Сәхнә » Тулпар. Тулпар журнал
Тулпар
Ул да мине якын күрде, ошатты,Нурдай балкып, иркәләнеп күз атты.
Кулын тотып, билен кысып биедем,Яңа елда рәхәтлеккә тиендем.
Ычкындырмый тик җитәкләп йөреттем,Күп тә узмый, кочагымда эреттем.
Язмышыбыз уртак хәзер гомергә,Яңа елны каршылыйбыз гел бергә.
ХАТЫНГА "МӘДХИЯ"Чәчкә дибез хатын-кызны,Юк шул, тигәнәк икән.Бармы алардан да ныгракБезнең теңкәгә тигән?
Атлаган саен игәүләпҖанымны ашап тора.Утлы табада биетеп,Тәмугта яшәттерә.
Аның картиналарына озак карап торсаң, үзеңне ниндидер әкият дөньясына кереп киткән кебек тоясың. "Риваятьләр иле", "Серле Урал", "Таң тылсымы", "Омтылыш", "Борынгы Җир" кебек әсәрләр сине үзенә әсир итеп, адәм затының чиксез Галәмдәге урыны, кешенең җан бөеклеге турында тирән уйлануларга этәрә. Рәссамның акварельләр дөньясында тынлык һәм гармония хакимлек итә. Күңелдә ирексездән: "Их, көнкүреш мәшәкатьләреннән качып, бер мизгелгә генә булса да шушы сихри мохиттә яшәп алсаң иде!" – дигән уй да туа.Розалия Мәсгуть кызы Лавриненко 1965нче елның 27нче февралендә Туймазы шәһәрендә дөньяга килә. 1982нче елда биредә урта мәктәп тәмамлагач, Уфаның 2нче педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт юлын 1985нче елда Туймазы фарфор заводының сәнгать лабораториясе рәссамы сыйфатында башлый. Озак та үтми, гыйлемгә сусаган Розалия Башкортстан дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керә. Әлеге уку йортын 2003нче елда тәмамлый. Аннары, 2000- 2008нче елларда, Туймазы каласының балалар художество мәктәбендә графика, рәсем, композиция, скульптура, компьютер графикасы буенча белем бирә.Сәхнә » Тулпар
Баш бит Журнал турында Редакция Журналга язылу Сатып алыу Бәйләнеш Баш бит / Сәхнә Без, Адәм балалары, мең төслебез, мең нәкышле. Кайсыларыбыз, кояшта уңган яулык кебек, шәхесне шәхес иткән үзенчәлекләрен югалтып та бара – ни ыруы, ни тамгасы, дигәндәй. Ә Хәмдүнә Тимергалиевага бер генә караш ташлау да җитә – үзебезнең кеше! Йөз чалымнарында, атлап йөрешләрендә, кистереп әйтеп куюларында борайлылар каны ярылып ята. Аны күпләр бик кырыс, хәтта тупас дип тә уйлый. Әйе, сүз эзләп кесәгә керми ул, тоз-борычын да кызганмый. Әмма аның нечкә күңелле булуын, кайвакыт хатын-кызларга хас булганча, хис дулкыннары бөтенләй көтелмәгән ярга каккан, соңыннан, ялгышканын аңлап, югалып калган вакытларын бик сирәкләр генә беләдер. Ә концерт залларында диварларны дер селкеткән көчле, шул ук вакытта үзәкләрне өзә торган моңлы тавышы барыбызга да таныш. Мәдәният, сәнгать әһелләрен йолдызлар белән чагыштыру гадәте бар. Кайсыдыр йолдыз – зуррак, икенчесе – нурлырак. Мин үзем йолдызларның урыны күктә дип йөрим. Ләкин моңа карап кына җирдәге "йолдызлар" саны һич тә кимеми, киресенчә, арта гына бара. Алар да йолдыз икән, димәк, бу күктә ай да булырга тиеш?! Мин республикада яшәүче ир-ат җырчылар арасында бу урында бер генә кешене күрәм.Идрис Мөдәрис улы Газиев Башкортстанның Авыргазы районы Корманай авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе табигать, география, ботаника, зоология фәннәреннән белем бирсә, әнисе түбән сыйныфларны укыта. Гаилә бик сәләтле: әтисе гармунда, баянда өздереп уйный, әнисе һәм бабасы оста итеп җырлый. Гаиләдә сигез бала: дүрт кыз һәм дүрт малай үсәләр. Ата-аналары үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә, авыл театрында төп рольләрне башкара. Шундый мохиттә туып-үскән кеше гади генә булып каламы соң? "Минем туган авылым Уфадан 120 чакрым ераклыкта урнашкан. Безнең авылдан ерак түгел Галимҗан Ибраһимовның ватаны – Солтанморат. Романтик рух, шигърият сеңгән төбәктә туу бәхете тиде. Татар мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамладым. Әти-әни укытучылар белән спектакльләр куя иде. 18нче апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт драма театрында Башкортстан татарларының иң матур кызын сайладылар.