Тулпар журналы читать онлайн
Чәчмә әсәр » Тулпар
Кайда савап, кайда гөнаһ?1Крестьян ялан-кырлардан, басулардан йөге-йөге суктырган ашлыгын, бәрәңге, чөгендерен ташый торган матур бер әбиләр чуагы көнендә Дөм-дөм авылы урамнарына, өермә җиледәй, һич гадәти булмаган хәбәр бәреп керде:– Ишеттегезме, халык?.. Идарә бинасын саталар икән!Сату-алуга бәйле елгыр чуар адәмнәр колхоз идарәсе йортының хакы, кайчан аукционга куеласы турында гәп башлап җибәрсә, үз җилкәләрендә гомер буе колхозчы исемен күтәреп йөргәннәр йә исләре-акыллары китеп бот чапты, йә кисәк кара кайгыга батты:– Китче, ялган сүздер бу! Кәнсәләр авыл милке бит, кем саттырсын ди аны?!– Башта фермалардагы малларны тараттылар, суйдылар, барлык трактор-машинаны спекулянтка бирделәр, инде правлениегә чират җиткәнме? Болай булгач, тәмам беткән икән калхуз! Сугышта әйткәнчә, последний бастион да кулдан киткән…– Адәм көлкесе инде бу, җәмәгать, идарә ызбасын саталар имеш! Ичмасам, берәр авыл хаҗәтенә тотсыннар иде аны. Хәер, тәмәке белән ысланган, орыш-акырыш сеңгән диварны кем сатып алыр икән?– Иллә дөрес әйтәсең, кордаш, ызба ясап буламы правлениедән? Нигезе җенле-шайтанлы бит аның…Шулай әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманында Дөм-дөм халкына сәер тамаша күрергә язды. Тирә-юньдә вакмы-эреме, баймы-ярлымы әллә нинди крестьян хуҗалыклары яшәп килә. "Авыл хуҗалыгы кооперативы", "Агропром", "Җаваплылыгы чикләнгән оешма", "Фермер хуҗалыгы" дисеңме... Тик ничек кенә аталсалар да, аларның күбесе элекке күмәк хуҗалык варислары булып көн кичерә һәм боларның офислары да элеккеге идарәдә төпләнгән. Авыл уртасындагы күзләр күнеккән бинада ут яна, учак ягыла, морҗасыннан төтен чыга икән, күңелгә дә җиңел, димәк, гомум хуҗалык яши, иген үстерелә, мал асрала. Карт-коры да, хәле мөшкелләнсә, өйрәнелгән сукмактан идарәгә юл тота, утын, салам китерүгә, бакчасын сөреп бирүләренә өметләнә.Дөм-дөмдә колхоз бетәр дип берәү дә шикләнмәгән иде. Юк, юк, күмхуҗ хакында шундый иләмсез уй каян башка килсен? Сугыш елларында да таралмады ул, корылык, ачлык вакытында да, авызыннан өзеп хөкүмәт бабайга итен, сөтен, маен тапшыра килде. Мең дә тугыз йөз сиксәненче елга аяк басып, "Ленин юлы" миллионер хуҗалыклар рәтенә күтәрелгәч, авыл клубында галәмәт зур, купшы уңыш бәйрәмен уздырдылар. Шунда әле яңа гына "Алтын йолдыз"ны күкрәгенә тагып, түш кесәсенә Социалистик Хезмәт Герое таныклыгын салып куйган рәис Шәкүр Яушев, кызыл трибунага күтәрелеп, ярты сәгать чамасы колхоз казанышларын санады да, кибәнне әйбәт итеп очлап куйгандай, чиксез куаныч белән әйтә салды: "Без, иптәшләр-авылдашлар, тагын берничә дистә елдан, әйтте диярсез, "Ленин юлы" колхозы белән коммунизмга да барып чыгарбыз"…Хуҗалык башлыгы артыннан шулай ук ялкынланып чыгыш ясаган партком секретаре Рәүф Шакиров та, "Ленин юлы"ның олы казанышларга ирешәчәген раслаган иде. "Ильич сызган юлдан тайпылмыйча барырга да барырга!" – диде ул. Һәм колхоз идарәсе каршында Ленинга һәйкәл куярга кирәк, дигән эшлекле тәкъдим ясады.Әйткән сүз – аткан ук. Мәскәүдән скульптор чакырдылар һәм сиксән бернең җәй башында ук чәчкәләр белән бизәлгән мәйданчыкта Ильичның мәһабәт сыны пәйда булды. Идарә йортына эш яисә йомыш белән килгән һәркемне җитди карашына эләктереп сәламләде, чыкканда кулын таң ату, кояш чыгу ягына юнәлтеп озатты бу сын.