөтен көчен куючылар бар икән бит. Әле тагын бераз гына булса да ярдәм итеп, үсендереп торучыларың булса янәшәңдә… Сүз белән ярдәм итәләрме, акчалатамы – ансы инде мөһим түгел. Саратовта яшәүче 14 яшьлек Нариманга шундый бер кечкенә генә ярдәм зур эшләр башларга мөмкинлек биргән.

Нариман Купряковка нибары 14 яшь кенә булса да, хәзер аның инде үз фермасы бар. Сарык үрчетә башлаганчы да ул тик тормаган – хот-дог ясап саткан, кызларга мехенди ясаган. Хот-догларын әнисе эшләгән ит комбинатыннан күпләп алынган сосискалардан ясаса да, моннан керем аз булган. Ә мехенди ясауны, берничә кыз “аллергия чыга” дип зарлана башлагач, туктаткан. “Әле мин металл җыю белән дә шөгыльләнеп карадым, тик бу да минем гаиләмә җитәрлек акча китерә торган нәрсә булмады”, – дип сөйли Нариман журналистларга.

Нариман әнисе белән Саратов өлкәсенең Озерки бистәсендә яши. Әтисе аларны ташлап китү белән, егет гаиләдә баш булып кала. Шуңа күрә акча эшләүгә керешмичә булдыра алмый егет.

2016 елда ул мөселман лагерена эләгә. Анда ул өлкән әйдаман Әмир абыйсы белән таныша. Әмир үзе дә 22 яшендә үк үз кафесын ачкан кеше. Аның үрнәге Нариманга илһам бирә, һәм ул да үзенә ышана башлый. Мәчеткә эшкә керә һәм берникадәр акча туплауга ирешә. Шуңа ул абзарын тәртипкә китерә һәм бераз азык ала. Акчасы шуның белән бетеп тә китә (якынча 10 мең тирәсе).

“Үземнең бизнес-планым белән киттем мәчеткә. Анда минем фикерләремне тыңладылар, булдырачагыма ышандылар һәм Зәкәт комиссиясе миңа 25 мең акча бирде. Бу нык ярдәм булды”, – дип сөйли егет.

Фото Нариман Купряковның социаль челтәреннән алынды

Мәчет биргән акчага ул өч бәрән, дүрт сарык һәм бер тәкә алган. Анда да сынатмаган, үзенә мал саткан фермердан шәп кенә ташлама сорап алган әле. Хәзер инде аның үзенең зур булмаса да фермасы бар. Аңа ул бөтен көчен, вакытын, акчасын сарыф итә. Ләкин Нариманның өметләре зурдан – ферманы зурайту яклы ул.

Егет тәҗрибәлерәк кешеләрдән ярдәм сорап, чын бизнес-план төзи. Аны тотып депутатларга да, министрларга да бара ул. Ләкин 14 яшьлек бинесменга кем ышансын инде?!

Бу вакытта аңа тагын мөселманнар ярдәмгә килә. Нариман турында “Нур ТВ” каналында чыккан сюжеттан соң, мөселман кардәшләре аңа 113 мең акча җыеп бирә. Хәзер аның 20 сарыгы һәм 3 тәкәсе бар!

“Сарыклар – бу бик яхшы бизнес. 10 меңгә мин мартта 5 бәрән алам да, сентябрьдә аны 8-9 меңнән сатам”, – дип исәпли яшь эшмәкәр.

Егет кеше фермасында барысын да диярлек үзе эшли. Бу аңа мәктәпкә йөрергә бер дә комачау итми. Киресенчә, “аларны дөрес карау өчен биологияне белергә кирәк”, ди ул. Әле үзенә бөтен яктан игътибар арткач, тырышыбрак та укый башлаган. Терлек асрауның беренче нечкәлекләренә шулай да интернеттан укып төшенгән. Инде сарык та бәрәнләткәне бар икән Нариманның.

ntv.ru

Кечкенә генә булса да фермасында сарык асрау белән генә чикләнмәскә булган. Кәҗәләр алу турында уйлый башлаган инде. Кошчылык белән дә шөгыльләнәсем килә, ди.

Кичләрен ул сыйныфташлары кебек социаль челтәрләрдә утырып вакытын әрәм итми. Моңа аның вакыты юк. Яңа бизнес-планнар яза ул. Әле фирмасын теркисе бар икән, шулай ук үз мәктәбендә тәм-том сата торган автомат та куярга уйлап тора.

“Мин киләчәктә хәләл кафе да ачмакчы булам. Безнең бистәдә мөселманнар күп, ә хәләл кафелар аз”, – дип уртаклаша хыяллары белән Нариман. Максаты – боларның барысын да аттестат алганчы өлгерергә!

yalkyn.com

«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАР КҮРДЕМ!» - Ялкын журналы сайты

Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.

