РЕДКОЛЛЕГИЯ. Ялкын журналы сайты
РЕДКОЛЛЕГИЯ - Ялкын журналы сайты

Разил Вәлиев
Язучы, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче. Күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре. Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстанның халык депутаты. 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе. «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» көмеш медале иясе.

Җәүдәт Сөләйманов
Шагыйрь, галим, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Татарстан Фәннәр академиясенең «Ясалма интеллект проблемалары» лабораториясе җитәкчесе. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләре лауреаты. Дөньякүләм танылган «Сәләт» хәрәкәтен оештыручы һәм «Сәләт» проектларының даими җитәкчесе.

Эльмира Закирова
Журналист, публицист. Эшчәнлеген «Ялкын» журналында мәктәпләр, пионер тормышында редактор, бүләк редакторы буларак башлап җибәрә, 1988-1995 нче елларда – журналның җаваплы секретаре, 1995-2010нчы елларда – баш редакторы. Татарстан һәм Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы. Балалар һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм» республика фестиваленең жюри әгъзасы. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Хәзерге вакытта «Сөембикә» журналының әдәби редакторы. «В память 1000-летия Казани» медале иясе.

Кадрия Идрисова
Педагог, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәт юлын Актанышта балалар бакчасы мөдире буларак башлый. Күп еллар дәвамында Актаныш районының Хакимият башлыгы урынбасары булып эшли. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкара. Хәзерге көндә Татарстан Республикасының «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте рәисе.

Тәбрис Яруллин
VI Бөтендөнья татар яшьләре Форумы җитәкчесе. Тәбрис – «Үзебез» хәрәкәтенең координаторы, «Мин татарча сөйләшәм!», «Автохәрәкәт», «Татар-дозор» һәм башка проекларның оештыручысы булып тора. Ул – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы. Казан дәүләт технология университетының «Дәүләт һәт муниципаль идарә итүче» белгечлеге алган.
Алсу Галимова
«Ялкын»ның күптәнге дусты, «Сәләт» яшьләр оешмасы активисты. Бүгенге көндә – Казан шәһәре Башкарма комитетының телләр үсеше һәм җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге белгече.

