«Түгәрәк уен» беренче тапкыр Кырымга килде (ВИДЕО). Түгәрәк уен журналы
Түгәрәк уен (журнал) — Wikipedia
| Түгәрәк уен | |
| татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр әлманах | |
| А4 | |
| ТР мәдәният министрлыгы каршындагыРеспублика традицион мәдәниятне үстерү үзәге | |
| 2011 | |
| татар | |
| Казан, Тукай ур., 74а | |
| 3 000 (2011)1 127 (2016) | |
| 16987 (Татарстанда),71199 (Русиядә) | |
| Веб-сайт: http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=tuguen | |
«Түгәрәк уен» — Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал (әлманах).Өч айга бер, 64 битле булып чыга.2012 елдан журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.Баш мөхәррир — Илсөяр Иксанова.
- Татар халкының гасырлар дәвамында фондларда, архивларда тупланып килгән фольклор мирасын дөньяга чыгару, энҗе бөртекләрен табу, барлау.
- Онытылып барган уен, йола-бәйрәмнәребезне чыганаклардан күтәреп, хәтердә торгызып, тормышыбызга кире кайтару.
- Яшь буынны милли традицияләргә якынайту.
- Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен ярдәмлек булу.
- Һәр санда татар классик язучыларының (Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һ.б.) милли яшәяшебезне, рухи кыйммәтләребезне чагылдырган әсәренә мөрәҗәгать итү.
| Фольклор — бик тә нәзберек, уалырга гына торган материя. Бер буында популяр булган җыр яисә әкиятләрнең икенче буын өчен инде кызыгы булмаска, алар урынына сәяси, социаль, икътисади факторларга бәйле рәвештә, бөтенләй башка кыйммәтләр, традицияләр килергә мөмкин. Фольклор — заманнның тере сулышы ул. Әлеге мирасны саклауның зарурияте нәкъ менә шунда[1]. |
| Казынган казна табар | Каләм изгегә тартыр |
| Уенда җиңгән-җыенда җиңгән | Юбилейлар |
| Фидакарьләр | Фольклор туган җирдә |
| Риваятьләр | Язма мирасыбыз хәзинәләреннән |
| Ышанулар | Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс |
| Үлгәннәрнең каберен бел | Фольклор коллективларына ярдәмгә |
| Без, без, без идек (Балалар сәхифәсе) | Изге урыннарыбыз |
| Татар дәстарханы [2] |
«Түгәрәк уен» басмасына язылучы абүнәчеләр саны буенча биш ел (2011-2016) дәвамында Саба районы (мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин) беренчелекне бирми.
tt.wikipedia.org
ТҮГӘРӘК УЕН ФЕСТИВАЛЕ - КЫРЫМДА
Түгәрәк уен фольклор һәм этнография фестиваленең быелгысы – якын туганнарыбыз кырым татарлары яшәгән ерак Кырымда уза. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар кардәшләребез берничә көнлек юл үтеп, Бахчасарай районында җыелдылар.Быелгы фестиваль диңгез ярында үтүе белән генә түгел, программасы белән дә аерылып тора. Элек коллективлар үз йолаларын, җырларын, уеннарын күрсәтеп, көч сынашкан булса, быел бәйге өлеше юк. Фестиваль туганнар җыены, зур бәйрәм рәвешендә бара. Шуңа күрә диңгез ярына үзган елларда үзләрен иң шәбе итеп күрсәткән коллективлар җыелган.

Алар арасында “Ялкын”ның элекке дуслары – “Шытыр-шатор” һәм “Болгар” ансамбльләре дә бар.

“Болгар” ансамбле Кырым авылында кунакта
Әле кичә генә безнең дусларыбыз Бахчасарай районынынң Табачное авылына барып, концерт куйдылар. 500 кешелек заны кыздырып кайтты алар. Дөрес, Табачное халкы да җавапсыз калмады – мәктәп укучыларының тынлы уен кораллары оркестры яшьләрне генә түгел, җыенга килгән апа-абыйларны, әби-бабайларны да биетте.