Ленин кулы флюгер угы түгел, җилдә, давылда кыйбласын үзгәртеп, төрле тарафларга боргаланмый, чөнки сын-гәүдә гранит ташка утыртылган, кат-кат корыч арматура белән урап, цемент белән катырылган. Кул һаман бер тарафка юнәлгән… Менә шуннан соң шөбһәләнеп, икеләнеп кара инде син ил белән барасы юл – кыйбла хакында. Багу-күрәзәлек эшләрендә даны чыккан Хашия карт-корының, аеруча биләмче әби-чәбинең ис-һушын алып бер сөйләгән имеш:– Сез ул карачкы Ленинның гел якты таңга, нурлы кояшка өндәвенә инанасызмы? Үз күзегез белән карап-шәйләп тә ялганны тотып була ласа. Җәйге мәлдә таң Барыйлар ызбасының кыегы өстендә сызылса, кыш фасылында ул тәмам икенче якка борыла да, иренеп кенә Гайниҗамал ызбасы өстеннән ата. Шуны күзәткәнегез булса, әйтегез миңа, таң да, кояш та гел бер урында калкамы? Юк! Ә Ленин кулы белән һаман бер ноктага өнди. Шулай булмыйни, маңгай күзе ябык аның һәм җаны, рухы юк, күрсәткән кыйбласы да ялган, өндәгәне шайтан таңы булып чыга…Безнең халык – дигән Хашия, – гомер бакый карачкыларга, сын-сурәткә табынмаган. Аллаһ каршында бу зур гөнаһ саналган. Авыл уртасына таш Ленинны бастырып кую – мөнафикъ гамәл. Аллаһ Тәгалә моның өчен кеше башларына әллә нинди бәлаләр салыр әле…Бу хорафат иясенең сүзләрен колакка элүче табылдымы икән? Кеше үз башына кайгы, афәт төшкәндә генә шикләнә, төрлесен юрый башлый бит. Әлегә "Ленин юлы" колхозының эшләре дә һәрчак гәзитләрдә макталып, телевизор аша күрсәтелеп, үтә дә ырамлы барды. Дөм-дөм халкы – игенчесе, терлекчесе – биргәненә шөкрана кылып, күкрәгенә терәп ипи кисте, иртә таңнан эшенә ашыкты…
tulpar.kiziltan.ru
4/2015 » Тулпар
“Тулпар”ның 4нче санындаМай чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, журнал Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Идрис Газиев сурәте белән ачыла. 16-19нчы битләрдәге “Сәнгать халыкны тәрбияләргә тиеш” исемле язмадан укучы сәләтле җырчы иҗатының билгесез яклары – фәнни эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин. Бу санда проза әсәрләреннән яшь язучы Аида Хәйретдинованың “Ветеран”, Зәйфә Салихованың “Мамык шәл”, Юлия Кадыйрованың “Кара елан” хикәяләре бирелә. “Ветеран”да яугиргә район гәзитендә тәнкыйди мәкалә чыккач кына ярдәм күрсәтелүе, язма хуҗаларга ошамау сәбәпле, ветеранны фикерләреннән баш тартырга мәҗбүр итүләре турында сүз бара. “Мамык шәл”дә эчкечелек, “Кара елан”да мәхәббәт коллизияләре сәнгатьчә гәүдәләнеш ала.
“Тулпар”ның бу саны, гадәттәгечә, шигъри сәхифәләргә бай. Укучыны сәләтле шагыйрь Айдар Маннанов, “Яшьләр сериясе”ндә китабы табадан төшкән Илүсә Исмәгыйлева, түгәрәк юбилеен – 50 яшен билгеләүче башкорт шагыйре Дамир Шәрәфетдинов, Әлшәй районында яшәп иҗат итүче Зөлфия Нәбиуллина, Илеш районының “Балкыш” иҗат түгәрәге каләмкярләренең шигырьләре битараф калдырмас. Журналның балалар өчен чыгарылган “Тузганак” сәхифәсендә күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулланың кечкенә дусларга күчтәнәче урын ала.
Публицистик әсәрләр арасында Гөлнара Гыйлемханованың язмасы беркемне дә битараф калдырмас. “Китап: үтемсез товармы, әллә тәрбия чарасымы?” исемле язмада, исеменнән үк күренүенчә, китап уку, китап сәүдәсе хакында сүз бара. Казанда яшәүче якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Рамил Исламовның “Тукай кабере” язмасында шагыйрь каберенә таш һәм чардуган кую тарихы шәрехләнә.
“Кызык-мызык” сәхифәсендә Вәрис Акбашев, Әгъдәл Низаев юморескалары, “Тулпар” укучыларының көлкеле шигырьләре белән танышырга мөмкин.
Журналның июль-август санында шулай ук тәнкыйть язмалары, әхлак, гаҗәп хәлләр һәм башка темаларга язмалар урнаштырылган. Журнал хакы: 76.00 сум
Сатып алырға
tulpar.kiziltan.ru