Аяз Әһлиуллин

Гөлназ Зәкиева
Әлфинур Әхмәтшина

Фирүзә Садриева

Илзирә Гыйззәтуллина

Илүзә Касыймова

Резидә Әлмиева
Алинә Нямаева

Рүзәл Шәрипов
Айзилә Абдрахманова
yalkyn.com
МАРТ 2018 - Ялкын журналы сайты
Март – язның беренче ае булса да, кыш үз позициясен бирергә теләми бер дә. Инстаграм, ВКонтакте ленталары карлы яз фотолары белән шактыйдан «куандыра» инде. Язны «Кил инде», – дип тә, җиңелчә, юка киемнәргә күчеп тә чакырып карадык, тик нәтиҗәсе күренми. Ярар соң, кыш белән яз мөнәсәбәтләрен үзләре хәл итсеннәр. Иң мөһиме – күңелләребедә яз булсын. Ә «Ялкын» яз кәефе булдыруда ярдәм итәргә гел әзер.
Журналның бу санында сине телевидение йолдызы, яшь артист Мәликә-Ханбикә белән очрашу көтә. «Тукта-тукта, мондый исем буламени?!» дигән сорау туса, тизрәк журналыбызның «Тышлыкта кем?» рубрикасын ачып кара. Барлык серләр дә шунда ачылыр.
Кызлар, ниһаять, безне кечкенәдән үзәгебезгә үткән 90х60х90 стандартлары турында онытырга була! Ни өченме?! Чөнки матурлык дөньясында кечкенә генә революция булган икән. Хәзер матурлык стандартлары бөтенләй башка. Һәм, иң мөһиме, бу стандартларны без – кызлар түгел, ә егетләр билгеләгән! Тизрәк, тизрәк, ашык бу язманы укырга. Исеме дә, җисеме дә кызыклы «Брежнев кашлы кызны сагынам…» язмасы һәркем өчен кызыклы булачак.
8нче март бәйрәме күптән узса да, бәйрәм рухы әле дә саклана. Урамда ара-тирә булса да чәчәк бәйләмнәре тоткан егетләр очраштыргалый. Кызларга чәчәк бүләк итү өчен сәбәп кирәкми бит. Килешәсездер?! Ә менә киелгән сапоги, туңдырма бүләк итү өчен нинди сәбәп һәм батырлык булырга тиеш икән?! Бу сорауга Илгиз Шәкүров җавап тапкан.
Вайнер, инстаблогерлар арткан мәлдә үз юлыңны, фишкаңны табу бик авырдыр ул. Үзебез блогер булып карамасак та, шулай дип фаразлыйбыз. Бу фикер белән героебыз Айдар Вәгыйзов та килешә. 18 меңнән артык язылучысы булган кавермейкер белән әңгәмәне укып карагыз әле. Сезгә ошарга тиеш. Кызлар, кызлар! Сезгә аерым мөрәҗәгать: Айдарның йөрәгендә мәхәббәткә урын бар икән. «Ялкын» укучы кызлар белән танышуга шат булыр идем», – ди үзе дә. Телефон номерын да бирә алабыз, кирәксә!;)
Журналны укып чыксаң, Татарстан егетләре берсеннән-берсе уңган-булган икән, дигән нәтиҗәгә киләчәксең. Иманыбыз камил. Журналыбыз битләрендә сине Арча егете Фазыл белән таныштырырга булдык әле. Кечкенәдән әкият урынына тарих тыңлап үскән малайлар үскәч кем була икән?
Кара, сөйләгән сүзем күп булса да, журналның беренче бүлегенә генә күзәтү ясаганмын икән бит. Сөйли башласаң, «Ялкын»ның бөтен эчтәлеген сөйләп бетерә алам. Тик алай итәргә ярамас. Аннары кызыгы да калмас тагын.
Кыскача санап кына китәм. Сине бу санда «Укытучыма ачык хат», «Үзебезчә милли уеннар», «Религио…нәрсә?», «Яшьлек алтын булып балкыды», «Идеаль укытучы буласы килә», «Тутый кош хәбәре», «Татар телен ничәлегә беләсең?», «Акча – иң яхшы бүләк?!», «Социаль челтәрләр һәм ислам», «11гә каласыңмы?» кебек кызыклы язмалар көтә.
Булды, булды. Спойлер башка булмый. Бу урында туктыйм. Ә син, дустым, тизрәк «Ялкын» журналын укы һәм бу айның иң яхшы язмасын билгеләүдә катнаш.
Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы
Пе.Си. Түбәндәге сораштыруда катнаш. Кабаттан айның иң шәп авторын билгелик! Авторларыбызны бүләклисе килә бит!
ДУСТЫМ: иң ошаган ӨЧ язма өчен тавыш бирә аласың.
Март санының иң шәп язмасына җиңү яуларга булыш!
- Рүзәл Шәрипов «Татар телен ничәлегә беләсең?» (38%, 243 Голосов)
- Әлфинур Әхмәтшина «Социаль челтәрләр һәм ислам» (29%, 183 Голосов)
- Рәзилә Газизова «11гә каласыңмы?» (13%, 81 Голосов)
- Илзирә Гыйззәтуллина «Финляндия татары русча беләме?» (7%, 45 Голосов)
- Чулпан Гарифуллина «Өй эшләрен эшләмәсәм, гитарасыз калам» (4%, 23 Голосов)
- Наилә Шиһапова «Һәр милләт үз телендә сөйләшсен...» (3%, 21 Голосов)
- Илгиз Шәкүров «Брежнев кашлы кызны сагынам» (3%, 16 Голосов)
- Зилә Сабитова «Әкият урынына тарих тыңлап үстем» (1%, 9 Голосов)