Кырым белән танышу
Кырым бик зур, ә вакыт бик аз булганга күрә, Түгәрәк уен фестиваленә җыелган егетләр-кызлар Кырым белән Миниатюраналар паркында таышты. Бу парк – Кырымның кечерәйтелгән варианты. Гулливер кебек хис итәсең үзеңне паркта йөргәндә. Аның каравы башка җирләрдә булмаган мөмкинлек – биналарны астан өскә генә түгел, өстән аска да карарга була.

Ә тагын бу паркта, киресенчә, без күнеккәннән күпкә зуррак мультфильм геройлары яши.

Түгәрәк уен җыены 20нче сентябрьдән 24нче сентябрьгә кадәр бара. Бүген җыен кунаклары кайчандыр татар мәгърифәтен үстерү өчен дә өлеш керткән, безнең бабайларны җәдиди ысул белән укытырга өндәгән, төрки халыклар өчен кадерле “Тәрҗеман” газетасын чыгарган Исмаил бәй Гаспринский белән танышачак.
yalkyn.com
Халык иҗаты журналы дөнья күрә
“Түгәрәк уен”ны чыгаручылар журнал халыкка бик якын һәм халыкның үзенеке булачак дип белдерә. “Түгәрәк уен”ның редакциясе дә, кем әйткәндәй, баш мөхәррир, аның урынбасары, бүлек башлыклары һәм хата тикшерүчеләре һәм башка хезмәтләре дә юк. Нәкъ фольклордагы кебек - бар эш тә күмәкләшеп башкарыла. Шуңа күрә журналны чыгаручы төркем үзен “иҗади берлек” дип атый.Татарстан мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Русиянең кайбер милли төбәкләрендә халык иҗатына багышланган журналлар басылып килә. Татар халык иҗатының да үз йөзе булырга тиеш дигән карашта ул. Соңгы берничә ел эчендә милли фольклорны барлап, аны тернәкләндереп җибәргән Русия күләмендә үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестивале журналны чыгаруга зур этәргеч биргән.
Журналның бер бите “Без беренче чиратта халыкка үзе турында мәгълүмат бирәбез. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкының сәнгате, аның матурлыгы, үзенчәлекләре күрсәтеләчәк. Журнал битләрендә шулай ук профессиональ сәнгатьтәге традицион мәдәниятнең чагылышы да урын алачак.Фольклор ансамбльләре турында да махсус бер сәхифә булдырдык. Һәр сан саен ул төркемнәр турында да сөйләргә җыенабыз.
Безнең “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленең беренчесен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән һәм төрле идеяләр биреп рухландырып җибәргән эшмәкәр Эдуард Ганиев өченче фестиваль вакытында: “Без әле халык буларак бөек икәнебезне үзебез дә аңлап бетермибез. Аны аңлатыр өчен шулкадәр күп эшләргә кирәк. Эшләүнең бер юлы – ул күрсәтә белү”, дигән иде. Бу журнал аркылы үзебезнең матур, көчле, сәнгати, мәдәни, зыялы халык икәнебезне күрсәтербез дибез”, дип белдерә Җәүһәрова.
Бишектән башланган тормыш
Журналны чыгаручылар әйтүенчә, “Түгәрәк уен” фестиваленең җепләре татар халкы тормышының бөтен якларына да барып тоташа. Журналда да шулай булачак. Яңа туган нәниләрнең әти-әниләреннән алып, инде аксакал булган өлкәннәр, ак яулыклы апалар да бу журналны үз итәр дип өметләнә алар.
Кайсы гына әни үзенең яңа дөньяга килгән баласының елак булмавын теләми икән. Моның өчен дөрес итеп бишек сайлау да зур әһәмияткә ия. Киләсе саннарның берсендә татар бишекләре, аларны дөрес сайлау һәм дөрес итеп ясау, бишек җырлары турында да мәгълүмат бирергә җыеналар.Беренче санда татарларның көзге Сөмбелә бәйрәме, аның тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.
