Мәгариф журналы сайты
Журнал | «Мәгариф» журналы
Филиал АО «ТАТМЕДИА» — «Редакция журнала «Магариф» включает в себя помимо журнала «Магариф», электронных журналов «Магариф.РФ» и «Магариф. Татар теле», также и ежемесячный журнал «Гаилә һәм мәктәп” (“Семья и школа”) на татарском языке.
©2014 «Мәгариф» журналыФилиал ОАО «ТАТМЕДИА» «Редакция журнала «Магариф»
Главный редактор — Таишева Сюмбель Нурисламовна
E-mail: [email protected]
тел. 222-09-84 (14-61), (843)2220609Юридический адрес: 420066, РТ, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2ИНН: 1655144950

Общественно-педагогическое и научно-методическое издание «Магариф» («Просвещение») – один из старейших педагогических журналов России, издается с 1913 года. «Магариф» – бриллиант татарской печати, живая легенда истории татарской журналистики. Он первым среди печатных СМИ, издаваемых в Татарстане, переступил вековой порог своей истории. «Магариф» – настольная книга, неразлучный друг татарстанских учителей. За это его называют у нас «Учителем учителей».
История векового «Магариф» (рус. «Просвещение») берет свое начало с журнала «Мәктәп» («Школа»). Первый его выпуск увидел свет 6 марта (по старому стилю 21 февраля) 1913 года. Журнал «Мәктәп», первым издателем и редактором которого был Шигабуддин Ахмеров, был полностью посвящен проблемам образования и воспитания. Среди его первых авторов – Г. Ибрагимов, М. Курбангалиев, Н. Думави, Ф. Сайфи-Казанлы, Г. Губайдуллин, в журнале публиковались стихи Г.Тукая. Было выпущено 25 номеров «Мәктәп». Однако его издание было приостановлено в связи с началом Первой мировой войны в октябре 1914 года.
В 1918 году педагогическое издание было реанимировано Галимджаном Ибрагимовым. Первый послевоенный номер вышел под шапкой «Магариф». В 1920-е годы Комиссия просвещения («Гыйльми һәйәт») курировала не только вопросы образования, но и была полномочным органом по делам культуры и искусства. Поэтому «Магариф», будучи официальным изданием Комиссии и единственным журналом на татарском языке в те годы, освещал широкий спектр вопросов – проблемы библиотек, театров, музеев, высших учебных заведений, научных учреждений и всей татарской культуры. На его страницах публиковались статьи многих известных политических и общественных деятелей. Например, в 1925 году для №4 выпуска журнала была написана статья самой Надеждой Крупской. В статье «Проблемы, которые должны быть решены» она доказывает необходимость владения русским языком татарами на уровне своего родного. Кроме Н. Крупской, авторами журнала выступают передовики фронта просвещения А. Луначарский, М. Покровский и другие. Издание считалось важнейшим идеологическим инструментом в борьбе с неграмотностью. В 1922–1937 годах главными редакторами журнала были сами руководители органов республиканской власти в области просвещения.
«Магариф» с 1918 года начал публиковать обновленные программы обучения. К 1921 году было собрано значительное количество методических материалов для повседневной работы учителей. Система комплексного обучения, дальтон-планы, лаборатор-бригады, проектные методы – содержание новаторских подходов той эпохи находило отражение в журнале.
В 1930-е годы издание взяло курс на освещение образовательных методик и их внедрение в школьные программы. Это новый период развития журнала, когда он уходит от широкой тематики и начинает специализироваться на проблемах школьного обучения: это также переход на кириллицу, улучшение качества образования, методы преподавания отдельных предметов, укрепление материально-технической базы школ, содержание учебно-методической литературы и др.
В 1936–1937 годах журнал выходил под названием «Башлангыч мәктәп» («Начальная школа»), с 1938 – «Совет мәктәбе» («Советская школа»). Во время Великой Отечественной войны выпуски журнала были приостановлены. А в послевоенные годы «Совет мәктәбе» превращается в один из сильнейших в СССР педагогических журналов. Это период становления журнала как научно-методического издания. Это было связано и с принятием в 1958 году закона о народной системе образования. Как писал возглавлявший в этот период журнал «Магариф» главный редактор Фатих Ибрагимов: “Учитель 1960 года, в отличие от своих предшественников, уже точно понимает свои задачи, а от журнала ждет рекомендации по их достижению”…
В 1990-м, вернувшись к своему историческому названию, «Магариф» стал зеркалом татарстанской модели образования. Поменялось не только название журнала. Это, безусловно, новый период развития журнала. Принята декларация о суверенитете Республики Татарстан. Журнал внес значительный вклад в восстановление национальной системы образования, исполнение закона о государственных языках Республики Татарстан, обеспечение конституционных прав граждан Республики Татарстан на получение образования на родном языке. В условиях становления новых социальных ориентиров и разрушения прежних идеологических ценностей, учителя обратились к журналу «Магариф» за помощью в деле воспитания подрастающего поколения.
Педагогическое издание «Магариф» – выразитель интересов татарстанского учительства. Эта его функция проявляется не только в содержании издания, но и в его общественной активности. Профессиональный конкурс «Сельский учитель», который был запущен в 2014 году редакцией «Магариф», обрел большую популярность среди педагогов Татарстана. Конкурс многоэтапный. В первом туре педагоги соревновались в творческих способностях. Например, в этом году они должны были написать текст выступления на родительском собрании на тему «Развитие личности ребенка в условиях сельской школы». В результате создана своего рода электронная библиотека из полутора сотни блестящих выступлений, которые и другие педагоги могут использовать в своей работе. Кроме того, педагоги активно комментировали, обсуждали обозначенную тему на сайте. Во втором туре оценивались методические материалы конкурсантов. В третьем – они показывали мастер-классы, демонстрировали умение работать с аудиторией, ораторские таланты, профессиональные знания и навыки. Конкурс оказал поддержку татарстанским учителям из районов, до этого не имевшим таких широких возможностей для обсуждения проблем сельской школы. «Сельский учитель» называют самым демократичным конкурсом для учителей. Победители получили ценные призы от спонсоров конкурса. Обладатель диплома I степени также вошел в состав редколлегии журнала «Магариф».