- Илүзә Гайнетдинова «Гел каядыр ашыгам мин» (1%, 4 Голосов)
- Зөлфинә Намакаева «Идеаль укытучы буласы килә» (0%, 3 Голосов)
- Илфат Вәлиев «Акча – иң яхшы бүләк?!» (0%, 3 Голосов)
- Илүзә Солтанова «Укытучыма ачык хат» (0%, 1 Голосов)
- Әмирхан Нәҗипов «Тутый кош хәбәре» (0%, 1 Голосов)
Всего проголосовавших: 599
Загрузка ...
yalkyn.com
ФЕВРАЛЬ 2018 - Ялкын журналы сайты
Ярый, буранлы көннәрне уздырдык, әкренләп язны каршыларга әзерләнә башладык бугай. “Ялкын” журналы редакциясе, мәсәлән, язны үзгәрешләр белән каршылый: күчендек әле менә. Татмедиа бинасының 8нче катыннан Казан карап арыдык та, тыныч тормыш белән яши торган Академическая урамына килдек. “Ялкын”лылар белән чәй эчәсегез килсә, кунакка килегез. Ә әлегә журналыбызның яңа санын укый торыгыз.
Журналның бу санында сине булачак генераллар белән очрашу көтә. Кызлар, чәчләрегезне матур итеп тарагыз, ирен буяу мәҗбүри түгел. Булачак генерал, ә әлегә суворовчы егетләр, матурдан бигрәк, акыллы кызларга игътибар итәләр.
Февраль Муса Җәлилнең туган көне белән истәлекле. “Ялкын” редакциясе өчен бигрәк тә. Ник дисәгез, “Ялкын” журналының барлыкка килүенә Муса абый сәбәпче бит. Әйдә, бергәләп шәхесебезне туган көне белән котлыйбыз.
23нче февраль турында да онытырга ярамый. Әтиләргә, бабайларга, егетләргә бүләкләр әзерләдегезме әле? Юк икән, “Йолдызлы киңәш” рубрикасы ярдәмгә килер сиңа.
Иҗат кешеләре бик үзенчәлекле була дигәнне ишеткәнем бар иде, әлбәттә. Тик менә фатирны фотоаппаратка алмаштырган кешене белми идем әле. Әгәр бу сүзләр синдә кызыксыну уятса, ач тизрәк 8нче битне.
Һавада – яз исе. Ә уйда – яз белән бергә киләчәк бакча эшләре. Башта бәрәңге утыртасы, аннары чүп утыйсы инде… Дустым, ә син чүп утаганда нәрсә эшлисең? Менә мин музыка кабызып куярга, йә булмаса, үзем кычкырып җырларга яратам. Ә менә Зилә апа Сабитова чүп утаганда, букет ясый торган кызлар белән танышкан. Ләкин мин ул кызлар букетны нәрсәдән ясавын гына аңлап бетермәдем. Укы әле шул мәкаләне, аннары миңа да аңлатырсың, яме?
Мин мәктәптә укыган елларда, әйе-әйе, буем бәләкәй булса да, мин инде мәктәп укучысы түгел, зур егет мин хәзер. Нәрсәдә калдым әле?! Әһә, менә мин мәктәптә укыган елларда мантуга су тидерсәң, манту шешә икән дигән миф йөри иде. Ничек уйлыйсың: дөресме икән? Ну, әгәр җавабын белмәсәң, “МедЛайфХак” рубрикасын ачып укы. Анда төп-төгәл, дөп-дөрес җавап бар.
Сөйли башласаң, “Ялкын”ның бөтен эчтәлеген сөйләп бетерә алам. Аннары кызыгы да калмас тагын. Шуңа күрә бу урында туктыйм. Ә син, дустым, тизрәк “Ялкын” журналын укы һәм безгә чәйгә кил.
Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы
Пе.Си. Дустым, тукта, тукта, китмә. Вкладканы ябарга өлгерерсең. Бер тәкъдимемне әйтеп калыйм әле. Әйдә, бу айда кемнең язмасы күбрәк ошады дигән сорауга җавап бирәбез?!
Түбәндәге сораштыруда катнаш. Айның иң шәп авторын билгелик!
Бу айда кемнең язмасы күбрәк ошады?
- «Игелек кыл да суга сал...» Алинә Нямаева (49%, 404 Голосов)
- «Батыр ватанны саклый» Аяз Әһлиуллин (44%, 363 Голосов)
- «Миф, әллә чынбарлык?» Алинә Минневәлиева (2%, 19 Голосов)
- «Туым җондызы» Наилә Шиһапова (1%, 10 Голосов)
- «Солдатта булмаган, димәгез» Илгиз Шәкүров (1%, 5 Голосов)
- «Булачак генераллар – Суворов училищесында» Илүзә Гайнетдинова (1%, 5 Голосов)
- «Чүп утаганда флорист нишли?» Зилә Сабитова (1%, 5 Голосов)
- «Фатир урынына – фотоаппарат?!» Миләүшә Нигъмәтуллина (1%, 5 Голосов)
- «Дорама бүләк иткән дуслык» Айсылу Нигъмәтҗанова (0%, 3 Голосов)
- «Шәфкатьлеме син, шәфкать туташы?» Илмирә Тимершина (0%, 2 Голосов)
- «Биткоин: акчамы, түгелме?» Азат Миргаязов (0%, 2 Голосов)
- «Трус хоккей уйнамый» Айназ Минневәлиев (0%, 2 Голосов)
- «Йомшак юл буйлап» Искәндәр Хәбибуллин (0%, 1 Голосов)
- «Фән һәм сәнгать: баш миенең музыкага мөнәсәбәте» Айдар Шәйхин (0%, 1 Голосов)
- «Сербирмәс мәктәбе турында кыйсса, яки чын әкият» Илүзә Гайфуллина (0%, 1 Голосов)