Башкортстанда татар сылулары бәйгесе моңа кадәр "Нәүруз гүзәле" исеме белән үтә иде. Ул барлыгы 12 тапкыр узды. Бәйге быел беренче мәртәбә "Татар кызы" дигән исем астында үтте. Эш шунда ки: "Татар кызы" бәйгесе гомумфедераль статуска ия һәм аның Башкортстанда узган төбәк конкурсы җиңүчесе башка төбәкләрдән килгән иң сылу татар кызлары белән ил дәрәҗәсендә гүзәллеккә сынау тотачак. Башкортстанның атказанган артисты, Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәнгатькяре – Марат Гайнислам улы Исхаковка хезмәттәшләре ихтирам белән "безнең Аксакалыбыз" дип мөрәҗәгать итә. Тамашачылар арасында да аны белмәгән кеше юк! Нинди генә роль уйнавы, нинди генә образ башкаруына карамастан, тамашачының күңелен яулап ала ул. Мин аның зирәк акылы һәм тапкырлыгы алдында баш иям. Шуңа күрә, Марат абый белән очрашуны үземә мәртәбәгә санап, зур түземсезләнү һәм дулкынлану белән көтеп алдым. Менә, ниһаять, насыйп булды. Аның белән артистлар быелгы сезонны тәмамлап, җәйге ялларга таралыша башлаган вакытта күрештек. Чыннан да, Марат абый сәхнәдә дә, тормышта да тыныч, сабыр холыклы, төпле акыллы кеше булып чыктыЗамандаш » Тулпар
Баш бит Журнал турында Редакция Журналга язылу Сатып алыу Бәйләнеш Баш бит / Замандаш Бу кыска аксыл чәчле, хәрәкәтчән ханымны күрү белән аны никтер яшүсмергә охшатасың: джинсы чалбар, аркада рюкзак, кызыксынучан үткен караш. Аралашуда да шулкадәр тыйнак, гади, сөйкемле. Һәм ул – профессор, фән докторы, төрки телләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүче шәхес, "Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы" (Мәскәү, 1984-2006) томнарындагы байтак бүлекләрнең, "Төрки телләрнең этимологик сүзлеге"ндәге (Мәскәү, 1974-2003) күп кенә аңлатмаларның авторы, "Алтай телләренең этимологик сүзлеге" (Лейден, Брилл, 2003) автордашы, Русия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтының Урал-алтай телләре бүлеге мөдире, Русия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Анна Владимировна ДЫБО. Галимә компаративистика өлкәсендә дә эшчәнлек алып бара, Русия дәүләт гуманитар университетының Шәркый һәм антик мәдәният институтының компаративистика секторының әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре. Алтай этимологиясендә семантик реконструкция буенча хезмәтләре киң билгеле, докторлык диссертациясе дә шул өлкәгә карый. Ауропаның Лингвистик атласын төзү төркемендә эшли. Төрки телле шигърият өлгеләрен тәрҗемә итүчеләрнең "Ак торна" халыкара бәйгесенең жюри әгъзасы. Зимагурлар баеп кайткан...Ярты гасыр, элек булган тормышка әйләнеп карасак, әллә нинди зур үзгәреш юк та кебек. Шул ук күк йөзе, шул ук Кояш, Ай, шул ук йолдызлар. Бәлки, кайсыдыр йолдыз сүнеп, без белмәгән икенче йолдыз барлыкка килгәндер. Кешеләр генә үзгәрә. Илле ел элек күккә карап сокланмаган кеше булмагандыр. Гашыйклар үзләренә сердәш йолдыз сайлап ала иде. Минем дә яшьли сайлаган үз йолдызым бар. Әлеге вакытта күп кешенең йолдызларга сокланырга ни теләге, ни вакыты җитми. Алай дисәң, астрономнарга акча "төртеп", йолдызга үз исемен куштыручылар да юк түгел. Илле ел элек бәйрәмнәр азрак иде. Җәйге кызу эш вакытлары үтеп, көз килеп җиткәч, сугым өмәләре башлана. Алар зур бәйрәмгә әверелә. Өем-өем ит, бәрәңге, чәкчәк, бал, каймак, бавырсак... Шәһәр кунаклары булса, алардан иң зур күчтәнәч – кәнфит. Өстәл буйлап ачы бал тутырылган чәйнек йөри. Хромка, тальян, саратов гармуннары уйный. Җыр, көлеш...