***
Начиная с первых номеров и по сей день журнал «Магариф» всесторонне освещает вопросы организации процесса обучения и воспитания, повышения качества учебно-воспитательной деятельности, проблемы составления новых программ и учебников, совершенствования преподавания татарского языка и литературы, использования инновационных технологий обучения, социальные проблемы работников просвещения, оказывает им информационную и моральную поддержку. Как видно из истории издания, «Магариф» на протяжении всей своей деятельности был важнейшим фактором развития нашей республики в области просвещения. Мы с благоговением вспоминаем наше прошлое, но смотрим в будущее и стараемся соответствовать требованиям завтрашнего дня. Как говорил Конфуций: “Кто постигает новое, лелея старое, тот может быть учителем». Таким же должен быть и педагогический журнал. Сегодня журналом руководит Таишева Сюмбель Нурисламовна.
***
“Мәгариф” – айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы. Оештыручысы – “Татмедиа” ачык акционерлар җәмгыяте.
Төбәк, шәһәр
Татарстан Республикасы, Казан ш.
Тематик юнәлеш, кыскача концепция
“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул — укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив катнаша.
Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану, мәгариф системасына яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Россиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.
Журнал тарихы
Әлеге басманың чишмә башы “Мәктәп” журналына барып тоташа. “Мәктәп” журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында «Мәктәп» дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә.
Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый, аның нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф”не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар.

Журнал 1936 елның октябреннән — «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүгенге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә. Аның беренче саннарында ук укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укытучыларның белемен һәм педагогик осталыгын күтәрү мәсьәләләре киң яктыртыла. Мәктәпләрдә ана телен укыту, татар алфавитын, орфографиясен, терминологиясен камилләштерү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проблемалары үзәктә була.
XX гасырның 30 нчы елларында журнал битләрендә яңалифкә күчү, укый-яза белмәүчеләр һәм аз белемле кешеләр белән эшләү, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту, аерым фәннәрне укыту алымнарын камилләштерү, дәреслекләрне тотрыклы итү, мәктәпләрнең матди хәлен ныгыту һәм башка шундый җитди темалар күтәрелә.

Алтмышынчы елларда республика мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, программалаштырылган укыту, дәресләрдә техник чаралардан файдалану һ.б. шундый мөһим чаралар күрелә, һәм боларның барысы да журнал битләрендә киң чагылыш таба.
1990 нчы еллар башында, Татарстан Республикасы суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәч, мәктәпләребез, һөнәри һәм югары уку йортлары тормышында, укыту-тәрбия эшен оештыруда, Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру барышында бик күп яңалыклар барлыкка килде. Алар шулай ук журналның игътибар үзәгендә булды.

XXI гасыр бөтен тормышыбызны, яшәешебезне тамырдан үзгәртеп җибәрде. Әлбәттә, мәгариф системасы да бу үзгәреш-яңарыштан читтә калмады. Чөнки укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырмый торып җәмгыятьнең үсешенә, алга китешенә исәп тотып булмый. Икътисад, сәнәгать өлкәсендә вакытлыча нинди генә уңышларга ирешелсә дә, мәдәният, мәгариф тармакларында үсеш-яңарыш булмаса, ул казанышлар тотрыклы була алмый, ил үзенең конкурентлык сәләтен югалта, милли үзаң үсеше туктала. Чөнки нәкъ менә мәдәният, мәгариф һәм мәгърифәт дәүләтнең нигез ташы, милләтнең йөзек кашы булып торалар да инде.
Төп бүлекләр
- “Заман һәм мәгариф сәясәте”
- “Мәктәп һәм дәрес”
- “Тәрбия – белем нигезе”
- “Укытучыга ярдәмгә”
- “Кушымта”
- “Ял сәгатьләрендә”.
Журналны оештыручылар һәм аның редакторлары
Шиһабетдин Әхмәров — 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 3 мартта) чыга башлаган беренче фән-ни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы.
Галимҗан Ибраһимов — 1918 елда «Мәгариф» журналын оештыручы һәм аның беренче редакторы. Бу эштә аңа Мөселман мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев нык ярдәм итә. Алар бергә журналның юнәлешен һәм бурычларын билгелиләр.
Вәли Шәфигуллин — 1921 елдан «Мәгариф» журналының баш редакторы.
Гаяс Максудов — 1922-1925 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге җитәкчесе була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының мәсьүл (җаваплы) мөхәррире хезмәтен дә башкара.
Мөхәммәт Таһиров — 1925 елда Татарстан Мәгариф халык комиссары, бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире.
Насих Мөхетдинов — 1926-1930 елларда Татарстан халык комиссары була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да үти.
Галә Ходаяров — 1931-1932 елларда Татарстан халык комиссары була. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да башкара.
Гыйрфан Биктаһиров — 1932-1934 елларда Татарстан мәгариф халык комиссары. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире дә була.
Шаһвәли Башкиров — 1934-1937 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссары була. Шул ук елларда «Мәгариф» («Башлангыч мәктәп») журналының җаваплы мөхәррире дә.
Мәрьям Вәлидова — 1938 елдан 1941 елга кадәр «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
Хәсән Хәйруллин — 1949-1950 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
Фатих Махиянов — 1951-1960 елларда «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
Фатих Ибраһимов — 1960-1977 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
Вакыйф Зыятдинов — 1977-1989 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
Фәрит Шәрифуллин — 1989-2003 елларда: башта — «Совет мәктәбе», аннары «Мәгариф» журналы баш редакторы.
Габделхак Шәмсетдинов — 2003 елдан «Мәгариф» журналы баш редакторы, 2008 елдан 2013 елга кадәр «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.
Илдар Миргалимов — 2013 елдан «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.
Тираж
Бүген «Мәгариф» журналы 10 меңгә якын тираж белән нәшер ителә. Аны Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яши торган күп төбәкләрендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр яздырып алалар, яратып укыйлар, эшләрендә кулланалар. Аны бөтен россия гомумтатар журналы дип тә әйтергә була.
Элемтәгә керү өчен
Таишева Сөмбел Нурислам кызы — «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы
420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт.