«Тимербатыр» лагеренең эшли башлаганына ике ел икән. Аның төп юнәлеше – робототехника һәм инглиз сөйләм теле. Лагерь җитәкчелеге Уфаның волонтерлар белән алмашу буенча «AIESEC» Халыкара оешмасына мөрәҗәгать итеп, төрле илләрдән лагерьга волонтерлар җәлеп итәләр. Лагерь һәр каникулда эшли. Бирегә кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында берешәр волонтер килә. Лагерь җитәкчелеге бу юлы да «AIESEC» оешмасына мөрәҗәгать иткән. Төп таләпләрнең берсе – волонтер рус телен белмәскә тиеш булган. Шулай булганда укучылар инглиз телен яхшырак үзләштерәләр икән. Кирәкле кеше… Африкада табылган!

Африка егетенә Уфада бик ошаган

Фарук Ганди үзе русча да, татарча да, башкортча да белми. Бары тик инглиз телендә генә сөйләшә. Шуңа да үземнең студент чагымда Америка Кушма Штатларында шомарган тәҗрибәмне эшкә җигәргә туры килде – аның белән инглиз телендә аралаштык.

27 яшьлек Африка егетенең Россиягә әле беренче тапкыр гына килүе икән. Безнең ил лагерьларында укытучы-волонтер булып эшләве дә – тәүге тапкыр. Ә моңа кадәр Ганада волонтер булып хезмәт куйганы бар. Ул андагы балаларны да шулай ук инглиз теленә өйрәткән.

– Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Шуңа Уфага эшләргә килдем дә. «Тимербатыр» лагеренда балаларга инглиз телен өйрәттем. Бик яраттым үзләрен. Африка һәм Россия балалары арасында шактый аермалар барлыгын да аңладым. Мисал өчен, сезнең илдәге балалар бик кызыксынучан, бик күп сораулар яудыра, күп төрле әйберләрне белергә тели, – ди егет.

Фарук шушы лагерьда эшләү вакытында Башкортостанның Бөрян районындагы Әбделмәмбәт авылында яшәгән, Россиянең һәм Башкортостанның мәдәнияте белән танышкан. Биредә аңа бик ошаган. Төрле тәҗрибә тупладым, ди ул. «Хәтта чаңгыга да бастым! Монда карны беренче тапкыр күрдем. Бу авылның кешеләре бик ачык, гаилә җанлы. Башкортостан мәдәниятен дә бик яраттым. Аларның җырлары, биюләре, телләре дә ошады. Хәтта берничә сүз дә өйрәнә алдым. Хәзер «яхшы», «пока», «как дела?» дия беләм, – дип искә ала ул.

Хәзерге вакытта егет – Уфа шәһәрендә. Бераз ял иткәннән соң, тагын бер лагерьда атна дәвамында укытучы-волонтер булып эшләячәк. Шуннан соң гына кире үзенең туган ягына – Ганага кайтып китәчәк. Беренчесе, ләкин соңгысы булмасын, дип әйтәләр. Фарук та шулай ди. Ул киләчәктә башка илләрдә дә волонтер булып эшләргә каршы түгел.

Егетнең Африкада төп эше бар. Ул Gold Mines Limited ширкәтендә сыйфат тикшерү хезмәткәре булып эшли. Бу – алтын эшкәртә торган оешма.

«Атта да йөрттек, чана да шудырдык»

Башкортостанның Бөрьян районындагы “Тимербатыр” мәктәп лагерен оештыручысы, Әбделмәмбәт урта мәктәбе директоры Инсур Үтәбәев – Фарук белән якыннан аралашкан кеше. Без аның белән дә элемтәгә кердек.

– Фарук үзе дә бик яхшы гаиләдән, Россиядәге төрле халыкларның мәдәнияте белән танышырга килгән. Ул балаларны бик ярата. Җырларга, биюгә дә мөкиббән. Безнең укучылар да аны бик ошатты, чөнки, беренчедән, ул – мөселман, икенчедән, балалар белән күңелен биреп эшли. Ул алар белән һәрвакыт булды, төрле чаралар уздырды. Авыл халкы белән очрашты, яшьләр белән спортзалда төрле уеннар уйнады, – ди Инсур Рамил улы.

– Фарук балалар белән бары тик инглизчә генә аралашты. Дәресләрен уен форматында уздырды. Балалар үзләре дә инглиз телендә сөйләшергә тырышты. Хәер, волонтерның үзен дә күп нәрсәгә өйрәттек. Әйтик, русча сүзләргә өйрәттек, Россия турында сөйләдек. Моңарчы Фарукның карны бер дә күргәне булмаган. Аңа чана шудырдык, атта йөрттек, тимераякка бастырдык. Бездәге азык-төлекнең, ашауның нинди икәнен дә күрде, – ди Инсур әфәнде.

Бездә инглиз телендә аралашу бөтенләй юк. Шуңа да «Тимербатыр»га йөрүче балалар Фарукның дәресләре вакытында үзләренең инглиз телен бик үк яхшы белмәвен һәм бу телнең мөһимлеген аңлый. Укучыларда бу фәнгә караш та үзгәргән, балалар бертавыштан аны өйрәнергә кирәк дигән икергә килгән. «Тимербатыр»да тулы бер көн волонтер килгән илнең мәдәнияте белән таныштыруга багышлана. Башкортостан балалары үзләренең мәдәнияте белән генә таныштырып калмыйча, Гана республикасының милли киемнәрен, җырларын, биюләрен турында да кызыксынып тыңлый.