Ә инде табынның иң кызу вакытында зимагурлар турында җырлар башлана. Бер-икесен искә төшереп үтик: Зимагурлар баеп кайткан,Капка төбенә яткан; Баш очына кирпеч салып,Такта ябынып яткан. Янә берсе:Зимагурга хат килгән:"Утының бетте, кайт", – дигән. Зимагур җавап язган:"Өй почмагын як", – дигән...Һәм йөзләп башка куплет. Әйтеп үтүебезчә, кешеләр бик үзгәрми. Зимагурлар әле дә бар. Безнең заман зимагурлары – Себергә вахтага йөрүчеләр.ВахтачыАлар хакындагы сүзне мәхәббәттән башларга кирәк. Егет белән кыз бер-берсенә гашыйк булгач, алардан да бәхетлерәк кеше юк. Күпмедер вакыт үтеп, гөрләп никах, туй үткәч, котлаучылар, нәсел-дуслары таралышкач, алар дөньяда икәү генә кала. Икәү эшлиләр, туйга төшкән әзме-күпме акчалары да бар. Ел үтүгә гаилә өч кешелек булып китә. Яшь хатын бала карый, ир эшли, туйга җыелган акча әллә кайчан беткән. Әти-әниләре булышса да, ул гына җитми. Берничә елдан соң икенче бала туа. Тормыш мәшәкатьләре өстәлә. Яшь гаилә алдына акча мәсьәләсе килеп баса. Күпләр яраткан һөнәрен ташларга мәҗбүр була. Менә шулай себер вахтачылары сафына тагын кемдер өстәлә. Әлбәттә, ул, өч ел эшлим дә кайтам, дип уйлый. Тик себер сазлыгы киң һәм тирән. Шул мизгелдә яшь гаилә язмышы сизелмичә чатный башлый. Вахтачының сәгать телләре бик тиз әйләнә. Чөнки ул эшендә дә, өендә дә вакытлыча. Эштә иртәдән кичкә тиклем эшләп, кичке аштан соң йокларга гына хәле кала. Ул бер айда ике айлык эш сәгатен тутырырга тиеш. Бер айлык ялының атна ун көне сагыну хисләрен басу белән үтә. Аннан – ай буена җыелган йорт эшләренең очына чыгу белән. Йортында да ике ай өчен тырышырга туры килә. Китәргә бер атна калганда, көннәр якты торса да, күңеленә саубуллашу, сагыш болыты куна. Иртәгәсен юлга кузгалырга. Йортны тәртипкә кертеп калдырырга кирәк. Туган авылга кайтып, әти-әнидән юл догасы укытып, саубуллашып өлгерәсе дә бар. Уфа – Уренгой поездына кырык көн алдан билет алынган. Иртәнге биштән дә калмаска кирәк. Гаилә дүртенче яртыда озату табынында. Аннан сумка җыю башлана. Ул үзе үк зур эш һәм мәшәкатъ. Йокысыннан вакытсыз уянган песи ризасызлык белән торып утыра. Йорт алдына карап, тулган ай сагышлана. Алма агачы: "Бер алмамны тәмлә инде", – дигән сыман. Күңеле булсын инде дип, берничә алмасын болай да тыгыз сумканың кесәсенә сыйдырырга туры килә. Капка төбендә үскән каен, саубуллашып, яфраклары белән битемнән сыйпап кала. Такси кузгала... Урам шәмнәре йолдызлардай җемелдәшеп ала. Алда караңгы юл. Күңел һаман да хатын, балалар янында – өйдә. Уфа – УренгойМенә поезд станциягә килеп туктады. Перрондагы кешеләр, курыккан кош көтүе сыман, төрлесе төрле якка таралдыПлацкартта дүртенче кеше булдым. Юлдашларым – Краснодардан, минем кебек үк вахтачылар. Сәламләшеп, танышып чыктым. Берсе ачык йөз белән: "Әйдә, урнаш, сумкаңны аска куйсаң да була", – диде. Икенчесенең йөзе, син генә җитмәгән идең монда, дигән кебегрәк. Өченчесе, өстәл астына яшереп куелган шешәсен алып, кавырсын стаканга аракы салып, танышу хакына дип, миңа сузды. "Рәхмәт, егетләр, мин эчмим", – дигәч, аракы сузганы: "Ярый, алай булгач, үзебезгә күбрәк тияр", – дип, икенчесенә бирде. Анысы, миңа карап: "Нәрсә, санга сукмыйсыңмыни?" – дип, эчеп куйды. Еллар буе юлда йөреп, андый күршеләрнең сүзләренә колак салмаска, аңламаса, урыннарына утыртырга өйрәнеп бетәсең. Сумканы ачып, өй җылысы калган өчпочмакларны: "Егетләр, ерак юлдан киләсез, бергәләп тамак ялгап алыйк", – дип, өстәлгә алып куйдым. Менә поезд кузгалды. Күңелдә моңсулык. Туган авылым ягыннан таң беленеп килә...tulpar.kiziltan.ru