тел. 222-09-84 (14-61)
E-mail: [email protected]
Редакция коллективы
Язылу
Редакциягә материал җибәрергә

Журнал “Гаилә һәм мәктәп. Әтиләр һәм әниләр журналы” (“Семья и школа”. Журнал для родителей) издается с августа 2013 года.
Тематика: образовательная, воспитательная
Объем: 48 полосы
Формат: 84х 108/16, полноцвет
Тираж на январь 2016 г.: 5405 экз.
Формы распространения: подписка (по РТ, охват – все районы Республики Татарстан), розница (г.Казань).
Миссия: стать социально ориентированным, прикладным изданием, полезным и интересным как для родителей, так и для профессиональных педагогов; оказывать помощь родителям и педагогам в воспитании подрастающего поколения физически и нравственно здоровым, пропагандировать ценности семьи, поддерживать национальную систему образования.
Задачи: Освещать самые разнообразные вопросы обучения, досуга, охраны здоровья детей как в образовательных учреждениях, так и вне их; организовать площадку для обмена родительским опытом,
Аудитория: все, кто воспитывает детей: папы и мамы, бабушки и дедушки, учителя, воспитатели. “Гаилә һәм мәктәп” – семейный журнал.
Авторы: журналисты, педагоги, эксперты.
Контент: организация учебного и воспитательного процесса вне школы, здоровье ребенка и спорт, духовное воспитание ребенка, психологические проблемы детей разных возрастов, проблемы общения ребенка с окружающим миром, безопасность детей, материальные вопросы, которые вынуждены решать родители, “звездные” семьи, культура.
Периодичность: 1 раз в месяц
История: с целью сохранения подписного тиража, охвата более широкой читательской аудитории был переформатирован из газеты «Мәгърифәт» («Просвещение») в журнал для родителей «Гаилә һәм мәктәп» («Семья и школа»). Первый номер вышел в августе 2013 года. Проект поддержали крупные компании «Таттрансгаз», «Сетевая компания», которые являются крупнейшими рекламодателями издания. Ведется активная совместная работа с Министерством образования и науки РТ, Детской республиканской клинической больницей.
Главный редактор: Насыйхова Ландыш Равилевна
Директор: Таишева Сюмбель Нурисламовна
“Гаилә һәм мәктәп” журналы 2013 елның август аеннан нәшер ителә. Журнал – төсле, 48 битле, айга бер тапкыр чыга. Татарстан (индекс: 54195) һәм Россия күләмендә (индекс: 41575) тарала. Тираж – 5000 данә.
Таралу даирәсе язылу буенча һәм Татарстан китап нәшрияты сату нокталарында (“Нур-маркет” кибете һәм “Идел-пресс” бинасындагы), “Урал-пресс” сату челтәре, ДРКБ киосклары, Камал театры сәүдә нокталарында.
Төп миссия. “Гаилә һәм мәктәп”нең төп миссиясе – ата-аналарга, әби-бабайларга, гомумән, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибә уртаклашуын оештырып җибәрү, журнал битләрендә белгечләр белән очраштыру.
Журналда нәрсәләр тәкъдим ителә? Гомумән, басма берничә бүлектән тора: мәктәп, гаилә, мәктәпкәчә тәрбия, сәламәтлек, социаль тематика.
1. Физик сәламәтлек
“Сәламәтлек” сәхифәсе Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары белән берлектә алып барыла. Клиника табиблары баланың йөрәк-кан авырулары, хроник арыганлык, тән пешү, имгәнү, тешләрне саклау, аю табаны, күзләр һ.б. сорауларга кагылышлы язмалар тәкъдим итте.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” — спорт сәхифәсе. Республиканың танылган тренерлары, спорт мәктәпләре мөгаллимнәре, спорт федерацияләре белән берлектә әзерләнә. Футбол (“Рубин” клубы), хоккей (“Ак барс” клубы), ушу, бокс, туризм, йога, Казанның данлыклы цирк мәктәбе, экстремаль спорт төрләре, картинг, нәфис гимнастика һ.б. турында язылды. Шул ук вакытта кайбер спорт төрләренең балаларга ничек тәэсир итүе хакында да язмалар әзерләнде
“Җенси тәрбия” — ТР СПИД һәм ВИЧ-инфекцияләр белән көрәш һәм профилактика үзәге белгечләре белән берлектә алып барыла. Кызларны һәм малайларны тәрбияләүнең кайбер нечкәлекләре турында белгеч фикерләре, “бу хакта” балаларга ничек итеп аңлату, психолог, табиб киңәшләре һ.б. урын алды.
2. Тәрбия
“Психолог киңәше” — ТРның “Росток” психология-педагогия тернәкләндерү һәм коррецияләү үзәге психологлары белән берлектә алып барыла. “Улым тәмәке тарта башлады”, “Балачак кризислары”, “БДИда… ата-аналар сынала” һ.б. Хәзер һәр проблемалы язмага психологтан комментарийлар алына. Балаларга үлем турында ничек сөйләргә икәнлеген психотерапевт Рамил Гарифуллин тәфсилләп аңлатты.
“Иманлы бала” сәхифәсе ТР Диния назәрәте матбугат үзәге белән берлектә алып барыла. Сүз уңаеннан, “Матбугат ру” сайтында тәкдим ителгән язмалар арасында иң күп укылган һәм фикер калдырылган язмалар нәкъ менә “Иманлы бала” сәхифәсеннән. Мәсәлән, “Матур ялган буламыни?” мәкаләсе белән барлыгы 1535 кеше танышкан, 147 фикер калдырылган. “Миннән мәрхәмәт көтмәгез” язмасы 2068 тапкыр укылган, 55 фикер калдырылган.
“Сак бул!” сәхифәсе ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге ярдәмендә әзерләнә. “Явызлардан ничек сакланырга?” мәкаләсендә, мәсәлән, соңгы араларда ата-аналарны шактый хәвефкә салган педофилия, балаларны аннан саклау турында сөйләнде.
3. Социаль тема
“Яшәеш” сәхифәсе асрамага бала алу мәшәкатьләре (“Асрамага бала алам”), балалар йортлары, ташландык балаларны гаиләләренә кайтару (“Ташландыклар”) хәйриячелек (“Саулык өчен… садака”), баласызлыкка салым, авылдан яшь гаиләләр китү, урам төркемнәре (“Урам малайлары”), балигълык яшенә җиткәнче өйләнешү (“Өйләнү түгел сөйләнү”), аерылышу (“Аерылу газаплары”) кебек проблемаларны үз эченә ала.