Тарих фәннәре галиме, “Түгәрәк уен” журналының редколлегия әгъзасы Илдус Заһидуллин бу басма чыгуны моңа кадәр җибәрелгән ялгышларны төзәтә башлау буларак та бәяли.
“Соңгы ярты гасырда халык иҗаты темасы ничектер арткарак чигеп калды. Безнең бит электән җыелып килгән гаҗәеп материалларыбыз да бар. Менә шуларны яңартып укучыга тәкъдим итәргә мөмкинлек туачак. Бу басма яңа җыелган халык иҗаты үрнәкләрен укучыга аңлашылган тел, сурәтләр һәм стиль белән дә җиткерергә юл ача”, ди Заһидуллин.
"Ниятебез - халыкның күңелен кузгату"
Иҗат төркеменең тагын бер әгъзасы Гөлсинә Хәмидуллина халык журналга язылып кына калмас, ә үзе дә язар дип өметләнә.
“Без журналның авторы - халык булыр дип уйлыйбыз. Без халыкны кузгатып җибәрер өчен эш башладык. Аларга ниндидер юнәлеш кенә бирәбез. Журнал халыкта булган әйберләрне җыяр өчен дә чыга. Берьяктан, экспедицияләргә чыкмаган килеш тә халык белән эшләү булып тора. Ниятебез халыкның күңелен кузгату. Журналны кулына ала да мин дә моңа язам, миндә дә мондый әйбер бар бит дип уйласын. Ул аны минеке дип кулына алыр дип өметләнәбез”, ди Хәмидуллина.Журналны чыгаручы иҗат төркеменең тагын бер вәкиле – журналист һәм шагыйрә Илсөяр Иксанова бу басма өстән кушып эшләнмәде, ә аны күңел тудырды дип белдерә.
“Безнең халык күңелендә шулкадәр зур байлык ята. “Түгәрәк уен” фестивальләренә баргач, ул байлыкларны күреп сокланган идек. Бу фестивальләр, мөгаен, журналны чыгаруга этәргеч биргәндер.
Безнең халыкның күңеле шулкадәр бай һәм анда шул кадәр зур хәзинә бар, гореф-гадәтләребез дә саклана әле. Аларны яшь буынга да тапшырып калырга кирәк”, ди Иксанова.
Яшьләр үз итәрме?
Татар телендә журналлар әз түгел. Әмма аларны укучылар соңгы берничә ел эчендә кимүгә таба бара. Мәскәү күрсәтмәсе белән мәгариф тармагындагы үзгәрешләр, татар теленең республикадагы зур калаларда көндәлек кулланышта булмавы аркасында туган тел даирәсе түгәрәге кысыла бара. Журнал битләрендә бәлки халык җәүһәрләрен өлешчә урысча да тәкъдим итәргәдер? “Тугәрәк уен”ны чыгаручылар проблемның бу ягы турында да уйланган.
“Хәзер татар теле укытылмаган татар авыллары да бар. Читкә күз салсак, Красноярски, Төмән һәм башка җирләрдә дә. Аларда да бит кайчандыр шаулап торган татар мәктәпләре булган. Хәзер дә фидакарь затлар түгәрәкләр, шимбә мәктәпләре оештырып яшь буынга ничектер туган телне бирергә тырыша. Без аларның эшләренә куәт бирер өчен журналыбызны татар телендә күрергә телибез.Миңа калса, журналны урта буын гына хуп күрмәс. Мондый тенденция күптән барды. Казанда гел урысча гына сөйләшүгә күчкән вакытлар да булды. 90-нчы еллар күтәрелешеннән соң безнең татарлар, яшьләр телгә дә, мәдәниятка да кайтты. Ул рух әле бар. 90-нчы еллардагы буын безнең укучыбыз булачак. Сәясәт бер урында гына тормый. Мин киләчәктә дә укучыбыз булыр дип ышанам”, ди Иксанова.