Төрле илләрнең мәдәниятләре белән танышырга теләүче егет шулай итеп элек бер дә күрмәгән җирләрне күреп киткән. Тел Киевка кадәр илтә, диләр. Бу юлы Фарукны инглиз теле Уфага кадәр җиткергән. Киләсе тукталышы кайда булыр? Монысы әлегә билгесез.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

yalkyn.com

МАЙ 2015 - Ялкын журналы сайты

«ЯЛКЫН» №5, 2015

Журнал

№5 (май), 2015

Эчтәлек

АЧЫШ

Булат & Венера. «Татар кызы/егетендә катнашучыларга киңәшләр»

[«Татар кызы/егете» бәйгеләрендә катнашучы Булат һәм Венера белән әңгәмә]

Рания Садыкова. «Тере су»

[Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башланганчы ук аның белән таныштыра торабыз]

Ләйсән Фәйзуллина «Уңыш сере эзләп: Мәскәүдән – Берлинга, Актаныштан – Сабага»

[Актаныш һәм Сабадагы сәләтле балалар мәктәпләренең уңыш серләре]

Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Искәндәр Хәбибуллин. «Соңгы цитадель»

[Казан ханлыгы тарихыннан сәхифәләр]

Искәндәр Хәбибуллин. «С» – димәк, суверенитет»

[Мөстәкыйльлек алганнан соң нәрсә үзгәрде? 90нчы еллардагы һәм бүгенге үсмерләр фикере]

ШӘХЕС

Казанның әдәби картасы

[Башкаланың танылган язучылар/шагыйрьләр белән бәйле урыннарын барлыйбыз]

Әлфия Шамова. «Нигә ул кадәр шат йөрисең, диләр»

[Язучы Авзал Шамовның улы Альфред, кызы Миләүшә һәм Наиләгә фронттан язган хатлары]

Эльвира Һадиева. «Футболист булыр идем»

[«Голос.Дети» тапшыруының һәм башка күпсанлы фестивальләрнең «йолдызы» Ранэль Богданов «Ялкын»да кунакта]

Ләйсән Фәйзуллина. «Үз һөнәреңне ничек танырга?»

[Төрле өлкә белгечләре һөнәр сайлауга кагылышлы актуаль очракларны тикшерә]

Идрис Шәкүров. «Акмаңгайның икенче килүе»

[Укучы хикәясе]

Китапчык. «Тынычлык өчен без дә тырышыйк»

[Китапчыкка Балтач, Арча, Апас районы укучылары шигырьләре тупланды]

Булат Гыймадиев, Илфат Садыйков. «Илгә «җиңдек» сүзен алып кайтучылар…»

[Апас районының Биеш мәктәбе укучылары Җиңү көнен якынайтучылар турында яза]

Зилә Сабитова. «Дуслыкны кәстрүлдә саклыйбыз»

[Төркия университетларының берсендә белем алучы Ландыш Нәсыйхова читтә укуның минуслары/плюслары турында]

ТӘҖРИБӘ

Йолдыз Миңнуллина. «FUN-24»: вакыт эретү фабрикасы»

[Күңел ачу үзәгенә сәяхәт: инструкция]

Резидә Әлмиева. «Мин» – дөньяның үзәге»

[Фотоның популяр төре – селфи турында кызыклы фактлар]

Илгиз Шәкүров. «Джунгли кануннары, яки бездә яңа классташ»

[Журналның яшүсмерләр редколлегиясе әгъзасы бер көн яңа мәктәптә укып карады]

Эльнар Байназаров. «Кесәңдә кишер йөрт»

[Офтальмолог белән линза/күзлек кию/күрү сәләтен яхшыртуга кагылышлы ышанулар: кайсысы миф/кайсысы чын?]

Рафаил Тумакаев. «Урындыгым үзем белән»

[«Остаханә»: үзең белән йөртә торган урындык ясарга өйрәнәбез]

ИҖАТ

Луиза Шарова, Рөстәм Мөхәммәтҗанов «Иң шәп койрык – кемнеке?»

[Казанның 18нче мәктәбе укучылары куйган «Койрыклар» спектакленнән фоторепортаж]

Фәйрүзә Мөслимова. «Майя», тавык оясы һәм «Резеда» сабыны»

[Балалар шагыйрәсе Резеда Вәлиева белән әңгәмә]

Йолдыз  Миңнуллина. «Сигезенче капка»

[Фантастик повестьның дәвамы]

«Очрашу ноктасы»

[Айлык чаралар һәм бәйгеләр игъланы]

Альберт Галимҗанов, Гөлназ Галиуллина. «Уңган малай», «Ялкау кыз»

[Буа районы Түбән Наратбаш мәктәбенең 5 класс укучылары әкиятләре]

 

yalkyn.com


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта