Это интересно

  • ОКД
  • ЗКС
  • ИПО
  • КНПВ
  • Мондиоринг
  • Большой ринг
  • Французский ринг
  • Аджилити
  • Фризби

Опрос

Какой уровень дрессировки необходим Вашей собаке?
 

Полезные ссылки

РКФ

 

Все о дрессировке собак


Стрижка собак в Коломне

Поиск по сайту

Сөембикә (журнал). Соембикэ журналы


Сююмбикэ, журнал, Казань: отзывы в интернете, адрес официального сайта, телефон

Основная информация о компании

Координаты GPS:

49.101728      55.814337

Адрес:

Декабристов... Декабристов, 2, город Казань, Татарстан, республика, Россия [показать адрес]

Расположение:

11 этаж

Телефон:

+7 ХХХ ХХХ-ХХ-ХХ

+78432220977

Официальный сайт:

Способы оплаты:

График работы:

Пн Вт Ср Чт Пт

08:30 08:30 08:30 08:30 08:30

17:00 17:00 17:00 17:00 17:00

Виды деятельности

Карта проезда до организации

Казань, Декабристов, 2

11 этаж

Ошибка? Отметка на карте показана неверно? Вы можете исправить ошибку в данных, указанных выше.

Дополнительная информация о компании

Код валюты:

RUB

www.otzywy.com

"Сөембикә" заманча яңа сайт тәкъдим итте

"Сөембикә" журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова яңа сайт укучылар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип белдерә. Сайтта фикер алышу, белгечкә сорау бирү, үз иҗатыңны тәкъдим итү һәм башка мөмкинлекләр дә тудырылган. Юнысова Азатлык сорауларына җавап бирде.

– "Сөембикә" яңа сайт тәкъдим итте. Кем теләге булды бу?

– Яңа сайт булдыру күптәнге теләгебез иде. Элекке сайтыбыз җанлы түгел, аңа журналдагы язмалар гына куелып килде, фикер алышу мөмкинлеге дә юк иде. Яңа сайтны булдыруга сөенеп бетә алмыйбыз.

– Яңа сайтка карата берәр төрле фикер белдерүчеләр бармы?

– Ул бер айга якын сынау рәвешендә генә эшләде. Кемдер күрергә өлгерде, ә кемнәрдер бөтенләй күрмәде. Шунысы куанычлы, яңа сайт хакында бары тик уңай фикерләр генә ишетәбез, хәтта Мәскәүдән дә "шулкадәр горурландык" дип язып җибәрделәр. Бу яңа сайтның милләттәшләребезгә дә кирәк булганлыгын, аның мөһимлеген аңладык.

– Сайттан укып белүебезчә, "Сөембикә" басылып чыкканчы ук, аны дөньяның теләсә кайсы җирендә уку мөмкинлеге тудыргансыз.

– Журналны алдыру Русиянең ерактагы төбәкләрендә, бигрәк тә чит илләрдә яшәүчеләргә бик кыйбатка төшә. Почта белән китерүнең бәясе дә һаман арта бара. Электрон вариант исә журнал нәшрияттан чыкканчы ук укучысына барып ирешә. Бу, беренчедән, укучы белән арабызны тагын да якынайтачак һәм, икенчедән, арзангарак та чыгачак. Сайтны яңартканда бу безнең төп максатларның берсе иде. Чит илләрдә, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең дә "Сөембикә"не уку мөмкинлеге булсын дип тырыштык.

Ләйсән Юнысова

Татар хатын-кызларының, укучыларыбызның фикер алышу мөмкинлеген тудыру безнең шулай ук төп максатыбыз иде. Хәзер яңа сайтта комментарлар да, үз рецептыңны да калдырып була. Кул эшләренең нечкәлекләрен бер-береңә тәкъдим итү өчен дә юлы ача. Мисал өчен, пылауны да, бәлешне дә һәм башка милли ризыкларны да милләттәшләребез һәркем үзенчә пешерә бит. Без классик рецептны куябыз һәм теләгән кеше үз ысулын җибәрә ала. Шулай ук яңа сайтта үз иҗатыңны да тәкъдим итәргә мөмкин.

Бүген хатын-кыз проблемнары турында фикер алышу да мөһим әйбер. Берәр проблемны күтәреп язма урнаштырабыз икән, анда һәркем үз фикерен, үз тормышындагы ниндидер тәҗрибәне дә калдыра ала. Хатын-кыз кайда гына яшәмәсен, аның уртак проблемнары да, һәм шул ук вакытта гаилә кыйммәтләренә үз карашы да бар. Хатын-кызларыбыз безнең сайт аша аралашып, фикер алышып яшәсен дип теләгән идек.

– Төрле белгечләрне дә җәлеп иткәнсез һәм аларга да турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге булдыргансыз икән.

– Без моны да бик мөһим дип саныйбыз. "Сөембикә" абруйлы басма буларак, дәүләт оешмалары белән халык арасында арадашчы да ул. Безгә кешеләр күпләгән проблемнары белән килә. Хәзер укучыларыбыз белгечләргә турыдан-туры үзләренең сорауларын юллый ала. Белгечләр арасында юрист та, кеше хокуклары вәкиле дә, табиблар да, психолог та бар. Бу исемлек алга таба тагын да тулыланыр дип уйлыйбыз. Бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска тырышачакбыз.

– Сезнең укучы белгечкә сорау бирә икән, ул сорау турыдан-туры аңа китәме, әллә журнал аша тапшырыламы?

– Ике ягын да карадык. Белгечкә дә җибәрәбез һәм әлеге сорау бездә дә булачак. Әгәр сорау җавапсыз калса, белгечнең җавабын алып, барыбер аны сәхифәгә урнаштырачакбыз. Башка өлкәләргә караган сораулар туса, ул вакытта бу тармакны яхшы белгән белгечләрне дә җәлеп итәчәкбез. Безнең бу сайтыбыз хатын-кыз мәнфәгатьләренә корылган. Хатын-кызларның фикер алышуын булдырасыбыз һәм кыенлыкларда ярдәм дә итәсебез килә.

– Татарстанда кайбер басмаларның мөхәррирләре, язылучылар санын киметәчәк дип, электрон версиягә бик үк теләп алынмый, вакытында сайт ясауга каршы чыгучылар да булды.

– Бу мәсьәләгә төрлечә карап була. Моңа кадәр язылганнарның беркадәре электрон варинатка да күчергә мөмкин. Татарстанның кайбер районнарында хәтта "сайтыгызда бөтенесе бар, язылмыйбыз, шуннан гына укырбыз" дип әйтүчеләр дә булды.

Басма журналны кулга алып уку үзе үк бер ләззәт бит. Бу ләззәтнең тәмен белгәннәр басма журналдан баш тартмаслар дип уйлыйм мин. Электрон вариант ул басма журналны алдыру мөмкинлеге булмаганнарга, почтага барып язылуны үз итмәгәннәргә, көннәрен компьютер артында үткәргәннәргә һәм кулларында айпад булганнарга кулай булачак. Без электрон вариантны да булдыру укучыларыбызны киметмәс, ә киресенчә арттырыр дип өмет итәбез.

– Сезнең яңа сайтыгызга да мәкаләләр, язмалар куела, акча әрәм итеп нигә электрон вариантына язылып торыйм әле дип уйлаучылар булмасмы?

– Сайтның үзенә яңа санның язмаларын куярга ашыкмаячакбыз. Алга таба сайтта үзенә бер язмалар, ә басма һәм электрон вариантта башка язмалар булыр дип план корабыз. Электрон формат белән кәгазь формат – эчтәлеге белән алар бер үк журнал булачак. Кемгә кайсы җайлы, шунысын укый алачак.

– Сез сайт аша язылуны да популярлаштырасыз, халыкка бу яңалыкны да тәкъдим итәсез дип аңладык.

– Сайтта өйдән бер кая чыкмыйча да кәгазь вариантка да, электрон вариантка да безнең журналга язылып була. Ул гына да түгел, iPad һәм iPhone кулланучыларга да безне уку мөмкинлеге булдырдык.

Pressa.ru киоскында хәзер "Сөембикә" журналы да бар. Моңарчы анда "Салават күпере"нең "Тәмле теле" теле генә иде, бүтән татар басмалары анда юк, минемчә. Шулай ук социаль челтәрләрдә: Фейсбук һәм Вконтактеда эшебезне дәвам итәбез. Без заман белән бергә атларга тырышабыз.