“Түгәрәк уен” интернетта да үз урынын булдыра. Һәр язма һәм һәр яңалык пәрәвез челтәренә дә эленәчәк, фикер алышуларга да урын булачак.
Журнал әлегә 80 битле булып чыгып килә. Башта өч айга бер тапкыр дөнья күрәчәк. "Ниятебез айлык басма итү", ди Фәнзилә Җәүһәрова.
2012 елдан журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин булачак.
www.azatliq.org
«Түгәрәк уен» беренче тапкыр Кырымга килде (ВИДЕО)
21 сентябрьдә Кырымның Бакчасарай районы Алма Тамакъ (Песчаное) авылының «Бригантина» ял итү лагерында «Түгәрәк уен — 2016″ Бөтенрусия татар халык иҗаты фестивале ачылды.
Кичке сигездә ачык һавада Язгы кинотеатрда Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гузәл Шәрипова, аннексияләнгән Кырымда Мәскәү куйган хөкүмәтнең мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, Бакчасарай район хакимияте вәкилләре фестивальдә катнашучыларны сәламләп фестивальне тантаналы рәвештә ачып җибәрде.
Русиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар өчен кырымтатарларның кодалык, туй йолаларырын чагылдырган тамашаны Бакчасарайның “Авдет” (“Кайту”) бию һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре күрсәтте. Әмма тантаналы ачылышта җирле халыктан тамашачылар нигәдер күренмәде. Игъланнар, реклама тиешле дәрәҗәдә булмадымы, башка сәбәпләрдәнме – билгеле түгел.
Тантаналы ачылыш чарасыннан соң барлык сәнгать төркемнәре “Бригантина”ның ял итү майданында кичке “Түгәрәк уен”ны оештырып, җырлап-биеп фестивальне башлап җибәрделәр.
Фестиваль мизгелләре һәм кайбер катнашучылар Азатлык фотогалереясендә.
Програм нигезендә көндез сәнгатькәрләр Бакчасарайдагы Ханнар сараена экскурсияләргә барачак, Бакчасарай мәдәният йортында чыгышлар ясаячак, төрле мастер-класслар үткәрәчәк. Кичке алтыдан башлап алар Бакчасарай районының төрле авылларына барып концертлар куячак.
23 сентябрьдә Бакчасарайның район мәдәният йортында “I Бакчасарай җыены” исемле чарада катнашу да планлаштырылган.
Фестивальнең гала-концерты Акмәчет дәүләт академия театрында 24 сентябрьдә узачак.
Чарада катнашучыларны Кырымда урнаштыру чыгымнарын Кырым һәм Татарстан республикалары үз өстенә алса, юл чыгымнарын ансамбльләр килгән төбәкләрдәге төрле оешмалар, аерым иганәчеләр үз өстенә ала.
Ижауның “Асылъяр” балалар җыр бию ансамбле малайлары Азатлыкка үз ансамбльләрендә 40 кеше булуын, Кырымга шуларның 16сы килүен белдерде. Алар башта Ижаудан Казанга 6 сәгать автобус белән килгән, аннан 2,5 сәгать Акмәчеткә очкан. Якшәмбе көнне кайтыр юлга чыгалар.
Шул ук ансамбльнең кызлары Азатлыкка җырлап та күрсәтте.
Төмәннәң Түбән Тәүде районы Тарман авылыннан килгән “Саз” ансамбле вәкиле Кафия Болдашева: «Себер татарларының әүвәлге гореф-гадәтләрен күрсәтәбез, аларны яшьләр сакласын, яшәтсеннәр, иң мөһиме – онытылмасын дип күрсәтәбез. Төмәннән Казанга поезд белән килдек, аннары инде Казаннан автобуста Кырымга. Юл безгә бик озак тоелды. Туктап-туктап килдек инде, паром аша уздык, паромны беренче мәртәбә күрдек. Диңгезне гомеремдә күргәнем юк иде, аны да беренче тапкыр күрдем», дип сөйләде.
Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре, Казаннан килгән сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова: «Татарстанда фольклор белән бәйле фестивальләр күп. Бөтенрусия күләмендә уза торган “Түгәрәк уен” фестивале, мин аларны “Түгәрәк уен” хәрәкәте дип атыйм, 9 ел элек 2008 елда башланган иде. Ул башка фестивальләрдән нәрсә белән аерыла? Ул – аутентик фольклор фестивале. Ни өчен, чөнки бүгенге көндә чын халык иҗаты ул төшеп кала. Без күбрәк эстрада җырларын ишетәбез сәхнәдән, алар бик кирәк, әмма алар янында халык җырларын, биюен дисеңме, бизәкләрен дә чын халыкчан итеп, ничек халыкта булган элек-электән – нәкъ шулай саклап, үзгәртмичә, эшкәртмичә, аларга яңа дәрт өстәп, яңа очкын булып китсен өчен, яңа сулыш итсен өчен бу фестиваль уздырылып килә.»
Бу фестивальне оештырып җибәрүче Иске Кулаткы (Сарытау өлкәсе) хакимияте башлыгы, эшмәкәр, Эдуард Ганиев “Түгәрәк уен”ың баш иганәчесе дә булган. Беренче тапкыр “Түгәрәк уен” Иске Кулаткыда аның ярдәме һәм оештыруы белән узган иде.
2011 елдан башлап “Түгәрәк уен” журналы да чирек елга бер чыга башлады. Бер мең данәдә басылучы журналны Традицион мәдәният үзәге финанслый.
azatliq.org
Просмотров: 639
samtatnews.ru
Түгәрәк уен (журнал) — Wikipedia
| Түгәрәк уен | |
| татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр әлманах | |
| А4 | |
| ТР мәдәният министрлыгы каршындагыРеспублика традицион мәдәниятне үстерү үзәге | |
| 2011 | |
| татар | |
| Казан, Тукай ур., 74а | |
| 3 000 (2011)1 127 (2016) | |
| 16987 (Татарстанда),71199 (Русиядә) | |
| Веб-сайт: http://www.tatfolk.ru/test/index.php?content=tuguen | |
«Түгәрәк уен» — Казанда татар телендә нәшер ителүче, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал (әлманах).Өч айга бер, 64 битле булып чыга.2012 елдан журналга Русиянең барлык төбәкләрендә дә язылырга мөмкин.Баш мөхәррир — Илсөяр Иксанова.
- Татар халкының гасырлар дәвамында фондларда, архивларда тупланып килгән фольклор мирасын дөньяга чыгару, энҗе бөртекләрен табу, барлау.
- Онытылып барган уен, йола-бәйрәмнәребезне чыганаклардан күтәреп, хәтердә торгызып, тормышыбызга кире кайтару.
- Яшь буынны милли традицияләргә якынайту.
- Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен ярдәмлек булу.
- Һәр санда татар классик язучыларының (Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һ.б.) милли яшәяшебезне, рухи кыйммәтләребезне чагылдырган әсәренә мөрәҗәгать итү.
| Фольклор — бик тә нәзберек, уалырга гына торган материя. Бер буында популяр булган җыр яисә әкиятләрнең икенче буын өчен инде кызыгы булмаска, алар урынына сәяси, социаль, икътисади факторларга бәйле рәвештә, бөтенләй башка кыйммәтләр, традицияләр килергә мөмкин. Фольклор — заманнның тере сулышы ул. Әлеге мирасны саклауның зарурияте нәкъ менә шунда[1]. |
| Казынган казна табар | Каләм изгегә тартыр |
| Уенда җиңгән-җыенда җиңгән | Юбилейлар |
| Фидакарьләр | Фольклор туган җирдә |
| Риваятьләр | Язма мирасыбыз хәзинәләреннән |
| Ышанулар | Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс |
| Үлгәннәрнең каберен бел | Фольклор коллективларына ярдәмгә |
| Без, без, без идек (Балалар сәхифәсе) | Изге урыннарыбыз |
| Татар дәстарханы [2] |
«Түгәрәк уен» басмасына язылучы абүнәчеләр саны буенча биш ел (2011-2016) дәвамында Саба районы (мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин) беренчелекне бирми.
tt.wikiyy.com
Омски үзешчәннәре Самарда "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашты
Самарда үткән V "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә Омски өлкәсеннән фестивальдә өч коллектив, җәмгысе 41 кеше катнашты. Омскиның “Умырзая” җыр-бию фольклор ансамбле “май пешү” ягъни “май язу йоласы”н күрсәтте, “Алмаз” бию коллективы өч төрле татар биюе тәкъдим итте, Большеречье районының Үләнкүл авылы “Наза” коллективы ике фольклор күренеш – исем кушу йоласы һәм балалар уены күрсәтте, бәет-мөнәҗәтләр номинациясендә катнашты.«Наза» җыр ансамбле турында берникадәр аерым сөйләп китү дә урынлы булыр. «Түгәрәк уен» фестивалендә үләнкүлләр һәр ел катнашып килә һәм төрле дәрәҗәләрдәге лауреат исемнәрен яулыйлар. 2010 елда III "Түгәрәк уен" фестивалендә алар Гран-прига лаек булганнар иде. Быел алар үзләре белән 14 яшькәчә булган балаларны алып барды.
“Наза” коллективының балалар төркеме «Фольклор-этнографик балалар коллективы» номинациясендә өченче урын яулады, «Бәетләр һәм мөнәҗәтләр башкаручы» номинациясендә Лотфия Җунысова икенче урынга лаек дип табылды.
Татарстан мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова «Наза» коллективы җырчысы Лотфия Җунысова башкаруында яңгыраган әсәр хакында, "Бәхти-Дәүләт догасын XX гасыр башында, хәтта әле 40-70нче елларда апалар үзләре белән йөрткәннәр, диварларга элгәннәр, «Бәхти-Дәүләт»нең догасы бар, һәм аның татарча көйгә салынган җыры да бар, без аны белә идек, ниһаять, «Наза» фольклор коллективы аны алып килеп ишеттерде", диде.
“Умырзая” фольклор ансамбленә килгәндә, "Түгәрәк уен" фестивалендә коллектив 2010 елда “Тубылгы” дигән әкияти күренеш – легенда белән катнашкан иде. Быел фестивальдә катнашу өчен коллектив җирле татарларның берничә йоласын туплаган күренеш алып барды.
Күренешне әзерләгәндә әби-бабайларның хәтерендә сакланган, Омски өлкәсенең татар авылларына сәфәр кылганда яздырып алган җырлар сценарийда кулланылды, себер татарларының “Май язу йоласы”на бәйле тарих та чагылдырылды.
Фотогалерея: Омски үзешчәннәре Самарда "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашты
Әйтергә кирәк, тумышы белән Омски өлкәсенең Большеречье районы Яланкүл авылыннан булган күренекле галим, академик Фоат Вәлиевнең монографияләрендә Себер татар авылларында эшләнгән майларның хәтта чит җирләргә сатылуы хакында мәгълүматлар бар.Омски үзешчәннәре фестивальгә әзерләнүләре һәм бу зур чарага карата булган фикерләре хакында дулкынланып сөйләделәр: “Тырыштык, этнографлар белән киңәшләштек, ничек киенгәннәр, нинди төсләр, яшьләр ничек киенгән, ничек тегәргә кирәк, нинди аяк киемнәре кигәннәр, хәтта этнография музеенда карап, себердә сырга дип алканы әйтәләр, борынгы алкалар эшләп кидек, май язу йоласын күрсәтү өчен гөбеләр эшләтеп алып бардык”.