- «Мукшур авылы тарихының бер мизгеле» Регина Шәйхетдинова (0%, 1 Голосов)
- «Игенченең хезмәт яме» Илмир Ихсанов (0%, 1 Голосов)
- «Без» якламасак, тагын кем яклар?!» Айгөл Абдрахманова (0%, 1 Голосов)
- «Әни, мин Англиягә китәм» Катя Сысоева (0%, 0 Голосов)
Всего проголосовавших: 804
Загрузка ... “Ялкын” сайтында февраль санының иң яхшы язмасын сайладык. Тавыш бирүдә 800дән артык кеше катнашты?Безнең актив авторыбыз Алинә Нямаеваның мәкаләсе иң-иңе дип табылды.Котлыйбыз, Алинә??#ялкын#ялкынжурналы#журналялкын#молодежьказани#молодежьтатарстана#казань
yalkyn.com
«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАР КҮРДЕМ!» - Ялкын журналы сайты
Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.
«Тимербатыр» лагеренең эшли башлаганына ике ел икән. Аның төп юнәлеше – робототехника һәм инглиз сөйләм теле. Лагерь җитәкчелеге Уфаның волонтерлар белән алмашу буенча «AIESEC» Халыкара оешмасына мөрәҗәгать итеп, төрле илләрдән лагерьга волонтерлар җәлеп итәләр. Лагерь һәр каникулда эшли. Бирегә кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында берешәр волонтер килә. Лагерь җитәкчелеге бу юлы да «AIESEC» оешмасына мөрәҗәгать иткән. Төп таләпләрнең берсе – волонтер рус телен белмәскә тиеш булган. Шулай булганда укучылар инглиз телен яхшырак үзләштерәләр икән. Кирәкле кеше… Африкада табылган!
Африка егетенә Уфада бик ошаган
Фарук Ганди үзе русча да, татарча да, башкортча да белми. Бары тик инглиз телендә генә сөйләшә. Шуңа да үземнең студент чагымда Америка Кушма Штатларында шомарган тәҗрибәмне эшкә җигәргә туры килде – аның белән инглиз телендә аралаштык.
27 яшьлек Африка егетенең Россиягә әле беренче тапкыр гына килүе икән. Безнең ил лагерьларында укытучы-волонтер булып эшләве дә – тәүге тапкыр. Ә моңа кадәр Ганада волонтер булып хезмәт куйганы бар. Ул андагы балаларны да шулай ук инглиз теленә өйрәткән.
– Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Шуңа Уфага эшләргә килдем дә. «Тимербатыр» лагеренда балаларга инглиз телен өйрәттем. Бик яраттым үзләрен. Африка һәм Россия балалары арасында шактый аермалар барлыгын да аңладым. Мисал өчен, сезнең илдәге балалар бик кызыксынучан, бик күп сораулар яудыра, күп төрле әйберләрне белергә тели, – ди егет.
Фарук шушы лагерьда эшләү вакытында Башкортостанның Бөрян районындагы Әбделмәмбәт авылында яшәгән, Россиянең һәм Башкортостанның мәдәнияте белән танышкан. Биредә аңа бик ошаган. Төрле тәҗрибә тупладым, ди ул. «Хәтта чаңгыга да бастым! Монда карны беренче тапкыр күрдем. Бу авылның кешеләре бик ачык, гаилә җанлы. Башкортостан мәдәниятен дә бик яраттым. Аларның җырлары, биюләре, телләре дә ошады. Хәтта берничә сүз дә өйрәнә алдым. Хәзер «яхшы», «пока», «как дела?» дия беләм, – дип искә ала ул.
Хәзерге вакытта егет – Уфа шәһәрендә. Бераз ял иткәннән соң, тагын бер лагерьда атна дәвамында укытучы-волонтер булып эшләячәк. Шуннан соң гына кире үзенең туган ягына – Ганага кайтып китәчәк. Беренчесе, ләкин соңгысы булмасын, дип әйтәләр. Фарук та шулай ди. Ул киләчәктә башка илләрдә дә волонтер булып эшләргә каршы түгел.
Егетнең Африкада төп эше бар. Ул Gold Mines Limited ширкәтендә сыйфат тикшерү хезмәткәре булып эшли. Бу – алтын эшкәртә торган оешма.
«Атта да йөрттек, чана да шудырдык»
Башкортостанның Бөрьян районындагы “Тимербатыр” мәктәп лагерен оештыручысы, Әбделмәмбәт урта мәктәбе директоры Инсур Үтәбәев – Фарук белән якыннан аралашкан кеше. Без аның белән дә элемтәгә кердек.
– Фарук үзе дә бик яхшы гаиләдән, Россиядәге төрле халыкларның мәдәнияте белән танышырга килгән. Ул балаларны бик ярата. Җырларга, биюгә дә мөкиббән. Безнең укучылар да аны бик ошатты, чөнки, беренчедән, ул – мөселман, икенчедән, балалар белән күңелен биреп эшли. Ул алар белән һәрвакыт булды, төрле чаралар уздырды. Авыл халкы белән очрашты, яшьләр белән спортзалда төрле уеннар уйнады, – ди Инсур Рамил улы.