“Бушлай консультация” сәхифәсендә юрист, педиатр, балалар психологына юлланган сорауларга җавап алу мөмкинлеге тудырыла. Сораулар журналның рәсми сайтында (www.gaila.ru) урнаштырылган сәхифәләр аша, хат һәм телефоннан да кабул ителә. Шунысы үзенчәлекле: сорауларны саф татар телендә дә юлларга мөмкин. Җаваплар шулай ук үз телебездә, 10 көн эчендә сорау бирүченең электрон адресына җибәрелә.
“XXI гасыр баласы”. Заманча техниканың балаларыбызга ни дәрәҗәдә файдалы һәм зыянлы булуы бәян ителә. Телефон, компьютер бәйлелеге, социаль бәйлелек һ.б. Соңгы арада балалар арасында робот технологияләре аеруча популярлаша бара. “Җанлы роботлар” мәкаләсе әнә шул хакта.
4. Мәктәп
Мәктәп бүлеген мәктәп укытучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белгечләре белән берлектә алып барыла. “Милли мәгариф”, “Тәҗрибә”, “Китапханә”, “Сыйныф сәгате”, “Остаханә”, “Мөстәкыймовлар олимпиадасы” (авторы: педагогика фәннәре кандидаты Ринат Мөстәкыймов), “Киңәшмә” (“Балага икеле куярга ярыймы?”, “Отличниклар синдромы”, “Укытучылар өчен дресс-код” язмалары һ.б.), “Дәрестән соң”, “Киңәш-табыш” һ.б.
Ата-аналарны республикадагы төрле мәктәпләр, аларның эчтәлеге белән дә таныштыру дәвам итә. “Шәхси мәктәпләр”, “Суворовчылар” (Казан Суворов хәрби училищесы), “Икшермәнең кадет мәктәбе”, “Суперлицейга ничек эләгергә?” (республиканың сәләтле балалр өчен лицей-интернатлары хакында), “Акыллылар фабрикасы” (IT-лицей), “Ишетүдән мәхрүмнәр” (Казан шәһәренең телсез-чукрак балалар тәрбияләнгән 6нчы санлы мәктәбе), “Үзгә балалар” (акылга зәгыйфь балалар өчен Саба коррекцион мәктәбе), “Яһүд мәктәбе”, “Якшәмбе мәктәпләре” һ.б.
“Тайпылыш” сәхифәсендә тәрбиягә авыр бирелә торган балалар турында язмалар урын ала. Мәсәлән, “Җинаятьче булып тумыйлар” – Казанның Левченко бистәсендәге яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми белем бирү мәктәбеннән махсус репортаж һ.б.
5. Мәктәпкәчә тәрбия
“Бишектәге бишкә төрләнә” сәхифәсе шундыйлардан. Психолог Роза Гаффарованың “Тотлыгу чир түгел”, мөгаллимә Людмила Сидорованың (Чаллы) “Тыныч сөйләшсәң, балаң авырмас” язмалары, “Акчалы бакчалар”, “Гаилә бакчалары”, “Малай атасының юлын куар”, “Кызлы йорт – нурлы йорт”, “Әни, әйдә, уйныйк” һ.б.
6. Гаилә
“Ата-ана тәҗрибәсе” сәхифәсендә танылган, үзгә, сәләтле балалар үстерү хикмәтләре күрсәтелә. Мәсәлән, онкологияне җиңгән 14 яшьлек Динарның язмышы (“Ракны җиңдем!”). 70 яшьлек бабасы аңа яшәргә көч уята ала. Күзләре күрмәүче Аяз Чечняда үткән Коръән уку бәйгесендә беренчелекне алып кайта. Диләрә Җәләлиева “НеЗаМи” ансамбле оештырып, Ля Примавера ансамбле белән бергә чыгыш ясап, өметсезлеккә бирелгән ата-аналарга канат куя (“Диләрәнең күңел күзләре”) язмасы. Язучы Ләбиб Лерон 22 яшьлек авыру улы Бәхтиярне тәрбияләү серләре белән уртаклаша, “Бәхтияр безнең гаиләнең Президенты”, — ди.
“Йолдызлы гаилә” сәхифәсендә билгеле татар гаиләләре йола, традицияләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, тәрбия алымнары сөйләнә. Язучылар Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләбиб Лерон, җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Рөстәм Закиров белән Люция Мусина, Шамил Әхмәтҗанов белән кызы Чулпан, Айгөл Бариева, артистлар Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар һ.б. гаиләләре турында укучылар сайтта да шактый күп кенә фикерләр калдыра.
“Буыннар чылбыры” — гади, әмма башкаларга үрнәк булып яшәгән татар гаиләләренең матур яшәү серләре турындагы сәхифә. Мәсәлән, Лаеш районының Имәнкискә авылында гомер итүче Гатауллиннар гаиләсе. “Улым, аш чыгар!” диюгә, погонлы форма киеп алган баһадир кебек улы өстәл тирәсендә бөтерелеп кенә йөри, дип ассызыклый автор. Сабада Президент Рөстәм Миңнехановның беренче укытучысы Римма Закирҗанова гомер кичерә. Аның 6 яшьлек Рөстәмне ничек итеп укыту, тәрбияләү серләрен дә журнал укучылар яратып кабул итте.
Бәйгеләр. Журнал конкурс-бәйгеләр дә еш үткәрә.
- “Күркәм гаилә” – республикабызның авыл җирлекләрендә гомер итүче матур, яшь гаиләләрне күтәрү максатыннан үткәрелә. Теләктәшләребез: БТК каршындагы бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды һәм республиканың ЗАГС идарәсе. 2014 елда республикадан 100 гаилә катнашкан булса, 2015 елда әлеге бәйге республика чикләреннән чыгып, бөтенроссия масштабын алды. Россиянең татарлар күпләп яшәгән Киров өлкәсеннән күп балалы Гатауллиннар гаиләсе ТР Халыклар Дуслыгы йортында узган финал турында да катнашты. 2015 елда Татарстанның Арча, Саба, Балтач, Аксубай, Әлмәт, Кайбыч районнарында район турлары да узды. Саба районында, мәсәлән, 20 гаилә “Күркәм гаилә” финалына узу өчен көч сынашты. Балтачта исә, конкурсның район турына да һәр авылдан сайлап алдылар.
- “Зирәк бала” проекты. 20дән артык номинациядә көч сынашу мөмкинлеге ул. Журналга язылучылар арасында уздырыла. Һәр ай саен нәтиҗәләр чыгарыла. Анда катнашкан балаларга һәм аларның җитәкчеләренә электрон сертификатлар, диплом һәм мактау кәгазьләре бушлай юллана. Иң яхшы эш авторына портфолио кенәгәсе бүләк ителә. Проект июль аенда старт алды. Ай саен 100дән артык бала көч сынаша. Әлеге проект аркасында журналның электрон вариантына язылучылар саны 123кә җитте. Моңарчы 5 данә генә иде.
- “Без кабызган утлар” – “Челтәр компаниясе” ААҖ белән берлектә үткәрелә торган дәвамлы, түләүле проект. Балалар арасында электр куркынычсызлыгы буенча үткәрелә торган иҗади конкурс. 100ләгән бала катнаша.
- “Зәңгәр ягулык җылысы” . “Газпром трансгаз” ҖЧҖ белән тормышка ашырыла торган проект. 2 ел дәвамында уздырылды. Балалар газ буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен, газчылар һөнәренең актуальлеге турында иҗади бәйгедә катнашты, һөнәри династияләрне барлады. “Газпром трансгаз” ҖЧҖ белән җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы зурлап уздырылды, кыйммәтле бүләкләр бирелде. Ел саен 70-80 укучы катнаша.
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Истәлекле 100 урын” бәйгесе үткәрелә. Ул Татарстандагы истәлекле 100 урын рейтингын булдыру максатыннан эшләнә. Халкыбыз кайда ял итә, республиканың нинди урыннарына тартыла? Журнал укучылар үз төбәкләрендәге истәлекле урыннарны язып, ни өчен бу исемлеккә керергә тиешлеген дә дәлилләргә тиеш.
- “Ямьле мәктәп” бәйгесендә мәктәп яны территориясен гөлбакча иткән уку йортлары катнашты.
- “Гаилә һәм мәктәп” дөнья гизә” бәйгесе җәйге ялларда аеруча актуаль. Гаилә белән булган урыннарда журналны тотып фотога төшү дә җитә. Анда җиңеп чыккан 10 укучыга спонсорларыбыз акчасына фоторамка белән дипломнар бүләк иттек. Җиңүчеләр исемлеге октябрь санында (4нче тышлыкта) басылып чыкты. Фотолар белән сайтта танышып бару мөмкинлеге тудырылды.
- “Безнең гаилә — ачыш ясаучы” – ТР уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырыла. Ул ачышлар арасыннан патент алырга юл күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
- “Мөстәкыймовлар олимпиадасы” – ел дәвамында 3 турда үткән математик бәйге. Аны педагогика фәннәре кандидаты Ринат Мөстәкыймов алып бара. Олимпиаданың хикмәте шунда: андагы биремнәрне балалар үзләре генә түгел, гаиләләре — әти-әни, әби-бабайлары белән бергә чишә ала.
Бәйгеләрнең тагын бер шарты – “Гаилә һәм мәктәп” журналына язылганлык турындагы квитанция күчермәсен юллау. Шул рәвешле, язылу мәсьәләсендә дә алга китеш сизелә. Хәзер менә “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында шулай ук туган мәктәбеңә, укытучыларыңа, ветераннарга журнал яздырту дәвам итә.
Интернет. “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет-версиясе www.gaila.ru адресында урнашкан. Бу – ата-аналар өчен гаилә һәм бала тәрбияләү темалары буенча махсуслашкан татар телендәге беренче интернет-сайт. Ул укучылар аудиториясен активлаштыру, журналда урын алмаган өстәмә материаллар белән таныштыру, шулай ук редакция тормышының көндәлек эшчәнлеген тулырак яктырту максатыннан булдырылды. «Бушлай консультация» бүлегендә борчыган сорауларны татар телендә балалар психологы, табиб-педиатр, юристка юллау мөмкинлеге дә бар. Белгеч җавапларын алар үз электрон почталарында укый алачак. «Бәйге» бүлегендә “Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән конкурслар, аларның шартлары һәм җиңүчеләр игълан ителә. «Чаралар» бүлегендә редакция үткәргән очрашулар, “Түгәрәк өстәл” утырышлары һ.б. турында сөйләнә.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының интернет-сайтыннан тыш, vk.com/gailemektep һәм facebook.com/gailemektep социаль челтәрләрендәге төркемнәре дә актив эшчәнлеген дәвам итә.
Хәйриячелек. “Гаилә һәм мәктәп” журналы хәйриячелек эшендә дә катнаша. Авыру балаларның ата-аналарына белгеч киңәшләре бирүдән тыш кирәк-яракларын алуда матди ярдәм күрсәтү юлларын да эзли. Мәсәлән, ДЦП диагнозы куелган Миләүшәгә операция өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ярдәме белән акча күчерә алдык. Редакция Республика балалар клиник хастаханәсенең кардиология бүлеген шефлыкка алды. Аларга төрле мастер-класслар (дизайнер Лилия Ишмакова катнашында), шигырь кичәләре (“Күчтәнәч” тапшыруы алып баручысы Әлфинур Хисами, халык шагыйре Роберт Миңнуллин, мөгаллимә Рәхимә Арслановалар катнашты) үткәрдек, журнал укучыларыбыз, аеруча Казан шәһәренең “Энҗе” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның ата-аналары белән берлектә 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан “Тизрәк терел, нәни дустым!” дигән акция кысаларында, кулдан эшләнгән әйберләр бүләк итү оештырылды. 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе игълан ителгәч, хәйрия акциясе игълан ителгән иде: 16239 индексы белән һәр язылу квитанциясенең 50 сумы ДРКБның кардиология бүлегендә дәваланучы балаларга бүләкләр алуга тотылачак, дип хәбәр ителде. Җыелган суммага китаплар, шахмат, шашка, лото, домино, туп, лего кебек уенчыклар алынды.
Республиканың Казандагы махсуслашкан балалар йортында да Хәйрия акциясе оештырылды. Биредә дүрт яшь ярымга кадәрле 70 бала тәрбияләнә, араларында мөмкинлекләре чикле балалар да шактый. “Татмедиа”ның башка басмалары, аерым кешеләр ярдәме белән җыелган хәйрия акчасына кием-салым, аяк киемнәре сатып алынды.
Мәдәни тормыш. “Гаилә һәм мәктәп” журналы республиканың мәдәни тормышында да бик теләп “кайный”. Г.Тукай музее оештырган “Йолдызлы экскурсия” проектында катнаштык. Ул танылган шәхесләрнең музейда экскурсия үткәрүеннән гыйбарәт. Рабит Батулла, Рөстәм Абязов, Фәнис Җиһанша, Фатих Котлу кебек шәхесләребез белән беррәттән, Гаилә көне уңаеннан, “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова да экскурсия үткәрде. Бу вакыйга “Интертат” электрон газетасы, “Атна вакыйгалары” басмасында да чагылыш тапты.
Кросс-промо. “ТНВ” – “Татарстан Яңа гасыр” телеканалы аша укучыларыбыз белән “аралашабыз”. “Белем дөньясы”, “Яшьләр тукталышы”, “Яшьләр онлайн”, “Манзара” тапшыруларында катнашабыз. Соңгы тапкыр “Манзара” тапшыруында катнаштык – “Күркәм гаилә” конкурсы уңаеннан иртән туры эфирга чакырдылар.
Әгәр дә баланың кыңгыр эшләре беленсә, ялгыш юлдан китсә, абынса: “Мәктәп кая караган!” — диләр иде элек. Бу рәвешле ялгыш фикер йөртүчеләр дә инде хәзер шуны аңлады булса кирәк: төп тәрбия гаиләдә бирелә. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлата белмәгән ата-ананың баласына мәктәптә генә акыл кертүе авыр лабаса. Баланың кем булып үсүе гаиләсеннән тора шул. Гаилә институты ныклы булган җәмгыятьтә, гомумән, социаль, әхлакый, милли проблемаларны хәл итү җиңелрәк, җинаятьчелек кимрәк, икътисадый активлык та көчлерәк. Шуңа күрә журнал гаилә кыйммәтләрен үзенең кыйбласы итеп, ата-аналарга, укытучыларыбызга, милли мәгариф өчен борчылган кешеләргә хезмәт итәчәк.

Электронный педагогический журнал МАГАРИФ.РФ создан для педагогов дошкольного образования, начальной и средней школы, дополнительного образования. Они могут свободно публиковать здесь свои методические разработки, сценарии, планы уроков, мастер-классов и т.д. при условии соответствия их Условиям публикации.
Публикация в электронном журнале МАГАРИФ.РФ — это не публикация в журнале «Магариф». Контент двух изданий полностью отличается. Редакция журнала предоставляет площадку электронного журнала МАГАРИФ.РФ для свободного обмена педагогическим опытом путем публикации профессиональных материалов на данном информационном ресурсе.
Педагоги, опубликовавшие материалы на профессиональную тему, могут получить Cвидетельство о публикации (подробнее об этом) .
Электрон журнал мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен чыгарыла. Педагоглар http://магариф.рф адресы буенча урнашкан әлеге журналда методик эшкәртмәләрен, дәрес планнарын, мастер-классларны һәм башка төрле эшкәртмәләрне бастыра ала.
МАГАРИФ.РФ педагогик журналында материалларын бастырган педагогларга махсус таныклык бирелә ала. Алар бу таныклыкны мәҗбүри яки ирекле рәвештә аттестация узганда файдалана ала. Таныклыкта эшнең атамасы, автор(лар)ның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, мәкалә басылган сайтның адресы, электрон журналның тәртип саны күрсәтелә.
“МАГАРИФ.РФ” рәсми теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора. Андагы материаллар белән Интернетта магариф.рф адресы буенча танышырга мөмкин.
Педагоглар тарафыннан тәкъдим ителгән статьяларның педагогик журнал концепциясенә һәм тематикасына туры килүе зарур. Сездән оригиналь тикшеренү юнәлешендәге, методик материаллар, күзәтү характерындагы мәкаләләр һәм мәгариф өлкәсенә караган башка файдалы мәгълүмат көтеп калабыз.
Материалларны МАГАРИФ.РФ журналында бастыру — түләүсез. Бары тик таныклыкны әзерләү һәм таныклыкны авторга җибәрү өчен тотылган чыгымнар өчен генә түләргә кирәк булачак.
МАГАРИФ.РФ электрон журналында материал бастыру «Мәгариф» журналында материал бастыру белән бер түгел. Әлеге басмаларның эчтәлеге бер-берсеннән тулысынча аерыла. Журнал редакциясе бу мәйданчыкны ирекле рәвештә педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен тәкъдим итә.

«МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналы татар теле укытучылары өчен махсус гамәлгә куелды.
“Мәгариф” педагогик журналы – республиканың барлык укытучыларына да хезмәт итә торган басма. Аны мәгариф системасында эшләүче һәркем өчен дә кызыклы итәргә тырышабыз, шуңа күрә биредә гомуми педагогик характердагы мәсьәләләргә зур урын бирелә. Шул ук вакытта безнең татар теле укытучыларына да күбрәк игътибар бирәсебез килә, чөнки башка төрле фән укытучылары өчен федераль күләмдә махсус басмалар шактый чыгып килә, ә туган тел укытучылары нигездә безнең журналга йөз тота. Әлеге фикердән чыгып, без “Мәгариф. Татар теле” электрон басмасын булдырдык.
“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, укытучыга практик кулланма булырлык эш материалларыннан тора.
«МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» электрон журналы басма форматта да, электрон версия буларак та чыга.
magarif-uku.ru
«Мәгариф. Татар теле» — 2016, I
Электронное издание для преподавателей татарского языка (полугодовая подписка)
Биредә «Мәгариф. Татар теле» электрон журналының 2016 елдагы I яртыеллык саннары туплана. «Мәгариф. Татар теле» кварталга бер тапкыр чыга, ягъни биредә язылучылар 2 санны укый алачак.