«Умырзая» ансамбленә күптән түгел җитәкче булып килгән яшь белгеч Гөлфия Шәйхетдинова, "кыенлыклар матди яктан булды, юл чыгымнарын, тору, ашау-эчү өчен милли-мәдәни мохтариятнең рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев түләде, без аңа чиксез рәхмәтлебез. Мондый очрашулар файдалы, үзебезнең алдагы эшчәнлегебездә файдаланырлык күп кенә яңалыклар күрдек", дип фикерен белдерде.
Бишенче "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә «Умырзая» ансамбле махсус бүләк –тегү машинасы белән бүләкләнде. Жюри әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Эльмира Каюмова фольклор күренештә башкарылган «Әйшә-Патимә» җырын институт архивына яздырып алды.
Коллектив җырчылары Рима Баратова, Сәүчия Емельяненко, Гөлнара Макаревич «Ялгыз җырчылар» номинациясендә катнаштылар, һәммәсенең дә җыры "Түгәрәк уен"ның архивына яздырылды һәм һәр ел чыгарыла торган җырлар җыентыгы тәлинкәсенә кертеләчәк.
Мәгълүм булганча 2011 елда өр-яңа басма – "Түгәрәк уен" журналы дөнья күрде. Самарда узган фестиваль барышында журналны чыгаручы ханымнар Илсөяр Иксанова һәм Гөлсинә Хәмидуллина белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге туды.
"Түгәрәк уен" журналы мөхәррире Илсөяр Иксанова, "Түгәрәк уен" фестиваленең елга бер оештырыла, бөтен дөньяга җиткереп тә булмый, аны ничек киңкүләм халыкка җиткерергә уйландык, матбугат бик зур чара, фольклорчыларның үзләренең журналын булдырасы килә иде, беркем дә алынмаган моңа кадәр. Һәм Фәнзилә ханым тырышлыгы белән шушы фольклор үзәге каршында журналыбызны оештырып җибәрдек. Аның тарихи ягы – “Түгәрәк уен” татар телендә бердәнбер фольклор журналы", дип бәян итте.
"Түгәрәк уен" татар фольклоры фестиваленең төп оештыручысы Фәнзилә Җәүһәрова, "бишенче фестивальдә яңа формат башлап җибәрәбез, ул яшьләр фестивале булачак, татар фольклорын яңа стильләргә кертү мөмкинлекләре дип саныйбыз аны, фольклор аутентик кыяфәттә яшәргә тиеш, ләкин аның ниндидер заманча эшкәртмәләре дә булырга мөмкин. “Түгәрәк уен”ның чиген киңәйтеп, "Зәлидә" яшьләр фестивале ачып җибәрәчәкбез", дип алдагы планнары турында сөйләде.
"Түгәрәк уен" фестивальләренең жюри әгъзасы Эльмира Каюмова яшьләр фестивале булдыруның максатларын болай аңлатты: “Безнең мирасны, фольклор әсәрләрен ничек балаларга аңлатырга? "Зәлидә" яшьләр фестивале эксперементаль рәвештә оештырыла. Чын фольклорны аларга турыдан-туры күрсәтсәк, яшьләр, балалар бу телне аңламыйлар, аларга яшьләр теле белән аңлатырга кирәк. Алар заманча музыка тыңлыйлар, заманча ритмнар, димәк, без дә халык әсәрләрен бер юнәлеш буларак күрсәтергә тиеш булабыз. "Зәлидә" фестивале шул максат белән оештырыла, анда уйланырга, эзләнергә мөмкинлек бик күп, зур ышаныч белән карыйбыз, балалар, яшьләр безнең әби-бабалар калдырган мирасны тыңлап, ишетеп, үзенеке итеп, киләчәккә дә калдырсалар иде”.
Изге ниятләр, яңа идеяләр белән сугарылган V "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале тәмамланды. Халкыбызның "серле сандыкларда" сакланып калган мирасларын дөньяга чыгаручы бу фестивальнең киләчәге нинди булыр, нинди үзгәрешләр, нинди яңалыклар алда көтә, анысын вакыт күрсәтер.
www.azatliq.org