– Фарук балалар белән бары тик инглизчә генә аралашты. Дәресләрен уен форматында уздырды. Балалар үзләре дә инглиз телендә сөйләшергә тырышты. Хәер, волонтерның үзен дә күп нәрсәгә өйрәттек. Әйтик, русча сүзләргә өйрәттек, Россия турында сөйләдек. Моңарчы Фарукның карны бер дә күргәне булмаган. Аңа чана шудырдык, атта йөрттек, тимераякка бастырдык. Бездәге азык-төлекнең, ашауның нинди икәнен дә күрде, – ди Инсур әфәнде.
Бездә инглиз телендә аралашу бөтенләй юк. Шуңа да «Тимербатыр»га йөрүче балалар Фарукның дәресләре вакытында үзләренең инглиз телен бик үк яхшы белмәвен һәм бу телнең мөһимлеген аңлый. Укучыларда бу фәнгә караш та үзгәргән, балалар бертавыштан аны өйрәнергә кирәк дигән икергә килгән. «Тимербатыр»да тулы бер көн волонтер килгән илнең мәдәнияте белән таныштыруга багышлана. Башкортостан балалары үзләренең мәдәнияте белән генә таныштырып калмыйча, Гана республикасының милли киемнәрен, җырларын, биюләрен турында да кызыксынып тыңлый.

Төрле илләрнең мәдәниятләре белән танышырга теләүче егет шулай итеп элек бер дә күрмәгән җирләрне күреп киткән. Тел Киевка кадәр илтә, диләр. Бу юлы Фарукны инглиз теле Уфага кадәр җиткергән. Киләсе тукталышы кайда булыр? Монысы әлегә билгесез.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
yalkyn.com