Эчтәлек:
№1
ЯГЪФӘРОВА Р. Хатасыз язарга өйрәтү нигезләреБӘШИРОВА Л. Башлангыч сыйныфларның татар төркемнәре өчен диктантларГАЗИҖАНОВА Р., ХӘЛИЛОВА Л., ХӘЛИЛОВА М. V–IX сыйныфларның татар төркемнәре өчен контроль диктант текстларыХӘЙДӘРОВА Р., ӘХМӘТҖАНОВА Г. Үзем эшлим, үзем төзәтәмГЫЙНИЯТУЛЛИНА Л. «Марат авырый» текстындагы лексик-грамматик материалМИНГАЛИЕВА Л. Инкарь итүнең төп формаларыТАҺИРОВА Г. Алыштыру өчен түгел, баету өчен кирәкСАБИРОВА Р. «Ана теле» дәресләре өчен тикшерү эшләреДОГАН Д. Онлайн-мәктәп ресурслары – БРТга әзерләнүдә зур ярдәмКӘРИМОВА Р. Татар теле дәресләрендә Сингапур структураларын куллануӘБСӘЛӘМОВА И., ӘХМӘТОВА Г. «Тау астыннан чишмә типкән…»ЮСУПОВА Г. Бердәм республика имтиханына әзерлекЮНЫСОВА М., НИЗАМИЕВА Р. Проблемалар һәм аларны дәлилләү юлларыАРСЛАНОВА Г. Иҗади фикерләргә өйрәнәбезҺАДИЕВА Г. Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларын татар теленнән төп дәүләт имтиханына әзерләүМАКСИМОВ Н. Сөйләшергә өйрәтү формуласыУкытучыга ярдәмгә / китап киштәсеМИНГАЛИЕВ Н. Kызыклы фразеологияАБДУЛЛИНА Р. Орфографик вариантлардан мөмкин кадәр котылырга кирәк«Мәгариф. Татар теле» электрон журналында басылган мәкаләләр исемлеге
№2«Олимпиадада катнашучыларның яртысы диярлек дипломнарга ия булды»(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Ф.С.Сәйфуллина белән әңгәмә)Башка милләт ул – нинди милләт? ……………………………………………………………….. 6Бәйгедә кемнәр беренче? (Татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре) ……………………. 8
ХАРИСОВ Ф., ГАЙНУЛЛИНА Г. Белем – нур, белмәү – хур ………………………….. 10QR кодларны ничек ачарга? …………………………………………………………………….. 13ИЗМАЙЛОВА Г. Укучылар өчен иң кыен эшне ачыкладым ……………………. 14ХАФИЗОВА И. Татар теленнән олимпиадага тарту – үзе җиңү ………………. 16ВАФИН Ф. Коррекцион мәктәпкә олимпиада кирәкме? …………………………… 17МӨХӘММӘТҖАНОВА А. Татар телен укытуда дәвамчанлык принцибы ……………. 18ХӘСӘНШИНА Р. Ымлыклар турында гомуми төшенчә …………………………………….. 21СӘЛАХОВА Р., МИНҺАҖЕВА М., ХАЛИТОВА Л. Мин – өйдә булышчы ………………… 24СӘГЪДИЕВА Р. ФДББС шартларында электрон дәреслекләрдән файдалану …….. 26ХӘЙРУЛЛИНА Г., ГАРӘПШИНА Р. Саннарны гомумиләштереп кабатлау ………… 30ГАЙНУЛЛИН Р. Сәяхәт ………………………………………………………………………….. 33МӨБИНОВА Г. Танып-белүгә бердәнбер юл… …………………………………………… 36КИДРЯЧЕВА Р. Нәниләр татарча өйрәнә …………………………………………………… 38ГАРИПОВА Р. Татар теленнән биремле текстлар ……………………………………… 40АБДУЛЛИНА Р. «Зәвыксыз Рәфыйк» һәм «Тәүфикълы Рәфикъ» яки орфографиквариантлар тудырган буталчыклар турында …………………………………………………. 42Укытучыга ярдәмгә / Китап киштәсе …………………………………………………………… 44ГАНИЕВА Ф. Татарча тавтограммалар ………………………………………………………….. 45ГАЛИУЛЛИНА Г. Тел галәмен гизгәндә ……………………………………………………….. 47МИНГАЛИЕВ Н. Кызыклы грамматика ……………………………………………………….. 48
«Мәгариф. Татар теле»нең саннары язылучыларның шәхси кабинетында «Личные поступления» бүлегенә ссылкалар рәвешендә урнаштырыла. Сылтамага басканнан соң, Сезнең компьютерга PDF файл саклана. Аны принтердан кәгазьгә чыгарып та укырга мөмкин.
12+
»Мәгариф. Татар теле” (“Образование. Татарский язык”) – периодическое электронное издание сетевого распространения посредством интернет-сайта Magarif-uku.ru; предназначено для практического использования преподавателями татарского языка. Периодичность выхода – 1 раз в квартал. Дата учреждения – 4 сентября 2014 года. Зарегистрировано в Федеральной службе по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций 04.09.2014 г. ЭЛ № ФС 77 — 59204
Учредитель: ОАО «ТАТМЕДИА», адрес издателя: 420097, г.Казань, ул. Академическая, 2. Адрес редакции: 420066, г.Казань, ул. Декабристов, 2; почтовый адрес: 420066, г.Казань, а/я 47; телефон: 222-06-09, e-mail: [email protected]
magarif-uku.ru
Кагыйдәләр | «Мәгариф» журналы
«Мәгариф» журналы редакциясе авторларга һәм мәкаләләргә аерым кагыйдә-таләпләр системасын булдырды. Бу кагыйдәләр публикацияләр этикасы буенча комитет — Committee on Publication Ethics (COPE) нормаларына һәм халыкара стандартларга нигезләнеп төзелде.