– Бу яңалыгыгызны татарча башка басмалар да үрнәк итеп алыр микән? Кызыксынучылар бармы?

– Сайтыбызны карап "бик шәп булган" дип әйтүчеләр күп булды. "Мәгариф" журналы сайты да яңача эшли башлады, бу да игътибарга лаек. Хәзер күпләр үз сайтларын яңарта, кызыксынсалар һәм безнең тәҗрибәне дә куллана алалар. Тәҗрибәбезне бүлешергә дә әзер, чөнки без барыбыз да татар халкы өчен эшлибез бит.

– 2015 елның беренче яртысына электрон вариантка язылучылар күп булыр дип уйлысызмы?

– Әлегә ниндидер фаразлар ясау иртәрәк. Укучыларның әле бу яңалыкка күнекмәгәннәрен дә истә тоту кирәк. Электрон вариант чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә "Сөембикә"не уку өчен иң кулай вариант булып тора.

– Бүген Татарстаннан читтә "Сөембикә"не күп алдыралармы?

– Язылучылар җәй көне азрак, ә кышын күбрәк була. 1600 данәдә алдыралар, ә кайвакыт 1800гә дә җитә. Татарстаннан ераккарак киткән саен журналның язылу бәясе кыйбатлана бит. Без милләттәшләребезнең укырга теләге булса да, алдырырга финанс мөмкинлеге юктыр дип уйлый идек. Хәзер электрон версияне булдыргач, укучылар саны тагын да артыр һәм чит илләрдә дә алдырырлар дип өметләнәбез.

Хәзер басмаларның тиражлары елдан-ел кимүгә таба бара. Бу барыбызга да кагыла. Хәзер безне якынча сигез мең кеше алдыра. "Сөембикә" кулдан-кулга йөри торган басма. Берәү алдырса, аны кимендә биш гаилә укый. Күпләр китапханәләрдән алып укый иде. Укучылар булса да, тиражлар югары дип мактана алмыйбыз, икенче яктан караганда, хәзерге замана өчен сигез мең тираж да аз түгел кебек.

"Сөембикә" – 100 еллык басма, төрле чорларны узып, ул әле дә милләткә хезмәттә. Татар халкы белән бергә, милләтнең йөзек кашы булып, әллә ничә буын хатын-кызларыбызны тәрбияләгән ул. Бу басманы югалтмау милләттәшләребез белән бергә уртак эшебез. Без, хезмәткәрләр басманың дәрәҗәсен төшермәскә, укучыларга кызыклы да, файдалы итәргә тырышабыз. "Сөембикә"нең бүгенге мәгълүмат базарында югалмыйча исән калуы безнең бөтенебездән тора.

www.azatliq.org

Сөембикә (журнал) — Wikipedia

Tөр Формат Гамәлгә куючы Нәшер итүче Нигезләнде Тел Публикацияләр туктату Төп офис Тиражы язылу индексы
Сөембикә
Сөембикә

хатын-кызлар журналы

60х90 1/8

«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте

«Татмедиа» ААҖ

1913

татар

1941-1958

Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2

8 010

73002

Веб-сайт: http://syuyumbike.ru/
Журнал логотибы

«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журнал татарлар яши торган Русия, АКШ, Алмания, Финләндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә тарала.

1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә (мөхәррире Ягъкуб Хәлили). Аена ике мәртәбә чыга. Барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма журнал тууына тарихи нигез сала.

1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты киңәшмәсендә ССРБда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана.

Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә.

1991 елдан «Сөембикә» исеме белән чыгарыла. Журналның концепциясе яңартыла, яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсе оеша, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләк булдырыла, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән бәйге-тамашалар, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары уздырыла.

  • 1976 «Хөрмәт билгесе» ордены
  • 2001 «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була.
  • VI Бөтенрусия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә.
  • 2007-2009 елларда Русия матбугатының Алтын фондына кертелә.
  • Тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
  • 2015 Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-проектлар арасында үткәрелгән VI «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә журнал сайты [1] җиңүче булды[2]. 2 нче урын – «Идел» журналында.

tt.wikipedia.org


Смотрите также

KDC-Toru | Все права защищены © 2018 | Карта сайта