“Мәгариф” журналында мәгариф һәм педагогика өлкәсендә хезмәт куючыларның шул өлкәгә караган язмалары басыла: методик эшләнмәләр, дәрес һәм тәрбия эшләре конспектлары, тәҗрибә уртаклашу һ.б. Мәкаләләр мәгариф учреждениеләрендә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә ярдәм итәрдәй характерда булырга тиеш. Фәнни дәрәҗәләргә ия булган галимнәрнең, журнал белән элемтәгә керергә теләгән башка затларның язмалары да белем һәм тәрбия бирү процессын, программасын истә тотып эшләнергә, ягъни гамәли әһәмияткә ия булырга тиеш. Заман һәм мәгариф сәясәте, милли мәгариф темасына фәнни-публицистик материаллар кабул ителә. Алдарак чыккан язмаларга фикер белдерү әхлакый нормалардан читкә чыгарга тиеш түгел. Редакция журнал тематикасына туры килмәгән язмаларны кабул итмәскә, бастырмаска хокуклы.
Югарыда аталган таләпләргә җавап бирердәй барлык материаллар редакция тарафыннан кабул ителә һәм тикшерелә. Рецензентлар ролен журнал хезмәткәрләре башкара, алар, компетентлы фикергә ия булу өчен, галимнәргә яки шул темага якын булган белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аерым язмалар, рецензентларның теләген һәм фикерләрен истә тотып, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин.
Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел. Аңлашыла ки, плагиат булган очракта автор һәм журнал җаваплылыкка тартылачак. Шуңа күрә язма авторы материалы белән бергә, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, — дигән язу теркәргә тиеш. Журналда басылу шарты шул. Башка авторларның, галимнәрнең фикерләрен цитата итеп бирү сорала, ләкин мәкаләләр гел цитаталардан гына да торырга тиеш түгел, безгә авторларның үз шәхси фикерләре, тәҗрибәләре булу кирәк. Мәкаләне язганда кулланылган хезмәтләр тексттан соң әдәбият исемлегенә кертелергә тиеш. “Мәгариф”кә кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган, традицион булмаган (ләкин дәүләт стандартларыннан читләшмәгән) язмалар хуплана.
Материаллар Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Мәгариф” журналы редакциясе яки [email protected] электрон адресы буенча җибәрелә. Хатта үзегез турында мәгълүмат сорала: исем-фамилия, вазифа, адрес, элемтәләр өчен телефон һәм электрон почта адресы. Язмалар авторлар коллективы исеменнән дә кабул ителә, бу очракта элемтәдә тору өчен бер авторның телефоны, адресы кирәк булачак. Шулай ук язма авторларының фотолары, эш тәҗрибәсе мизгелләрен күрсәткән фотосурәтләр сорала.
Фотосурәтләре булган эшләрне бастырып чыгаруга өстенлек биреләчәк. Фотосурәтләр jpg форматында булырга тиеш.
Журналга материалларны яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) таләпләренә (мисал) туры китереп җибәрегез.
Skype: rimma76061
Требования к индивидуальным материалам
1. Содержание статьи должно соответствовать концепции и тематике журнала «Магариф». К публикации принимаются оригинальные исследовательские, методические материалы, обзорные статьи и другая полезная для работников в сфере образования информация, в том числе, рекламного характера.
2. Перед публикацией статьи проверяются программой Антиплагиат. В связи с этим, подчеркиваем: ответственность за содержание публикаций несут сами авторы. Все материалы должны быть завизированы пометкой «Права других авторов не нарушены, оригинальность статьи гарантирую. В связи с этим, ответственность перед законом беру на себя». Данный документ-справку желательно сделать отдельным файлом, указав авторов и название статьи. Данный документ подписать и отсканировать.
Все опубликованные материалы периодически переписываются на электронные носители и хранятся в архиве журнала. Это облегчит авторам защиту своих прав.
3. Текст статей должен быть набран в текстовом редакторе Microsoft Word, шрифт Times New Roman, размер шрифта – 14 с полуторным межстрочным интервалом. Выравнивание текста с помощью пробелов и табуляции не допускается. Рисунки, диаграммы и таблицы создаются с использованием черно-белой гаммы. Использование цвета и заливок также не допускается. Все фотографии должны быть отправлены отдельным файлом в формате JPEG.
Объем отдельных текстов не регламентируется. Авторы статей должны помнить, что одна полоса (страница) журнала вмещает примерно 3000 знаков.
(Электронная версия журнала позволяет не вводить ограничений по объему статей и предоставляет читателям возможность свободно манипулировать объемом. Однако авторам следует принять во внимание, что публикуя слишком большой текст, можно потерять часть потенциальных читателей.)
4. Оформление заголовка материалов:
4.1. Название статьи печатать по ширине, точку в конце заголовка не ставить.
4.2. Имя и фамилия автора печатать по ширине страницы жирным шрифтом (фамилия пишется заглавными буквами), после фамилии ставится запятая ниже указать должность и место работы автора курсивом по ширине, точку в конце заголовка не ставить.
Пример:
Анафора и эпифора как виды лексического повтора
Ирина МАРКОВА,
учитель русского языка и литературы средней школы № 169 г. Казани
Текст, текст, текст, текст….
(Если материал является разработкой урока или мероприятия, тема урока (мероприятия) выносится в название материала.)
5. Список литературы необязателен. В случае его наличия (т.е. если автор статьи ссылается на другие источники) он должен содержать сведения из доступных читателям источников и быть оформлен по действующим ГОСТам. Список литературы набирается шрифтом Times New Roman, 12 кеглем с одинарным межстрочным интервалом. Ссылки в тексте на литературу подаются в прямых скобках [12].
Пример:
Текст, текст, текст. «Игра – едва ли не единственный вид деятельности, направленной на развитие не отдельных способностей, а к способности к творчеству в целом» [3, 277]. Текст, текст, текст…
Список литературы:
- Выготский, Л.С. Психология развития ребенка: Учебное пособие. – М.: Академия, 2006. – 512 с.
- Степанова О., Вайнер М., Чутко Н. Методика игры с коррекционно-развивающими технологиями. – Санкт-Петербург, Академия, 2003 г. – 272 с.
- Педагогика. / Под ред. П. А. Пидкасистого. – М.: Акалис, 2007. – 640 с.
5. Контактные данные авторов даются в следующем формате: ФИО автора, телефон для связи, e-mail
magarif-uku.ru


